I.
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
Максат:
дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру
|
-Исәнмесез,
укучылар! Кәефләрегез ничек?
1 слайд
Әйдәгез
бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.
Хәерле
көн миңа!
Хәерле
көн сиңа!
Хәерле
көн сезгә!
Хәерле
көн барыбызга да!
-Әйдәгез
укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде!
(Хәерле
көн, исәнмесез!)
-Рәхмәт
укучылар, утырыгыз!
|
КУУГ:
классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
|
II. Актуальләштерү.
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Максат:
элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
|
-Укучылар! Сезнең алдыгызда хәрефләр
ята( с,м,и,һ,е) Шул хәрефләрдән сүз төзергә. Бер хәреф артык булырга тиеш.
Кайсыгыз әйтә?(ИСЕМ)
2 слайд
-Әйе,
бүген безнең дәреснең темасы исем. Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга
нинди максат куярбыз икән?
(исем турында алган белемнәребезне
искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез)
-Без МОДЕЛЬ
ФРЕЙЕР структурасы
ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез.
|
ТБУУГ: төп билгеләрне
аерып күрсәтү
РУУГ:
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый
белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат:
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;
килеп
туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
|
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР
3 слайд
-Укучылар, сезнең өстәлдә һәр
кайсыгыз алдында кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә(Һәр
укучы мөстәкыйль эшли, укытучы күзәтә)
-
Вакыт чыкты укучылар. Ә хәзер олырак кәгазьне алып командада
эшлибез. Сезгә 2 минут. Башладык!
-
Рәхмәт укучыларым. Хәзер һәр командадан бер укучы бергә язганны
укый бара, калганнар өсти. Ә мин тактада сыйныф әйткәнне яза барам (кагыйдә,
характеристика, мисаллар, капма-каршы мисаллар)
-
Җавап бирәләр:
-
1 нче өстәл, №3
-
5 нче өстәл , № 2
-
4 нче өстәл , № 1 һ.б. (өстәмәләр булмаса икенче биремгә
күчәләр)
Укучылар нәтиҗә ясыйлар (укытучы
сораулар белән ярдәм итәргә мөмкин,
укучыларны мактарга, өстәмәләр бармы дип
сорап торырга)
|
ТБУУГ: танып
белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ:
кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ:
коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ:
үзмаксат кую
|
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
Максат:
укучыларның
алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.
|
-Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны һәм
мәкальне күчереп язабыз.
5 слайд
Егерме
алтынчы ноябрь.
Сыйныф
эше.
Тырышкан табар,ташка кадак кагар.
(мәкальне ничек
аңлауларын сораштыру)
1.Сүзлек
диктанты язып алабыз.
Һөнәр,
К(к)азан,аккош, шигырь, озынборын,хезмәтче, әни, хатын-кыз, каен җиләге.
-
Без
нинди сүзләр яздык?
(Көтелгән
җаваплар:
исемнәр)
-
Ә
нинди исемнәр?
( Көтелгән җаваплар: кушма, тезмә, парлы,
ясалма, тамыр)
6 слайд
Укучылар,
нинди сүзне язганда авырлыкка очрадыгыз?
( Көтелгән җавап: казан
сүзе)
-
Әйтегез
әле, бу сүз турында сез нәрсә беләсез,бергә тикшереп, уйлап карыйк, сезнең фикерләрне
тыңлыйк. (Укучылар фикере тыңланыла)
-
Әйе,
казан сүзен ике мәгънәдә аңлап була: учакта, мичтә ашарга пешерә торган савыт
һәм шәһәр исеме.
7 слайд
-Ә хәзер
экранга карап тикшерик.(Экранда сүзләрне күрсәтү, тикшерү)
-Кемнең
хатасы гел юк? (мактау)
-
-
Сез
ничек язсагыз да хаталы түгел. Афәрин!
-
Сүзләрне
группаларга бүлеп тә алыйк инде:
8 слайд
Кушма:аккош,
озынборын.
Парлы:хатын-кыз.
Тамыр:һөнәр,
шигырь, әни.
Тезмә:каен
җиләге.
Ясалма: хезмәтче
2.Әйтегезче, авыр сүздән кала
сезгә бәлки ошаган сүз дә бардыр?
(Көтелгән җаваплар: әни.)
9 слайд
Әниләр бәйрәме, аларны
хөрмәтләү турында берничә җөмлә. Шигырь белүчеләрдән 1-2 укучыны тыңлау)
3.Дәреслек
белән эш. 111 күнегүне язу. 1 укучы тактада ярларда сүзенә морфологик
анализ ясый (Үзе яза һәм аңлата) (сүз төзелеше
буенча тикшерергә дә була)
10слайд
3.Тест эшләү.(һәрберсенә тест
таратыла һәм № 4 җыеп бирә)
Вакыт калса Баскыч уены.Темалары: Гаилә,
Кеше исемнәре,җиләк җимеш, хайваннар исеме, кошлар исеме, чәчәк исеме, яшелчә
исеме.
|
РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ:
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
УУГ: ,
тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат
туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү
|
VI.
Рефлексия.
Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат:
дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең
әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
|
11слайд
-Укучылар,
алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә
авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
-
Үзбәя бирү.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта
иптәшләремә дә булыша алам.
• Әйбәт
эшлим, материалны аңладым.
• Әйбәт
эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
|
ШУУГ: үз
уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ:логик
фикерләү чылбырын булдыру
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:укытучыны
тыңлау, сораулар бирү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.