Инфоурок Другое КонспектыКонспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен"

Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен"

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Рэвеш турында тошенчә.docx

 Рәвеш турында төшенчә

1. Исәнләшү, танышу. Уңай халәт тудыру.

 -Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Телим бөтенегезгә дә.

-Утырыгыз, укучылар.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Укучылар, барыгыз да дәрескә әзерме?Дәрескә кирәкле әсбапларыгыз бармы? (Әйе).

-Исәнләштек, хәл белештек,

Елмаештык, көлештек.

Яхшы кәеф белән менә

Без дәрескә керештек.

-Укучылар, тактага күз салыгыз әле. Сез нинди җөмлә күрәсез? Укып китегез эле?

-Әни кайтты.

-Әйдәгез хәзер бу җөмләне без киңәйтеп әйтеп карыйк әле. Әни (кайдан?) кайтты? – Әни кибеттән кайтты.

-Әни (кайчан?) кайты? – Әни кич кайтты.

-Әни (ничек?) кайтты? –Әни арып кайтты.

-Ярый, булдырдыгыз. Хәзер икенче җөмлә белән дә эшлэп карыйк әле.

-Кишер тишелде. Бу җөмләне дә тулыландырыйк.

-Кишер (ничек?) тишелде? – Кишер сирәк тишелде

-Кишер (кайчан?) тишелде? – Кишер язын тишелде

-Кишер (кайда?) тишелде? – Бакчада кишер тишелде.

-Ә өченче җөмләне үзегез аңлатып сөйләп карагыз әле: Самолет оча (самолет (ничек оча?) тиз оча, самолет (кайчан оча?) көндез оча, самолет (кайда оча) биектә оча)

-Әйе, дөрес булдырдыгыз.

-Хәзер без сезнең белән кагыйдә чыгарып карыйк әле: Эш-хәлнең рәвешен, билгесен белдереп, ничек? Кайчан? Кайда? Ни рәвешле? Сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.

-Димәк, рәвеш ул нинди сүз төркеме? (мөстәкыйль). Нинди сорауларга җавап бирә? (ничек? Кайчан? Кайда? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, эш-хәлнең рәвешен,билгесен белдерә)

-Ә хәзер күнегүләр эшләп карыйк.

Татар теле методикасы папкасында күнегүләр бар







 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Сан.docx

Сан

Максат: Сан турында төшенчә формалаштыру.

Бурычлар:

- Санның  төп билгеләрен ачыклау;

- Сөйләмдә саннарны тану һәм аеру күнекмәсе булдыру;

- Туган телгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

I.Оештыру.

1)Балалар белән исәнләшү, танышу.

-Исәнмесез, укучылар!Утырыгыз. Бүген сездә татар теле дәресен мин алып барырмын, минем исемем Аида Рифатовна.

2)Класста яхшы кәеф булдыру.

II.Актуальләштерү .

1)Өй эшен тикшерү.

- Сезгә өй эше итеп кимлек дәрәҗәсен кулланып 5 җөмлә төзергә кирәк иде. Әйдәгез әле тыңлап карыйк.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Интерактив тактада эшләү.

- Әйдәгез тактага игътибар белән карыйбыз.

Рәсемдә ничә урындык бирелгән? (2)

Ничә китап?(4)

Ничә алма? (5)

2,4,5 нинди сорауга җавап бирә? (Ничә?)

Ничә? Соравына нинди җөмлә кисәге җавап бирә? (Сан)

Саннар предметның исәбен микъдарын белдерә. Алар ничә? ничәнче? Сорауларны җавап бирә. Саннар цифрлар һәм сүзләр белән языла.

Сан ачыклаган исем саналмыш дип атала: биш китап дигәндә китап саналмыш була.

3)Нәтиҗә ясау.

-Димәк, сан нәрсәне белдерде?(исәп, микъдарны белдерә)

-Нинди сорауга җавап бирде?(ничә?ничәнче?)

IV.Яңа белем һәм күнемәләрне ныгыту.

2) Китап буенча эшләү.

- Китапның 78 битен ачабыз. Текстны рольләргә бүлеп укыйбыз.(Фәрит абый, Алсу, Булат, Руслан)

- Экранга игътибар белән карыйбыз. 99 күнегүне эшлибез.

- 100 нче күнегүне эшлибез.

Бирелгән җөмләләргә кирәкле саннарны әйтергә.

1.                   Безнең сыйныфта _________________   укучы.

2.                   ______________________ сентябрьдә балалар мәктәпкә баралар.

3.                   ______________________ Май – Җиңү көне.

4.                   Бу күлмәк ______________сум тора.

5.                   Без __________________________ гасырда яшибез.

- Укучылар, афәрин, булдырдыгыз. Сезне  тапкырлыкта да сынап карыйсы килә. Табышмакларның да саннар белән төзелгәннәре бар. Тыңлагыз әле.

1. Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе дә бик матур. (Елның дүрт фасылы)
2.  Ике әти, ике бала,
Үзләре өчәү генә. (Бабай, ата, ул)
3. Дүрт хатынга бер шәл. (Өстәл)
4. Бер тавык астында 60 йомырка. (Сәгать, минутлар)

5. 7 үрдәк оча иде. Шуларның икесен атып төшерделәр. Ничә үрдәк калды? (2)

6. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (ватык).

7. 4 шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (3 кала, 1се янып бетә).

8. Нинди санны уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле әйтелә?(кырык)

- Тормышта кайларда без саннарны очрата алабыз?

V.Йомгаклау.

1)Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Без бу дәрестә нинди җөмлә кисәге белән таныштык?

- Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

- Дәрес өчен бик зур рәхмәт.


 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Сан.ppt

Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Сан

    1 слайд

    Сан

  • 2

    2 слайд

    2

  • 4

    3 слайд

    4

  • 5

    4 слайд

    5

  • Саннар предметның исәбен, микъдарын белдерә. Алар ничә? ничәнче? сорауларына...

    5 слайд

    Саннар предметның исәбен, микъдарын белдерә. Алар ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә. Саннар цифрлар һәм сүзләр белән языла.
    Сан ачыклаган исем саналмыш дип атала: биш китап дигәндә китап саналмыш була.

  • Исемнәр:

Сыйфатлар:

Фигыльләр:унбишшәһәрӘтиматурсөйлибишавылурамсигезкүңелл...

    6 слайд

    Исемнәр:

    Сыйфатлар:

    Фигыльләр:
    унбиш
    шәһәр
    Әти
    матур
    сөйли
    биш
    авыл
    урам
    сигез
    күңелле
    эшли
    дүрт
    яза
    дүртенче
    ишек
    урындык
    кәгазь
    әти
    шәһәр
    авыл
    урам
    ишек
    урындык
    кәгазь
    матур
    күңелле
    сөйли
    эшли
    яза

  • 1. Ел да килә дүрт батыр,Дүртесе дә ят төсле,Дүртесе дә бик матур. Ел фасы...

    7 слайд

    1. Ел да килә дүрт батыр,
    Дүртесе дә ят төсле,
    Дүртесе дә бик матур. 

    Ел фасыллары
    Ике әти, ике бала,
    Үзләре өчәү генә.
     

    Бабай, ата, ул
    3. 7 үрдәк оча иде. Шуларның икесен атып төшерделәр. Ничә үрдәк калды?


    2

  • 4. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? 

ватык5. 4...

    8 слайд

    4. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?


    ватык
    5. 4 шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала?


    3 кала, 1се янып бетә

  • Өй эше: саннар кертеп 5 җөмлә 
язып килергә

    9 слайд

    Өй эше: саннар кертеп 5 җөмлә
    язып килергә

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Сыйфат.doc

                                

Тема: Сыйфат турында төшенчә.

Максат: - сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне         тирәнәйтү;

-сыйфат турында төшенчә бирү;

-теманы аңлауны күнегүләр өстендә  ныгыту;

- төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру, балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сак караш,  кошларга игътибарлылыкны артыру, мәхәббәт тәрбияләү.

 

Дәрес барышы

 

  I. Оештыру моменты:

  1.Дәрескә уңай халәт тудыру:

Хәерле көн, алсу таңнарга,

Хәерле көн, сайрар кошларга,

Хәерле көн, зәңгәр күкләргә,

Хәерле көн , якын дусларга!

Хәерле көн, матур кызларга,

Хәерле көн, батыр улларга!

- Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам.

- Укучылар бер – берегезгә карагыз әле,  елмаегыз.

II. Актуальләштерү

Экранга игътибар белән карагыз әле. Безгә тизәйткеч бирелгән

-Эчтән укып чыктык

-Кайсыгыз ялгышмыйча тизәйткечне әйтеп китер? (Бер ничә бала әйтә)

Кара карга кунган карга
          Карга кунган ак карга

-Нәрсә турында сүз бара? (карга)

-Ул нинди сорауга җавап бирә?(нәрсә?)

-Ә ник кем? дигән  сорау  бирмибез?

(Чөнки татар телендә бары тик кешегә генә кем? соравы куябыз).

-                     Кем ? Нәрсә?соравына җавап булып килгән сүзләр нинди сүз төркеменә   керә? (Исем)

-Карагыз әле карга нинди төстә? (кара)

-Кара сүзе нәрсәне белдерде?

(карганың төсен, билгесен)

-Сорау куегыз әле?

Карга нинди төстә? Кара.

-                     Нинди? Соравына җавап биргән сүзләр предметларның төрле билгеләрен белдерәләр.

III. Яңа белем һзм күнекмәләрне формалаштыру.

Балалар, игътибар белән карагыз  әле. Сезгә ике баганада сүзләр бирелгән.  (яфрак, лимон,  җиләк, бүре, куян) (Яшел, ачы, кызыл, усал, куркак ). Бу сүзләрне мәгънәләре буенча парлап сызыклар белән тоташтырабыз.

-                         Икенче баганадагы сүзләр беренче баганадагы предметларның төсен, тәмен, характерын ачыклады. Һәм нинди? соравына җавап булып килде.

Шуннан кагыйдә килеп чыкты Предметның билгесен : төсен, характерын, тәмен белдергән, нинди? Соравына җавап булып килгән сүзләр СЫЙФАТ дип атала.  

 

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

 

Билгесен белдергән сүзләргә карап, предметның исемен тап.

Кышкы,кояшлы,салкын- (җил)

Тәмле,кайнар,итле –(аш)

Кызыл,баллы,сусыл –(карбыз)

Көчле,кыю,тәвәккәл- (юлбарыс)

Ак,сыек,тәмле –(сөт)

Зәңгәр,тирән,түгәрәк- (күл)

Йомшак,җылы,калын –(юрган)

Ак,куркак,җитез- (куян)

(Дөрес әйткәннәр чәчәк  алалар)

 

Җәнлекләргә хас билгеләрне яз.

Төлке нинди?

Арыслан нинди?

Куян нинди?

Аю нинди?

Нинди? Соравына җавап биргән сүзләрнең астына сыз.

Дөрес җавап.

Төлке хәйләкәр.

Арыслан кыю.

Куян куркак.

Аю усал.

Бирелгәс суүзләрне кулланып җөмлә төзе. 

 

VIII. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.

-Укучылар сезнең алдыгызда кояшларыгыз бар. Кемгә дәрес ошады ,кем үз эшеннән  кәнагать калды  елмаю ясадык, бераз моңсу булса туры сызык,  ошамаса иренне аска каратырга.

      Кояшыбызга күз салыйк әле. Карагыз балалар кояшыбыз көлеп тора. Димәк, ул безнең эшебездән канәгать. Мин дә бүгенге сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. Һәрвакыт  елмаеп яшәгез. Күңелегез һәрвакыт шат булсын. Рәхмәт сезгә. Мин сезгә истәлеккә кечкенә кояшлар таратам.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Сыйфат.pptx

Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Кара карга кунган карга
Карга кунган ак карга

    1 слайд

    Кара карга кунган карга
    Карга кунган ак карга

  • Яфрак
Лимон
Җиләк
Бүре
КуянАчы
Усал
Куркак
Яшел
Кызыл

    2 слайд

    Яфрак
    Лимон
    Җиләк
    Бүре
    Куян
    Ачы
    Усал
    Куркак
    Яшел
    Кызыл

  • Предметның билгесен : төсен, характерын, тәмен белдергән, нинди? соравына җав...

    3 слайд

    Предметның билгесен : төсен, характерын, тәмен белдергән, нинди? соравына җавап булып килгән сүзләр СЫЙФАТ дип атала.

  • Кышкы,кояшлы,салкын- 
Тәмле,кайнар,итле –
Кызыл,баллы,сусыл –
Ак,сыек,тәмле –...

    4 слайд

    Кышкы,кояшлы,салкын-
    Тәмле,кайнар,итле –
    Кызыл,баллы,сусыл –
    Ак,сыек,тәмле –
    Зәңгәр,тирән,түгәрәк-
    Ак,куркак,җитез-
    җил
    аш
    карбыз
    сөт
    күл
    куян

  • Төлке нинди?Арыслан нинди?Аю нинди?Куян нинди?

    5 слайд

    Төлке нинди?
    Арыслан нинди?
    Аю нинди?
    Куян нинди?

  • 6 слайд

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Тамырдаш сузлэр.docx

Тамырдаш сүзләр

Максат: Тамырдаш    сүзләр   турында    төшенчә    бирү                                               

Бурычлар:

1.        Сүзнең тамырын билгели, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясый белергә өйрәтү;

2.         Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3.        Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү, танышу.

 - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә! Шундый яхшы теләкләр белән бүгенге татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин, Райлә Илһамовна алып барырмын.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-                      Укучылар, барыгыз да дәрескә әзерме? Дәрескә кирәкле әсбапларыгыз әзерме? (Эйе). Димәк, без дәресебезне башлап җибәрә алабыз.

II. Актуальләштерү.

1. Бирелгән сүзләрнең тамырын, кушымчасын аерып күрсәтү.

-                      Укучылар, ә хәзер, экранга игътибар итегез. Сезгә 3 сүз бирелгән. Сез бу сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләргә тиеш. (кырлар, күллгә, урамы)

-                      Яхшы, ә хәзер, тамыр һәм кушымчаның нәрсә икәнен искә төшереп китик.

-                      Нәрсә ул тамыр? (Тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк)

-                      Аны нинди билге белән күрсәтәләр? (Дуга)

-                      Нәрсә ул кушымча? (Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләре кушымчалар дип атала)

-                      Ә кушымчаны нинди билге белән күрсәтәләр?

2. Тактада язылган җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләрне табу.

-                      Тактада язылган җөмләне матур итеп күчереп языгыз.

Балыклы күл буенда  балыкчы балык тота.

–Бу җөмләдә бер тамырдан ясалган сүзләрне әйтегез.

-Сүзләрнең мәгънәләре уртак булган кисәкне табыгыз һәм астына сызыгыз.

-Ул сүз тагын мәгънәле кисәккә бүленәме?

- Сүзләрнең тамыры сүзнең кайсы урынында языла?

3. Дәреснең максатын хәбәр итү.

-Бүген без бер тамырдын ясалган сүзләр белән танышырбыз. Башта бер әкият    тыңлап китик.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.                   100  нче күнегү өстендә эш (телдән).

- Дәреслекнең 56 нчы битен ачабыз, 100 нче кунегүне табабыз. Әйдәгез әле, күнегүнең биремен укыйк. (Әкиятне укы.)

а) Әкиятне уку

 (Берничә укучы әкиятне укый)

б) Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, димәк, бер тамырдан ясалган сүзләр нәрсә дип атала? ( Тамырдаш сүзләр)

в) Кагыйдә белән танышу.

- Укучылар, хәзер 57 нче биттәге, кагыйдәне табыгыз. (Бер укучы кагыйдәне укый) Ә хәзер, әйдәгез, кагыйдә бөтенебез бергә укып чыгыйк.

- Мәсәлән, эш сүзенә нинди тамырдаш сүзләр әйтеп була? (Эшче, эшчән, эшсез, эшли)

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 101 нче күнегү өстендә эш (язма)

- Дәреслекнең 57 нче битен ачабыз, 101 нче кунегүне табыгыз. Әйдәгез әле, күнегүнең биремен укыйк. (Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, тестны укы. Исем бир. Текстны күчереп яз. Тамырдаш сүзләрне тап. Тамырларын билгелә.)

а) Текстны уку һәм тиешле хәрефләрне кую

(Бер укучы текстны укый)

б) Текстка исем бирү

- Укучылар, уйлап карагыз әле бу текстка нинди исем биреп була икән? (Гүзәл бакча, матур бакча һ.б.)

2.  Дәфтәрләрне ачу һәм число язу.

-          Ә хәзер дәфтәрләрне ачып,  числоны языйк. 18 нчы ноябрь.

3.  Текстны күчереп язу

- Укучылар, ә хәзер текстны күчереп языгыз.

а) Тамырдаш сүзләрне табу

- Укучылар, бу текстта тамырдаш сүзләр бар, шул сүзләрне табып әйтегез. (Бакча, бакчаның, бакчачы)

б) Сүзләрнең тамырын билгеләү

- Укучылар, тамырдаш сүзләрне күчереп языгыз һәм тамырларын билгеләгез.

4. 102 нче күнегү өстендә эш (телдән)

- Дәреслекнең 58 нче битен ачабыз, 102 нче кунегүне табыгыз. Әйдәгез әле, күнегүнең биремен укыйк. (97 нче күнегүдә бирелгән кушымчаларны файдаланып, урман сүзеннән яңа сүзләр ясап әйт)

5. 97 нче күнегү өстендә эш.

- Хәзер 97 нче күнегүне табабыз. Игътибар белән андагы кушымчаларны карап чыгыгыз. Мондагы кушымчаларның кайсыларын урман сүзенә ялгап була икән? (Урманчы, урмансыз, урманлы, урманлык)

6. Дидактик уен

-Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә карточкалар бирәм. Бу карточкаларда сүзләр язылган. Сез шул сүзләргә кушымчалар өстәп яңа сүзләр ясарга тиеш буласыз. (Төркемнәргә сүзләр язылган карточкалар бирелә)

1 төркем: эш (эшче, эшле, эшсез, эшчән)

2 төркем: сүз (сүзлек, сүзсез,сүзлекчә,сүздәш, сүзчән, сүзле)

3 төркем: күз ( күзлек, күзәтү, күзле, күзсез, күзәтүчән, күзәтче, күзлекле, күзәтче)                            

7. Дидактик уен “Кайсы сүз артык?”

Чәчле              бозлы             сана                        урак

Чәчкеч            бозык            сансыз                    ургыч

чәчүлек          бозлана          сандык                    урман

V.Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

-Нинди сүзләрне тамырдаш сүзләр дип атыйбыз?

- Дәрес өчен бик зур рәхмәт


 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Тамырдаш сузлэр.ppt

Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Унсигезенче ноябрь

    1 слайд

    Унсигезенче ноябрь

  • КырларКүлгәУрамы

    2 слайд

    Кырлар
    Күлгә
    Урамы

  • Балыклы күл буенда балыкчы балык тота.

    3 слайд

    Балыклы күл буенда балыкчы балык тота.

  • Кайсы сүз артык?Чәчле                    Бозлы                       Сана...

    4 слайд

    Кайсы сүз артык?
    Чәчле Бозлы Сана Урак
    Чәчкеч Бозык Сансыз Ургыч
    Чәчүле Бозлана Сандык Урман






  • 5 слайд

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Исем турында тошенчә.pptx

Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Унсигезенче апрель

    1 слайд

    Унсигезенче апрель

  • 2 төркемНинди?1 төркемКем? Нәрсә?3 төркемНишли? Нишләде? Нишләячәк?

    2 слайд

    2 төркем
    Нинди?
    1 төркем
    Кем? Нәрсә?
    3 төркем
    Нишли? Нишләде? Нишләячәк?

  • Исем

    3 слайд

    Исем

  • Берсе дилә, берсе зилә,
Өченчесе миңлегөл.
Берсе үлчи, берсе кисә
Өчесе дә би...

    4 слайд

    Берсе дилә, берсе зилә,
    Өченчесе миңлегөл.
    Берсе үлчи, берсе кисә
    Өчесе дә бик өлгер.

  • САНДУГАЧ

    5 слайд

    САНДУГАЧ

  • Кош, тәмле, песи, кызыл, укытучы, укый, күбәләк, сеңлем, укыта, карбыз, малай.

    6 слайд

    Кош, тәмле, песи, кызыл, укытучы, укый, күбәләк, сеңлем, укыта, карбыз, малай.

  • Модель фрйер

    7 слайд

    Модель фрйер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Исем турында төшенчә.docx

Исем турында төшенчә.

- Хәерле көн укучылар!

- Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер – беребезне яңа көн белән котлыйк, бер-беребезгә уңышлар телик.

II. Яңа материалны аңлату этабы:

Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. (КОНЕРС структурасын куллану) Карточкадагы сүз нинди сорауга җавап бирә, шул сорау эленгән почмаккка барып басарга тиеш буласыз. Үзегез тагын бер мисал уйларга кирәк була, Башладык.

1.     1 нче төркем предметны белдергән сүзләр;

2.     2 нче төркем предметның билгесен белдерә;

3.     3 нче төркем предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерә.

(агач, бара, матур, карлыгач, киенә, елый, кызыл, сары, зур, укытучы, мәктәп, алма, йөзә, кечкенә, ашый, Сания, көлә, машина, кайта, өлкән, калын, китап, каз, баскыч)

Иң зур төркемебез укучылар предметны белдергән сүзләр, алар Нәрсә? Кем? сорауларына җавап бирәләр. Бүгеннән без бу төркемне ИСЕМ дип йөртә башларыбыз. 2,3 нче төркемнәрнең дә үз исемнәре бар, алдагы дәресләрдә без аларны өйрәнүне дәвам итәрбез. Аларны без фигыльләр, сыйфатлар дип атарбыз.

Утырабыз, яхшы. Дәфтәрләргә бүгенге теманы язып куйыйк. ( ИСЕМ, Кем? әни, Нәрсә? Туп.)

Эшебезне дәваи итик, күнегүләр эшләүгә күчик.

Бирем: Бирелгән шигырьне укырга. Кем? соравына җавап биргән исемнәрне тап. Алар дөрес язылганмы?

Берсе дилә, берсе зилә,

Өченчесе миңлегөл.

Берсе үлчи, берсе кисә

Өчесе дә бик өлгер.

( хаталарны тапкач, кеше исемнәренең, шәһәр авыл исемнәренең баш хәрефтән язылганына басым ясарга)

  • Миңлегөл сүзендә ничә сүз укып була?
  • Гөл сүзе кергән тагын нинди исемнәр беләсез? (Гөлнур, Гөлназ, Гөлнара, Гөлүсә......)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

Укучылар, дәресебезне дәвам итәбез, мин сезгә бер сүз әйтәм, сез шушы сүздән кем? яки нәрсә? соравына җавап биргән исемнәр төзеп карагыз.

САНДУГАЧ

(САН, АНА, АГАЧ, СУГАН, ДАГА, СУ, ДУС)

  • Молодцы!!!
  • (вакыт калса түбәндәге бирем)

КАРТОЧКА №2

Сүзләр язылган карточкалар, шул сүзләр арасыннан, кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне генә сайлап алып, ике баганага бүлеп язарга тиеш буласыз.

  • Кош, тәмле, песи, кызыл, укытучы, укый, күбәләк, сеңлем, укыта, карбыз, малай.
  • СЛАЙД аша тикшерү.

IV. Дәрескә нәтиҗә ясау.(МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасын кулану.)

Модель ФРЕЙЕР. АЛЬТЕРНАТИВНЫЙ ВАРИАНТ. (7 мин)

- Балалар, без нинди сүз төркеме турында сөйләштек? (Исем)
- Әйдәгез хәзер исемтурында, нэрсэ исегездә калган икән, шуны тикшерик. 4 кешеле группада эш итәбез.
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасын кулланабыз. Алҗбом битен тигез итеп 4кә бөклик, һәм бер кырыенда бөгик. Кәгазҗне кире ачыгыз. Утрасына исем дип языгыз (робка). Калган шакмакларга исемнен тошенчэсен, исемгэ хас мисаллар, исемгэ хас булмаган мисаллар, исемнен башка сүз торкемнәреннән аерылуын языгыз (2 минут вакыт сезгә)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Кушма сузлэр.docx

Кушма сүзләр

Максат: Кушма сүзләр турында төшенчә бирү                                               

Бурычлар:

1.       Сүзнең ике тамырын да табып, аларның нигә кушма сүз икәнен аңлату;

2.        Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3.       Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

1. Исәнләшү, танышу.

 - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә! Шундый яхшы теләкләр белән бүгенге татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин, Алинә Котдусовна алып барырмын.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-                      Укучылар, барыгыз да дәрескә әзерме?Дәрескә кирәкле әсбапларыгыз әзерме? (Эйе). Димәк, без дәресебезне башлап җибәрә алабыз.

II. Актуальләштерү.

1. Бирелгән сүзләрнең ике тамырын да табып күрсәтү.

-                      Укучылар, ә хәзер, экранга игътибар итегез. Сезгә 3 сүз бирелгән. Сез бу сүзләрнең тамырын табырга тиеш буласыз (өчпочмак, сабантуй, ташбака).

-                      Эшли башлаганчы тамыр нәрсә икәнен искә төшереп китик.

-                      Нәрсә ул тамыр? (Тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк)

-                      Аны нинди билге белән күрсәтәләр? (Дуга)

-                      Укучылар бу сүзләрдә кушымча юк, бу сүзләр ике тамырдан ясалганнар.

2. Дәреснең максатын хәбәр итү.

-Бүген без ике тамырдын ясалган сүзләр белән танышырбыз. Аның өчен әйдәгез диалог укып китик.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.                   100  нче күнегү өстендә эш (телдән).

- Дәреслекнең 60 нчы битен ачабыз, Кушма сүзләр дигән диалогны табабыз. Әйдәгез рольләргә бүлеп укыйк (укучы, укытучы, малай, кыз).

а) Әкиятне уку

Диалогны уку.

б) Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, димәк, ике тамырдан ясалган сүзләр нәрсә дип атала? ( Кушма сүзләр). Безнең бүгенге темабыз кушма сүзләр дип атала.

в) Кагыйдә белән танышу.

- Укучылар, хәзер 61 нче биттәге, кагыйдәне табыгыз. (Бер укучы кагыйдәне укый) Ә хәзер, әйдәгез, кагыйдә бөтенебез бергә укып чыгыйк.

- Кушма сүзләр ничек языла? (Кушылып)
I
V. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 109 нчы күнегү өстендә эш (телдән)

- Дәреслекнең 61 нче битен ачабыз, 109 нчы күнегүне табыгыз. Әйдәгез әле, күнегүнең биремен укыйк. (Җөмләләрне укы. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр ничәшәр тамырдан ясалган?)

а) Җөмләләрне уку һәм калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамырларын табу.

(Хәрбер укучы берәр җөмлә укый)

б) Сүзләрнең тамырларын билгеләү.

Баш-кала(сы) (ике тамыр һәм –сы кушымча), Ил-нур тимер-аяк(та)(ике тамыр һәм –та кушымчасы бар), Сабан-туй (ике тамыр), баш-ват(кыч) (ике тамыр һәм –кыч кушымча), кулъ-язма (ике тамыр).

2. 110 нчы күнегү өстендә эш (язма)

- Дәреслекнең 61 нче битен ачабыз, 110 нче күнегүне табыгыз. Әйдәгез әле, күнегүнең биремен укыйк. (Түбәндәге сүзләрдән кушма сүзләр ясап яз)

а)  Дәфтәрләрне ачу һәм число язу.

-              Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, числоны языйк. 25 нче ноябрь.

б)  Кушма сүзләр ясап язу

-              Нинди кушма сүзлә ясап була? Хәрбер укучы тактага чыгып яза.

Өчпочмак, төньяк, кулъяулык, алъяпкыч, көнбагыш, башкала.

в) Җөмләләр төзеп язу.

-              Әниемнең өчпочмаклары бик тәмле булып чыга. Сеңлем кулъяулык чикте.

3. 111 нче күнегү өстендә эш.

- Хәзер 111 нче күнегүне табабыз. Әйдәгез табышмаклар чишеп алыйк.

1) Юлда чуерташ бар,

Дүрт аягы, башы бар. (Ташбака)

2)Яшел сабак, эче ак,

Сабак өстендә табак;

Табагында – кибетләр,

Кибетләрендә – егетләр. (Көнбагыш)

3) Тизлек, җитезлек ягыннан

Арысланга бирешмим.

Буйлы киемемне салмыйм,

Яшим шушы килеш мин. (Юлбарыс)

V. Йомгаклау.

-Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

- Нинди сүзләрне кушма сүзләр дип атыйбыз?

- Дәрес өчен бик зур рәхмәт.


 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Кушма сузлэр.pptx

Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Егерме бишенче ноябрь.Сыйныф эше.

    1 слайд

    Егерме бишенче ноябрь.
    Сыйныф эше.

  • ӨчпочмакСабантуйТашбака

    2 слайд

    Өчпочмак
    Сабантуй
    Ташбака

  • Кушма сүзләр

    3 слайд

    Кушма сүзләр

  • Юлда чуерташ бар, Дүрт аягы, башы бар.Ташбака

    4 слайд

    Юлда чуерташ бар,
    Дүрт аягы, башы бар.
    Ташбака

  • Яшел сабак, эче ак, Сабак өстендә табак;Табагында – кибетләр,Кибетләрендә...

    5 слайд

    Яшел сабак, эче ак,
    Сабак өстендә табак;
    Табагында – кибетләр,
    Кибетләрендә егетләр.
    Көнбагыш

  • Тизлек, җитезлек ягыннанАрысланга бирешмим.Буйлы киемемне салмыйм,Яшим шуш...

    6 слайд

    Тизлек, җитезлек ягыннан
    Арысланга бирешмим.
    Буйлы киемемне салмыйм,
    Яшим шушы килеш мин.
    Юлбарыс

  • Өй эше 61 бит, кагыйдә ятла;
 62 бит, 112 нче күнегү.

    7 слайд

    Өй эше
    61 бит, кагыйдә ятла;
    62 бит, 112 нче күнегү.

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Рәвеш турында тошенчә.pptx

Скачать материал "Конспекты и презентации по татарскому языку на тему "Экзамен""

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Унсигезенче апрель

    1 слайд

    Унсигезенче апрель

  • Әни кайтты.Әни кибеттән кайтты.Әни кич кайтты.Әни арып кайтты.

    2 слайд

    Әни кайтты.
    Әни кибеттән кайтты.
    Әни кич кайтты.
    Әни арып кайтты.

  • Кишер тишелде.Самолет оча.

    3 слайд

    Кишер тишелде.
    Самолет оча.

  • Эш-хәлнең рәвешен, билгесен белдереп, Ничек? Кайчан? Кайда? Ни рәвешле? сорау...

    4 слайд

    Эш-хәлнең рәвешен, билгесен белдереп, Ничек? Кайчан? Кайда? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.

  • Рәвеш

    5 слайд

    Рәвеш

  • 6 слайд

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 820 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.04.2016 1095
    • RAR 6 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Осимова Мавлуда Дехконбоевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Осимова Мавлуда Дехконбоевна
    Осимова Мавлуда Дехконбоевна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 33042
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методика поддержки физкультурно-спортивной деятельности для людей с ограниченными возможностями здоровья

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов

Мини-курс

Аспекты эмоционального благополучия и влияния социальных ролей на психологическое состояние

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе