Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку на тему "Кушма һәм парлы сүзләр"(3 сыйныф)

Конспект урока по татарскому языку на тему "Кушма һәм парлы сүзләр"(3 сыйныф)



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:












Кушма һәм парлы сүзләр.


(3 класс өчен татар теле дәресе эшкәртмәсе,теманы ныгыту дәресе)



























Тема. Кушма һәм парлы сүзләр.


Максат. Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.

Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә

ясый белүләренә ирешү.


Материал. А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 класс( дәреслек 1-4 кл.)

Мәгариф” журналы №8 2000, №3 2000, №3 2001

А.Х.Нуриева “Татар теленнән дидактик материаллар”- 3 класс


Җиһазлау. Таблица- “Кушма һәм парлы сүзләр”

Тест биремнәре (аерым битләрдә)

Индивидуаль карточкалар (кушма сүзләр)

Татар теленең орфографик сүзлеге


Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Язганда дөрес утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.


2.Матур язу күнегүләре.

Баш һәм юл Җ җ хәрефләре, сүзләр: җиләк, җир- су, җиз, җилкән.

Мәкальләр:

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

Җәяүлегә янчык та авыр.


3.Актуальләштерү.

- Безнең халыкта “ Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар” дигән мәкаль бар.

Әйдәгез, хәзер узган дәрестә алган белемнәрне искә төшереп китик әле. Кемнең белемлерәк икәнен тикшерербез. Нәтиҗәләрне таблицага язып барырбыз.

Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм. Җавабын тапкан укучы карточкадагы сүзләрдән җавап сүзен төзи. Икенче укучы ул сүзнең ничек ясалуын һәм дөрес язылышын аңлата.

Табышмак әйтәм” уены.

А)Ятса- таш,

Якса- утын.( ташкүмер)

Б)Үзе күренми, үзе сызгыра,

Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.( җил- давыл)

В)Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш)

Г)Су өстендә сары май.( төнбоек)

Д) Төнлә очарга ярата,

Көндез очмый, йокыга ята.( ярканат)

Е)Кечкенә генә өй,

Эче тулы көй. ( радиоалгыч)


Кушма һәм парлы сүзләрнең кагыйдәләрен искә төшерү.

Кагыйдә.

Ике сүз кушылып ясалган сүз кушма сүз дип атала: төнбоек, оекбаш, озынборын, башкала.

Кушма сүзләр һәрвакыт бергә языла.

Бер төшенчә белдерү өчен, ике сүздән парлы сүз ясала:җир-су, ата-ана, әйләнә-тирә, биш-алты, явым-төшем. Парлы сүзләр сызыкча аша языла.


4. Дәреслек буенча эшләү.

92 нче күнегү,48 бит.

Күнегүне башта эчтән, аннары язып эшләргә.

5. Рус теленнән кергән кушма һәм парлы сүзләр белән таныштыру( таблица буенча), нәтиҗә ясату.

Пароход, теплоход, самовар,самолёт, автовокзал, автозавод,автомашина, километр, сантиметр, килограмм

6. Физкультминутка.


Ишкәк ишә ишкәкче,

Иделләргә җитмәкче.

Агымсуга каршы барып,

Дулкыннарны җиңмәкче.

Кояш елмая күктә,

Су өсте җем-җем итә.

Ишкәк ишү, суда йөзү

Беләкне көчле итә.


7. “Кем күбрәк сүз ясар?” уены.

Ике командага бүленү. Һәр укучы, бирелгән сүзләрнең берсен сайлап, кушма һәм парлы сүзләр ясый.Сайланган сүзләрнең өч-дүртен кулланып, җөмләләр төзеп язарга.

8. 93 енче күнегү. “Татар теленең орфографик сүзлеге”ннән һ хәрефеннән башланган ун кушма сүз сайлап язарга.

Һичбер, һичбере,һичберәү,һичвакыт, һичкайда, һичкайсы, һичкайчан, һичкая, һичкем,һичнинди.

9. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, күчереп язарга.( Текст тактага язылган)

... боткасы тәмле һәм туклыклы була.

Кукуруз силосын ... һәм .... яратып ашый.

Укучы ... һәм.... үзен тәртипле тотарга тиеш.

8 енче Март- ...... көне.

Белешмә өчен сүзләр: халыкара, каз- үрдәк, карабодай, мал- туар, хатын- кызлар, урып- җыюны, һәрвакыт, һәркайда.


10. Тест эшләү. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:

1-в. 2-в.

А) кар мәктәп

Б) эшче балыкчы

В) бакчага урманга

Г) аккош ташкүмер


2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап:

А) дәреслек китап

Б) китап класс

В) кешене әнигә

Г) балыкчы тимерче

3. Тамырдан гына торган сүзне тап:

А) очучы кибетче

Б) йорт куян

В) бәйрәмдә дәфтәрдә

Г) укучы укучы

4. Төлке ( бүре) сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А) –дан - дан

Б) -дән -дән

В) – тан -тан

Г) –тән -тән

5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?

А) унтугыз унбиш

Б) савыт- саба бала- чага

В) сазлык агачлык

Г) авыл шәһәр

6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

А) төньяк көньяк

Б) дәреслек башлык

В) укытучы укытучы

Г) җиләк- җимеш мал- туар


11. Дәрескә йомгак ясау.

- Кушма сүзләр ничек ясала?

- Алар ничек языла?

- Нәрсә ул парлы сүз?

- Парлы сүз ничек языла? (Сорауларга җавап бирү)


12.Өйгә эш.

1) 95енче күнегү. Бирелгән сүзләрне, таблица ясап, төркемләп язарга.

2) Кушма һәм парлы сүзләр кергән 6 мәкаль язып килергә.


Укучыларның дәрестә катнашуларыннан чыгып, белемнәре бәяләнә.


Теманы үткәндә куллану өчен уеннар


  1. Кушма сүзләр” уены.

Татар телендә кушма сүзләр күп.

Юлбашчы аккош көнчыгыш ташбака

Чуерташ билбау көнбатыш гөлҗимеш

Өчпочмак бозваткыч Актырнак озынборын

Табагач сабантуй Караборын Алмачуар һ.б.


Икәү уйный. Берсе сүзнең беренче кисәген әйтә, шул сүз язылган карточканы өстәлгә куя. Икенчесе кушма сүз итеп тәмамларга тиеш. Әйтик, беренче укучы чуер дип куйса, икенчесе таш сүзе язылган карточканы куя да чуерташ дип укый. Таш сүзе куелса, җавап бака була һәм ташбака дип укыла. Кушма сүз төзегән һәм аны укыган укучыга жетон бирелә. Ялгышса, бирелми. Хәзер икенче укучы бер сүз куя. Сүзнең икенче кисәге дә куела ала: батыш(көн). Бу очракта көн сүзен алга куярга кирәк (көнбатыш). Язып уйнарга да мөмкин.


  1. Сүзләр чылбыры” уены.

Укучылар гөл сүзеннән кушма сүзләр төзеп язалар. Кемнең чылбыры озынрак, шул җиңүче була. Мәсәлән: Гөлүсә, Гөлнар, Гөлнара, гөлбикә, Гөлниса, Гөлзәйнәп, Гөлбану, Гөлхәбирә, Гөлҗәүһәр, Гөлназирә,....


  1. Эстафета” уены.

Һәр рәттән берничә укучы чакырыла. Алар такта янына ике колоннага бүленеп басалар. Һәр колоннаның беренче булып басып торучыларына берәр сүз (мәсәлән: таш һәм баш сүзләре) язылган карточкалар бирү. Бу сүзләр нинди кушма сүзләр составында бар? дигән сорау бирү һәм шул сүзләрне кертеп, кушма сүзләр төзеп язарга кушу.

Үрнәк:

Тукранбаш ташкүмер

Оекбаш таштугай

Кулбаш ташбаш

Тузбаш ташбака

Башкала ташаяк

Алданрак язып тәмамлаган төркем җиңүче була.

  1. Табышмак әйтәм “ уены.

  • Юлда чуерташы бар,

Дүрт аягы, башы бар. (ташбака)

  • Яшел сабак, эче ак,

Сабак өстендә табак;

Табагында- кибетләр,

Кибетләрдә егетләр. (көнбагыш)

  • Өстән тишек, астан тишек,

Уртасында ут та су. (самовар)

  • Дилбегә юк, йөгән юк;

Камыт кирәк дигән юк;

Кара айгырны җиктеләр,

Утырдылар киттеләр. (тепловоз)

  • Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара, юлы юк. (самолет)

  • Минем ике канатым бар-

Ике көмеш атым бар,

Йөгәнсез дә иярсез,

Чапсалар күз иярми. (тимераяк)

  • Үзе йөри, өе- сыртында,

Мөгезе бар- сөзә алмый. (әкәм- төкәм)

  1. Кем дөрес яза һәм алдан бетерә?”

Ал+ япкыч, шәл+ яулык, бер+ юлы, йөз+ яфрак, дөн+я, көн+як, кул+яулык, төн+як, өч+яклы, һәр+яклап, Таш+елга, Кызыл+яр, Ях+я, Дүрт+яклы, тигез+ янлы.

Кушу билгеләре урынына ъ, ь билгеләрен дөрес куеп, алдан язып бетерүче җиңә.

  1. Оя” уены.

Тактага ике, икеле-микеле, икеләнү, икенче, икееллык, икешәр, ике атналык, икеләнмичә, ике-өч, икәүдән-икәү, икәүләп, йөзгеч, йөзүче, йөзенче, йөзәләр, йөзләп, йөзү, йөз, кушма, кушбаш, кушучлап, кушымча, кушылдык, очкыч, очыргыч, очлайган, очучы, очла сүзләре язылган карточкалар беркетә. Такта янына берничә укучыны чакыра, ул сүзләрне “тамырдаш сүзләр”, “кушма сүзләр” “парлы сүзләр” дигән ояларга тутырырга куша.

Бу карточкадагы биремнәрне берничә дәрескә бүлеп файдаланырга мөмкин.























1-вариант.

1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:

А) кар

Б) эшче

В) бакчага

Г) аккош

2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап:

А) дәреслек

Б) китап

В) кешене

Г) балыкчы

3. Тамырдан гына торган сүзне тап:

А) очучы

Б) йорт

В) бәйрәмдә

Г) укучы

4. Төлке сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А) –дан

Б) -дән

В) – тан

Г) –тән

5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?

А) унтугыз

Б) савыт- саба

В) сазлык

Г) авыл

6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

А) төньяк

Б) дәреслек

В) укытучы

Г) җиләк- җимеш

















2-вариант.

1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:

А) мәктәп

Б) балыкчы

В) урманга

Г)ташкүмер


2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап:

А) китап

Б) класс

В) әнигә

Г) тимерче

3. Тамырдан гына торган сүзне тап:

А) кибетче

Б) куян

В) дәфтәрдә

Г) укучы

4. Бүре сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А) - дан

Б) -дән

В) -тан

Г) -тән

5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?

А) унбиш

Б) бала- чага

В) агачлык

Г) шәһәр

6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

А) көньяк

Б) башлык

В) укытучы

Г) мал- туар


















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Тема. Кушма һәм парлы сүзләр.

 

Максат. Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.

              Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә

              ясый белүләренә ирешү.

 

Материал. А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 класс( дәреслек 1-4 кл.)

                  “Мәгариф” журналы №8 2000, №3 2000, №3 2001

                   А.Х.Нуриева “Татар теленнән дидактик материаллар”- 3 класс

 

Җиһазлау. Таблица- “Кушма һәм парлы сүзләр”  

                   Тест биремнәре (аерым битләрдә)

                   Индивидуаль карточкалар (кушма сүзләр)

                   Татар теленең орфографик сүзлеге

 

 

Автор
Дата добавления 30.03.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров340
Номер материала 466849
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх