Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект классного часа на тему "Без - табигать баласы"

Конспект классного часа на тему "Без - табигать баласы"

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Без – табигать баласы.

4 сыйныфта тәрбия сәгате.

Фатыхова Гөлия Фоат кызы, Сарман гимназиясенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Максат: 1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы

әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш

тәрбияләү.

2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне әйтә

белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3) Тәрбияви: туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш,ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, магнитофон,

Әңгәмә барышы

I..Эмоциональ халәт тудыру

Үзебез өчен елмайдык,

Иптәшләребез өчен елмайдык

Сылу кызларыма карыйм

Батыр егетләремә карыйм.

Сылу кызларыбыз утыра

Батыр егетләребез утыра.

-Кәефләрегез ничек?

-Әйдәгез тирә-юньдәгеләргә хәерле иртә теләп әңгәмәбезнебашлап җибәрик.

Хәерле иртә ,агачлар,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иртә,табигать,

Хәерле иртә, дуслар,

II.Тема һәм максатны хәбәр итү

Ә хәзер укучылар тактага эленгән хәрефләр тезмәсеннән сүзләр эзләп табарбыз. Әгәр сүзләрне дөрес тапсак, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы килеп чыгар.

лмрибезуктсрнңһЦтшктабигатьц

птризгевцсбаласыпдш

1.Без-табигать баласы.

-Укучылар, “табигать”- дигәч, сез иң беренче нәрсәләрне күз алдына китерәсез? (Укучыларның җавабы тыңлана).

-Дөрес,укучылар табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычыбыз.

-Балалар,электрон почтага урман хуҗасы хат юллаган.

Исәнмесез ,4 нче сыйныф укучылары! Авыл янындагы урманга корткычлар гаскәре һөҗүм итте.Билгесез кешеләр ял итәргә килеп чүпләп киттеләр.Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Урман күз алдында һәлак була. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа!”

-Әйдәгез, балалар урман хуҗасына ярдәм итик!

2.Экологик ситуацияләр карап үтик.

-Нәрсә ул экология?

ЭКОЛОГИЯ –тереклек ияләренең әйләнә–тирә дөнья һәм кешенең табигать белән бәйләнеше турындагы фән.

1.Табигатьтә йөргәндә безгә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Шаулама!

Чүпләмә!

Рәнҗетмә!

2.Әгәр сез урманга кергәч, кош оясын күрсәгез нәрсә эшләрсез?

3. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез.Нәрсә эшләр идегез?

4.Каен агачының суы аканын күрдегез.Нишләр идегез?

5.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?

6. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар?

7. Урманда рәт араларына ни өчен траншеялар казыйлар?

8.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп - чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз

Бу кызыклы:Урманнар- безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.

Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела.

Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан.

Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан.

Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап- рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.

Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.(Кошлар тавышы)

3.-Яшәү өчен тагын нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?

Кешегә су ни өчен кирәк?

(Балаларның җавабы)

-Әйе, кеше сусыз яши алмый. Су тормыш чыганагы.Безнең планетада су күп.Ләкин аларның барысын да эчәргә ярамый.

-Нинди сулар эчәргә яраксыз?

-Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны кайдан алган дип уйлыйсыз? (Балаларның җавабы тыңлана).

-Әйе, чишмәләрдән. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан.Алар кечкенә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр.

-Чишмәләр турында нинди табышмаклар беләсез?

1.Тау куенында анасы

Чыгып кача баласы

Күзеннән өзлексез ага яшь

Аккан яше илгә аш.

2.Башы тауда

Аягы диңгездә.

3.Тауда туса да

Тауны яратмый.

-Бу табышмаклар чишмәләрнең җитез,йөгерек булуларын кешеләргә хезмәт итүләрен сурәтли.Авылыбызның яме,җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да якын, кадерле, газиз.Салкын чишмә суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала.

Халык йөрәге кебек бертуктаусыз типкән,һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәләребезгә багышлап, күп кенә җырлар,шигырьләр иҗат ителгән.Әйдәгез чишмәләр турында район язучыларының шигырьләрен тыңлап үтик.

1.Д.Гарифуллин “Чишмә”

2.В.Хәйруллина “Чишмә”

IV.Ял минуты

Ә хәзер укучылар, Чишмә турында үзебез яратып җырлый торган җырны башкарыйк әле.

-Укучылар, хәзер мин сезгә ребуслар

күрсәтәм.Әгәр сез аларны дөрес чишсәгез, үзебезнең авылның саф сулы чишмәләренең исемен укырсыз

К=Б

hello_html_43556a70.jpgБүзат” hello_html_m47151260.png


1 2 3 5

hello_html_3d7d5f88.pnghello_html_m5b78b204.png “”” hello_html_m61caa030.pnghello_html_1a8b1557.pnghello_html_42d10a04.pngКара-каршы пар”


-Рәхмәт укучылар, тагын нинди чишмә исемнәрен өсти аласыз?

Кеше өчен бигрәк якын инде.

Чишмә белән йөрәк арасы.

Бу урынга килгән кешеләр дә

Сандугачлар кебек сайрасын.

Бу дөньяда кеше гел шат булсын

Кайгы- хәсрәт суын эчмәсен.

Сагышларны куып гомер буе

Челтерәп аксын Бүзат чишмәсе. Бу матур шигырь юлларын районыбыз язучысы Дамир Гарифуллин иҗат иткән.

-Чишмә изге урын. Чишмәгә төшкән кешеләр теләк тели торган булганнар, тазалык , саулык, бәхет сораганнар.

Слайдта мәкальләр уку, аңлату.

1.Төкермә иске чишмәгә, яңасын казыйсың булыр.

2. Суның кадере- чишмә корыгач беленә

3. Чишмәм минем- аллам минем.

4.Кул пычранса су белән юарсың

Су пычранса ни белән юарсың

-Ә чишмәләр ни өчен пычрана?

Безнең чишмәбез ярдәм сорый. (Курчаклар ярдәмендә театральләшкән күренеш карау)

Чишмә: Сусадым чисталыкка

Ничек чистарыныйм.

Мин су- тончыгам,

Сулышым кысыла.

Сукыр булмасагыз,

Коткарыгыз!

Җирдә сусыз яшәп булмый.

Тычкан: Ашыйсым килде, эчәсем килде.

Чишмә:

Тычкан, дустым бул әле

Минем сулыш кысыла

Тавышым да бик карлыкты

Миңа азрак булыш әле

Тычкан: Минем хәлем юк бер дә

Суың гына эчәм дә,

Китим мин үз юлыма

Бака:

Нинди рәхәт икән монда,

Чишмә дә бар коенырга.

Ай-яй-яй-яй аягым!

Бигрәк чүпле бу тирә.

Чишмә: Бака, дустым булсана

Чүпләремне алсана.

Бака:Суың тәмсез, үзең ямьсез.

Син безгә кирәк түгел.

Куян: Монда чишмә бар икән

Тавышы да ишетелми. Суын бер эчим әле.

Чишмә: Эчә күрмә суымны,

Тәмсез булыр ул сиңа.

Алчы зинһар чүпләремне

Агарга булыш миңа

Куян: Суың бигрәк тәмсез икән, ә минем уйныйсым бар

Чишмә:Сусадым, суырылдым булышыгыз миңа

Чистартыгыз, зинһар бу тәмсез суымны?!

Аю:Ни булды сиңа чишмәкәй?

Тавышың нигә моңсу?

Чишмә: Әй, дусларым, белмисезме7

Хәлем авыр икәнне.

Ага идем мин челтерәп

Тик юлымны бүлделәр.

Авыр-авыр ташлар белән

Мине бүеп киттеләр

Аю:Чишмәгә ярдәм итим, чистартыйм әле үзен.

Балалар, игътибар белән тыңлыйк әле, чишмәнең безгә әйтер сүзе бар икән.

( Кошлар сайрый, чишмә ага, магнитофон язмасында чишмәнең рәхмәтен тыңлау).

Чишмә: «Чишмәләр сыкрый ,әрни, сызлана.Ишетәсеңме,кеше?! Син- табигать баласы. Чишмә авызын ташлардан арындырыгыз, тирә- ягымны чүп- чардан чистартыгыз,агачлар утыртыгыз!

Әй, рәхмәтле балалар! Мин сезгә бик нык ышанам, мине шулай ташламассыз дип өметләнәм.Һәрчак шулай мәрхәмәтле, изге җанлы, киң күңелле булып калырсыз дип ышанам.”

Укытучы: Әйе ,укучылар, яшел яфраклар шаулап, чишмәләр челтерәп аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет,шуның өстенә сәламәтлеккә дә файдалы.Әгәр теләсәк без дә бу бәхеткә ирешә алабыз.

. -Укучылар, без үзебез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли алабыз соң?(Укучылар җавабы)

Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Шушы максаттан , Халыкара табигать көннәре билгеләнгән. Ә хәзер шуларны санап чыгыйк.( Балалар җавабы)

1-апрель-Кошлар көне.

22 апрель-Җир көне.

5 июнь- Әйләнә- тирәне саклау көне.

IV. Йомгаклау. Укучылар чыгышы.

1.Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.

2. И күңелле җәй көнендә-

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать-уртак йортыбыз,

Аны берүк саклагыз!

3. Куанып хозурда йоргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы! (Р. Вәлиева)

Нәтиҗә: Әйе, кеше никадәр генә көчле, горур булмасын,ул табигатьнең кечкенә кисәге, ул- табигать баласы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы

Без- табигать баласы.




Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Краткое описание документа:

Без – табигать баласы.

   4 сыйныфта тәрбия сәгате.

Фатыхова Гөлия Фоат кызы, Сарман гимназиясенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 

 Максат:   1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы

                  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш

                  тәрбияләү.

                 2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне әйтә

                   белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

 

                 3) Тәрбияви: туган төбәгебезнең  матур табигатенә сакчыл караш,ихтирам хисе,  экологик  культура тәрбияләү.

Класс сәгатендә ребуслар, чишмәләр турында мәкальләр урнаштырылган, театральләшкән уен күрсәтү каралган.

Автор
Дата добавления 06.03.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров238
Номер материала 425012
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх