“Кояшкай”
балалар бакчасы
“Юындыр
бездә кунакта”
Үткәрде: Исламова Р.М.
Мөслим
Юындыр
бездә кунакта.
Максат:
Балаларны чисталык нигезләре, шәхси-гигиена әйберләре белән таныштыру, схема
аша аларның үзлекләрен ачыклау өчен тәҗрибә үткәрү; суны чистрату өчен тәҗрибә
үткәрү; сөйләмнәрен үстерү, баету.
Тәрбияче.Исәнмесез
балалар. Хәерле көннәр сезгә. Кәефләрегез ничек? Җитәкләшеп басыйк әле,
бер-беребезгә карап елмаеп, матур сүзләр әйтик.
Тәрбияче.
Балалар, мин сезгә хәзер шигырь укыйм, ә сез экрандагы мультфильмны карагыз,
шул ук вакытта мине дә тыңлагыз.
Качты
юрган урыныннан,
Простыня
качты шуннан...
(мультфильм
туктатыла)
Тәрбияче
. Балалар, бу шигырьдә урын-җир, йорт җиһазлары кемнән һәм ни өчен качалар?
Балалар.Шапшак
малайдан качалар.
Тәрбияче.
Ә качмасыннар өчен ни эшләргә кирәк?
Балалар.Чиста
булырга.
Тәрбияче.
Ә сезнең әйберләрегез качмыймы соң?
Балалар.Юк
качмыйлар.
Тәрбияче.Ә
ни өчен качмыйлар?
Балалар.Чиста
булган өчен.
Тәрбияче.Әйе,
без бүген сезнең белән чисталык турында сөйләшәчәкбез. Ә үзеңне чиста йөртер
өчен нәрсәләр кирәк соң?
Балалар.
Сабын, тарак, мунчала,көзге.
Тәрбияче.
Ә бу әйберләрне кайдан алырга була?
Балалар.
Кибеттән.
Тәрбияче.
Ә кайсы кибеттән? Ашамлыклар , кием-салым.
Балалар.
Хуҗалык товарлары кибетеннән.
Тәрбияче.
Бу әйберләрне нәрсәгә алып була соң?
Балалар.Акчага.
Тәрбияче.Ә
сездә акча юк. Шуңа күрә мин сезгә табышмаклар әйтәм. Әгәр җавабын әйтсәгез, ул
әйберләр сезнеке.
Табышмаклар.
1.
Карыйм да көләм,борылам да көләм.
(көзге)
2.
Үзе шома, хуш исле күбеккә күмә ул.
Я кайсыгыз әйтә, аны кем белә? (сабын)
3.
Үзе тәмле, ләкин тешләми
Нәрсә микән уйлап кара әле?
Иртән торсам шуны эзлим
Чәчләремне ,рәтлә,тиз – дим. (тарак)
Тәрбияче.
Гигиена әйберләре кулыбызда, әйдәгез аларны схема буенча,нәрсәдән эшләнгән
(форма,төс, каты, сыек икәнен тикшереп карыйк)
Физминутка.
Тәрбияче.Балалар,
сезгә тагын нәрсә кирәк әле?
Балалар.Су
кирәк.
Айзилә шигырь сөйли.
Юындыр керә.
Юындыр.
Биредә мине яраткан балалар җыелган дип ишеттем, миңа ярдәм итегез әле. Безнең
өстәге катка су менеп җитми, Ыктан алып кайтам бу суны, ә ул болганчык. Миндә
иләк ,марля,мамык бар.Шулар ярдәмендә чистратып була диделәр. Әйдәгез әле
бергәләп чистартыйк.
-иләк
белән сөзү (зур чүпләр кала);
-иләк,марля
аша үткәрү;
-
иләк,марля,мамык аша үткәрү.
Юындыр.
Рәхмәт балалар.
Уен “Күл, елга, диңгез”
Күл
– тик торалар.
Елга-
атлап баралар.
Диңгез
–йөгерәләр.
Тәрбияче. Без бүген
сезнең белән балалар чисталык турында сөйләштек. Чыннанда крандагы суны фильтр
аша үткәреп ,яки кайнатып кына эчәргә кирәк, чөнки анда безнең күзгә күренмәгән
микроблар, тутыклы су булуы да бар. Ә инде алар безнең сәламәтлегебезгә зур
зыян сала.Бавыр һәм бөергә таш утыру куркынычы бар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.