Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Конспект урока на тему "Имя существительное"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Конспект урока на тему "Имя существительное"

библиотека
материалов

Конспект урока по татарскому языку в 5 классе.

Тема: “Исем”.


Дата: 12 февраль 2010 ел.

Максатлар:

1) исем турындагы белемнәрне ныгыту;

2) балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

3) туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: компьютер, проектор, интерактив китап, карточкалар.


Эпиграф.


И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.


Г.Тукай

Дәрес барышы.


  1. Оештыру.

Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. (1-2 слайдлар.)

Дәреснең эпиграфын уку. (3 слайд.) Габдуллы Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырылган Интерактив китаптан 3-4 минут дәвамында өзек карала.

II. Сүзлек диктанты.

Атаклы, горурлык, батырлык, тылсымлы, игътибарлы, исәнлек, башваткыч, борылыш, васыять, гаҗәп, йөз-кыяфәт, шәҗәрә, мәсәлән, сәлам, ата-аналар, мәгариф,фәкыйрь, күңелле, армый-талмый, китапханә.

III. Өй эшен тикшерү.

IV. Алдан бирелгән эш. Татар теле турында мәкальләр табып килергә.

V. Актуальләштерү.

Балалар, сорауларга телдән җавап бирик әле. (4 слайд.)

  1. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

  2. Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?

  3. Алмашлыклар җөмләнең нинди кисәкләре булып килә?

VI. Төп өлеш.

  1. Биремле эш башкарыла. Карточкада язылган Хәсән Туфанның «Туган тел» шигыре һәрбер партада.

Башта шигырь сәнгатьле укыла. Аннары һәрбер укучы шигырьдән алмашлыкларны табып асларына сыза (5 слайд.)



Туган тел.

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем— бәгърем, син ул, син!


Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен!


  1. Укучылар алдан өйрәнеп килгән шигырьләрне яттан сөйли. Шигырьләрдә кулланылган алмашлыклар дәфтәрләргә языла. Алар бер-бер артлы слайдта күрсәтелеп барыла.(6-7 слайдлар.)


1 нче укучы.

Авырттырмыйм да, киметмим дә, шуны бел –

Татар теле — энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул.

Туган тел –

Баш очында кош булып тора гел!


2 нче укучы.

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.


3 нче укучы.

Шуңа да мин беләм тел кадерен,

Бер телдән дә телем ким түгел.

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да.

Ким күрер тик аны ким күңел.

Әй, туган тел, бәйләнгәнсең

Янымдагы һәрбер хискә.

Дөнья йөзләрендәге

Мин эшләгән һәрбер эшкә.

4 нче укучы.

И телем, синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле!


Укучыларның эшләре 8 слайдта китерелгән җаваплар белән чагыштырыла.

Мәсәлән, шуны, ул, минем, син, сине һ.б.лар.


VII. “Кем тизрәк?” уены.

Бирелгән сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары ясап язарга. (9 слайд).

Кем, нәрсә, ни; нинди, кайсы, кайда, кая, кайдан, кайчан, ник, ничек, нигә, ничәнче, ничәләп.

Көтелгән җаваплар 10 слайдта китерелә. Укучылар биремнең җавапларын үз эшләре белән чагыштыра. Мәсәлән, кемдер, нәрсәдер, нидер, ниндидер, кайсыдыр...


VIII. Түбәндәге алмашлыкларны татарчага тәрҗемә итәргә. (11 слайд).

Кто-то, такой, его, никогда, никто, так, сколько, ничего, никакой, никак, когда-то, зачем-то.

Җаваплар. (12слайд.)

Кемдер, шундый, аны, беркайчан да, беркем дә һ.б.лар.


IX. Физкульттәнәфес.

X. Дәреслек белән эшләү. (7 күнегү, 138 бит.)


XI. Бер төркем бала компьютерда эшли.

(1 зат, күплек санда, иялек килешендә килгән зат алмашлыгы) борынгы бабаларыбыз ике мең еллар элгәре Урта Азия белән Алтай таулары арасындагы иксез-чиксез далаларда яшәгән. (Ш зат, берлек санда, баш килештә килгән зат алмашлыгы белән аваздаш күрсәтү алмашлыгы) чакта әле (Ш зат, күплек сан, төшем килешендә килгән зат алмашлыгы) татар дип атамаганнар. (Ш зат, күплек сан, иялек килешендә килгән зат алмашлыгы) уртак исеме төрки булган.

Төрки халыклары мал асраганнар. Сусыл үләнле җирләрдә (Ш зат, күплек сан, иялек килешендәге зат алмашлыгы) ат, сыер, дөя, сарык көтүләре утлаган. Үлән беткәч, кешеләр көтүләрен башка җиргә куганнар. (Ш зат, күплек сан, баш килештә килгән зат алмашлыгы) күченеп йөргәннәр. Кыш көне торган җирләре – кышлау, җәй көне торган җирләре җәйләү дип аталган.

Икенче төркем укучылар бирелгән алмашлыклар белән җөмләләр төзи. (Безнең, ул, аларны, аларның, алар, шул.)

XII. Тест (13 слайд).

1. Алмашлыклар нинди сүз төркемнәренә карый?

а) мөстәкыйль;

ә) бәйлек;

б) модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтергә.

а) эш яки хәлне белдерә;

ә) предметның билгесен белдерә;

б) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә итә.

3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

а) җөмлә кисәге булмый;

ә) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

б) аергыч кына булып кала.

4. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?

а) 2;

ә) 7;

б) 4.

5.Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?

а) сан; .

ә) килеш;

б) тартым.

6. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: мин, без, син, алар?

а) күрсәтү алмашлыклары;

ә) тартым алмашлыклары;

б) зат алмашлыклары.

7. Сорау алмашлыгының алдына ӘЛЛӘ кисәкчәсе куелып, ә ахырына–ДЫР, -ДЕР, -ТЫР, -ТЕР кисәкчәсе ялганып, алмашлыкның кайсы төркемчәсе ясала?

а) зат;

ә) күрсәтү;

б) билгесезлек.

8. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: бу, теге, шул?

а) зат;

ә) билгесезлек;

б) күрсәтү.


XIII. Укучылар, туган тел турындагы мәкальләрне искә төшереп алыйк әле.

Ана теле бер булыр.

Иле барның теле бар.

Туган тел үзем өчен,

Башка тел көнем өчен.

И татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.


Мәкальдәге алмашлыклар дәфтәрләргә языла.


XIV. Рефлексия.


XV. Укучыларга билгеләр куела.


XVI. Өйгә эш:

1 төркем укучылар— алмашлыклар кулланып 8-10 җөмләдән торган хикәя язып килергә.

2 төркем— тексттан төрле төркемгә кергән алмашлыкларны күчереп язарга.




Краткое описание документа:

 

 

 

Максат:

 

1) дидактик – укучыларның белемнәрен ныгыту;

 

2) белем-күнекмәләрне камилләштерү (үстерү) – исем сүз төркемен тану, белү ысулларын билгеләү;

 

3) тәрбияви – теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Туган тел.

 

 

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем— бәгърем, син ул, син!

 

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен!

Автор
Дата добавления 02.02.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров265
Номер материала 359983
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх