Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект занятия "Юмарт керпе"

Конспект занятия "Юмарт керпе"

Скачать материал
библиотека
материалов

Мифтәхова Фәйрүзә Нәгыймулловна

татар теленә өйрәтүче тәрбияче

14 нче “Торнакай” прогимназиясе

Бөгелмә шәһәре





Юмарт керпе

( Театрлаштырылган күренеш)

Зурлар төркеме өчен


А.Хәсәновның “Юмарт керпе” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.

Максат: Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Хайваннар турындагы әкиятләрне рольләргә бүлеп уйнау. Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү

Декорация: Урман аланы.

Әзерлек эше : Язучының портретын карау һәм аның иҗаты турында әңгәмә. Әкиятне магнит тасмасында тыңлау. Костюмнарны һәм сәхнә бизәлешен әзерләү.

Катнашалар: ( Әкиятче, әкияттәге персонажларны башкаручылар: 8 төркем балалары)

Әкият барышы: Исәнмесез, кадерле театр сөючеләр! Бүген сезнең игътибарга Альберт Хәсәновның «Юмарт керпе» дип исемләнгән әкиятен тәкъдим итәбез. Кәрәзле телефоннарыгызны сүндереп торуызны үтенәбез!

Әкиятче: Бик матур кояшлы урман аланында яшен уты сугып корыган агач төбендә бик ишле керпе гаиләсе яши иде. Алар дус һәм тату яшәгәннәр. Карт керпе көн саен базарга алма алырга китә, чөнки аның балалары кәнфиттән, шоколадтан, сникерстан алманы күбрәк яраталар.

Менә хәзер аның базардан кайтып килеше. Башында эшләпә, кулында таяк. Алмалар тутырган капчыгы аркасында. Билен каеш белән буган, аягында итекләр. Эшләпәсе тишек, аягындагы итеге авызын ачкан.Кулындагы таягын тук-тук җиргә бәреп өенә кайта.

Шулай барган да каршысына тиен килеп чыга. Үзе матур, йоннары елык-елык итеп тора.

Тиен: Керпе абзый, бу синме? Каян кайтып киләсең?

Керпе: Базардан.

Тиен: Базарда-а-а-н. Анда нәрсәгә бардың?

Керпе: Алмага. Минекеләр алма ярата.

Тиен: По-по, алманы кем яратмый аны. Аны мин дә яратам. Тик базарга барырга малайлардан куркам. Керпе абзый миңа бер алма бир әле. Мин сиңа чикләвекләр бирермен.

Керпе: Берне түгел, бишне ал. Үзеңә ошаганны сайлап ал (тиен алдына капчыгын куя)

Тиен: Бигрәк юмарт инде син керпе абзый. Бик зур рәхмәт сиңа.

Керпе абзый күп юл утмэде каршысына куян килеп чыкты. Куркак куян колакларын торгызган, як-ягына карана. Этләр килеп чыкмасын дип курка.

Куян: Абау, бу кем? Керпе абзый, син түгелме? Кайдан кайтып килешең? (үзе як-ягына карана).

Керпе: Базардан.

Куян: Базардан. Ә нәрсә алдың?

Керпе: Алма, менә җилкәмә аскан капчыкта алар.

Куян: Амла-а-а! Ай, бигрәк яратам бит мин аларны. Авыз итеп карарга бирмәссеңме?

Керпе: Нигэ бирмәскә. Җаның теләгэңне ал (капчыкның авызын чишеп Куянның алдына куя).

Куян: Бигрәк матур, баллылар, рәхмәт сиңа.

Керпе үзенең балалары янына атлый бирде. Як-ягына шикле каранып, озын койрыгын болгый-болгый төлке хәйләкәр килеп чыга.

Толке: И-и! Танымый да торам. Бу безнең керпе дус түгелме сон? Каян кайып киләсең?

Керпе: Базардан кайтышым. Алма алдым, минекеләр алма ярата.

Төлке: Алманы кем яратмый аны. Мин дә яратам. Бигрәк тә «Антоновка» сортын. Базарга барырга этләрдән куркам, ә алма бик тә ашыйсым килә. Бер генә алма бирсәң, мин сиңа рәхмәтле булыр идем.

Керпе: Мә ал, кайсы ошый шунсын ал.

Төлке: Монсы үземә, монсы олы кызыма. Монсы кече улыма ( төлке кочагына берничә алма алып, койрыгын селкеп китеп тә барды).

Керпе жиңеләеп калган капчыгын кулына алып юл буенча китте. Инде өенә дә ерак калмады. Каршысына йоннарын кабартып бүре килеп чыга.

Бүре: Кай яклардан килеш? Кая юл тотыш?

Керпе: Базардан ла.

Буре: Базарда-а-ан. Сатып баедыңмы, әллә алып бөлденме?

Керпе: Алма алырга барган идем лә.

Бүре: Алма алырга. Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр, шатор-шотыр алма кимерүчелэр. Миңа да берне бир әле. Базарга барырга «Ну, погоди» мультфильмын карыйсы бар.

Керпе: И-и бүре туганым! Алма булдымы мал. Кайсы кирәк, сайлап ал.

Бүре: Менә болары бигрәк түгәрәкләр, кызыллар. Син бигрәк юмарт инде, Керпе абзый, рәхмәт сиңа.

Урман аланына борылып керә торган сукмак чатында чатанаяк Аюны очратты Керпе. Агач кискән түгәрәк төп өстендә Аю елап утыра.

Керпе: Чатан дустым, нәрсә булды сиңа?

Аю: И-и, керпе дустым сорама.

Керпе: нәрсә булды соң? Ничек ярдәм итим?

Аю: Бал кортлары чакты.

Керпе: Кайгырма, төзәлер, төзәлер. Минә сиңа алма, ашап җибәр. Хәл кереп китәр үзеңэ ( капчыгында ике алма калган, керпе аларын да аюга бирә).

Аю: Бигрәк юмарт инде син. Рәхмәт сиңа. Бигрәк тәмле алмалар.Бу алмаларны ашагач аягым да төзәлде.

Ә керпе абзыйның капчыгы буп-буш калды. Балалары ни дияр,аларны ни белән сыйлар? Керпе буш капчыгын селки-селки балалары янына кайтып җиткәндә каршысына Тылсымчы килеп чыга.

Тылсымчы: Чәнечкеле, болай арып-талып кайдан кайтып киләсең?

Керпе: Базарга барган идем, (буш капчыгын селкеп) алма алырга.

Тылсымчы: капчыгың буш түгелме соң? Тапмадыңмыни?

Керпе: Тапкан идем лә

Тылсымчы: Беләм, беләм. Мин барсын да күреп тордым. Син бит бик юмарт, шуның аркасында алмасыз калдың. Без- тылсымчылар юмартларга ярдәмгә киләбез.

Тылсымчы тылсымлы таягын уңга - сулга селтәп алды, мохҗизалы сүзләр әйтте:

«Табагач, шобагач- үссен монда алмагач»

Алмалары зур булсын, ботаклары шау булсын»

(Керпенең каршысында зур алмагач үсеп чыга. Ботаклары шау алма, алмалары йодрык кадәр).

Керпе: Бу агачтан бераз алма җыярга буламы соң?

Тылсымчы: Ә нигә җыярга. Синең өең моннан ерак түгел, балаларың үзләре килеп җыеп алсыннар. Бу алма агачы җәен дә, кышын да үсеп торыр, гел алма биреп торыр. Без- тылсымчылар юмартларны яратабыз, сараннарны сөймибез ( шулай диде дә югалды.Ул зур урманның икенче башына ,икенче бер юмартка ярдәмгә ашыкты бугай).

Әкиятче: Шуның белән балалар әкият тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.






  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Теория и методика развития дошкольника для организации образовательной деятельности в дошкольных образовательных организациях с учетом ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Система работы специалистов ОО по выявлению профессиональных предпочтений от дошкольного до подросткового возраста»
Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Инновационные подходы к организации социально-личностного развития детей дошкольного возраста в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экологическое образование детей дошкольного возраста: развитие кругозора и опытно-исследовательская деятельность в рамках реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Здоровьесберегающие технологии в физическом развитии дошкольников и их применение в условиях ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация развивающей образовательной среды в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Индивидуализация образования. Сопровождение индивидуального развития ребенка-дошкольника в вариативной образовательной среде»
Курс повышения квалификации «Методическое обеспечение дошкольного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Внедрение технологии решения изобретательских задач в педагогический процесс дошкольной образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Проектирование предметно-игрового пространства дошкольной образовательной организации в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «ФГОС ДО: применение игровых практик для современного развития детей»
Курс повышения квалификации «Проблемы и перспективы в развитии вариативных форм преемственности между детским садом, школой и системой дополнительного образования»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.