Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку "Дуслар"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Конспект урока по татарскому языку "Дуслар"

библиотека
материалов

Тема. Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт!

Максат:

балаларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.

Җиһаз: компьтер, флешка(диск), магнитофон, кассета , кояш рәсеме, йомшак уенчык, мәкальләр язылган плакат.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты. Танышу.

Кадерле балалар! Бүген без бергә эшләячәкбез һәм эшләве рәхәт булсын өчен бер-беребез белән танышыйк. Әйдәгез,куллар тотышыйк әле.(куллар тотышу)

Исәнләштек, күрештек-

Кулны-кулга бирештек.

Матур итеп елмайдык,

Белем иленә юл алдык.

Ә хәзер таныша башлыйбыз.

Исәнмесез, укучылар. Мин сезнең мәктәпкә режиссер булып килдем. Ул сүзне ишеткәнегез бармы?

Мин театрда спектакльләр сәхнәләштерүче.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Мине сезнең директор чакырды, бер көн эчендә спектакль әзерләп алырга кирәк ди. Миңа 6 актер кирәк.

Бик җиңел генә бер әкият куеп алабыз хәзер. 4 кыз, 2 егет минем янга чыксын.

Ролләрне бүлешәбез. Катнашалар:

Бүре Әтәч Песи

Эт Әрлән Тычкан.

Менә костюмнарны киик, сүзләрегезне алыгыз.

Мин әкиятне укып барам, сез мин әйткән хәрәкәтләрне булдыра алганча тырышып башкарасыз, тиешле урында сүзләрегезне укыйсыз. Менә монда безнең декорация бара, шул тирәдә йөрегез. Ә сез кем буласыз инде. Тамашачылар, игътибар белән карагыз, яме.

Киттекме.

Бер ишек алдында Акбай белән Әтәч яшәгәннәр, ди. Алар бергә су китергәннәр, утын ярганнар, бакча казыганнар. Кич белән бергә ятып йоклаганнар.

Бер көнне, Акбай каядыр киткәч, Әтәч болай уйлаган:

1. Бөтенесенең дуслары бар, минем генә бер дустым да юк. Үземә дус табарга кирәк,

дигән ул һәм дус эзләргә чыгып киткән.

Бара торгач, бодай басуына килеп чыккан. Анда бер Әрлән зур капчыгына бодай җыя икән.

Әтәч Әрлән янына барган.

Нишләп йөрисең монда?”- дип сораган әрлән гаҗәпләнеп.

Мин үземә дус эзлим - дигән Әтәч.

Әрлән: минем белән дус буласың киләме?

Әтәч : Бик килә.

Әрлән: Әйдә, миңа бодай җыешсаң, мин синең белән дус булам.

Әтәч риза булып, бодай җыя башлаган. Шулай, икесе бик тиз генә капчыкны тутырганнар.

Әрлән: Әйдә, күтәр капчыкны, киттек.

Алар әрләннең оясына кайтып җиттеләр.

Әрлән : Китер капчыкны.

Диде дә оясына кереп китте.Әтәч аны бик озак көтте. Йөреп тә килде, утырып та торды.

Берзаман оясыннан тычкан чыкты.

Тычкан: Чи,чи, нишләп утырасың монда?

10.Әтәч: Кикрикүк, Мин әрлән дустымны көтеп утырам.

11. Тычкан: Ул күптән йокыга китте бит инде, көтмә, бар, юлыңда бул! – диде дә үз юлы белән китте.

Әтәч әрләнгә бик үпкәләп алга таба китте.

Бер елга буена килеп чыкты. Анда мәче балык тотып утыра. Әтәч аның янына килде.

12. Мәче: Нишләп йөрисең монда?

13. Әтәч: Мин үземә дус эзләп йөрим, минем белән дус буласыңмы?

14. Мәче: Миңа балык тотышсаң, дус булырбыз.

Әтәч риза булып, мәчегә балык тотышты. Тоткан балыкларын чиләккә салып бардылар. Чиләк тулгач, Әтәч әйтте:

15. Я, мәче, дус булабызмы инде?

16. Юк, Әтәч, син бит балык ашый белмисең. Шуңа мин синең белән дус булмыйм,

диде дә чиләген көчкә күтәреп кайтып китте.

Әтәч бер агач төбенә утырып, елый башлады:

17. Минем белән берәүнең дә дус буласы килми.

Инде караңгы да төшә башлады, Әтәч кайтыр юлны да белми аптырап торганда, аның каршысына ач бүре килеп чыкты.

18. Бүре: Ай, Әтәч, ничек яхшы булды синең очравың. Минем карыным бик ачкан иде.

19. Әтәч: кикрикүк, ярдәм итегез.

Шулчак Акбайның тавышы ишетелде:

19.Акбай: Һау, һау. Кит явыз бүре аның яныннан. Кагыласы булма әтәчкә.

20. Әтәч: Рәхмәт сиңа, дустым. Син мине бәладән коткардың. Ничек эзләп таптың мине.

21. Акбай: Син булмагач, эшем эш, ашым аш булмады. Караңгы төшә башлагач, сине эзләп чыгып киттем. Ярый әле вакытында өлгердем. Ә син ник өйдән чыгып киттең?

22. Әтәч: Миңа бик оят инде, Акбай. Мин үземә дус эзләп чыгып киткән идем. Хәзер генә иң якын һәм бердәнбер дустым син икәнен аңладым.

Диде дә икесе җитәкләшеп кайтып киттеләр. Шуның белән әкият тә бетте, кем тыңлады, рәхмәт.

Тамашачылар нишләргә тиеш әле. Әйдәгез, геройларыбызны алкышлап алыйк.


Укучылар, сезгә әкият ошадымы?

Ул нәрсә турында?

-Әйе, балалар, бүген без дуслар турында сөйләшәчәкбез.Тема итеп түбәндәге сүзләрне алырбыз.

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

3.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Балалар, сезнең дусларыгыз бармы?

2. Уен. Ә хәзер уен уйнап алыйк.

Балалар, шушы уенчыкны түгәрәк буенча җибәрәбез. Кемгә уенчык килеп җитә, шул үзенең дустының исемен, бер яхшы сыйфатын әйтә.

Җаваплар тыңлана

Дусларның нинди булырга тиешлеген белдегезме?

Ә хәзер дустыңның сиңа ошамаган ягын әйт.

Шулай булгач, укучылар, кеше идеаль буламы?

Дустыңны ничек кабул итәргә кирәк?

Ничек бар шулай кабул итәргә, әмма бик начар сыйфаты булса, аны бетерер өчен бергәләп тырышырга кирәк. Дустыгызны ташлап качмагыз.

3.Ә хәзер без сезнең белән депутатлар булабыз. Аларның кемнәр икәнен беләсезме, нишли алар?

Закон чыгаралар.

Ә без нинди законнар чыгарырбыз?

Дуслык турында.

1 пар киңәшәсез һәм бер кагыйдә әйтәсез. Калган депутатлар бу кагыйдә белән килешсәгез, кул күтәрәсез.

Беренче законны мин тәкъдим итәм:

1. Дустыңа бәла килсә, ярдәм ит. Сез ризамы?

2. Кайгысын да, шатлыгын да уртаклаш.

3. Кимчелегеннән көлмә.

4. Киңәшен тыңла, үпкәләмә.

5.Алдама.

6.Ышан.

7.Сатма.

8.Үзеңә нинди мөнәсәбәт теләсәң, дустыңа да шундый мөнәсәбәттә бул. Һ.б.

Менә укучылар, без законнар кабул иттек. Хәзер безгә алар белән нишләргә инде?

Әйе, безгә аларны көндәлек тормышта үтәргә тырышырга кирәк.


4. Әңгәмә

-Дуслар кешегә кирәкме?

-Нигә кирәк? (дуслар белән күңелле)


5.-Дуслар турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

Тактага өч мәкаль язылган.

Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”

Дус кайгыда сынала”

Дуслыкны акчага сатып алып булмый”


Мин хәзер ситуацияләр сурәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

1 ситуация.

Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк.

( Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)

2 ситуация

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды.

(Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала”

3 ситуация

Дустың синең белән дөрес эшләмәде , әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте.

(Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый” )

Нәтиҗә.

Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала - гомерлек дуслары.

Рефлексия

Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?

Әңгәмәбезне җыр белән тәмамлыйбыз, кушылып җырлыйбыз.




Краткое описание документа:

Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы  якын булган өчен. Хәзер ,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала - гомерлек дуслары.

Автор
Дата добавления 22.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров398
Номер материала 146191
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх