Тема
|
Электр лампасы белән таныштыруны дәвам итү.
|
Программа
|
От рождения до школы
|
Яшьләре
|
Беренче кечкенәләр төркеме(2-3 яшь)
|
Төп өйрәтү өлкәсе
|
Әйләнә-тирә белән таныштыру,сөйләм телен
үстерү
|
Үткәрү формасы
|
Күмәк
|
Максат
|
Балаларның
игътибарын, хәтерен, кабул итү сәләтен үстерү
|
Бурыч:
|
Тәрбияви-электр
турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында «яши»;
утны яндыру өчен, өзгечкә (выключательгә) басарга кирәк, шуннан соң электр чыбыкларыннан
ток килә).
Үстерешле-
балаларның игътибарын, хәтерен, кабул итү сәләтен үстерү, ток белән
бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү;
Белем бирү-Якты,караңгы төшенчәсен
аңлату;иртә-кичне аера белү,урамда кояш,ай яктыртканын,өйдә электр лампочкасы
кушканын аңлату.
|
Көтелгән нәтиҗә
|
Балаларның якты,караңгыны аера
белүләре,тәрбияче артыннан сүзләрне кабатлау;дидактик уеннарны дөрес эшләү.
|
Ысуллар hәм
алымнар
|
Ысуллар:Күргәзмәле,сюрпризлы
мизгелләр,узләре рәсемне бизәү.
Алымнар:күрсәтмәләр,нәфис
сүз,сораулар,балаларны мактау.
|
Күргәзмәлек
әсбаплары
|
Күк йөзе,кояш,ай,йолдызлар рәсеме,уенчык
песи,4 төп төстәге йомгаклар,идәнгә төшерелгән песи,төсләр рәсеме.
|
Балаларны оештыру
|
Ирекле
Ярым түгәрәк
Өстәл артында
|
Индивидуаль
эш
|
Өйнең түбәләрен дөрес итеп кую,йолдызларны
ябыштыру.
|
Сүзлек белән эшләү
|
электр,
ток, чыбык, өзгеч (выключатель)
|
Алдан эшләү
|
Лампочкалар белән
танышу,төсләрне өйрәнү,кояш,ай турында танышулар.
|
Төзелеше
|
1 өлеш.Әзерлек,кереш,оештыру моменты.
2 өлеш.Электр лампасы белән танышу.
3 өлеш
1)Күк йөзен бизәү.
2)Өйне төзеп бетер уены
3)Ял минуты,сюрприз
4)йомгакларны тартмаларга тутыру уены
5)Нәтиҗә ясау.
|
|
|
|
Эшчәнлек барышы:
Оештыру
моменты.
Исәнмесез,хәерле
иртәләр,балалар!Бер-беребезгә матур итеп елмаеп,яхшы кәефләр теләдек!
Исәнмесез,хәерле
иртәләр!(урындыкларга утыру)
Шөгыльләнергә теләк уяту.
Менә
бүген дә без матур итеп киенеп,яхшы кәефләр белән яраткан бакчабызга
килдек.Йәгез әле,тәрәзәгә карагыз әле!Урамда
яктымы,караңгымы?(Активлаштыру)Бүген күктә кояш
күренәме?(Активлаштыру)Дөрес,бүген безнең көн кояшлы.(Мольбретка кояш рәсеме куела) Кояш нинди төстә?
(Активлаштыру)Кояш нинди формада.Әйе,кояш шар формасында.
Балалар
,кояш аргач йоклый.(Мольбретка
төнге күк йөзе рәсеме куела)
Кояш
йоклагач,ай калка,йолдызлар чыга.Менә миндә йолдызлар бар,тик ул йолдызлар
хәрберегезнеке үзенеке.(Рәсемдә күк йөзен бизәү)Менә безнең күк йөзе тагында
матуррак,яктырак булды!
Менә
кич белән урамда караңгы булгач,өйдә дә караңгы була.Өйдә якты булсын өчен
нишлиләр?(Активлаштыру) Әйе,ут кушабыз.Утны яндырыр өчен кнопкага басалар.Ул
кнопка өзгеч дип атала.Өзгеч ул-выключатель.Бергәләп кабатлыйк әле “Өз-геч”
Өстәл
артларына утыру.Өй төзү.
Менә
безнең өйнең тәрәзәләре якты,матур,түбәсендә куйсак ул тагын да ныграк
матурая,төзек була.Молодцы!
Тыңлагыз әле,бу нинди тавыш.
“Мияу”(Активлаштыру)Песи тавышы.Ничек итеп песи әйтә? Әйе, Ми-яу,ди. Бу бит
безнең Мәликә әбинең песие.Әбисенең йомгакларын бутап бетергән дә шуңа
елый.Әйдәгез әле песигә булышабыз.Күрсәтик әле песигә төсләрне.Бу безнең
кызыл,зәңгәр,яшел,сары төс.(Көй астында төсле йомгакларны җыю).Менә балалар
бергәләп без песигә дә булыштык.Песи безгә рәхмәт әйтте.Әйдәгез әле песине
яратыйк,яңадан еламасын!
Менә
без бүген сезнең белән көн булганда кояш,төн булганда ай,йолдызлар булуын
белдек.Кич өйдә караңгы булганда ут кушканын белдек.Ут белән уйнарга ярамый!Ут
ул пешерә.Әни-әтидән сорамыйча өзгечләргә тимибез.
Без
барсында беләбез дип кул чәбәкәй-чәбәкәй кул чаптык!Кунак апалар белән
саубуллаштык. Бергәләп,дус кына уйнарга киттек.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.