58
нче “Тирәккәй” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү
учреждениясе
2нче
кечкенәләр төркемендә
Сөйләм
үстерү өлкәсе
“Урманга
сәяхәт”
эшчәнлеге.
Әзерләде һәм үткәрде:
Рахимова
Гөлия
Исмәгыйл кызы
Яр
Чаллы
2015
ел
Тема: “Урманга
сәяхәт”
Яшь үзенчәлеге:
2 нче кечкенәләр төркеме.
Төп белем бирү
өлкәсе: Аралашу. Сөйләм
үстерү.
Бурычлар: Кошлар
турында күзаллауларын формалаштыру.
Игътибарлыкларын,
хәтерләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.
Балаларда кошларга
карата сакчыл караш тәрбияләү.
Куллану методлары
һәм алымнары: Уен, сөйләм, күрсәтү; сораулар,
тулыландыру, искә төшерү, шигырь уку, мактау.
Аерым эш:
Айдар белән авазларны дөрес әйтү өстендә эшләү.
Алдан эшләнелгән
эш: Кошлар турында рәсемнәр карау, әңгәмә,
саф һавада кошларны күзәтү, уеннар уйнау.
Җиһазлау: Урман
төшерелгән слайд, кошлар тавышы язмасы, уен өчен киселгән кошлар рәсеме.
Эшчәнлек барышы
-Балалар!
Карагыз әле, безнең төркемгә нәрсә очып кергән.
Сары төстәге шарга хат беркетелгән.
Т:
Дөрес! Шар. Ул нәрсәгә ошаган?
Б:
Кояшка...
Т:
Әйе шул, бу шарны безгә язгы кояш җибәргән. Ул безне урманга кунакка чыкыра.
Урманга нәрсә белән барып була?
Б:
Машина, ат...
Т:
Бүген урманга атка утырып барабыз. Әйдәгез, арбага утырабыз.
Ике рәт урындыклар куела, алга ат маскасы
киеп бер бала баса.
Т:
Кузгалып киттек (балалар ат йөрүвен күрсәтеп тел чиертәләр. Экранда урман
сурәте чыга).
Т:
Менә килеп тә җиттек. Атны туктатабыз. Тр-р-р, тр-р-р.
Кошлар тавышы ишетелә.
Т:
Балалалар, тыңлагыз әле, нәрсә тавышы ишетелә икән?
Б:
Кошлар тавышы ишетелә.
Т:
Сез нинди кошларны беләсез?
Б:
Карга,чыпчык, күгәрчен....
Т:
Карагыз әле балалар, монда шундый матур. Безнең урманга бик күп кошлар килгән
икән, әйдәгез аларны агачларга утыртабыз.
Балалар бер кошны алаларда агачка
беркетәләр.
Т:
Әминә син нинди кошны алдың?
Рамил син нинди кошны алдың?
Энҗе син нинди кошны алдың?........
Булдырдыгыз,
кошлар сезгә рәхмәт әйтәләр һәм бергәләшеп уйнарга чакыралар.
Хәрәкәтле уен:“Кошлар һәм песи”
Т:Карагыз
әле, урманга тагын бер кош очып килгән.
Карлыгач рәсемен күрсәтә, Г.Тукайның
“Карлыгач” шигырен укый.
Т:
Бергәләшеп карлыгач турында сөйләп курсәтийк әле.
Карлыгач рәсемне карыйлар, ресем буенча
сорауларга җавап бирәләр.
Т:
Булдырдыгыз балалар, бигрәк дөрес итеп сөйләдегез. Шуның өчен сезгә карлыгач бер
уен алып килгән . Уен “Кошны җый” дип атала. Әйдәгез кошларны җыябызда, урманда
тагын да күбрәк кошлар булыр.
Балалар өстәл артына утырып кошлар
рәсемнәрен җыялар.
Т:
Лиза синең нинди кош килеп чыкты?
Азат синең нинди кош килеп чыкты?
Самир синең
нинди кош килеп чыкты?
Т:
Булдырдыгыз. Урманда кошлар тагында күбәйде. Алар урманда калсыннар, ә безгә
кире бакчага кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез арбага утырабыз.
Ике рәт урындыклар куела, алга ат маскасы
киеп бер бала баса.
Т:
Кузгалып киттек .
Балалар ат йөрүвен күрсәтеп тел чиертәләр.
Экранда балалар бакчасы сүрәте күрсәтелә.
Т:
Менә килеп тә җиттек. Атны туктатабыз. Тр-р-р, тр-р-р( балалар арбадан төшәләр).
Т:
Балалар, сез кая бардыгыз? Анда нәрсә эшләдегез? Сезгә урманда ошадымы? (балалар
җаваплары)
Т:
Сез дә кошларга да ошадыгыз. Шуңа күрә кошлар сезгә бүләк биреп җибәрделәр. (Кошлар
төшерелгән буяу китаплары таратыла).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.