Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект занятия, посвященное творчеству татарского поэта Роберта Миннуллина.

Конспект занятия, посвященное творчеству татарского поэта Роберта Миннуллина.

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №66»




Татар төркемендә шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган “Балачак – бәхетле чак” дип аталган әдәби-музыкаль кичә


Музыкальный руководитель:

Фарухшина А.Ф.

Воспитатели:

Ханафиева Р.Г., Бикчантаева Э.Р.










Казань - 2015



Максат: балаларны күренекле шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, тәҗрибәле журналист Роберт Миңнуллин белән очраштыру;

Бурычлары:

- балаларда Р. Миңнуллин шигырьләре аша туган якка, туган як табигатенә һәм әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү;

  • балаларның сөйләм телен үстерү;

  • Р. Миңнуллинның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Кичәнең барышы

Балалар бер-бер артлы тезелеп залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар. Балалар шигырьләр сөйлиләр.

  1. Исәнмесез, дуслар, хуш килдегез,

Каршы алу шулай башлана.

Рәхим итегез, кунаклар

66 нчы бакчага.

  1. Бәйрәмсез бик күңелсез бит –

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

  1. Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм - балачак!

Балачакның шат җырлары,

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болайда,

Ә шулайда, ә шулайда

Иң шәп бәйрәм - балачак!

Җыр “Исәнмесез җилләр” Р. Миңнуллин сүз., О. Усманов көе.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, безне якын итеп килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән “Балачак – бәхетле чак” дип аталган шигъри – музыкаль кичәгә җыелыштык. Кичәбездә Татарстанның халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин шигырьләре һәм җырлары яңгырар. Бу безнең балаларыбызның аны яратуы, аңа олы ихтирамы булсын, аны яңадан-яңа иҗат уңышларына канатландырсын иде.

1 бала: Бәләкәй чакта мәктәптә

Ул бик әйбәт укыган.

Кызлар белән утырса да,

Бик тәртипле утырган.

Шулай да кайчагында

Дәресе калгалаган.

Аннан математикадан

Өчле”ләр алгалаган.

2 бала: Еларга яратмаса да

Аны еш елатканнар.

Еш кына елатсалар да

Үзен бик яратканнар.

Ул әле дә үзен кеше

Ярата диеп белә.

Килешмәсә дә йөри ул

Эшләпә киеп кенә.

3 бала: Бик аз сүзле – бер дә юкка

Бик көенми ул артык.

Шөгыльләнми спорт белән,

Шуңа күрә юантык.

Бераз гына юан булу

Аңа бик тә килешә.

Аны күргән кызлар гына

Ни өчендер көлешә.

4 бала: Ул бик озын буйлы түгел

Һәм бик үк кыска түгел.

Уйнаган була гармунда

Ләкин бик оста түгел.

Бик оста уйнамаса да

Ул күңел биреп уйный,

Ул үзен ни сәбәптәндер,

Талантлы диеп уйлый.

5 бала: Балалар аны бик тиз таный,

Ә күбесе белми дә.

Шигырь укып көлдерә ул

Үзе никтер көлми дә.

Сәхнәгә бер чыгып басса,

Сибә генә борчакны.

Үзе болай начар түгел,

Шәп тә түгел ул чаклы.

6 бала: Ул ипи дә бик ярата

Үзе үстермәсә дә.

Хәтта кәнфит тә ашый, хәер,

Ансы башка мәсьәлә...

Шундый кызык бер кеше ул.

Кем дисезме?

Ул – шагыйрь

Роберт абый Миңнуллин.

7 бала: Роберт абый!

Сез залыбызга килеп кергән чакта

Еш-еш типте безнең йөрәкләр.

Сүрелмәсен сездә хезмәт дәрте

Бездән бары шундый теләкләр.

Җыр “Әйдәгез, биибез” Р.Миңнуллин сүз., Т. Ильясов көе.

2 нче алып баручы: Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

1.Шигырь “Туган тел” Р.Миңнуллин сүз.

2.Шигырь “Татар балаларына” Р.Миңнуллин сүз.

Җыр “Бәхетле булыгыз” Р.Миңнуллин сүз., Р. Ахиярова көе

Балалар урындыкларга утыралар.

1 нче алып баручы: Адәм баласы гомере буе балачак тойгы – тәэсирләре белән “туенып” яши. Балалар! Роберт абыйның бу шигырьләрен бергәләшеп сөйлик әле.

Малайлар зал уртасына чыгып сөйлиләр

1 малай: Үземнең малай чакларга

Эй килә дә кайтасым!

Эй малайлар, малай чагым

Кайда соң ул, кайда соң?

1 нче алып баручы: Күрегезче, аптырашта калган түгелме соң Роберт абый! Тагын ниләр ди икән ул?

2 малай:Күрмәдеме берәрегез

Минем малай чагымны?

Күңелләрем ул чакларны

Өзелепләр сагынды.

3 малай:Эшләгезче бер игелек

Бу шагыйрь агагызга:

Алыгыз әле малайлар,

Мине үз арагызга!

4 малай:Иң шәп малай булыр идем!

Әйтсәгездә ни генә,

Тыңлар идем.

Валлаһи дим,

Тәгәрәп китим менә!

1 нче алып баручы: Чү! Карагыз! Чынлап сөйли бит бу Роберт абый! Тагын, тагын ни ди ул:

5 малай:Авылның иң шәп атына

Атланып йөрер идем,

Ә камчыны – үникедән

Йә уннан үрер идем!

1 нче алып баручы: Шагыйрь абый тагын ни кылырга җыена икән?

6 малай: Мөгәллим абый малае

Алмачуар ат җиккән.

Ә аннан соң, ә аннары

Шул атына атланып

Дөнья гизәргә киткән.

Серле дөнья буйлап киткән ди.

Киттек! Без дә киттек! Әйдәгез, малайлар!

Малайлар залдан чыгалар. Биергә әзерләнәләр.

2 нче алып баручы: Атларда чаба малайлар –

Атлары да атлары!

Малайларның әле шулай

Чаба торган чаклары.

Атлана да чаба алар

Иярсез дә йөгәнсез.

Бу инде – безнең малайлар

Чын җайдаклар дигән сүз.

Камчылар белән бию” (малайлар бии) бию көе: С.Сәйдәшев “Наемщик” драмасыннан марш.

1 нче алып баручы: 1998 елда “Күчтәнәч” дигән шигырьләр китабы өчен шагыйрьгә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Ә хәзер шул китаптагы шигырьләрнең берничәсен сөйләп үтик әле!

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

1.“Күчтәнәч” , Р.Миңнуллин сүз.

2.“Олы булсам”, Р.Миңнуллин сүз.

3.“Энекәш кирәк миңа”, Р.Миңнуллин сүз.

4.“Булышчы”, Р.Миңнуллин сүз.

2 нче алып баручы: Сабыйлар Роберт абыйларын тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдә сөйлиләр.

1 нче алып баручы: Ә хәзер Роберт Миңнуллинның тагын бер шигырен сөйләп үтик. “Малайлар сөйләшә”.

Малайлар зал уртасына чыгып келәмгә утыралар

  • Мин үскәч абый булам

Аннары бабай булам!

Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

  • Мин үзем әти булам!

  • Ә мин Дәү әти булам!

  • Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

  • Мин батыр солдат булам!

  • Ә мин космонавт булам!

  • Ә мин Третьяк булам,

Капкада сакта торам!

  • Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

  • Ә мин бик озын булам

Үсәм әле тагын да!

  • Ә мин начальник булам,

Йөрим “Волга” да гына.

  • Ә мин кибетче булам!

  • Ә мин бик көчле булам

Әтием төсле булам!

  • Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

  • Ә миңа әни үскәч

Куша КЕШЕ булырга!

2 нче алып баручы: Менә нинди уй йөртә икән замана балалары!

Бизнесменнар” биюе (малайлар бии) бию көе : “Hit the road Jack”

1 нче алып баручы: Роберт Миңнуллин – ихлас лирик та. Бу аның туган як, туган җир, туган авылга багышланган шигырьләрендә, җырларында ачык чагыла.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар

Җырлыйм туган якта” Р.Миңнуллин сүз., И. Закиров көе

2 нче алып баручы: Урамда елның иң нәфис, дөньяга наз салып килә торган фасылы – яз. Балалар, хәтерегезгә төшерегез әле, язның иң беренче бәйрәме күңелле, шатлыклы, ягымлы бәйрәме кемнәргә багышлана ?

(Бергә): - Әниләргә!

1 нче алып баручы: Шулай, дөрес балалар! Менә Роберт абыегыз да әнисен бик яраткан. Әниләргә карата ул шигырьләр, җырлар иҗат иткән. Тыңлап үтик әле ул шигырьләрне.

Кызлар зал уртасына чыгып сөйлиләр

Әни кирәк”, Р.Миңнуллин сүз.

2 нче алып баручы: Р.Миңнуллиның шигырьләре җанга ятышлы, җырга ятышлы – композиторлар бик теләп көй язып торалар. Балаларга дигәннәре генә дә өч-дүрт дистәдән артыктыр. Шунысы кызык, балалардан кайчак өлкәннәр дә эләктереп ала. Хәер балалар да аптырап калмый – Роберт абыйларының әниләр турындагы җырларын бер дә өлкәннәрнеке дип тормыйлар...

1 нче алып баручы: Әниләрне теләсә дә,

Һич сайлый алмый кеше.

Әниләрне Ходай бирә,

Ул бары Ходай эше!

Җыр “Әнкәмнең догалары” Р.Миңнуллин сүз., И. Закиров көе

Бала: Чәчәк җыеп, чәчәк тотып,

Килим әле каршыңа.

Кулларыма чәчәк тотып

Биим әле каршыңда!

Чәчәкләр белән бию”, бию көе: татар халык эшкәртмәсендә “Лирик бию”

Балалар урындыкларга утыралар.

1 нче алып баручы: Роберт М. – балалар язучысы. Ләкин, беләбез, танылган олылар шагыйре дә ул. Лирик шагыйрь Роберт абый уйчан, тирән хисле. Җырларын тыңлап моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышанырбыз.

Тәрбияче башкаруында җыр: “Гомерләр үтә икән ул” Р.Миңнуллин сүз., О. Усманов көе.

2 нче алып баручы: Матур җырлар тыңлаганда

Күңелегез мөлдерәп тулсын,

Ә башкорт биюен карагач

Кәефләрегез күтәрелсен!

Башкорт биюе. Бию көе: Башкорт халык көйләреннән тезмә.

1 нче алып баручы: Туган якның гүзәллеген

Сөйлиләр безгә җырлар.

Шуңа күрә бер кайчан да

Онытылмыйлар алар.

Музыка җитәкчесе башкаруында җыр: “Кайтырсыз әле бер” Р.Миңнуллин сүз., И. Закиров көе.

2 нче алып баручы: Башкорт халкы белән татар халкы

Ут күршеләр бит алар.

Башкортлар да, татарлар да

Биергә бик яраталар.

Татар биюе. Бию көе: Флера Хөрмәтова.

1 нче алып баручы: Бүгенге мең дә берне белүче баланы авызыңа, ягъни әсәреңә каратып тоту өчен ни сөйләвең, ничек язуың бик мөһим. Шагыйрьне күңелдәш итеп таныйлар икән, хикмәте – әсәрләренең балачакның үзедәй табигый булуында. Күзендә ярату, сүзендә мөлаемлык күрәләр, димәк. Ачык кочак, ачык күңелгә тартыла балалар. Әнкәсенең канат астына борынын төрткән бәбкә сыман, сабыйлар да җан җылысы эзли...

Әле дә, бәхеткә, баланың “күңел телен” аңлаучы “сакаллы сабыйлар” - шагыйрьләр бар. Р.Миңнуллинның популярлык сере дә нәкъ менә шунда, балалар белән уртак сыйфатларында – ихласлык, тапкырлык, шаянлыкта.

Балалар шигырьләр сөйли.

1. “Почмакта торам” Р.Миңнуллин сүз.

2. “Әтәчле сәгать” Р.Миңнуллин сүз.

3. “Мияу” Р.Миңнуллин сүз.

Балалар түгәрәк ясап басалар.

Җыр “Әйлән - бәйлән” Р.Миңнуллин сүз., Ф. Әбүбәкеров көе.

Балалар урындыкларга утырала. 3 бала залның уртасына чыга.

1 бала: Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

2 бала: Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

3 бала: Сүрелмәсен дә сунмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә

Шигырь укыгыз.

1 нче алып баручы: Балалар шигырь тыңлый, шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яраталар алар Роберт абый Сезне

Хөрмәтлиләр Сезнең иҗатны!

2 нче алып баручы: Хөрмәтле, Роберт абый! Сез безнең өчен иң акыллы, зур ихтирамга лаек шагыйрь, язучы. Сүзне сезгә бирәсебез килә. Дәүләт эшлеклесе, язучы буларак безгә нәрсәләр теләр идегез? Рәхим итегез!

Робер Миңнуллинга сүз бирелә.

1 нче алып баручы: Һәр язның да үз җыры бар ди шагыйрьләр. Чынлап та, быелгы язның да үзенең яңа, матур җырлары тумый калмас, ә без, әйдәгез моннан бик күп язлар элек туып та, һаман язлар кебек яшь булып калган, исеме дә бик мәгънәле “Яратыгыз” җырын җырлап үтик. Бүгенге бәйрәмнең истәлеге булып шул җыр калсын.

Җыр “Яратыгыз” Р.Миңнуллин сүз., Р. Ахиярова көе.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-230704
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>