Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку на тему "Аергыч" (6 класс, русскоязычная группа)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Конспект урока по татарскому языку на тему "Аергыч" (6 класс, русскоязычная группа)

библиотека
материалов

Тема: Аергыч. (6 нчы сыйныф рус төркеме)

Максат: 1.Укучыларга аергыч турында гомуми теоретик белем бирү һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

2. “Хайваннар” темасы буенча өйрәнгәннәрне билгеле бер системага салу, алган белемнәрне ныгыту, практик куллана белү күнекмәләре бирү.

3. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйльлелеккә өйрәтү.

4. Укучыларда табигатькә һәм хайваннарга игътибар һәм кадерләү хисләре тәрбияләү.

Метод. Яңа материалны аңлату, алган белемнәрне камилләштерү, фикер алышу, сорау-җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: “Җөмлә кисәкләре” дигән таблица, кыргый һәм йорт хайваннары рәсемнәре.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.

1. Дәресне башлау, исәнләшү.

2. Укучылар белән әңгәмә:

II. Өй эшен тикшерү.

III. Актуальләштерү.

1.Таблица ярдәмендә җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү һәм рус теле белән чагыштыру.

Кыргый һәм йорт хайваннарын рәсемнәр ярдәмендә искә төшерү.

2.Диалогик сөйләмне үстерү.

IV. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

V. Матур язу.

VI. Яңа тема өстендә эш.

1.Укытучының таблица һәм рус теле белән чагыштыру ярдәмендә аергыч турында яңа теманы аңлатуы.

2. Русчадан татарчага җөмләләрне тәрҗемә итеп язу, ике телдә дә таблицадагы сорауларга җавап бирүче сүзләрне табу һәм аергычларның астына сызып тикшерү.

3. Нәтиҗә ясау һәм русча кагыйдә әйтү.

4. Физкультпауза.

5. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.

А). Мөстәкыйль эш.

Ә). Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрне алмашып тикшерү һәм бәяләү.

Б). 4 нче күнегү.

VII. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

VIII. Дәресне йомгаклау.

1. Рефлексия.

2. Укытучының җавапларны йомгаклавы, билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.




Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

1. Дәресне башлау, исәнләшү.

2. Укучылар белән әңгәмә:

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәрестә барлыгы ничә укучы?

- Бүген ничәнче февраль?

- Атнаның нинди көне?

- Ә иртәгә нинди көн була?

- Көн җылымы, суыкмы? (көн суык)

- Ни өчен суык? (чөнки урамда кыш. Кыш көне суык була)

- Хәзер нинди дәрес?

- Хәзер ничәнче дәрес?

- Өй эше нәрсә бирелгән иде?

  1. Өй эшен тикшерү: Кирәкле сүзләрне сайлап, җөмләләрне күчереп язарга кирәк иде. Һәр укучының үзе яраткан ел фасылы турында хикәя килеп чыккан. (3-4 укучы чиратлап укыйлар. Укытучы бәяли). Дәфтәрләр җыеп алына һәм яңалары таратыла.

  2. Актуальләштерү.

hello_html_6ca503f3.gifhello_html_m394c2bbb.gif1

Баш кисәкләр

Иярчен кисәкләр

hello_html_25e1f536.gifhello_html_25e1f536.gifhello_html_m60767533.gif. Таблица ярдәмендә җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү һәм рус теле белән чагыштыру. hello_html_m65dbf834.gif







Сораулар:

- Узган дәрестә без нинди тема өйрәндек?

(Җөмлә кисәкләре.)

- Җөмләнең нинди кисәкләрен беләсез?

(Баш һәм иярчен кисәкләрен беләбез.)

- Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?

(Ия, хәбәр җөмләнең баш кисәкләре дип атала.)

- Ия нинди сорауларга җавап бирә?

- Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?

- Рус телендә нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

(Определение, дополнение, обстоятельство).

- Укучылар алдагы дәрес материалын яхшы үзләштергәнсез. (Укытучы җавап биргән укучыларны бәяли).

2. Кыргый һәм йорт хайваннарын рәсемнәр ярдәмендә искә төшерү.


Хайваннар


йорт хайваннары


Кыргый хайваннар


ат


аю


сыер


бүре


сарык


төлке

колын


юлбарыс


бозау


кабан дуңгызы



3. Диалогик сөйләмне үстерү.

А). - Укучылар, хәзер дәреслектәге 1 нче күнегүне табыгыз. Кирәкле репликаларны куеп, әлеге хайваннар турында сөйләшеп алыйк.

(Парлап эшләү. Һәр парга 1әр җөмлә. Башта киңәшләшеп җавап репликаны әзерлиләр һәм чиратлап укыйлар).

- Татарстан урманнарында нинди хайваннар яши?

- ....

- Пошилар күпме?

- ....

- Алар куркынычмы?

- ....

- Кабан дуңгызлары бармы?

- ....

Б) - 2 нче күнегүдә, киресенчә, сорау репликасын куеп, диалоглар төзергә.

- ... ?

- Дөя чүлдә яши.

- ... ?

- Юлбарыс – бик көчле хайван.

- ... ?

- Без быел җәй диңгездә ял иттек.

- ... ?

- Татарстан аша дүрт елга ага.

- ... ?

- Мин җәйне яратам.

IV. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

- Бүген без дәрестә җөмләнең иярчен кисәге - определение – аергыч турында өйрәнербез, татарча хайваннар һәм табигать турында сөйләшербез, күнегүләр эшләрбез.

V. Матур язу.

- Дәфтәрләребезгә бүгенге датаны, матур язу күнегүен күчереп язабыз.

Алдан язып бетергән укучыларга өстәмә бирем: тәрҗемә итәргә.

дөя

чүл

юлбарыс

VI. Яңа тема өстендә эш.

1. Укытучының таблица һәм рус теле белән чагыштыру ярдәмендә аергыч турында яңа теманы аңлатуы.

- Укучылар, рус телендә определение нинди сорауларга җавап бирә?

Аергыч – определение


Нинди? – Какой? Какая? Какое?

Кайсы? – который?

Ничә? – сколько?

Ничәнче? – какой по счету?


2. Русчадан татарчага җөмләләрне тәрҗемә итеп язу, ике телдә дә таблицадагы сорауларга җавап бирүче сүзләрне табу һәм аергычларның астына сызып тикшерү.

В наших лесах живут хитрые лисы. – Безнең урманнарда хәйләкәр төлкеләр яши.

Мой папа увидел большого лося. – Минем әтием зур поши күргән.

Волк – страшный зверь. – Бүре – куркыныч җәнлек.

Сегодня в Казани пасмурная погода. – Бүген Казанда болытлы көн.

Кончились веселые зимние каникулы. – Күңелле кышкы каникуллар бетте.

В классе одиннадцать мальчиков. – Сыйныфта унбер малай.

Сейчас третий урок. – Хәзер өченче дәрес.

3. Нәтиҗә ясау һәм русча кагыйдә әйтү: В татарском языке определение, как и в русском языке, отвечает на вопросы: какой? какая? какое? – нинди?, который? – кайсы?, сколько? – ничә?, какой по счету? – ничәнче?

4. Физкультпауза.

Яңа мәктәп дүрт катлы,

Мәктәп зур, мәктәп матур.

Тәрәзәләре биек,

Иркен һәм якты, гел нур.

5. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.

А). Мөстәкыйль эш. 3 нче күнегү - Күп нокталар урынына тиешле саннарны куеп языгыз һәм аергычларның астына сызыгыз.

Гыйнварда ... көн.

Февральдә ... көн.

Мартта ... көн.

Апрельдә ... көн.

Ноябрьдә ... көн.

Ә). Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрне алмашып тикшерү һәм бәяләү.

Б). 4 нче күнегү - Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз һәм аергычларның астына сызыгыз.

Табигать, ямьле, була, язгы.

Башланды, көзге, яңгырлар.

Җитә, язгы, каникуллар.

Быел, эссе, көннәр, җәйге, булды, бик.

VII. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

8 нче күнегү – Терәк сүзләрдән файдаланып, җөмләләрдә төшеп калган аергычларны куеп укыгыз һәм сораулар куегыз.

... кыш җитте. ... кар яуды. ... җәнлекләр качтылар.

Терәк сүзләр: салкын, кыргый, ак.

(Эшләп бетергәч, күнегүне бергәләп тикшерү).


VIII. Дәресне йомгаклау.

1. Рефлексия.

- Укучылар, бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез, ә кәефләрегез ничек?

- Нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

- (Җөмлә кисәге - аергыч).

- Аергыч нинди сорауларга җавап бирә?

- Рус телендәге определениедан аерыламы?

- Син бүген дәрестә үзеңне мактый аласыңмы? Ни өчен? Ә укытучыны?

2. Укытучы укучыларның җавапларын йомгаклый, билгеләр куя.

3. Өй эше: 9 нчы күнегү.

I вариант – төрле хайваннар турында аергычлар кулланып, 4-5 җөмлә төзеп язарга;

II вариант - “Зоопаркта” хикәясен дәвам итеп язарга.




Краткое описание документа:

Тема:Аергыч.(6 нчы сыйныф рус төркеме)

Максат:1.Укучыларга аергыч турында гомуми теоретик белем бирү һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

               2. “Хайваннар” темасы буенча өйрәнгәннәрне билгеле бер системага салу, алган белемнәрне ныгыту, практик куллана белү күнекмәләре бирү.

               3. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйльлелеккә өйрәтү.

               4. Укучыларда табигатькә һәм хайваннарга игътибар һәм кадерләү хисләре тәрбияләү.

Метод.  Яңа материалны аңлату, алган белемнәрне камилләштерү, фикер алышу, сорау-җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: “Җөмлә кисәкләре” дигән таблица, кыргый һәм йорт хайваннары рәсемнәре.

Дәрес планы.

I.                  Оештыру өлеше.

         1. Дәресне башлау, исәнләшү.

         2. Укучылар белән әңгәмә:

     II.  Өй эшен тикшерү.

     III. Актуальләштерү.

       1.Таблица ярдәмендә җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү һәм рус теле белән чагыштыру.

Кыргый һәм йорт хайваннарын рәсемнәр ярдәмендә искә төшерү.

         2.Диалогик сөйләмне үстерү.

     IV. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

     V. Матур язу.

     VI. Яңа тема өстендә эш.

         1.Укытучының таблица һәм рус теле белән чагыштыру ярдәмендә аергыч турында яңа теманы аңлатуы.

         2. Русчадан татарчага җөмләләрне тәрҗемә итеп язу, ике телдә дә таблицадагы сорауларга җавап бирүче сүзләрне табу һәм аергычларның астына сызып тикшерү.

         3. Нәтиҗә ясау һәм русча кагыйдә әйтү.

         4. Физкультпауза.

         5. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.

                   А). Мөстәкыйль эш.

                   Ә). Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрне алмашып тикшерү һәм бәяләү.

                   Б). 4 нче күнегү.

     VII. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

     VIII. Дәресне йомгаклау.

     1. Рефлексия.

     2. Укытучының җавапларны йомгаклавы, билгеләр кую.

       3.  Өй эшебирү.

 

 

 

Автор
Дата добавления 18.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров604
Номер материала 130865
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх