Инфоурок Русский язык КонспектыКонспект по татарской литературе анализ сказки "Раскажешь сон - Төшеңне сөйлисеңме?"

Конспект по татарской литературе анализ сказки "Раскажешь сон - Төшеңне сөйлисеңме?"

Скачать материал

Республика Татарстан

Нижнекамский муниципальный район

МБОУ «Верхнечелнинская СОШ»

 

 

 

 

Строение сказки
 Анализ сказки
 "Расскажешь свой сон?"

(Әкият төзелеше.
"Төшеңне сөйлисеңме?"
әкиятен анализлау)

 

 (на татарском языке)

 

 

 

 

 

 

 

Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна учительница татарского языка и литературы I категории муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа”

 

 

 

Верхние Челны

5 нче сыйныфта Я.Г.Яхин системасы буенча әдәбият дәресе

Дәреснең темасы: Әкият төзелеше. “Төшеңне сөйлисеңме?” әкиятен анализлау.

Максат: Уйларга, катлаулы каршылыкка корылган  әкият төзелешен аңларга өйрәтү. Алдагы дәрестә өйрәнгәннәргә таянып, яңа әсәрне анализларга, әкиятләрнең уртак билгеләрен дөрес табарга күнектерү.

Дәреснең тибы: яңа материал үзләштерү.

Җиһазлау: дәрескә карата әзерләнгән презентация, табышмак, татар теленең аңлатмалы сүзлеге - III том, алмалар, кисеп әзерләнгән кечкенә агачлар һәм су белән табак

 

Дәрес барышы:

Оештыру моменты:

- Хәерле көн, укучылар, утырыгыз. Дәрескә керешеп киткәнче сезгә әйтер сүзем бар. Игътибар  белән тыңлагыз әле нәрсә әйтәм икән мин сезгә?

Әйткәч - беләсегез килә, 
Белгәч - көләсегез килә. 

 

- Нәрсә әйттем мин сезгә, балалар?  Нинди җөмлә бу?

- Табышмак.

- Дөрес, мин сезгә табышмак әйттем. Ә мин әйткән табышмакның җавабы ни булыр икән?

- Табышмакның җавабы да табышмак.

- Бик дөрес.

 

I Актуальләштерү:

 

- Укучылар, ә бүгенге дәрескә табышмакның нинди дә булса катнашы бармы икән?

- Бар. Без өйдә укыган әкияттә дә табышмаклар бар иде.

- Дөрес әйтәсез, димәк, өй эшләре эшәнгән, әкиятне укыгансыз. Ә игътибар белән укыдыгызмы икән?  Хәзер экрандагы рәсемнәрне карап китик, аларның кайсылары артык һәм ни өчен икән? (Экранда өч алма, өч үсеп утыручы агач һәм өч ат рәсеме күрсәтелә)

- Өч үсеп утыручы агач артык. Әкияттә өч алма, өч ат, өч агач бар, ләкин ул агачлар киселгән һәм аларның башлары бер төсле үк.

- Дөрес, укучылар, дәрескә әзер икәнлегебезне белдек, алга таба нәрсә эшләрбез инде, укучылар?

- Әкиятне анализларбыз.

- Әкиятне анализлау безгә нәрсә бирә соң?

- Без әкиятнең мәгънәсен табарга, эченә салынган акыллы киңәшләрне аңларга өйрәнәбез. Без охшаш төзелешле башка әкиятләрне дә аңлап укырбыз.

- Әкиятне анализлар өчен без нәрсәләр эшли белергә тиеш.

- Әсәрдәге каршылыкларны табарга кирәк. Вакыйгаларны табарга, кабатланганнарын берләштерергә кирәк.  Әкиятне өлешләргә бүләргә, бу өлешләрне гомумиләштерергә кирәк.

- Алдагы дәрестә без мондый эш эшләгән идек инде. Әйдәгез кыскача гына шуларны искә төшерик әле. “Аю белән бабай” әкиятендә ничә вакыйга таптык?

- Ике вакыйга таптык: берсендә бабай белән аю шалкан үстереп бүлештеләр, икенчесендә алар бодай үстереп бүлделәр.

- Нинди каршылыклар тапкан идек соң бу әкияттән?

- Аю отмакчы була, ләкин оттыра.  Үстергән үләннең башта сабагын ала, аннан тамырын. Көчле аю һәм көчсез бабай катнаша.

- Нинди мәгънә таптык без “Аю белән бабай” әкияте эчтәлегеннән?

- Акыллы бабай үзеннән көчлерәк аюны җиңде: ул тапкырлыгы белән бергә үстергән үсемлектән үзенә файдалырак уңышны  алды, ә аю наданлыгы аркасында бернигә яраксыз өлешләр белән калды.

- Нинди акыллы киңәш бирде соң әкият безгә?

- Һәрвакыт акыл белән, уйлап эшләргә кирәк. Акыл ярдәмендә үзеңнән көчлеләрне дә җиңеп була. Акыллы кеше беркайчан да үзен алдатмый.

 

II Яңа тема

 

1) “Төшеңне сөйлисеңме?” әкиятенең сюжетын сөйләү.

 

- Ә бүген, укучылар, без тагын да катлаулырак төзелешле әкиятне анализларбыз. Әкиятне өйрәнү тәртибе барыбызга да аңлашылсын өчен әкиятнең кыскача эчтәлеген, ягъни сюжетын сөйләргә кирәк. Сюжет нәрсә әле ул, укучылар?

- Сюжет – әкиятләрдә вакыйгаларның бер-берсенә бәйләнеп, ялганып баруы.

- Димәк, нәрсә эшлибез инде?

- Әкиятнең вакыйгаларын сөйләп чыгабыз.

Бер укучы “Төшеңне сөйлисеңме?” әкиятенең кыскача эчтәлеген сөйли.

Күмәкләшеп әкиятнең вакыйгаларын барлап чыгабыз, эчтәлекне тагын да кыскартабыз.

 

2) Егеткә бәя бирү.

 

- Әкияттә кем турында сүз барды икән?

- Егет турында.

- Ни өчен егет турында, ә патша турында түгел? Ул башкалардан аерылып торамы?

- Әйе. Ул башкалардан акыллырак булуы белән аерыла.

- Каян беленә аның акыллырак булуы?

- Ул табышмакларга җавап таба. Ул үзенең теләгенә ирешә: патша аңа кызын бирергә тиеш була.

- Тагын нинди сыйфатлары күренә егетнең?

- Егет түзем: аны камчыласалар да, ул түзә.Тырыш: күп эшли, ул хәтта эшли-эшли йоклап киткән.

- Тагын бер сыйфаты бар, укучылар. Ул – үҗәт. Бу сүзнең мәгънәсен беләсезме?

- ?

- Әйдәгез сүзлектән укып китик әле. Нәрсәне аңлата икән үҗәт сүзе?

 

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән (III томы, 740 бит) үҗәт сүзенең мәгънәсе белән танышу.

Үҗәт  - үзенчә, үз дигәненчә эшләргә омтылучы, тиешле булганга каршы килеп эш итүче, үзсүзле  тыңламаучан, кире.

 

- Ничек уйлыйсыз, бармы егеттә үҗәрлек?

- Бар. Ул киреләнә, төшен сөйләми, хәтта җәзаларга да түзә.

- Әкияттә тагын үзсүзле кеше очрамадымы?

- Бар, ул – патша. Ул, кирелек белән, егетнең төшен сөйләргә мәҗбүр итә.

- Әйдәгез бу ике геройга бәя биреп карыйк инде.

- Егет тырыш, акыллы, түзем, үҗәт. Патша үзсүзле.

- Патша тагын нинди сыйфатларга ия соң?

- Надан (табышмакларга җавап белми).

- Яхшы, ләкин җавапны башкалар да белми. Димәк, ул егет белән чагыштырганда гына наданрак. Тагын нинди сыйфаты бардыр дип уйлыйсыз? (Җавап булмаса) Әкиятнең башын укып карагыз әле. Патша ни өчен шәһәр буйлап йөрергә чыгып китә?

- Кызыксынучан.

 

3) Укытучы - тактада, укучылар - дәфтәрләргә дата, тема һәм егет белән патшага биргән бәяне язып куя.

Егет акыллы, тырыш,  түзем, үҗәт.

Патша үзсүзле, кызыксынучан, зирәк түгел.

 

Ял минуты Хәрәкәтле уен уйнау -  белгәннәрне искә төшерү.

“Нәрсә ул каршылык?” – “Бер әйбер икенчесенең киресе булу”

 “Нәрсә ул конфликт?” – “Персонажларның бер-берсе белән көрәшүе”

“Әкиятнең төп каршылыгы нидә?” – “Көчсез көчлене җиңә”

 

IV Ныгыту

 

4) Дәреслектәге сораулар һәм биремнәр белән эшләү.

 

1. Әкиятне тәмамлагыз: туй вакыйгасы белән тәмамласагыз аңлатыгыз, ни өчен шулай уйлыйсыз?

 - Беренче биремгә җавап: әкият туй белән тәмамланачак. Чөнки әкияттә көчсез көчлене җиңә. Егет патшадан көчсез, ә патшаның кызына өйләнү  җиңү була.

 

2. Әкияттә бер-берсенә охшаган вакыйгалар күп. Охшаганнарын бергә җыегыз, бөтенесенә бер исем бирегез.

 - Әкияттә охшаган вакыйгалар бар:

     А) Патшаның егеттән төш сөйләвен соравы

     Б) Егетнең табышмакларга җавап табуы (патша кызын үзенә бирне соравы)

Беренче өлешкә “төш” исеме бирергә була. (егет төш күрә, патша шул төшне берничә тапкыр сөйләргә куша)

Икенче өлеш – “табышмак” (патшага өч табышмак әйтәләр, ул аларның җавабын егеттән сорый, егет табышмакларга җавап бирә)

 

3. Әкиятне җыеп торучы каршылыкны табыгыз.

- Егет белән патша каршылыгы: әкиятнең башыннан ахырына кадәр патша белән егет үз теләкләренә ирешү өчен көрәшә. Бу әкияттә дә көчле белән көчсез көрәшә һәм көчсез егет үзеннән көчлерәк патшаны җиңә.

 

Тактага  һәм дәфтәрләргә әиятнең каршылыгын язып кую

Тапкыр егет үзсүзле патшаны җиңә, аның кызына өйләнә.

 

- Укучылар, ә бу патша әкияттәге иң көчле персонажмы? (тиз генә җавап бирмәсәләр, ярдәмче сораулар бирергә кирәк: Әкияттәге өч табышмак каян килде? Бу табышмакларга җавап табылмаса ни була иде?)

-  Бу патшадан көчлерәк икенче патша бар.

- Дөрес, ә егет кебек акыллы тагын берәр герой бармы?

- Бар, патшаның кызы да акыллы, ул егетнең зирәклеген күрә. Табышмакларны уйлаган кешеләр дә акыллыдыр.

 

4. Әкият ничек мавыктыра? Сезне аеруча нәрсә кызыксындырды?

- Әкият ничек бетәр икән? Егет төшен сөйләрме икән? Егет төшендә нәрсә күрде икән? Табышмакларның җавабы ничек булыр икән?

- Чыннан да табышмакларның җавабын беләсе килү дә кызыксындыра. Ә сез ничек уйлыйсыз: бу җаваплар дөреслеккә туры киләме икән? Сынап карыйкмы, укучылар.

 

5) Сулы зур савыт һәм берничә алма белән тәҗрибә үткәреп карау. (алмаларның берләре быелгы – бакчадан алып килгән, берләре кибеттән сатып алынган) Шундый ук тәҗрибәне киселгән кечкенә агачлар белән эшләп карау.

 

5. Патшага егет төшенең эчтәлеген белү бик әһәмиятлеме? Ни өчен ул шулкадәр тырыша-тырыша төш сөйләтмәкче була?

- Ул кызыксынучан, үзсүзле. Ул егет кебек акыллы түгел.

 

6. Ә егет төшен нигә сөйләми? Аңа сөйләмәү шулкадәр әһәмиятлеме?

- Егет патшаны җиңү өчен сөйләми. Ул патшаны җиңеп кызына өйләнү өчен сөйләми. Аңа сөйләмәү файдалырак.

 

6) Дәреслектән нәтиҗәне уку.

- Ничек уйлыйсыз, автор максатына ирешкәнме? Әкият мавыктыргычмы, кызыклымы?

- Әйе, әкият кызыклы.

 

V  Йомгаклау.

1) Әкият анализлау нәтиҗәсе

- Укучылар, без әкиятне анализладык. Ә төп максатыбыз нәрсә иде әле?

- Әкиятнең мәгънәсен табу. Аның эченә салынган акыллы киңәшләрне аңлау.

- Дөрес. Әкиятнең мәгънәсе – безгә кирәкле ягы нидә соң?

- Түзем булганда гына максатыңа ирешеп була. Тырыш булырга кирәк (егет озак эшләмәсә, патша белән күрешмәс иде). Зирәк булырга кирәк, башлы булу тормыштагы кыен хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.

- Охшаш төзелешле башка әкиятләрне дә аңлап укырбыз дигән идек, таптыкмы әкияткә хас уртак төзелешне?

- Бу әкияттә дә көчсез көчлене җиңде. Каршылыклы яклар булды, кабатлаулар булды.

 

Балалар төрле җавап бирәчәк.  Җавабын дәлилли ала икән, димәк дөрес эшләгәнбез.  Дәреснең максаты да балаларны уйларга, әкият төзелешен аңларга өйрәтү иде.

 

2) Өй эше теләк буенча:

1. Мөстәкыйль рәвештә берәр әсәр укып, сөйләргә әзерләнеп килергә.

2. Әкият язып карарга.

3. Әкияткә карата рәсем ясарга.

 

3) Билгеләр кую.

 

 

Дәрес тема буенча әзерләнгән презентация белән алып барыла

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект по татарской литературе анализ сказки "Раскажешь сон - Төшеңне сөйлисеңме?""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по взаимоотношениям

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Работа по системе А.Г.Яхина очень интересная. Программа А.Г.Яхина знакомит не только с увлекательными произведениями, но дает возможность научиться анализировать произведения с начальных классов. В 5 классе ученики легко делят сказки на части, находят противоположности, умеют характеризовать главных героев. В каждой сказке есть главная мысль, то есть идея. Работая с учебниками А.Г.Яхина дети учатся правильно определить главную мысль произведения - пожелание автора произведения, как называет это автор программы А.Г.Яхин.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 208 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.01.2015 784
    • DOCX 29.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22177
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 229 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 481 человек

Курс повышения квалификации

Методика обучения русскому языку в образовательных организациях в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 481 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 5 624 человека

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 253 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 67 человек