Сабантуй (тексты)

Найдено 53 материала по теме

Конспект урока по татарской литературе на тему "Сабантуй" тексты". (6 класс, русскоязычная группа)

    DOCX

Предпросмотр материала:

Тема: “Сабантуй” тексты. (6 нчы сыйныф рус төркеме)

Максат:

1. Укучыларның лексик темага бәйле диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2. Татар халкының Сабантуй бәйрәме һәм аның йолалары белән таныштыру.

3. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, дөрес, аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

4. Республикада яшәүче халыкларның бер-берсенә хөрмәт, игътибар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, җыр тыңларга магнитофон, видеоролик, Сабантуй күренешләре белән ике рәсем, яңа сүзләр язылган такта.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.

1. Дәресне башлау, исәнләшү.

2. Укучылар белән әңгәмә:

II. Өй эшен тикшерү.

III. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

IV. Яңа тема өстендә эш.

  1. Фонетик зарядка ясау.

  2. Сабантуй турында видеоролик карап алу.

  3. Укытучының дәреслектәге “Сабантуй” текстын укуы.

  4. Сүзлек өстендә эш.

  5. Физкультпауза.

6. Дәреслектәге текст өстендә эш.

А). Дәреслектәге текстны сәнгатьле укырга өйрәнү.

Ә). Сорауларга җавап табып уку.

Б). Тәрҗемә итү күнегүләре.

V. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

VI. Дәресне йомгаклау.

1. Рефлексия.

2. Укытучы укучыларның җавапларын йомгаклый, билгеләр куя.

3. Өй эше: Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә, яңа сүзләрне үзләштерергә һәм сүзтезмәләр төзергә.



Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

1. Дәресне башлау, исәнләшү.

2. Укучылар белән әңгәмә:

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем .

- ... , син укучымы?

- Әйе, мин укучы.

- Син кайсы мәктәптә укыйсың?

- Мин … мәктәбендә укыйм.

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем … .

- Cезнең мәктәп кайда урнашкан?

- Безнең мәктәп урамында урнашкан.

- Мәктәп директорыгыз кем?

- Мәктәп директорыбыз .

- Сыйныф җитәкчегез кем?

- Сыйныф җитәкчебез .

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

1. Дәрескә мотивация тудыру. Дәрес әкрен генә “Сабантуй” җыры белән башланып китә.
2. Бүген без сезнең белән татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән саналган Сабантуй бәйрәме турында танышырбыз, текст укырбыз һәм аның турында сөйләшербез. Сез әзерме?

Шатлыклар күңелебездә.
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка
Сабантуй бүген бездә.


IV. Яңа тема өстендә эш.

  1. Фонетик зарядка:

А-ә, у-ү, о-ө, ы-э, и

Са-сә, су-сү, со-сө, сы-се, сый-си

ба-бә, бу-бү, бо-бө, бы-бе, бый-би

ка-кә, ку-кү, ко-кө, кы-ке, кый-ки

ка-ку-ко-кы-кый

кә-кү-кө-ке-ки

га-гу-го-гы-гый

гә-гү-гө-ге-ги

  1. Сабантуй турында видеоролик карап алу.

  2. Укытучының дәреслектәге “Сабантуй” текстын укуы.

  3. Сүзлек өстендә эш.

А). Рәсемнәрдән файдаланып укытучы аңлатуы һәм тактада язуы.

Ә). Укучылар сүзлекләренә язып баралар.

Алдан -

Башта –

Аннан соң -

Кулъяулык -

Ашъяулык -

Җыючы –

Батыр -

Чабыш -

Көрәш –

Ярыш –

Чүлмәк -

Чаба -

Көрәшә -

Бәйләнгән –

Вата -

Карап торучы -

Көлке –

Кыйммәтле -

Рәхәтләнеп –

Б). Укучыларның сүзләрне укуы.

В). Тактадагы сүзләрне чиратлап каплап, истә калдыру күнегүләре.

5. Физкультпауза.

Тиздән җәйге каникуллар,

Җәйге ялга китәбез.

Сабантуйда җиңәр өчен

Ныклап әзерләнәбез.
6. Дәреслектәге текст өстендә эш.

А). Дәреслектәге текстны сәнгатьле укырга өйрәнү:

- Эчтән уку.

- Кычкырып уку.

- Текстны чылбар буенча укыйлар һәм укытучы ярдәмендә тәрҗемә итәләр.


Ә). Сорауларга җавап табып уку:

- Текст нәрсә турында?

- Сабантуй нинди бәйрәм?

- Кемнәр бүләк җыялар?

- Хуҗалар нәрсәләр бирәләр?

- Сабантуй кайда була?

- Иң беренче нинди ярыш була?

- Кемнәр атларга атланалар?

- Батырга нәрсәләр бирәләр?

- Малайлар катыктан нәрсә эзли?

- Акчаны нәрсә белән алырга кирәк?

- Бабай нәрсә ватарга тырыша?

- Кемнәр рәхәтләнеп көлә?

Б). Тәрҗемә итү күнегүләре.

Укытучы русча әйткән җөмләләрне тексттан табып уку.

  • Сабантуй – большой праздник.

  • Сначала мальчики, парни собирают подарки?

  • Хозяева дают красивые платки, полотенца, скатерти.

  • Сабантуй на большой площади (майдане) бывает.

  • По сигналу на майдан скачут.

  • Победителю дарят самое красивое полотенце.

  • В середине майдана бывает борьба.

  • Ему дают барана, драгоценные подарки.

V. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
— Сабантуй бәйрәме Сезгә ошадымы? Әйдәгез, дәрестә өйрәнгәннәр буенча сөйләшеп алыйк.

(Укучылар бер-берсенә бер-икешәр сорау әзерлиләр, оештырып күрсәтәләр. Диалогик сөйләм тыңлана, хаталары төзәтелә һәм укытучы тарафыннан бәяләнә).

VI. Дәресне йомгаклау.

1. Рефлексия.

- Укучылар, бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез, ә кәефләрегез ничек?

- Нинди яңа текст укыдык?

- Сиңа бәйрәм ошадымы, ...?

- Ни өчен?

- Кайсы ярыш ошады?

- Сабантуйга рәхәтләнеп барырсыңмы?

- Сабантуй кайчан була?

2. Укытучы укучыларның җавапларын йомгаклый, билгеләр куя.

3. Өй эше: Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә, яңа сүзләрне үзләштерергә һәм сүзтезмәләр төзергә.







Краткое описание материала

Тема: “Сабантуй” тексты. (6 нчы сыйныф рус төркеме)

Максат:

1.Укучыларның лексик темага бәйле диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2. Татар халкының Сабантуй бәйрәме һәм аның йолалары белән таныштыру.

3. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, дөрес, аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

4. Республикада яшәүче халыкларның бер-берсенә хөрмәт, игътибар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, җыр тыңларга магнитофон, видеоролик, Сабантуй күренешләре белән ике рәсем, яңа сүзләр язылган такта.

                           

Дәрес планы.

     

I.                      Оештыру өлеше.

         1. Дәресне башлау, исәнләшү.

         2. Укучылар белән әңгәмә:

     II.  Өй эшен тикшерү.

     III. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

     IV. Яңа тема өстендә эш.

1.     Фонетик зарядка ясау.

2.      Сабантуй турында видеоролик карап алу.

3.     Укытучының дәреслектәге “Сабантуй” текстын укуы.

4.     Сүзлек өстендә эш.

5.     Физкультпауза.

6.   Дәреслектәге текст өстендә эш.

А). Дәреслектәге текстны сәнгатьле укырга өйрәнү.

Ә). Сорауларга җавап табып уку.

Б). Тәрҗемә итү күнегүләре.

V. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

VI. Дәресне йомгаклау.

         1. Рефлексия.

     2. Укытучы  укучыларның җавапларын йомгаклый, билгеләр куя.

       3. Өй эше: Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә, яңа сүзләрне үзләштерергә һәм сүзтезмәләр төзергә.

 

 

Конспект урока по татарской литературе на тему "Сабантуй" тексты". (6 класс, русскоязычная группа)

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Усманова Нурфия Сулеймановна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 47842
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 25
  • 47842
    просмотров
  • 25
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Категория/учёная степень: Первая категория

Место работы: МБОУ "Гимназия №9" Московского района г.Казани

Цель моей деятельности – формирование у младших школьников учебной деятельности как желания и умения учиться, развитие познавательных интересов и формирование общих способностей, эрудиции в соответствии с индивидуальными особенностями и возможностями каждого ребёнка на основе его субъективного опыта.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Нурфия Сулеймановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: