188037
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеКонспектыКонспект урока по татарской литературе по теме "С.Хәкимнең тормыш юлы. "Әнкәй" шигыре" (9 класс)

Конспект урока по татарской литературе по теме "С.Хәкимнең тормыш юлы. "Әнкәй" шигыре" (9 класс)

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Тема: С.Хәкимнең тормыш юлы. “Әнкәй” шигыре

Максат:

1. Укучыларны С.Хәким иҗаты белән таныштыру;

2. Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын, һәм сөйләм телен үстерү.

3. ”Әнкәй” шигырьләрен укып анализлау.

4. Балаларда ӘНКӘЙләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, сайланма әсәрләр, төрле елларда чыккан китаплары; презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

- Татар телен, дәүләт телен

- Өйрәнергә дип килдек.

Дежур укучы белән әңгәмә.

Өй эшен тикшерү.

Укучылар вәзирләрнең егеткә биргән мәсьәләрен сәхнәләштерәләр.

Укытучы. Укучылар, үткән дәрестә без нинди әкият белән таныштык?

Укучылар. “Зирәк карт”

Укытучы. Әкият буенча сорауларга җавап бирегез?

  1. Патша картларга карата нинди карашта булган?

  2. Егет әтисен нигә яшереп саклый?

  3. Вәзирләрнең егеткә ни өчен ачулары килә?

  4. Егетнең әтисе нинди була?

  5. Патша нинди карарга килә?

  1. Дәреснең төп өлеше

Укытучы. Җырны тыңлагыз әле.

Укучылар “Әнкәмнең догалары” җырын тыңлыйлар.

Укытучы. Җыр кем турында?

Укучылар. Әниләр турында.

Укытучы. Һәр милләт язучылары әниләргә багышланган шигырьләр, әсәрләр иҗат итәләр, чөнки “Әни” – дөньяда иң изге кеше. Без бүген сезнең белән татар халык язучысы Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм аның “Әнкәй” шигыре белән танышып үтәрбез.

Дәрес телдән журнал формасында булыр. Сез дәфтәрегезне ачып яза барырсыз. Әйдәгез журналның беренче битен ачыйк.

 

1 нче бит. БАЛАЧАК МИЗГЕЛЕ.

Яратам мин авыл кешесенең

Матур итеп әкият сөйләвен.

Әкият кебек матур Казан арты.

Балачагым үткән жирләрем.

- 1911 елның 4 нче декабрендә Әтнә районы Күлле-Киме авылында бер малай туа. Аңа Сибгат дип исем кушалар.

Әтисе-Таҗи абзый- балта остасы, әнисе Газзә апа туры сүзле, кешегә ярдәмчел хатын була. Сибгатнең бала-чагы бик авыр елларга туры килә.

2 нче бит. БЕРЕНЧЕ ИЖАТ ЭЗЛӘРЕ.

1931 нче елны С.Хәким пединститутның рабфагына укырга керә. Аннан татар теле hәм әдәбияты бүлегенә күчә. 1937 нче елны институтны тәмамлый. 1938 нче елны беренче жыентыгы басыла. «Беренче жырлар» дип атала. Тиздән «Пар ат» поэмасы туа. Г.Тукайны «пар аты» Казанга алып килсә, С.Хәкимне авылына алып кайта.

Авыруыма врач кирәк түгел.

Йөрәгемнең беләм дәвасын.

Һәр ел саен кайтып иснәп киләм

Авылыбызның чиста hавасын.

- Авыл табигате аның ижатында зур урын алып тора. Шуңа күрә аны лирик шагыйрь дип атыйлар. (Лирика-кешенең хис кичерешләрен , уйларын шигырьгә салу.)

«Сусау» шигыре белән танышып китик. (укучы укый.)

Туган якның зәңгәр, тыныч күген явыз болыт каплый. Дошман илебезгә үтеп керә. (магнитафоннан сугыш турында жыр яңгырый («Вставай страна…»)

3 нче бит. ДӘhШӘТЛЕ ФРОНТ ЮЛЛАРЫ.

Онытылмаслык итеп кыйнадык без

Егетләре Казан артының

Кер төшмәсен барыр юлларыңа

Намусына татар халкының.

Сугыш С.Хәким дә читләп үтми. Ул 1941нче елны сугышка китә. Взвод, рота командиры була. Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша. Батарлыгы өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Шагыйрьнең исән калуы Мөршидә ханым һәм әнисе Газзә апа тырышлыгы белән дип әйтсәк ялгышмабыз.

4 нче бит. ӘНИ- ҖИРДӘ ИҢ ГАЗИЗ КЕШЕ.

Әнкәйләр темасына эпиграф

Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда! ( Һ.Такташ.)

1) С.Хәким үз әнисен бик яраткан, хөрмәт иткән. Шушы шигырьне укып китик әле:

Туры Газзә диләр иде аны,

Кем үз зарын аңа түкмәде,

Әмма бер дә җене сөйми иде

Гайбәтне һәм юк-барны.

- Шагыйрьнең әнисе кем исемле?

- Нинди кеше булган ул?

С.Хәкимнең әниләргә багышлап язылган шигырьләре бик күп. Дәреслекләрне ачыйк, 93нче бит. «Әнкәй» шигырен укыйк.

Укытучы. С.Хәким сурәтләгән ана образы нинди?

- ...

Укытучы. Ана үз баласына нинди теләкләр тели?

Укучылар. Ана үз баласына изге теләкләр тели.

Укытучы. Кое, чишмә сүзләре безнең тормышыбызда нинди роль уйный ?

Укучылар. Кое, чишмә сүзләре безнең тормышта яшәү ролен уйный.

Укытучы. Тулы чиләкләр белән очрау татар халкында нинди мәгънәне белдерә?

Укучылар. Тулы чиләкләр белән очрату татар халкында юлың уңуын белдерә.

Укытучы. Димәк, шагыйрьнең әнисе яхшылык кына теләүче изге кеше булып күз алдына килә.

2) Укытучы. Тексттан мәкаль булган җөмләне табабыз, аңлатабыз.

Укучылар. Бала күңеле далада, чөнки ... .

3) Укытучы. Әниләрегез турында сөйләгез әле.

Укучылар әниләре турында сөйлиләр.

5 нче бит. КҮҢЕЛЕМ ШАГЫЙРЬ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘ.

- С.Хәким дә бик күпләр шикелле иҗатын төгәлли алмады. Әмма язылган кадәре дә аны шагыйрь итеп танытты.Ул Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендә премия лауреаты. Каләмдәшләре аның турында бик күп җылы сүзләр язганнар:

Тәүге җырың да, соңгы җырың да

Халык турында, Тукай турында.

Халкың да синең рухыңны саклар,

Түбән төшерми, биек урында.

(И.Юзеев)

6нчы бит. Викторина сораулары.

1. Халкыбызның яраткан шагыйре туган елны һәм төбәкне атагыз.( Әтнә районы Күлле-Киме авылы, 1911нче елның 4нче декабре.)

2. Ул Казанга кайчан килә һәм кая укырга керә?

(1931нче елны рабфакка.)

3.Кайсы елда нинди уку йортын тәмамлый?

(1937нче елда КДПИны.)

4.Нинди журналда әдәби хезмәткәр булып эшли?

(“Совет әдәбияты” хәзерге “Казан утлары”)

5.Курск тирәсендәге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен нинди орденга лаек була?(“Кызыл Йолдыз” ордены.)

III. Йомгаклау

Укытучы. Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

Дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйк.

«Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

З. Туфайлова

IV. Өй эше: күнегү 2 бит 93 ятларга

V. Билгеләр кую



Краткое описание документа:

Дәреснең максатлары:

1. Укучыларны С.Хәким иҗаты белән  таныштыру;

2. Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын,  һәм сөйләм телен үстерү.

3. ”Әнкәй” шигырьләрен укып   анализлау.

4. Балаларда ӘНКӘЙләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. 

   Җиһазлау: дәреслек, сайланма әсәрләр, төрле елларда  чыккан китаплары; презентация.

 Дәрес телдән журнал формасында:

1 нче бит.   БАЛАЧАК МИЗГЕЛЕ.

2 нче бит.  БЕРЕНЧЕ ИЖАТ ЭЗЛӘРЕ.

 

3 нче бит.  ДӘhШӘТЛЕ ФРОНТ ЮЛЛАРЫ.

 

4 нче  бит. ӘНИ- ҖИРДӘ ИҢ ГАЗИЗ КЕШЕ.

 

5 нче бит.       КҮҢЕЛЕМ ШАГЫЙРЬ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘ.

 

Общая информация

Номер материала: 134841

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс «Бухгалтерский учет»
Курс «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс повышение квалификации «Информационная этика и право»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.