Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Конспект урока по татарскому языку на тему:
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект урока по татарскому языку на тему:

библиотека
материалов

ТЕМА: Җыю саны.

МАКСАТ : 1) Җыю саны турында төшенчә бирү.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, , диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

3) Татар теленә карата ихтирам тәрбияләү,матур язу күнекмәсен үстерү.


Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.


КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- ТИК - ТЭК – ТОУ,

- ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.



Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып җыю саны белән танышырбыз һәм сан турында алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2. Актуальләштерү:

- Өй эшенә сезгә чама саны темасы буенча сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызның җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап, җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда бастык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

  • Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенча.

  • Башка сүзләр өстәргә ярый.

  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.

  • Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырырга тырышасыз яки язасыз.

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә, вакыт китте .

4. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

Молодцы, дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,атна көнен язып куябыз ,сыйныф эше.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

5. Йомгаклау:

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Җыю санын кулланып җөмләләр язып килергә.

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Укучылар бүгенге дәрестә нинди сан төркемчәсен өйрәндек?

- Кем миңа санның барлык төркемчәләрен санап чыга ала?

- Саннар ни өчен кирәк?

Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз.

Краткое описание документа:

Тема: ҖЫЮ САНЫ.

 МАКСАТ : 1) Җыю саны турында төшенчә бирү.

                     2)Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                ,      диалогик,  монологик  сөйләмне  үстерү.

                3) Татар теленә карата ихтирам тәрбияләү,матур язу күнекмәсен үстерү.

 

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

 

       КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- ТИК - ТЭК – ТОУ,

-  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

 

 

 

Автор
Дата добавления 01.12.2014
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров279
Номер материала 165401
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх