Конспект урока по татарскому на тему "Каюм Насыйриның “ Комсыз эт” әсәре буенча лексик күнегүләр (4 класс, русская подгруппа)

Предпросмотр материала:

 

Түбән Кама шәһәре

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 4Г сыйныфының рус төркемендә

balarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән

әдәби уку дәресе эшкәртмәсе

 

 

 

 

Тема: Каюм Насыйриның “ Комсыз эт” әсәре буенча лексик күнегүләр.

 

 

 

Төзүче:

                                                                      татар теле һәм әдәбияты                              укытучысы

                                                                            Һадиева Сиринә Әсхәт кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                      Түбән Кама, 2013

 

 

Каюм Насыйриның  “Комсыз эт” әсәре буенча 4нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе.

Максатлар:

1)        комсыз, сөяк, шәүлә, капкан, кебек, шунлыктан, күпер, алмакчы булып, су төбенә сүзләре белән таныштыру, аларны актив лексикага кертү;

2)        укучыларның диалогик сөйләмен үстерү;

3)        комсызлыкка мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, ноутбук, рәсемнәр, текст, сүзлекләр, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Дәрес максатын кую.

- Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Әйбәтме?  (төрле эт һәм көчек рәсемнәренә  күрсәтеп) Бу нәрсә? Аның исеме ничек? Ул нинди? Бүген тема нинди?

II. Яңа тема .

1.         Лексика өстендә эш.

Укытучы яңа лексиканы тактага язып әзерләп куя:сөяк, капкан, күпер, шәүлә,комсыз,кебек, су төбенә, шунлыктан,алмакчы булып.

1)          Укучылар үзләре сүзлекләрдән табып, тәрҗемәләрен сүзлек дәфтәрләренә язалар.

2)          Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

3)          Парларда эшләп, бер-берсенә тәрҗемәсен дә, әйтелешен дә әйтеп, ныгыталар.

4)          Көчлерәк балалар җөмлә төзи, уртачараклар сүзтезмә – жадный человек, большая кость, длинный мост, моя тень.

2. Текст өстендә эш.

1) Аудирование.

-Ребята, прослушайте рассказ «Комсыз эт». Во время аудирования опирайтесь на знакомые слова. Старайтесь понять услышанное.

2) Аңлауны тикшерү.

-Рома, расскажи, что  ты понял? (русчасөйләтеп алам)

3) Текст өстендә эш.

balarf.ru  сайтында “Комсыз эт” әсәренә әзерләнгән функцияләр буенча аңлау, ныгыту биремнәрен эшлибез:

-алларындагы текстны чылбырлап укыйлар;

-“фрагмент”ка басып, кадрлап карыйбыз, укыйбыз, аңласмасалар, узган кадрга кире кайту функциясен файдаланабыз;

-“звук”ка басып, кадрларны тавышсыз карыйбыз, туры килгән җөмләне укыйбыз;

-“текст”ка басып, рәсемнәрне язусыз карыйбыз, туры килгән җөмләне искә төшереп әйтәбез.

4)balarf.ru  сайтында бирелгән биремнәрне үтәү.

Лексика: хайван, сурәтләнгән,кармак, комсызлык, эзләп, капкан, сыйфат, качышлы.

-сүзлек белән эшлиләр

-дөрес әйтү өчен кабатлыйлар

-көчлерәкләре тулыландырып язалар, уртачараклары бирелгән сүзләрдән сайлап алалар

Кармак белән ... , ... сурәтләнгән, комсызлык - ... сыйфат, ... хайваны, ... уйный, ... капкан, ... йөри.

Сайлап алу өчен сүзләр: эзләп, начар, йорт, качышлы, хайван, балык тоталар, сөяк.

   Обсуждение:

1)Рәсемдә нинди хайван сурәтләнгән?

2) Эт авызына нәрсә капкан?

(дөрес җавапны дәфтәрләренә язып куялар, тулы җавапны телдән әйтәләр)

Тестлары:

1) Эт суда нәрсә күрә?

- кармак, песи, балык, шәүлә

2) Эт нигә суга сикерде?

-кызу булганга

-балыклар белән качышлы

-судагы сөякне эзләп

-икенче эт артыннан

3) Эт нәрсәне суга төшерә?

-тешен, кармакны, тубын, сөякне

4) Эт сезгә ошадымы?

-юк

-эт бик әйбәт

 

-әйе

-ул комсыз

5) Комсызлык яхшы сыйфатмы?

-минем дә комсыз буласым килә

-юк

-миңа ошый

-бик әйбәт сыйфат

(укучылар үзләренең җавабын уйлыйлар, бер-берсенә әйтеп, туры килү-килмәвен тикшерәләр, туры килгәннәре кычкырып әйтәләр, дөреслеген тикшерәләр)

5. Ял минуты: ат, эт, сыер, көчек, песи, әтәч, тавык, чеби,бәрән, кәҗәтавышларын тыңлау һәм аера, таный белү.

6. Диалогик сөйләм үстерү өстендә эш.

Бирелгән ситуация буенча парларда диалог төзү.

 Спроси у друга: есть ли у него собака, как его зовут, сколько ему лет, где  это собака живет, какая она- не жадная ли, что она любит?

III. Йомгаклау.

Комсызлык яхшы сыйфатмы?

Комсыз булырга ярыймы?

К чему может привести комсызлык?

Комсызлык нәрсә ул? (русчага тәрҗемәсе)

Бу хикәя эт турындамы, комсызлык турындамы?

                                    (тулы җаваплар әйттерүгә басым ясала)

IV. Билгеләр кую.

VI. Өй эше. Составить рассказ из трех предложенийо собаке.

 

 

   

 

 

 

                                                                          Отчет

Дәрес укучыларга бик ошады, мавыктыргыч булды, күңелле һәм бер тында үтте. “Бала рф”ның укытучыларга ярдәме искиткеч. Аның нигезендә үткәрелгән дәресләрнең сыйфаты да югары.

 

          

 

 

  

 

          

 

    

 

 

                                                        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Конспект урока по татарскому на тему "Каюм Насыйриның “ Комсыз эт” әсәре буенча лексик күнегүләр (4 класс, русская подгруппа)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хадиева Сирена Асхатовна

учитель татарского языка

  • На сайте: 11 лет и 1 месяц
  • Всего просмотров: 12124
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 12124
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хадиева Сирена Асхатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~240

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: