Инфоурок Другое КонспектыКонспекты уроков по родной литературе по творчеству С.Рамиева

Конспекты уроков по родной литературе по творчеству С.Рамиева

Скачать материал

1нче   дәрес

Тема:   С. Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге.  ”Үзем”,   “Сызла, күңелем”   шигырьләренә анализ.

Максат:

 1) дидактик – С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышу;

2) үстереш – лирик әсәргә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү;

3) тәрбияви – укучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итү;

Кулланылган әсәрләр: ”Үзем”,   “Сызла, күңелем”   шигырьләре

Дәреснең тибы: Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. (УМК)

I.                  Ориентлашу этабы.

1. а) Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Хәзер бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көннәр теләгез әле.

 ә)  Белемнәрне тигезләү:

 - Үткән дәреснең  УМ искә төшерегез.

- Бабич иҗатының төп үзенчәлеге нәрсәдә? (хис өлешләре төрле  шигырьләренә сибелгән, берсе икечесен дәвам итә).

2. Өй эшенә нәрсә тәкъдим ителгән иде?  -----à

3. УМ кую. Димәк, бүгенге дәрестә нинди УМ өстендә эшләячәкбез?

(  С. Рәмиевнең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясау,   ”Үзем”,   “Сызла, күңелем”   шигырьләрен анализлау)

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

Үзбәя.

II. УМ  адымлап башкару этабы.

1.1 нче бирем.С.Рәмиевнең  тормыш юлы турында сөйләргә.(Өй эше)

(бер төркем җавап биргәч, башкалары тулыландыра)

                                                                                 Үзбәя:

2нче бирем .С.Рәмиевнең иҗат эшчәнлеген модельгә төшерергә.(өй эшенең ярым иҗади варианты)

                                         

                                    Сәгыйт   Рәмиев

          /                        /                         \                        \                     \

Укытучы     газета мөхәррире      язучы(әдип)       шагыйрь    драматург

                                                                                       Үзбәя:

1.                 1нче бирем. “Үзем” шигырен эчтән укырга. 1-2 укучы сәнгатьле укый. Шигырьнең эчтәлеген сөйләргә.

Көтелгән җавап: Шагыйрь бу шигырендә үзенең күңел дөньясын тормышка (чынбарлыкка) каршы куя.Хыял дөньясында үзенә тынычлык таба.

 2нче бирем. Шигырьне өлешләргә бүлергә.

Көтелгән җавап:   1) Күңел дөньясы    / ----à    шатлык  /

                               2) Чынбарлык         / -----à    хәсрәт    /

3нче бирем. Дәреслектәге 2нче бирем. (118нче бит)

Көтелгән җавап: Тормыш газапларын күңел дөньясын  (хыялын)  каршы куя. Ш.Бабичка охшаган.

Үзбәя.

3. “Сызла, күңелем” шигыре укыла. 1-2 укучы тыңлана. Шигырьнең эчтәлеге нинди?

Көтелгән җавап: Лирик герой күңел сызлавы аша кара төнне  көн ясарга омтыла, ягъни  күңел дөньясының матурлыгы аша тормышның ямьсезлеген җиңә. 

                                                                                             Үзбәя:

III. Рефлексия.             

  Дәрестә нәрсә белән шөгыльләндек?

  Нинди нәтиҗәгә килдек? (Лирик геройның хыялы белән чынбарлык бәрелешә, күңел дөньясының матурлыгы аша тормышның ямьсезлеген җиңә)

 

  Дәрескә гомуми бәя кую.

 

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләреннән) файдала­нып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли  алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә
сөйли алса - «5».

VI.  Өй эше:

1)    “Сызла, күңелем” шигырен 2 өлешкә бүлергә.(мәҗ.)

2)     Бу шигырьдә “сызла” сүзенең кабатлану үзенчәлеген аңлатырга. (бу кабатлау нигә кирәк?)                (ярым иҗади эш)

3)    “Сызла, күңелем” шигыренә 1 строфа өстәп язарга.   (иҗади эш).                    

 

 

                                          2нче дәрес

Тема: С. Рәмиевнең “Алданган”, “Минутлар” шигырьләрендә күңел дөньясы  һәм чынбарлык тудырган хисләр өстенлеге.

 

        Максат:

 1) дидактик – С. Рәмиевнең “Алданган”, “Минутлар” шигырьләрендә күңел дөньясы  һәм чынбарлык тудырган хисләр өстенлеген ачыклау.

2) үстереш  - йөгерек уйлау, фикерне нигезле дәлилләү күнекмәләре формалаштыру;

3) тәрбияви  -  төркемнәрдә эшләү аша укучы шәхесен социальләштерү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 

I.                   Ориентлаштыру этабы

1) Психологик уңай халәт тудыру.

 - Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Хәзер бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көннәр теләгез әле.

2)Белемнәрне актуальләштерү: 

-         Үткән дәрестә кем иҗаты белән таныша башладык?

-         С. Рәмиевнең нинди шигырен анализладык?

II.                Өй эшләрен  тыңлау.

1)    “Сызла, күңелем”

1)    Күңел матурлыгы           ---à      мәхәббәт хисе

2)    Чынбарлык ямьсезлеге  ---à      мәңге хәсрәт хисе

2)    Кабатлау  мәхәббәт дәрәҗәсен  күрсәтә.

3)    Иҗат эше.

                                                                                                      Үзбәя:

III.             УМ кую. Бүгенге дәрескә нинди УМК куябыз? ( С.Рәмиевнең шигырьләрен өйрәнүне дәвам итәбез.              Тема языла.

IV.            Адымлап башкару этабы.УМ чишү.

1. “Алданган” шигыре эчтән укыла. 1-2 укучы тыңлана.

 

1нче бирем. Шигырьнең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

Көтелгән җавап. Лирик геройның алдану, хәсрәт хисеннән.

 2нче бирем. Хәсрәт хисенең өлешләрен чагылдырган модель төзергә.

Көтелгән җавап.

Хәсрәт хисе

дәрәҗәсе

сәбәбе

юану

1 строфа (соңгы 2 юл)

3, 4, 5

1 строфа, 2, 6 строфа

Хәсрәт дәрәҗәсе хәсрәтнең сәбәбе (1-2 юл) булып та килә.

3, 4, 5 строфаларны кертергә мөмкин

7 строфа

Арттыру алымы

 

 

 

Үзбәя.

3нче бирем. Дәреслектәге 3нче бирем. (120 нче бит)

Көтелгән җавап. Ялган.

4нче бирем. Белгәннәргә таянып, шигырьне ничек 2 өлешкә бүлергә?

Көтелгән җавап. 1) Чынбарлык.

                            2) Башка дөнья (айсыз, кояшсыз, җирсез).

Үзбәя.

2. “Минутлар” шигыре укыла. (1-2 укучы тыңлана)

1нче бирем. Шигырь ни турында? Шуны ачыклап, аны 2 өлешкә бүлергә.

Көтелгән җавап. 1) Мәхәббәт хисе.

                            2) “Бәгърем өзгән кайгылар” хисе.

Үзбәя.

2нче бирем. Шигырьдә нинди хис тантана итә? (Тексттан табып укырга)

Көтелгән җавап. Шатлык хисе.

Үзбәя.

3нче бирем. Шигырьдә кемгә яки нәрсәгә карата мәхәббәт хисе турында сөйләнә?

Көтелгән җавап. Татар халкына.

Үзбәя.

III. Рефлексия.

-         Дәрестә ни турында сөйләштек?

-         “Күңел дөньясы һәм чынбарлык тудырган хисләр бөтенлеге” дигәнне ничек аңлыйсыз?

Дәрескә гомуми бәя кую.

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләреннән) файдала­нып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли  алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә
сөйли алса - «5».

 

Өй эше.

1) Шигырьләрне сәнгатьле укырга. (мәҗбүри)

2) “Минутлар” шигыренең эчтәлеген үз сүзләрең белән язарга. (ярым иҗади)

3) “Минутлар” шигырен чагылдырган рәсем ясарга. (иҗади)                                           

 

3нче дәрес.

Тема: С.Рәмиевнең “Мин”, “Җәмилә”шигырьләренә анализ.

Максат:

1) дидактик – аталган шигырьләргә анализ ясау;

2) үстереш – алда үзләштергән белемнәрне башка дәресләргә күчерә белү күнекмәсен камилләштерү;

3) тәрбияви – укучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итү;

 

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

I.                  Ориентлашу этабы.

1) Психологик уңай халәт тудыру.

 - Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Хәзер бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көннәр теләгез әле.

2)Белемнәрне актуальләштерү: 

а) мөстәкыйль эш:

1. “Сызла, сызла, сызла күңлем!

Сызла бер туктамыйча.”

а) С.Хәким

б) Ш.Бабич

в) С.Рәмиев (“Сызла, күңлем”)

2. “Татлы өметтән башым буп-буш калган хәзер,

Күкрәгемә үрмәкүч оясы чормалган хәзер”

а) С.Хәким

б) Ш.Бабич (“Бәхетсез мин”)

в) С.Рәмиев

3. “Утырдым мин тауның күкрәгенә:

Җырлар язам, җилкәй, исми тор!”

а) С.Хәким

б) Ш.Бабич (“Язгы җыр”)

в) С.Рәмиев

4. “Бер зур эштән – бер җиһадтан бушадыммы,

Һаман күңлем матурлыкка тик табына”

а) С.Хәким

б) Ш.Бабич

в) С.Рәмиев (“Үзем”)

5. “Печән җиткән, мин болында йөрим,

Тугайларга күңел табынды.”

а) С.Хәким (“Давыл чәчәкләре”)

б) Ш.Бабич

в) С.Рәмиев

6. “Бетте.Төштем. Үлде  рухым.

Калмады һич рәхәтем.”

а) С.Хәким

б) Ш.Бабич

в) С.Рәмиев (“Алданган”)

7. “Бар татарлык каннарым саф

Алсу сөткә әйләнә.”

а) С.Хәким

б) Ш.Бабич

в) С.Рәмиев (“Минутлар”)

8. “Еш кына мин шулай,

Ташый да дәртләрем,

Актара башлыймын

Күңелем дәфтәрен.”

а) С.Хәким (“Диңгез күзе”)

б) Ш.Бабич

в) С.Рәмиев

Үзбәя.

б) Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау.

Үзбәя.

3) УМ кую. - Әйдәгез, С.Рәмиев иҗатын өйрәнүне дәвам итик.

II. Адымлап башкару этабы.

4) УМ чишү.

1. “Мин” шигырен эчтән укырга.

1-2 укучы тыңлана.

Сүзлек: хөр – ирекле

1нче бирем. Шигырьне 2 өлешкә бүлергә.

Көтелгән җавап:  1) Мин – чынбарлык – сагыш

                                2) “Мин” – күңел дөньясы – шатлык (ирек)

                                                                                                            Үзбәя.

2нче бирем. Шигырьдә нинди хис өстенлек итә?

Көтелгән җавап: Шатлык, ирек хисе.

                                                                                                            Үзбәя.

3нче бирем. “Мин” образын калкурак итү өчен, автор нинди әдәби алым кулланган? Текст өстендә исбатларга.

Көтелгән җавап: Арттыру алымы. 1, 5, 6, 7 строфа.

                                                                                                          Үзбәя.

4нче бирем. Хиснең ничә өлешен табарга мөмкин бу шигырьдә?

Көтелгән җавап:

Ирек, шатлык хисе

дәрәҗә

сәбәп

юану

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7

Үзен бөтен дөньядан аерып куя, өстен итә

Үзе тудырган дөньясы белән юана

                                                                                                       Үзбәя.

5нче бирем. Бу шигырь С.Рәмиевнең башка шигыре белән ничек бәйләнгән?

Көтелгән җавап: Бу шигырендә дә чынбарлыкка үзе тудырган күңел дөньясын каршы куя, шуның белән үзен юата.

1. “Җәмилә” шигырен укытучы укый.

1-2 укучы кычкырып укый.

1нче бирем. Шигырь ни турында? Шагыйрь бу әсәрендә нинди алымга мөрәҗәгать иткән?

Көтелгән җавап: Мәхәббәт хисе, сөйгәненә мәхәббәт тудыра. Автор юмор алымын куллана, арттыру да бар.

                                                                                                             Үзбәя.

2нче бирем. Мәхәббәт хисенең өлешләрен табарга. (текст буенча)

Көтелгән җавап:

Мәхәббәт хисе

дәрәҗә

сәбәп

юану

4, 5, 7, 9, 10, 11 строфалар

Сөйгәненең гүзәллеге

Шатлыклы шигырьдә бу өлеш булмый

                                                                                                         

                                                                                                            Үзбәя.

Укытучы: Кызның гүзәллеге – 2 кыек тешендә. Ләкин автор кешенең зәгыйфьлегеннән көлми. С.Рәмиев яраткан кызның алдагы 2 теше чыннан да кыек булган. Ул яраткан кешесенең кыек тешендә дә гүзәллек күрә белгән.

3нче бирем. Бу шигырьнең башка шигырьләр белән бәйләнеше нәрсәдә?

Көтелгән җавап:  Матурлык, күңел дөньясының гүзәллеге турында әйтүен дәвам итә.

Үзбәя.

III. Рефлексия.  

-                     Дәреснең УМ нинди иде?

-                     УМ чишү өчен, ниләр эшләдек?

Дәрескә гомуми бәя кую.

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләреннән) файдала­нып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли  алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә
сөйли алса - «5».

 

Өй эше.

1) Шигырьләрне сәнгатьле укырга. (мәҗбүри)

2) “Җәмилә” шигыренең  эчтәлегенә туры килердәй мәкальләр язарга. (ярым иҗади)

3) “Тышкы матурлык белән масайма, эчке ма­турлыгың белән горурлан” дигән темага сочинение язарга. (иҗади)

 

 

4нче дәрес.

Тема: С.Рәмиев иҗатын гомумиләштерү.

Максат: 1) дидактик – С.Рәмиев иҗатын гомумиләштерү, шагыйрьнең  иҗат үзенчәлеген ачарга ярдәм итү.

2) үстереш – гомумиләштерү ысулларын формалаштыру;

3) тәрбияви – үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү.

Дәрес тибы: комплекслы.

I. Ориентлашу этабы.

1) Психологик уңай халәт тудыру.

 - Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Хәзер бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көннәр теләгез әле.

2)Белемнәрне актуальләштерү: 

- Үткән дәрестә без кем иҗаты турында сөйләштек?

Дидактик уен “Авторны таны”

Тактага шигырь исемнәре язылган, шулар арасыннан С.Рәмиев шигырьләренең асларына сызарга.

“Давыл чәчәкләре”, “Үзем”, “Язгы җыр”, “Фазыл чишмәсе”, “Сызла, күңелем”, “Җәмилә”, “Диңгез күзе”, “Алданган”, “Мин”, “Кышкы юл”, “Бәхетсез мин”, “Минутлар”, “Дөньяга” (6 шигырь)

                                                                                                            Үзбәя.

Иҗади өй эшләрен тыңлау.

                                                                                                            Үзбәя.

3) УМ кую.  Без сезнең белән С.Рәмиев шигырьләрен анализладык, нишлисе калды дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап: С.Рәмиевнең иҗатын гомумиләштерербез, йомгакларбыз.

Тема языла

II. Адымлап башкару этабы.

4) УМ чишү.

1нче бирем. С.Рәмиевнең без өйрәнгән шигырьләренең эчтәлеген нәрсә берләштерә? бәйләнеш бар идеме? Нинди?

Көтелгән җавап: уртак темалар                                                                                                          Үзбәя.

2нче бирем. С.Рәмиевнең “Алданган”, “Сызла, күңелем”, “Үзем” шигырьләрен нинди уртак тема берләштерә?

(Көтелгән җавап: тормыш гаделсезлеге)

 Үзбәя.

3нче бирем. “Минутлар”, “Мин”, “Җәмилә”, “Сызла, күңелем” шигырьләрен нинди уртак тема берләштерә?

Көтелгән җавап: мәхәббәт  темасы                                                                                              Үзбәя.

4нче бирем. С.Рәмиев үзенең шигырьләрендә нинди проблемалар күтәрә?

Көтелгән җавап: С.Рәмиев татар халкының язмышы өчен борчылган, үз заманының законнарында гаделсезлекне тәнкыйтьләгән. (“Алданган”) Бәхетле булу шартларын атаган. ( Матурлыкка табыну, укуга, иреккә омтылу)

                                                                                                       Үзбәя.

 

5 нче дәрес

Тема: Контроль эшС.Рәмиевнең “Авыл” шигыренә анализ.

Максат: әсәргә анализ ясарга белү күнекмәләре дәрәҗәсен тикшерү.

I. “Авыл” шигыренә анализ ясарга:

а) шигырьне өлешләргә бүлергә,

б) һәр өлешкә анализ ясарга,

в) өлешләр арасындагы бәйләнешне табарга.

II. Анализ нәтиҗәләрен сочинение итеп язарга.

Көтелгән җаваплар:

1.а)  1. Матурлык

        2. Ямьсезлек.

Б) 1. Матурлыкны авыл табигате тудыра,  ул шатлык хисе уята.

     2. Ямьсезлекне лирик геройның  күңел дөньясы тудыра. Лирик герой үзенең сагышы, хәсрәте белән авыл табигатенең матурлыгын киметәм дип курка.

В) Ике өлешне шатлык хисенең өстенлеге бәйли. Шигырьдә матурлык тудырган шатлык хисенә урын күбрәк бирелгән, юану хәсрәтне җиңә.

        Бу – С.Рәмиевкә  хас  үзенчәлек, чөнки ул – романтик шагыйрь, хыял дөньясында яшәргә омтыла.

II. С.Рәмиевнең “Авыл” шигыре 2 каршылыклы хискә корылган. Аның берсе

-         авыл табигатенең матурлыгы тудырган шатлык хисе, ә икенчесе – лирик геройның күңел дөньясын чагылдырган хәсрәт хисе.

         Шигырьдә шатлык хисе өстенлек ала, автор сурәтләгән матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Ул моңа арттыру һәм чагыштыру алымнары белән ирешкән; бер авыл мең шәһәргә караганда ямьлерәк, төн – бер болытлы  көн генә, күк –фирүзә ташы, йолдызлар – бриллиант, җир көмеш төсле... Бу шигыре аша С.Рәмиев үзенең романтик шагыйрь икәнен тагын бер мәртәбә исбатлый.

 

  Кулланылган чыганаклар:

 

1.                 «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон - Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» от 29 декабря 2012  № 273-ФЗ

3. Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.

4.Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.

5.Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.

6. Анисимов О.С. Концептуально-технологические идеи в развивающем обучении и методология. –Уфа-Москва, 2000.

7. Давыдов В.В. «Психологическая теория учебной деятелыюсти», М, 1988, стр.64.

10. Рахимов А.З. Принципы психодидактики. –Уфа, 2007.

11. Яхин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы. 1-4 нче сыйныфлар.-Казан: Тат .кит.нәш., 2010.

12. Яхин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы. 5-11нче сыйныфлар.-Казан: Тат .кит.нәш., 2008.

13.  Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.

        14. Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

15.Русско-татарский словарь: Под редакцией Ф.А.Ганиева. 4-е изд.,испр. –М.: ИНСАН, 1997.

16. http://belem.ru/

17. http://tatar-kitap.Iivejournal.com/

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспекты уроков по родной литературе по творчеству С.Рамиева"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Юрист

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 208 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.09.2016 1511
    • DOCX 38 кбайт
    • 29 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Казнина Ясима Гайнетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Казнина Ясима Гайнетдиновна
    Казнина Ясима Гайнетдиновна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8231
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Техническое обслуживание и диагностика сельскохозяйственной техники

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проектное управление

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные вызовы педагогической профессии: развитие профессионализма педагогов в контексте улучшения качества образования

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек