Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспеты уроков татарского языка во 2 классе

Конспеты уроков татарского языка во 2 классе

Скачать материал

До   чего  же  фиксики    маленкого  роста!

 

Нам   их   через   очки  разглядеть не   просто.

 

Они   такая  мелочь   что их   почти  что  нет!

 

А   кто  такие   фиксики?

 

Большой, большой   секрет!

 

Они   чинят  изнутри  утюги   моторы.

 

Телефоны, MP3, прочие  приборы.

 

Без   них   часы   не  ходят!

 

Без  них  не  светит  свет!

 

А  кто  такие фиксики?

 

Большой, большой  секрет!

 

Я  не  давно  их  видал,-не  поймал  лишь малость. 

Только  папа  мне  сказал:«Брось ты  показалось»

Поймать  их невозможможно,  

нельзя напасть  на  след.

А кто  такие  фиксики?

Большой, большой  секрет!

Есть  у  них  условный   знак.

 Я узнал  случайно!

 

Нужно  пальцы  сделать  так  только.

Только  это   тайна.

Они  передают  вам   свой  пламенный ”Привет!”

А кто   такие  фиксики?

Большой, большой  секрет!

А  кто  такие  фиксики?

Большой,большой  секрет!

 

 

29   нче дәрес

Й хәрефе

Дәреснең максаты:

й хәрефе турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;

йо,йө,җо, җө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада сүзләр бирелгән.

йомгак, йолдыз, йөрәк, йөз, көймә, каймак, абый.

Бу сүзләр нәрсәсе белән охшаш? (Й хәрефе бар.)

й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килгән? (Башында, уртасында, ахырында.)

Дәресебезнең темасын кем әйтә? (Й хәрефе.)

Өй эшләрен тикшерү.

67 нчы күнегү, 30 бит.

-Мәкальләрне укыгыз, сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган, әйтеп чыгыгыз.(Һ, х хәрефләре)

— Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. ( Барлык мәкальләр дә хезмәт сөяргә кирәклекне өйрәтә.)

IIIМатур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Табу өчен без утны,

(Кул чабабыз.)

Ышкыйбыз учка-учны.

(Учларда ручка тәгәрәтәбез.)

Кинәт чаткы чыкты

(Йодрыкларга сугабыз.)

Һәм бүлмәне яктыртты.

(Кул чабабыз.)

б) Дәфтәрдә эш.

Йй йо йө йолдыз йөгерек йөзек

IV. Тема буенча эш.

Тактадан табышмакны укыту:

Йортны саклый караклардан.

Ормый, сукмый, бәрми дә.

Зур да түгел. тик шулай да

Аның аша үтеп йортка

Керә алмый беркем дә. (Йозак.)

-Табышмакның җавабы нинди аваздан башлана? Ул нинди аваз? ( [ й] тартык аваз.)

-[ й] авазын нинди хәреф белдерә? (Й- кыска и хәрефе.)

2. Дәреслек буенча эш.

70-73 нчы күнегү

-Й хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килгән?

32-33 нче биттәге нәтиҗәне уку.

V. Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI. Ныгыту эше.

Дәреслек буенча эш. 74 нче күнегү.

-Сүзләрне күчереп языгыз, язылышларын истә калдырыгыз.

2. Сайланма диктант.

— Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап языгыз.

Хәйдәр.

Хәйдәр – акыллы малай. Ул өйдә әнисенә булыша. Су алып кайта. Энесен уйната. Хәйдәрнең әнисе шатлана.

VII. Өй эше.Эш дәфтәрендә

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Й хәрефе турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 

 

 

 

 

29   нче дәрес

В  хәрефе

Дәреснең максаты:

В хәрефе турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;

У, в ХӘРЕФЛӘРЕ кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

КҮүн 76 нигезендә:  Дәресебезнең темасын кем әйтә? (В хәрефе.)

Өй эшләрен тикшерү.

31-32нчы күнегү

-Мәкальләрне укыгыз, сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган, әйтеп чыгыгыз.

— Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. ( Барлык мәкальләр дә хезмәт сөяргә кирәклекне өйрәтә.)

IIIМатур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Табу өчен без утны,

(Кул чабабыз.)

Ышкыйбыз учка-учны.

(Учларда ручка тәгәрәтәбез.)

Кинәт чаткы чыкты

(Йодрыкларга сугабыз.)

Һәм бүлмәне яктыртты.

(Кул чабабыз.)

б) Дәфтәрдә эш.

Вв  язу

IV. Тема буенча эш.

 Дәреслек буенча эш.

76-79 нчы күнегү

34 нче биттәге нәтиҗәне уку.

V. Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI. Ныгыту эше.

 Сайланма диктант.

В хәрефе кергән сүзләрне сайлап языгыз.(дик. Җыен.)

VII. Өй эше.Эш дәфтәрендә№ 35,38

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Й хәрефе турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 

 

 

 

30  нче дәрес

Н,Ң  хәрефләре

Дәреснең максаты:

Н,Ң  хәрефләре турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;

Н,Ң    ХӘРЕФЛӘРЕ кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Күн 82 нигезендә:  Дәресебезнең темасын кем әйтә?

Өй эшләрен тикшерү.

29.36 нчы күнегү

IIIМатур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Табу өчен без утны,

(Кул чабабыз.)

Ышкыйбыз учка-учны.

(Учларда ручка тәгәрәтәбез.)

Кинәт чаткы чыкты

(Йодрыкларга сугабыз.)

Һәм бүлмәне яктыртты.

(Кул чабабыз.)

б) Дәфтәрдә эш.

К-г  язу

IV. Тема буенча эш.

 Дәреслек буенча эш.

83-84  нче  күнегү

V. Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI. Ныгыту эше.

 Сайланма  диктант күн 33.

Н.Ң хәрефләре кергән сүзләрне язып алу.

VII. Өй эше.Эш дәфтәрендә№ 37, 40

VIII. Дәресне йомгаклау.

Н, ң   хәрефләре турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 

 

 

 

 

 

21 нче дәрес

 Сузык аваз хәрефләренң язылу үзенчәлекләре.Э- Е хәрефләре

Дәреснең максаты:

Е,э хәрефе турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;

Е,Э хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

зиһеннәрен үстерү

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Табышмакның җавабын табыгыз:

Елгыр да соң, җитез дә соң!

Лента күк бөтерелә.

Аяксыз да шәп элдерә.

Нәрсә соң ул кем белә? (Елан.)

-Табышмакның җавабы нинди хәрефтән башлана? Бу хәреф турында нәрсәләр беләбез?

-Дәресебезнең темасын кем әйтә?

Өй эшләрен тикшерү.

Сузык, тартык авазларны искә төшерү

“ АЛСУ” хикәясендә сузык,иартыкларга сызу- үзаллы эш

Сүзлек диктанты:   ҖИР,сыер, МАЛАЙ,яфрак, КОЙМАК,чаба,чебен.

IIIМатур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Карандашны ике уч арасында тәгәрәтәбез.

-Ике бармак арасында карандашны тәгәрәтәбез.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Ее Ее еее елан ерак каен

IV.Уку мәсәләсен кую,хәл итү.

1.Тактадан мәкальне укыту.

…гет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

-Нинди хәреф төшеп калган? (Е.. хәрефе.)

-Егет сүзенә аваз-хәреф анализы ясыйк. (4 хәреф, 5 аваз, 2 иҗекле, нечкә әйтелешле, [ й, г ]-яңгырау тартыклар, [ т ]- саңгырау тартык).

2. Дәреслек буенча эш.

46 нче күнегү,51 бит. (телдән)

Кагыйдә

47 нчы күнегү, 51 бит.

23 нче биттәге нәтиҗәне уку.

Укучыларның мөстәкыйль эшләре (49 нче күнегү, 24 бит.)

3. 48 нче күнегүнең беренче шигырен истә калдырып язу.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

VI. Ныгыту эше.

1.- Бирелгән сүзләрне ике баганага аерып языгыз: калын сүзләрне беренче баганага, нечкә сүзләрне икенче баганага.

елга, ефәк, егерме, каен, кое, тиен, сыер, егет, уен, оек, кием.

Әйтеп яздыру:

Тиен.

Тиен урманда яши. Ул чикләвек ярата. Җәен кышка азык әзерли. Күп итеп чикләвек җыя. Гөмбә киптерә. Кыш көне тиен агач куышында яши.

VII. Өй эше. №27 Д.

VIII. Дәресне йомгаклау.

 

-Е хәрефе турында нәрсәләр белдек?

26 нче дәрес Сузык аваз хәрефләренң язылу үзенчәлекләре.Е хәрефе

Е хәрефе кергән сүзләрне уку һәм язу.

Дәреснең максаты:

е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру;

е хәрефе кергән сүзләргә анализ ясарга өйрәтү;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Тактада бирелгән сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган?

ка . н, ти . н, көз . н

Бүгенге дәрестә дә е хәрефе кергән сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәбез.

Өй эшләрен тикшерү.

 күнегү,57

-Шигырьне сәнгатьле итеп укып бирегез.

— о хәрефе кергән сүзләрне әйтегез.

— о хәрефе ничә төрле укыла?

IIIМатур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Һәр бармакны җылытыйк ( барлык бармакларны да ышкып чыгу).

-“Уклау” (учлар арасында ручка тәгәрәтү)

-“Камыр җәю”(парта өстендә ручканы уч белән тәгәрәтү).

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Егылганны елан чагар.

Мәкальнең нәрсә турында булуын аңлату.

IV. Тема буенча эш.

1. -Табышмакларның җавапларын табыгыз:

1)Ашыйсы килсә — мөгри,

Туйса – ята да күши. (Сыер.)

2) Сорыдыр төсе, үткенер теше;Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

3) Кара бавы үрелеп ара,Алда башы күренеп бара. (Елан.)

— Җавапларга хәреф-аваз анализы ясыйк.

2. Дәреслек буенча эш.

63,64 нчы күнегү, 29 бит.Кагыйдә

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Җил исә, исә, исә. (Кулларны селкиләр.)

Агачларны селкетә.(Чайкалалар.)

Җил тына, тына, тына. (Чүгәлиләр.)

Ә агачлар… (Күтәреләләр.)

Үсәләр! (Сикерәләр.)

VI. Ныгыту эше.

65 нче күнегү 30 бит.

Истә калдырып язу.

Тиен, син бик яратасың

Тәмле чикләвек төшен.

Тик чикләвек ватканда

Сына күрмәсен тешең.

(Мәрзия Фәйзуллина.)

VII. Өй эше.

66,67 нче күнегү, 30 бит.
* Күн.68

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Е хәрефе сүзләрдә ничек укыла?

 

 

 

 

 

 

 

 

24 нче дәрес

Я хәрефенең дөрес язылышы

Дәреснең максаты:

я хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру;

я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында язылуын өйрәтү;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада сүзләр бирелгән:

ерак,елый, биек, сыер, кояш, бөек

-Кайсы сүз артык? Ни өчен? (кояш, чөнки бу сүздә я хәрефе бар)

-Бугенге дәрес темасын әйтегез. (я хәрефе)

 

Тактада язылган табышмакны укыту, җавабын әйттерү:

Ялт-йолт итеп уйный күктә.

Шомландыра, курку сала.

Еракларда уйнаганы

Нәҗәгай дип тә атала. (Яшен)

-Табышмакның җавабы нинди хәрефтән башлана? (я хәрефе)

— Бүгенге дәрестә дә без я хәрефе кергән сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәрбез.

II.Өй эшләрен тикшерү

күнегү 57

 о хәрефе турында нәрсә әйтә аласыз?

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Чиста бул. Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт ( бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

б) Дәфтәрдә эш.  Я, Ял, Яз, Ях, Ян, Якуп, Язилә, Ярулла, Ясәви

IV. Тема буенча эш.

1.”Кем күбрәк” уены

Беренче вариант я хәрефе /йә/ дип укылган сүзләр, икенче вариант — /йа/ дип укылган сүзләр уйлый.

2. Дәреслек буенча эш:  күнегү 58 , 59.    Кагыйдә

3.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә:

1) чыршы, ямь, тора, яшел, урманга, биреп.

2)якты, кояш, җылы, һәм, нурлары.

3) яфракларда, нурлары, сары, уйный, кояш.

V. Физкультминут.

Татар халкының “Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюен башкару.

VI Ныгыту эше.Сайланма диктант.

Я хәрефе кергән сүзләрне сайлап язарга.

Юлда.

Көн аяз. Кояш нурында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук яшь чыршылар арасына кереп яшеренде.

VII. Өй эше.

күнегү 58 язырга,   * күнегү 28 ятла

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Я хәрефе сүзләрдә ничек укыла һәм кайсы урыннарда языла?

 

 

 

 

 

25 нчы дәрес

Ю хәрефе

Дәреснең максаты:.ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

аваз-хәреф анализы ясый белүне ныгыту;

чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада сүзләр бирелгән:

юл, юлчы, юлдаш, аю, юкә, юрган

Бу сүзләр нәрсә белән охшаш?

Бүгенге дәрес темасын кем әйтә?

II. Өй эшләрен тикшерү.

 Күнегү 60

-Мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Ю-ю!

Ю-ю! Ю-ю!

-Менә сиңа су.

Бит-кулыңны ю.

Ю-ю,ю-ю-ю!

-Туңдыра ич бу.

Салкын ич бу су.

Ай-яй-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю.

Әйбәт салкын су

Ю-ю-ю-ю-ю!

б) Дәфтәрдә эш.

ю аю юл юк юеш юаш каюта юмарт юа юкә юрган баю бию югары

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

108 нче күнегү, 58 бит

59 нчы биттәге нәтиҗәне укыту.

61-62 күнегү

2. Чиста. пөхтә йөрү турында әңгәмә.

3. Тактада бирелгән шигырьне укыту:

Песи битен юа.

Ашап туйгач, безнең песи,

Аңлый алмыйм ни эшләп,

Битен юа, тәпиләрен

Теле белән юешләп.

Песи әллә белми микән

Су чистарак юганын?

Юар иде, юынгычка

Буе җитми шул аның.

Ю хәрефе сүзләрне таптыру, яздыру.

V. Физкультминут.

Су буенда

Без килдек су буена (йөрү хәрәкәте белән),

Иелдек тә юындык (битне, кулны юу хәрәкәтләре).

Кулларны болай итәбез (йөзү хәрәкәтләре белән),

Менә ничек без китәбез,

Дельфиннар күк йөзәбез (чүгәлиләр, басалар),

Шуннан судан чыгабыз,

Урыннарыбызга утырабыз.

VI. Ныгыту эше.

Истә калдырып язу:

Иртә белән юына барысы:

Нәни песи балалары.

Юына үрдәкләр. чебешләр,

Коңгызлар һәм үрмәкүчләр.VII. Өй эше. күнегү 62.VIII. Дәресне йомгаклау.

 

27 нче дәрес                      Ю, я, е хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнегүләре.

Дәреснең максаты:

ю, я, е хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

аваз-хәреф анализы ясый белүне ныгыту;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада бирелгән сүзләрне ничек итеп3 төркемгә бүлеп була?

яңгыр, юкә, аю,кояш,каен, ябалак, тиен,сыерчык, юлбарыс

II. Өй эшләрен тикшерү.

Эш дәфтәрендә.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

күнегү 63

е хәрефе кергән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау.

күнегү 64 Мөстәкыйль эш.

2.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

1)агачлары, каен, үсә, урманда, юкә.

2)кышка, әзерли, тиен, чикләвек.

3)чагылдыра, нурлары, кояш, күзне.

V. Физкультминут.

Көз.

У: И, балалар күрегез:

Тышта, әнә, кыш килде

Б: Әйе, әйе, күрәбез,

Кыш  килгәнен беләбез

(балалар басалар,парта арасыннан чыгалар).

У: Йә, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Б: Кошлар очты көньякка

Канат кагып, еракка.

(кулларын як-якка җәепболгыйлар).

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны

(җир казу хәрәкәтләре ясыйлар).

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар (чүгәлиләр),

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар

(кулларын чайкыйлар).

Тик безгә күңелле көз,-

Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез

(йөрү хәрәкәтләре белән).

VI. Ныгыту эше.

1.Дәреслек буенча эш:

күнегү 65- үзаллы эш

2. Әйтеп яздыру:

Сыерчык.

Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган.Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар.

VII. Өй эше.

күнегү 67

*күн. 68

VIII. Дәресне йомгаклау.-Я, е, ю хәрефләренең нинди үзенчәлекле охшаш якларын бедек?

43 нче дәрес

Бертөрле тартыкларның янәшә килүе.

Дәреснең максаты:

бертөрле тартыклар янәшә килгән сүзләр белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада язылган шигырьне укыгыз. Астына сызылган сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Көз.

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр,

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр..

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка – көньякка. (Барлык астына сызылган сүзләрдә бертөрле янәшә тартыклар бар.)

— Бүгенге дәресебез нинди сүзләр турында булыр, кем әйтә?

II. Өй эшләрен тикшерү.

39-40 нче күнегү,эш дәф.

 

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

 

б) Дәфтәрдә эш.

Эссе, ванна, аккош, касса, группа

Эмма, Анна, Алла, Саттар, Чаллы

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

94-96 нче күнегү, 42 бит.

 

2. Истә калдырып язу: күн.98

Дәрес башында укыган шигырьне яңадан укыту, ятлату, яздыру.

 

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

 

VI. Ныгыту эше.

 

Әйтеп яздыру.

 

Кышкы урман.

Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлеккә тирән кар эчендә рәхәт.

 

VII. Өй эше.

Эш дәфтәре б.20-21 бит.

Бертөрле тартыклар янәшә килгән сүзләрне язып килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Бертөрле тартыклар янәшә килгән нинди сүзләр белдек?

 

 

 

 

32 нче дәрес

 

Контроль диктант №2

Дәреснең максаты:

*сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү алымнарын белүләрен тикшерү;

* сузык һәм тартык авазлар турында темаларны ничек үзләштерүләрен тикшерү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

—Сүзләрне нәрсәләргә карап иҗекләргә бүләбез? (сузык авазларга)

—Сузык авазларны искә төшерик.

— Тартыкларны ничә төркемгә бүләбез?

— Бүген без беренче чирек йомгаклары буенча диктант язабыз. Игътибарлы булыгыз!

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. Текст белән таныштыру.

Урманда.

Безнең илдә урманнар бик күп. Нинди генә агачлар юк анда! Әнә ап-ак каеннар җилдә тирбәлә. Төз наратларның башлары болытларга тигән сыман. Мең яшәр имәннәр йокымсырап торгандай күренә. Яшел диңгез шикелле, тайга чыршылары шаулый. Карагайлар тармакларын киң җәйгәннәр, эрбет агачы ботакларына утырган тиеннәр рәхәтләнеп чикләвек яралар.

IV. Грамматик биремне үтәү.

Каеннар, тайга сүзләренә аваз-хәреф анализы ясарга.Юлдан-юлга күчерергә мөмкин булмаган өч сүз сайлап язарга.

Дәресне йомгаклау.—Нинди сүзләрне язганда авырлыклар килеп чыкты?

 

 

 

34 нче дәрес

Ь хәрефе

Дәреснең максаты:

.ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

Уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү;

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада язылан съзлщрне укыту:

Кәгазь, табигать, шигырь, нефть, пальто.

Бу сүзләрнең барысында да нинди хәреф бар? ( нечкәлек билгесе)

Бүгнге дәрестә нечкәлек билгесе кергән сүзләрне карыйбыз.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Эш дәфтәре,20-21 бит.Бертөрле тартыклар янәшә килгән сүзләрне таб, язу.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Без ут чыгарабыз (кул чабу).

Учны-учка ышкыйбыз (учлар арасында ручка тәгәрәтү).

Менә тиздән ут чыга (йодрыкларны бер-берсенә сугу),

Һәм кәгазьне яндыра (кул чабу).

б) Дәфтәрдә эш.

ь, ы, мь,нь, пь, шь, ямьле, яшьле, юньле

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

89 нчы күнегү , 39 бит  ь билгесе кергән сүзләрне табу,дөрес уку, ике баганага аерып язу

39 биттәге нәтиҗәне укыту.

Күн 90 сүзләрне иҗеккә бүлеп күчереп күчертеп яздыру, НӘТИҖӘ ЯСАУ.

 ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укыту.

V. Физкультминут.

Яфрак бәйрәме.

Сары, сары, сап-сары ( басып кулларын югары күтәрәләр)

Агачларның яфраклары.

Бил исә, яфрак ява (кулларны күтәреп җилпиләр)

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак (кулларны як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Бүген, бүген, бүген, бүген (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Яфраклар бәйрәме.

VI. Ныгыту эше.

-Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз:

күзәтәләр, табигатьне укучылар

нәтиҗәсен, билгелиләр, күзәтүләр, календарьга

Әйтеп яздыру.

Көз яме.

Кайбер кешеләр көзнең ямьле икәненә ышанмыйлар. Алар язгы һәм җәйге табигатьне мактыйлар. Ә мин көзне яратам. Көз җиргә муллык алып килә. Бервакытка да хас булмаган кызгылт-сары төсләре белән күзне ямьләндерә.

VII. Өй эше.№ 47,48, 50 бит 22-23

VIII. Дәресне йомгаклау.

-ь хәрефе ни өчен кирәк?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

45 нче дәрес

Нечкәлек һәм аеру билгесе

Дәреснең максаты:

.ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү;

Игьтибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

— Бүген нинди көн? (1 ноябрь – көзнең соңгы ае. Үлгәннәрне искә алу көне).

-Ноябрь сүзендә соңыннан нинди хәреф бар? Ул ни өчен кирәк? (Нечкәлек билгесе. )

Бүгнге дәрестә нечкәлек билгесе кергән сүзләрне өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Язып килгән җөмләләрен укыту.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

ь/ь ьь//ьь көньяк, төньяк, Мәрьям, Ильяс

Дөньяда иң зур байлык – белем һәм саулык.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

124 нче күнегү, 67 бит

67 биттәге нәтиҗәне укыту.

2. Мөстәкыйль эш .

125 нче күнегү

V. Физкультминут.

Көз.

У: И, балалар күрегез:

Тышта, әнә, көз килде

Б: Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез

(балалар басалар,парта арасыннан чыгалар).

У: Йә, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Б: Кошлар очты көньякка

Канат кагып, еракка.

(кулларын як-якка җәепболгыйлар).

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны

(җир казу хәрәкәтләре ясыйлар).

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар (чүгәлиләр),

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар

(кулларын чайкыйлар).

Тик безгә күңелле көз,-

Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез

(йөрү хәрәкәтләре белән).

VI. Ныгыту эше.

1. Истә калдырып язу.

Дөньяда илләр күп, җирләр күп,

Тик безнең ил генә бер генә.

Дөняда бәхетле, якты ил,

Матур ил тик безнеңил генә.

2. “Бер сүз-күп сүз” уен

Сан- буран- кычыткан-

Бәрән- төн- метал-

Көн- кул- урман-

Колын елан- каен-

Болын куян- тукран-

VII. Өй эше.

126 нчы күнегү, 68 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-ь хәрефе ни өчен кирәк?

 

 

Я, е, ю хәрефе кергән сүзләр

42нче дәрес.

Дәреснең максаты:

.е, я,ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру;

сүзләргә анализ ясарга өйрәтү;

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Табышмакның җавабын уйлагыз:

Кояшлы ил, нурлы ил-

Охшаган чаптар атка.

Тырыш халкының даны

Яңгырый бар тарафка.

Нинди ил ул? Ул илдә

Сөйлиләр кайсы телдә? (Татарстан. Татар, рус һәм башка телләрдә)

—Бүгенге дәрестә үткән темаларны ныгытабыз.

II. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Һәр бармакны җылытыйк ( барлык бармакларны да ышкып чыгу).

-“Уклау” (учлар арасында ручка тәгәрәтү)

-“Камыр җәю”(парта өстендә ручканы уч белән тәгәрәтү).

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Тел елата да, юата да.

Мәкальнең нәрсә турында булуын аңлату.

IV. Тема буенча эш.

1. Тиешле хәрефләрне куеп тактадан текстны күчереп языгыз:

Кар ява.

Таңнан башланган …омшак кар туктамады. Җир …өзен ап-ак кар каплады. Киң …ланнар, би..к таулар, ку… урманнар, киң болыннар агарды. Зур …лгалар боз астына качты. Таныш …ллар да …галды.

-Й, я, ю, е хәрефләре турында нәрсәләр беләсез?

2. Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау:

1)сузык авазларны кабатлау;

2)тартык авазларны кабатлау;

3)сүзләрне әйтеп яздыру:

Яңгыр, елга, юрган, йомшак

4) сүзләрне тикшерү.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Җил исә, исә, исә. (Кулларны селкиләр.)

Агачларны селкетә.(Чайкалалар.)

Җил тына, тына, тына. (Чүгәлиләр.)

Ә агачлар… (Күтәреләләр.)

Үсәләр! (Сикерәләр.)

VI. Ныгыту эше.

1 Шигырьне укыту.

Ана теле.

Иң әүвәле, “Ана”, диде,

“Бала”, диде,

Әлифбаны ачып, миңа ана теле.

Күңел биреп, дәресеңне тыңла, диде,

Укы, дускай, ачык авыз булма, диде.

Үсеп җиттем күбрәк укып, әзрәк уйнап.

Үсеп җиткәч, дөнья гиздем иңләп-буйлап;

Бүтән телләр алга әйдәп йөрде мине,

Ә күңелдә сайрап торды ана теле.

— Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Шигырьне күчереп языгыз.

2. Истә калдырып язу.

Туган тел ул тәндә, җанда калсын

Ана сөте булып гомергә.

VII. Өй эше.

Туган тел турында хикәя төзеп килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Туган телне нишләргә кирәк?

 

46нчы дәрес

Нечкәлек һәм аеру билгесе

Дәреснең максаты:

.ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү;

Игьтибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Тактада бирелгән сүзләрне укыгыз. Анда нинди хәрефләр төшеп калган?

Ал…бом, асфал…т, нефт…, шигыр…

-Дәреснең темасын кем әйтә?

Матур язу.

а)кулларга массаж ясау

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Карандашны ике уч арасында тәгәрәтәбез.

-Ике бармак арасында карандашны тәгәрәтәбез.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Дөньяда иң кызганыч кеше – эшкә ялкау кеше.

III. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

127 нче күнегү, 68 бит.

2. 128 нче күнегү, 69 бит

VI. Физкультминут.

Татар халкының “Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюен башкару.

V.Ныгыту эше.

1. Әйтеп яздыру:

Клуб.

Авылыбызның клубы зур. Ул авыл уртасына салынган. Яшьләр клуб тирәсенә бакча ясаганнар.Клуб мөдире Сөнгать матур итеп баянда уйный. Яшьләр җырлыйлыр. Алар спектакль куярга әзерләнәләр.

“Кем күбрәк сүз төзи”

табигать

VI. Өй эше.

129 нчы күнегү, 70 бит

VII. Дәресне йомгаклау.

-ь хәрефенең сүзләрдәге роле нәрсәдә ?

 

33 нче дәрес

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр

Дәреснең максаты:

Дөрес уку һәм язу кәнекмәләре булдыру;

й хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

—Табышмакның җавабын әйтегез:

Чулпан да ул, Зөһрә дә,

Венера дакайчакта.

Шундый матур балкып тора

Кояш уянган чакта. (Йолдыз.)

Табышмакның җавабы нинди хәрефтән башлап языла? (Й хәрефе.)

Бүген дә без й хәрефе кергән сүзләрне язарга өйрәнүне дәвам итәбез.

Өй эшләрен тикшерү.

92 нче күнегү, 49 бит

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Нәрсә бу? Бик кызык!

(Кул чабу.)

Булмый чикләвек ватып.

(Йодрыкларны сугу.)

Чикләвекне учка куйдык

Һәм ваттык аны сугып.

(Һәр бармакны учка сугып чыгу.)

б) Дәфтәрдә эш.

И ш й ши ис йо йө йә йокы йомыш инеш шикәр йомычка

IV. Тема буенча эш.

1. Истә калдырып язу.

Җырлый-җырлый кыз бала

Энекәшен йоклата.

Биштә генә булса да,

Энесенә ул апа.

— Й хәрефе кергән сүзләрне карыйк, алар сүзнең кайсы урыннарында килгән?

91 нче күнегү, 49 бит.

Нәтиҗәне уку.

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

Шигырьне укыгыз, күчереп языгыз,й хәрефе кергән сүзләр астына сызыгыз.

Безнең гаилә.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне сычкан явыздан саклый ул.

(Г.Тукай.)

2.”Кем күбрәк сүз уйлый” уены.

Й хәрефе кергән сүзләр уйларга

VII. Өй эше.

93 нче күнегү, 50 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында языла?

 

40 нчы дәрес

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр

Дәреснең максаты:

Дөрес уку һәм язу кәнекмәләре булдыру;

ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

—Табышмакның җавабын әйтегез:

Гайрәт, җитезлек ягыннан

Арысланга бирешмим.

Буйлы киемемне салмыйм,

Яшим шушы килеш мин. (Юлбарыс.)

Юлбарыс сүзенә аваз-хәреф анализы ясыйк.

Ю хәрефе кебек ике аваз белдерүче тагын нинди хәрефләрне беләбез? (Я,Е).

Бүген без ике аваз белдерүче хәрефләр турында өйрәнүне дәвам итәбез.

Өй эшләрен тикшерү.

93 нче күнегү, 50 бит

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш.

ОӨЮ Юл Юн Юк Оркыя Юныс Өлфәт Юлдаш

Юлда юлдашың яхшы булсын.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

110 нчы күнегү, 60 бит.

Рәсемнәр буенча сүзләр төзү, аларны тикшерү.(Аю, юрган, юкә, юлбарыс.)

-Төзегән сүзләр белән җөмләләр уйлагыз.

111нче күнегү, 60 бит

Дәфтәргә җөмләләр төзеп язу.

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

Әйтеп яздыру.

Юлдаш.

Әнә юл.Юлда юкә агачлары үсә. Әюп юлга чыкты. Аңа Юныс та иярде. Алар юлдаш булдылар.Юлда яхшы юлдаш белән бик күңелле. Юлны үткәнеңне сизми дә каласың.

2.” Кайсы вариант күбрәк сүз уйлый” уены.

1 вариант е хәрефе кергән сүзләр, 2 вариант – я хәрефе, 3 – вариант –ю хәрефе кергән сүзләр уйлый.

VII. Өй эше.

Юмарт, юаш, кыю сүзләре белән җөмләләр төзеп килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Я, ю, е хәрефләре турында нәрсә әйтә алабыз?

 

 

 

 

 

 

 

21нче дәрес

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр

Дәреснең максаты:

Дөрес уку һәм язу кәнекмәләре булдыру;

Сузык һәм тартык авазлар турында белемнәрен ныгыту;

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Табышмакның җавабын табыгыз:

Әткәң- әнкәңдәй газиз,

Кадерле һәм якын ул.

Боздай каты, салкын ул,

Күп вакытта ялкын ул. (Туган тел.)

Безнең туган телебез – татар теле. Татар сүзендә нинди авазлар бар?

Бүген без сузык һәм тартык авазлар турында өйрәнүне дәвам итәрбез.

II.Өй эшләрен тикшерү.

60 нчы күнегү, 32 бит.

Мәкальләрне укыту. Мәгънәләрен аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны кабатлау.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш.

Л м ол ом өм юм юл өмә томан олы сөлге сөңге Иле барның теле бар.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

61 нче күнегү, 32 бит.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясату.

Шигырьне истә калдырып яздыру.

2. Табышмаклар әйтү, җавапларын яздыру:

1) Кышын да, җәен дә яшел тун кия. (Чыршы)

2) Иртән иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч0

3) Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

4) Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

5) Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)

— Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызыгыз.

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

1.Мәкальләрне укыту, мәгънәләрен аңлату.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Инсафлының теле саф.

Тел кешенең кемлеген аңлата.

— Мәкальләрне күчереп языгыз , сузык авазлар астына нокта куеп чыгыгыз.

2.Икенче юлга күчерү өчен , сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтегез .

карлыгач, урман, агач, каен, имән, сандугач, усак, сыерчык, өрәңге, гөмбә, тиен, поши.

VII. Өй эше.

62 нче күнегү, 33 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Авазлар ничә төрле булалар?

-Калын сузык авазларны әйтегез.

— Нечкә сузык авазларны әйтеп чыгыгыз.

— Тартык авазларны нинди төркемнәргә бүләбез?

 

 

 

 

 

 

35 нче дәрес

ъ хәрефе

Дәреснең максаты:

.ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

Уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү;

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада язылан сүзләрне укыту:

Вәгъдә, игътибар, мәгънә, тәкъдим, нәкъ,

Бу сүзләрнең барысында да нинди хәреф бар? ( калынлык билгесе)

Ул нинди хәрефләрдән соң килә? (к, г.)

Бүгнге дәрестә калынлык билгесе кергән сүзләрне карыйбыз.

II. Өй эшләрен тикшерү.бит 22-23 эш дәфтәре

Ь хәрефе

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Без ут чыгарабыз (кул чабу).

Учны-учка ышкыйбыз (учлар арасында ручка тәгәрәтү).

Менә тиздән ут чыга (йодрыкларны бер-берсенә сугу),

Һәм кәгазьне яндыра (кул чабу).

б) Дәфтәрдә эш.

ь ъ ьт ьс ьр ьф ьм ъя ъд ъф ъе ът

Вәгъдә тәкъдим мәгънә

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш: 89-90 нчы күнегү, 39-40бит

40 биттәге нәтиҗәне укыту.

91-92 нче күнегү, 39-40 бит.

40 биттәге нәтиҗәне укыту.

2. Нокталар урынына ь, ъ билгеләренең кирәклесен куеп, сүзләрне күчереп языгыз:

Ил…яс, мәс…әлә, вәг…дә, нәк…, пал..то, ал..япкыч, ар..як, төн..як, ал..бом, Мәр…ям, Әк…лимә, дик..кат…, тәнкыйт…, кул..югыч.

V. Физкультминут.

Кар ява

Ябалак кар ява (кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Чыгабыз уйнарга (йөрү хәрәкәтләре),

Урамга һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар, яу-яу! (кул чабу).

Без ясыйбыз кардан тау (кул белән күрсәтү).

Ак мамыктай тузгып яу! (очу хәрәкәтләре).

Бик дәү булсын безнең тау!

VI .Ныгыту эше.

Әйтеп яздыру.

Нәкъ, табигать, физкультура, алъяпкыч, кулъяулык, лагерь, сәгать, корабль, мәгънә, мәкаль, тәкъдим, нефть, кәгазь, сәнгать, көньяк, шигырь, дөнья

2. Истә калдырып язу.

Кыш.

Кыш килә җил куенында,

Ак йолдызларын сибеп.

Көмеш кыңгыраулар таккан

Акбүз атларын җигеп.

VII. Өй эше.

49,52 нче күнегү, 23,25 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-ъ хәрефе ни өчен кирәк?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

36 нче дәрес

ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнегүләре

Дәреснең максаты:

.ъ, ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтүне дәвам итү

Сүзләргә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

— Үткән дәрестә нинди хәреф кергән сүзләр турында өйрәндек? Бу хәреф турында нәрсәләр беләсез?-Бүгенге дәрестә дә ь, ъ кергән сүзләрне укырга һәм язарга өйрәнүне дәвам итәрбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.  22-23 бит Эш дәфтәре

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Карандашны ике уч арасында тәгәрәтәбез.

-Ике бармак арасында карандашны тәгәрәтәбез.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

ь ъ ьъ ье ъе ью ъю ья ъя къ гъ

Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

91-93 нче күнегү, 72 бит

Таблицадагы сүзләрнең язылышын хәтердә калдырту.

— ь,ъ хәрефләре ни өчен куелган?

2. Бирелгән сүзләрне язу, аваз-хәреф анализы ясарга (2 сүзгә):

Түрьяк, шәльяулык, алъяк, ашъяулык, яшьлек, альбом, тәкъдим, дикъкать

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI .Ныгыту эше.

Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә.

 Лагерь, вәгъдә, альбом, Мәрьям, сәгать, ямьле, Ильяс, яшьтән үк,

шагыйрь, дөнья.

2. Күчереп язарга:

Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, тормышка ямь биргән ананы олылыйк!

Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

VII. Өй эше.

133 нче күнегү, 71 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

 

48 нче дәрес

ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнегүләре

Дәреснең максаты:

.ъ, ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

Икешәр аваз белдерүче хәрефләр турында белемнәрен ныгыту;

Дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Бугенге дәрестә без белемнәребезне ныгытырбыз.

II. Өй эшләрен тикшерү.

133 нче күнегү,71 бит

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

ь ъ в к г я ю еь ъ в к г я ю е

Мәрьям апа Ильяска кулъяулык чигә.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

136 нчы күнегү, 73 бит

— ь,ъ хәрефләре ни өчен куелган, аңлатыгыз?

2. Сүзләрне кертеп, мәгнә ягыннан үзара бәйләнешле берничә җөмлә язарга. Аеру билгеләренең астына сызарга.

Лагерда.

Лагерь, вәгъдә, альбом, Мәрьям, сәгать, ямьле, Ильяс, яшьтән үк,

шагыйрь, дөнья.

V. Физкультминут.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз.

Гөлләргә су сибәбез.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга – сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

VI .Ныгыту эше.

1.Ике аваз белдерүче хәрефләрне кабатлау:

137 нче күнегү, 73 бит

138 нче күнегү, 73 бит

2. Истә калдырып язу.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була –

Дусларың гына булсын.

VII. Өй эше.

Якын дустың турында хикәя язып килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

49 нчы дәрес

Алфавит

Дәреснең максаты:

.татар алфавиты белән таныштыру;

Алфавитны кулланырга өйрәтү ;

тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын табыгыз

38 хәрефне күрсәтә, 3 иҗектән тора торган сүз.(Алфавит.)

-Әйе, алфавит. Хәзер мин сезгә “Алфавит каласы” дигән шигыр укыйм.

Кара диңгез эчендә,

Каләм утравында

Бик матур, кеп-кечкенә

Алфавит каласы бар.

Шул каланың эчендә

Иртә, көндез, кичен дә

Нәни генә кешеләр

Көне-төне эшлиләр:

А – артист театрда.

Ә — әти, әни, әби,

Б – безнең Бикбай бабай,

В – Вася, күрше малай.

Г – гармунчы Галимҗан,

Д – дидгезче Дәүләтҗан,

Е – елгада йөзүче,

Ж -журналист, гәзитче,

Җ – җизни, җиңги була.

З – шахтада забойчы,

И – ипи пешерүче,

Й – йомышка йөрүче,

К – кондуктор,

Л – лифтер,

М – монда оста монтер,

Н – нәкышче, заллар бизи,

Ң – киңәшче булып йөри,

О – остаз,ул өйрәтә,

Ө — өйрәнчек өйрәнә.

П – пассаир, паромчы,

Р – рәссам, С – сатучы,

Т – табиб,У – укытучы,

Ү – үсмер , үзем булам.

Ф – фотограф, Х – хәбәрче,

Һ – мәһабәт бер һәйкәл,

Ц — циркач, ч – чаңгычы, ш – шагыйрь,

Щ — борщ , щи пешерә,

Ы – ыслаучы, э – эшче,

Ю – юрист, хөкем тикшерә,

Я – язучы бу шәһәрдә,

Икесе әле сәфәрдә.

Алары нинди хәрефләр?

Кем алардан хәбәрдар? (ь, ъ билгеләре.)

Бүген без алфавит турында сөйләшәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

“Якын дустым” хикәяләрен укыту.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

б) Дәфтәрдә эш.

И, Ш Исхак яза. Идрис китап укый. Шәкүр рәсем ясый. Шамил уйный.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш:

139 нчы күнегү, 74 бит

74 биттәге нәтиҗәне укыту.

140 нчы күнегү, 75 бит

Хәреф исемнәрен дөрес әйтеп, алфавитны укыту.

V. Физкультминут.

Кыш.

Елның бер чагы була,

Дөняга энҗе тула.

Басу-кырлар киңәя,

Болыннар иркенәя,

Күктән йолдызлар ява,

Һәрчак саф була һава.

Шифалы җилләр исә,

Битләр алланып пешә.

( шигырьдә сүз нәрсә турында барса, шул хәрәкәтне күрсәтергә кирәк.)

VI .Ныгыту эше.

1. Әйтеп яздыру.

Сәламәт булыйм дисәң.

Яшелчә — кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай. Кем яшелчәне күп ашый, ул сәламәт булып үсә. Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Яшелчәләрне ашар алдыннан яхшылап юарга кирәк.

— Сузык аваз хәрефләрен билгеләгез.

VII. Өй эше.

74 биттә бирелгән язучыларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язарга

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

51 нче дәрес

Алфавитны куллануга күнегүләр.

Дәреснең максаты:

Алфавиттан файдаланырга өйрәтү;

Авазлар һәм хәрефләр турында белемнәрен ныгыту;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бүген бекз алфавиттан файдаланырга өйрәнербез.

II.Өй эшләрен тикшерү.

Алфавитны чылбыр тәртибендә әйттереп чыгу.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Чиста бул.

Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт ( бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

б) Дәфтәрдә эш.

Й Ы Йомшак кар яуды. Ык елгасы бозланды. Йосыф шуарга чыкты.

IV. Тема буенча эш.

1.-Тиешле җавапны сайлап алыгыз:

1. а)Татар алфавитында 33 хәреф бар.

б) Татар алфавитында 38 хәреф бар.

2. а) Тартык авазлар иҗек төзи.

б) Тартык авазлар иҗек төземи.

3. а) Сүздә ничә сузык аваз булса, шул кадәр иҗек була.

б) Сүздә сузыкларга караганда иҗек күбрәк була.

в) Сүздә иҗекләр сузыкларга караганда кимрәк була.

4. а)Сузык авазлар калын аваз белдерәләр.

б) Сузык авазлар калын һәм нечкә авазар белдерәләр

в) Сузык авазлар нечкә аваз белдерәләр.

2. Дәреслек буенча эш.

141 нче күнегү, 75 бит.

142 нче күнегү, 75 бит

3.Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзергә:

Эшне, калдырма, бүгенге, иртәгәгә.

-Нәрсә килеп чыкты? (Мәкаль)

-Мәкальнең мәгънәсен аңлатып бирегез.

V. Физкультминут.

Татар халкының “Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюен башкару.

VI. Ныгыту эше.

1. Истә калдырып язу.

Урманнар артыннан

Һәм таулар артыннан,

Болыннар буйлатып

Бураннар уйнатып,

Килә кыш бабай.

Ай суык, ай-ай-яй.

VII. Өй эше.

144 нче күнегү, 77 бит

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Алфавит нигә кирәк?

52 нче дәрес

Контроль күчереп язу

Дәреснең максаты:

авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәрен тикшерү;

дөрес язу күнекмәләре булдыру;

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру

—Нинди авазлар була?

—Нинди хәрефләр ике аваз кушылмасы белдерә?

— Нинди хәрефләр аваз белдерми?

— Нинди хәрефләр ике аваз белдерә?

— Сүзләрне юлдан – юлга ничек күчерәбез?

— Авазлар һәм хәрефләр турында өйрәндек, ә бүген без язу күнекмәләрен ныгыту өчен тактада бирелгән текстны күчереп язачакбыз.

II. Кулларга массаж ясау

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III.Күчереп язу өчен текст белән таныштыру.

Куян.

Кышка куян соры йонын коя. Аңа озын ак йон үсә. Салкын кыш – куян өчен иң авыр вакыт. Ерткыч җәнлекләр аңа тынычлык бирми. Куянны йөгерек аяклары коткара.

Бирем:

1. Ерткыч, аяклары сүзләрен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлергә.

2. Сузык аваз хәрефләре астына сызарга.

IV. Укучыларның мөстәкыйль эшләре.

V. Дәресне йомгаклау.

53 нче дәрес

Үткәннәрне ныгыту. Хаталар өстендә эш.

Дәреснең максаты:

Күчереп язганда һәм биремне үтәгәндә җибәргән хаталар өстендә эшләтү;

Авазлар һәм хәрефләр турында белемнәрен ныгыту;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бүген хаталар өстендә эшлибез.

II.Өй эшләрен тикшерү.

144 нче күнегү, 77 бит.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

б) Дәфтәрдә эш.

Д До Дө Дә Ды Ди Дөнья матур. Дөнья ямьле. Дилбәргә кыш бик күңелле.

IV. Хаталар өстендә эш.

1. Шигырьне күчереп языгыз:

Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

1) Сузык авазларны әйтеп чыгарга.

2) Яңгырау тартыкларны таптыру.

3) Саңгырау тартык авазларны әйттерү.

4) юрган, ябылган, йокыга сүзләрен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә.

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

1. Дәреслек буенча эш

143 нче күнегү, 76 бит.

Сүзлекләр турында укыту.

Мәзәкне уку.

2.Тест.

VII. Өй эше.

77 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.

 

VIII. Дәресне йомгаклау.

53 нче дәрес

Сүз.

Дәреснең максаты:

сүзләрнең авазлардан торуы белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

сүзне уйлап сөйләргә кирәклеген төшендерү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Мәкальләрне укыгыз һәм мәгънәсен аңлатыгыз.

Тел күрке-сүз.

Сүз – күңел көзгесе.

Сүз чыпчык түгел, очырсаң тота алмассың.

— Барлык мәкальләр дә нәрсә турында? (Сүз турында)

—Бүген без дәрестә сүз турында белербез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

77 биттәге сорауларга җавап бирү.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б) Дәфтәрдә эш.

У Ү Ч Чулпан һәм Үзбәк дуслар. Чәчәк, Усман бергә уйныйлар.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

145 нче күнегү, 78 бит.

Нәтиҗәне укыту.

146 нчы күнегү, 78 нче бит.

Кагыйдәне уку.

2. Дәрес башында укыган мәкальләрне күчертеп яздыру.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

VI. Ныгыту эше.

1. Истә калдырып язу.

Төренде дөнья акка –

Кыш килде туган якка.

Башланды суык көннәр.

Көннәрдән озын төннәр.

2. Мәкальләрне әйтеп яздыру.

Сүз сөйләсәң уйлап сөйлә.

Сүзең — кыска, акылың озын булсын.

Татлыдан татлы – яхшы сүз, затлыдан затлы – якты йөз.

VII. Өй эше.

147 нче күнегү, 79 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Сүз турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

47 нче дәрес

Сүзнең тамыры.

Дәреснең максаты:

сүзләрнең тамыры белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

Тактада бирелгән сүзләрне укыгыз. Нинди уртак билгеләре бар?

Илкәй, илем, ил, илче, илләр.

—Бүген без бер тамырдан ясалган сүзләрне карыйбыз.

II. Өй эшләрен тикшерү.Сыйфат,исем,фигыл сүз төркемнәрен кабатлау

47-49  бит.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Баштан әкертен, катырак, каты итеп, тагын әкертенрәк, әкертен генә кул чабабыз.

— Йодрыкларны бер-берсенә сугабыз.

-Һәр бармакны йомшартабыз.

-Учны-учка ышкыйбыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Г П Т Галия апа Таһирга, Гөлсемгә эш кушты. Парталарны Таһир сөртте. Гөлләргә Гөлсем су сипте.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәфтәрдә эш:бит 66-67

2. Шигырьне укыгыз, бертөрле тамырдан торган сүзләрне әйтегез.

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

— Шигырьне күчереп языгыз.

V. Физкультминут.

Кыштан курыкмыйм.

Ап-ак күбәләкләр оча (очу хәрәкәтләре),

Уйный кайчак җил-буран (гәүдәне уңга-сулга бору)

Салкын кыштан һич курыкмыйм (башка күнегүләр)

Көн саен чаңгы шуам (шуу хәрәкәтләре).

VI. Ныгыту эше.

1. Әйтеп яздыру.

Кыш.

Салкын кыш килде. Кышкы салкын җил карларны очырта. Карлы, бозлы җилләр агач башларын селкетә. Урман шаулый.

Кызыл шарфлы эшчән тукраннар җилне сизмиләр. Алар агачлардан зарарлы кортларны чүплиләр.

VII. Өй эше.

68-69 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Сүз турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 

50 нче дәрес   .Тема:Тамырдаш сүзләр.

Дәреснең максаты:

Тамырдаш сүзләр белән таныштыру;изложение нәтиҗәләен анализлау,хаталар өстендә эшләү

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Тактада бирелгән сүзләр арасыннан артык сүзне табыгыз. Ул ни өчен артык, исбатлагыз.

Сусыл, сулы, сусау, су, сукыр, сугару.

— Бүген дә без бер тамырдан ясалган сүзләрне карыйбыз.

II. Изложение нәтиҗәләен анализлау, хаталар өстендә эшләү(дәфтәрләрдә индивидуаль эш)

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

К Ка Кә Ко Кәримә Казанга бара.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәфтәрләрдә эш.

68-70 биттәге эшләрне башкару.

2. “Икәү артык” уены

1) сынау, сынык, сынучан, сыну, сынлы, сыныклы, сындыру.

2) табыш, табышмак, табак, табан, табылдык, табышлы.

3) боргыч, борау, борма, борыч, борчак, бормалы, борылыш.

4) югыч, юынтык, юату, юаш, юынгыч, юу, юылмаслык.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

VI. Ныгыту эше.

1. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлыйк

Яшь, юл, балык, бала, шат, йөз.

2. Истә калдырып язу.

Ямле илдә без-

Иң матур гөлләр.

Гөрләп үсәбез,

Без – бәхетлеләр.

VII. Өй эше.

Дус сүзенә тамырдаш сүзләр уйлап килергә, шул сүзләрне кертеп ике җөмлә язарга.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләрне тамырдаш сүзләр дибез?

 

 

56 нче дәрес

Тамыр һәм кушымча.

Дәреснең максаты:

кушымча дигән төшенчә белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

әдәпле булырга өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Дус сүзенә тамырдаш сүзләр һәм шул сүзләрне кертеп җөмләләрне укыту.

III. Матур язу.

а) Чиста бул.

Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт ( бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

б) Дәфтәрдә эш.

Л М Ләлә Мусина, Миләүшә Галиева, Талип Кәримов, Гата Мурзин

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

153 нчы күнегү, 82 нче бит

Кагыйдәне укыту.

154 нче күнегү, 82 нче бит.

Мөстәкыйль эш.

2. Нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Ялкау… белән яман… бергә йөри.

Кунак.. йорт – хөрмәт… йорт.

Яхшы… итсәң, үзеңә кайтыр.

V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

1. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйларга.

Урман, дәрес, уен, бас.

Уйлаган сүзләрнең берсен кертеп бер җөмлә уйларга.

2. “Кайсы рәт тизрәк” уены

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аерып язарга.

Умартачы сазлык замандаш

Җиләклек тимерче авылдаш

Чәчкеч якташ чирәмлек

Көрәштәш төенчек сөзгеч

VII. Өй эше.

Кеше сүзенә тамырдаш сүзләр уйлап килергә, шул сүзләрне кертеп ике җөмлә язарга.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Тамырга ялганып килгән кисәкне ничек дип атыйбыз?

 

 

57 нче дәрес

Калын һүм нечкә кушымчалар.

Дәреснең максаты:

сүзләргә калын һәм нечкә кушымчаларның ялгануы белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Туган телебезнең нечкәлекләрен өйрәнүне дәвам итик.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Кеше сүзенә тамырдаш сүзләр һәм шул сүзләрне кертеп җөмләләрне укыту.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Нәрсә бу? Бик кызык!

(Кул чабу.)

Булмый чикләвек ватып.

(Йодрыкларны сугу.)

Чикләвекне учка куйдык

Һәм ваттык аны сугып.

(Һәр бармакны учка сугып чыгу.)

б) Дәфтәрдә эш.

В З Звонок булды. Вәсилә белән Зөһрә урыннарына утырды. Дәрес башланды.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

156 нчы күнегү, 84 нче бит.

84 нче биттәге кагыйдәне укыту.

157 нче күнегү, 85 нче бит. Мөстәкыйль эш.

158 нче күнегү, 85 бит. Табышмакларның җавабын табарга.

V. Физкультминут.

Кар ява

Ябалак кар ява (кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Чыгабыз уйнарга (йөрү хәрәкәтләре),

Урамга һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар, яу-яу! (кул чабу).

Без ясыйбыз кардан тау (кул белән күрсәтү).

Ак мамыктай тузгып яу! (очу хәрәкәтләре).

Бик дәү булсын безнең тау!

VI. Ныгыту эше.

Дәреслек буенча эш.

159 нчы күнегү, 86 нчы бит.

2. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, мәкальләрне укыгыз.

Туган телен кадер…гән халык кадер… булыр.Акыл… сүз алтыннан кыйбат.

VII. Өй эше.

158 нче күнегү, 86 нчы бит.

Табышмакларның җавапларын кертеп җөмләләр уйларга.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

51 нче дәрес

ДиктантСыерчык оясы”.

Дәреснең максаты:

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү,тикшерү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Бүген без “Сыерчык оясыдиктант язабыз.

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. Текст белән таныштыру 

IV. Текст буенча әңгәмә.

-  Безнең авылның исеме нинди?

Без нәрсә ясадык?

— Сыерчык оясын кайда элдек?

— Анда кемнәр яши башлады?

— Малайлар ни өчен бу ояларны ясаган?

V.  Сүзлек эше:Чишмә авылы,сыерчык

VI. Текстны ишетеп язу.

VII.Тикшерү

IX. Дәресне йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

59 нчы дәрес

Сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар.

Дәреснең максаты:

Сүз төрләндергеч һәм ясагыч кушымчалар белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Тактада язылган сүзләрне укыгыз алар арасында артык сүз юкмы?

Керле, керсез,керде.

II. Өй эшләрен тикшерү.

158 нче күнегү, 86 нчы бит. Җөмләләрне укыту.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Баштан әкертен, катырак, каты итеп, тагын әкертенрәк, әкертен генә кул чабабыз.

— Йодрыкларны бер-берсенә сугабыз.

-Һәр бармакны йомшартабыз.

-Учны-учка ышкыйбыз.

б)Дәфтәрдә эш.

Ә Э Әз Эз Әти эштә.Әни өйдә. Әби кунакта. Энем бакчада. Мин мәктәптә.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

160 нчы күнегү, 86 бит.

161 нче күнегү, 87 бит.

88 биттәге кагыйдәне укыту.

162 нче күнегү, 88 бит.

89 биттәге нәтиҗәне укыту.

V. Физкультминут.

Татар халкының уен җыры “Кәрия-Зәкәрия”

VI. Ныгыту эше.

1. Дәреслек буенча эш.

163 нче күнегү, 89 бит.Телдән эшләү.

2.Әйтеп яздыру.

Тынычлык.

Бу сүз һәркем өчен кадерле һәм якын. Тынычлык булганда гына, кешеләр рәхәтләнеп эшлиләр. Тынычлык булганда гына, кешеләр бәхетле яшиләр.

VII. Өй эше.

163 нче күнегү. 89 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

 

 

 

 

59 нчы дәрес

Сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар.

Дәреснең максаты:

Сүз төрләндергеч һәм ясагыч кушымчалар белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Кушымчалар турында өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

163 нче күнегү, 89 нчы бит.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

а) кулларга массаж ясау.

Без ут чыгарабыз (кул чабу).

Учны-учка ышкыйбыз (учлар арасында ручка тәгәрәтү).

Менә тиздән ут чыга (йодрыкларны бер-берсенә сугу),

Һәм кәгазьне яндыра (кул чабу).

б)Дәфтәрдә эш.

С Х Салих Харис Хәдичә Сабир Сания Сәлимә Хәлимә

IV. Тема буенча эш.

1. Иҗади күнегү.

Күп нокталар урынына ясагыч кушымчаларның тиешлесен куеп, хикәяне укыгыз һәм күчереп языгыз.

Урманның файдасы.

Урман кыйммәтле төзү материалы – бүрәнә, такта бирә. Бүрәнәдәнйортлар, мунчалар төзиләр.

Урманга бай җирләрдә агачны ягу… итеп тә файдаланалар.

Урман кешеләргә төрле ашам… бирә. Анда күп төрле җәнлек яши. Урман үсем…ләреннән төрле дарулар ясыйлар. Ачык… урынга караганда, куак… һәм агач…ларда дым да яхшы саклана. Урманнар көтү…ләрне, болын…ларны коры…тан саклыйлар.

V. Физкультминут.

Татар халкының уен җыры “Күрсәт әле, үскәнем”

VI. Ныгыту эше.

1.Йөз сүзеннән тамырдаш сүзләр ясап языгыз.

2. Кискеч, кисү, кистем сүзләренең тамырын табыгыз.

3. Тамыр һәм кушымча турында кем күбрәк белә?

VII. Өй эше.

Күз, су, кош сүзләренә кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясагыз.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

 

 

 

60 нчы дәрес

Сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар.

Дәреснең максаты:

Сүз төрләндергеч һәм ясагыч кушымчалар белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Тактадагы сүзләрне укыгыз. Артык сүзне табыгыз.

Көндез, көн, көнләшү. (көнләшү тамырдаш сүз түгел)

—Бүгенге дәрестә без сүз турында белемнәребезне ныгытабыз.

II. Өй эшләрен тикшерү.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бармак чыккан урамга,

Рәхәтләнеп уйнарга.

Ә үзе оныткан бит

Ачкычын алырга.

(Кул чабу.)

Хәзер инде нишләргә?

Тотына ишек шакырга.

(Һәр бармакны уч төбенә сугып алу.)

б)Дәфтәрдә эш.

Р Риза Ризван Роза Рәхмәт сүзен әйтергә онытма. Рөхсәтсез кеше әйберенә тимә.

IV. Тема буенча эш.

1 Дәреслек буенча эш.

164 нче күнегү, 89,90 битләр.

Ясагыч кушымчаларны өйрәтү.

165 нче күнегү, 90 бит.

V. Физкультминут.

Кышкы урман.

Кышкы урманга килдек

(йөрү хәрәкәтләре),

Матур урыннар күрдек

(кулларын як-якка җәяләр).

Тун кигән каен – уңда (күрсәтәләр),

Ямь-яшел чыршы – сулда.

Кар бөртекләре оча

(кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнәләр),

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә(сикерәләр),

Ул бүредән элдертә (урында йөгерәләр).

Без аннан да качабыз (иеләләр),

Тапмас безне ул явыз,

Аю бабай ял итә

(күзләрен йомып, башларын кулларына куялар),

Кызылтүшләр очалар (кулларын җилпиләр).

Бигрәк тә матур алар.

Урманда рәхәт булса да (урында йөрү хәрәкәтләре),

Өйгә кайтыйк , балалар.

VI. Ныгыту эше.

Җөмләләрне укыгыз. Ясалма сүзләрне табыгыз да тамырын, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларын әйтегез.

1)Данлы Идел елгасы үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә.

2) Безнең авылдашлар быел бәрәңгедән зур уңыш алганнар.

3) Марат белән Самат кошларга җимлек куйдылар.

4) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый.

VII. Өй эше.

Ясагыч кушымчаларны өйрәнергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

 

 

 

61 нчы дәрес

Тамыр һәм кушымча темасын ныгыту.

Дәреснең максаты:

Сүзнең тамырын, кушымчаларын дөрес таба белүне ныгыту;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре үстерү;

туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, плакатлар: “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул.”, Тел – рухи байлыгыбыз.”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”, тестлар

Дәрес барышы.

I.Оештыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

— Балалар, тактада язылган мәкальләрне укыйк әле.

Тел – күрке сүз.

Тел – күңел көзгесе.

Әдәп башы – тел.

— Бу мәкальләр – халкыбызның акыллы сүзләре. Буыннар аша күчә-күчә , безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кшеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала. Туган телен үстерү, аның сафлыгы матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы. Кеше тормышы тел белән бәйле. Туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Безнең телебез бик күп тылсымлы сүзләргә бай. Менә сез дә дәресебезне шундый сүзләр белән башлап җибәрдегез. Нинди сүзләр әле алар? (Исәнмесез, хәерле көн, рәхмәт …)

— Менә нинди матур сүзләр бар безнең телебездә. Ә тел ярдәмендә нәрсә дә булса хәбәр итү, әңгәмә алып бару ничек дип атала? (Сөйләм.)

-Сөйләм нәрсәдән тора? (Җөмләләрдән.)

— Җөмлә нәрсәдән тора? (Сүзләрдән.)

— Әйе, сүзләрдән. Бүген без сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәбез.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясап алыйк.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б)Дәфтәрдә эш.

Б Ба Бо Бө Бә Без Тукай оныклары.

IV. Тема буенча эш.

1 – Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Тактада язылган шигырьне укыйк. Аны якташ шагыйребез Ш.Галиев язган.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле диеп, телең йотма

Туган телне онытма!

— Асларына сызылган сүзләрне карыйк. Аларның тамырларын табыйк. Сүзнең тамыры нәрсә ул?(кагыйдәне әйтәләр)

— Тамырга нәрсәләр ялгана? (кушымчалар)

— Кушымчалар ничә төрле була? (Ясагыч, төрләндергеч)

— Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган? (Ясагыч)

— Ни өчен икесенә дә бертөрле кушымча ялганмаган?(калын һәм нечкә сүзләр)

— Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясыйк.

-Хәзер шигырьне истә калдырып язабыз.

2. Дәреслек буенча эш.

166 нчы күнегү, 91 бит.

V. Физкультминут.

— “Халкыбызның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрендә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән” – дигән язучы Г.Бәширов. Хәзер бераз ял итеп алыйк.Торып басып, “Туган тел” җырын башкарабыз.

VI. Ныгыту эше.

“Сүз” темасына тест эшләтү. Аны компьютер белән тикшерү.

“Артык сүзне тап” уены.

Чәчле, чәчкеч, чәчүлек.

Очлы, очла, очкын.

Бозлы, бозык, бозлана.

Язгы, язмача, язулы.

Көлсу, көлле, көләч.

VII. Дәресне йомгаклау.

1.-Балалар, туган телне яратыгыз. Матур итеп сөйләргә өйрәнегез, чөнки

“Кеше күрке- йөз,

Йөзнең күрке- күз

Уйның күрке –тел.

Телнең күрке – сүз.”, ди татар халкы.

2. “Яхшы сүз” шигырен тыңлау.

3. Билгеләр кую.

4. Өй эше бирү.

167 нче күнегү, 91 бит.

Тема “Сүз”.

1.Тамыр сүзне тап.

а)элгеч б) башлык в) күз

2. Тамырдаш сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) сүз төрләндергеч кушымчалар ярдәмендә;

б) сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә.

3. Тамырдаш сүзләрне табыгыз.

а) тозлы, тоз, тозлый;

б) сүз, сүзне, сүзләр;

в) ташчы, ташчыга, ташчыдан.

4. Яңа сүз яса:

Юл+ ач+

Баш+ бас+

Эл+ яз+

Көз+ дус+

5.Тамырын билгелә:

Умартачы авылдаш күзлек

Сазлык җиләк укучы

Тема “Сүз”.

1.Тамыр сүзне тап.

а)элгеч б) башлык в) күз

2. Тамырдаш сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) сүз төрләндергеч кушымчалар ярдәмендә;

б) сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә.

3. Тамырдаш сүзләрне табыгыз.

а) тозлы, тоз, тозлый;

б) сүз, сүзне, сүзләр;

в) ташчы, ташчыга, ташчыдан.

4. Яңа сүз яса:

Юл+ чы ач+кыч

Баш+лы бас+кыч

Эл+ геч яз+гы

Көз+ ге дус+лык

5.Тамырын билгелә:

Умартачы авылдаш күзлек

Сазлык җиләк укучы

Чәчле, чәчкеч, чәчүлек.

Очлы, очла, очкын.

Бозлы, бозык, бозлана.

Язгы, язмача, язулы.

Көлсу, көлле, көләч.

Кеше күрке- йөз,

Йөзнең күрке- күз

Уйның күрке –тел.

Телнең күрке – сүз.

62 нче дәрес

Контроль диктант №3

Дәреснең максаты:

*сүз турында белемнәрен тикшерү;

* авазлар темасын ничек үзләштерәләрен карау.

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

—Сүзләр нәрсәләрдән тора? ( авазлардан)

—Сүзләрнең нәрсәсе була? (тамыры)

— Сүзләргә нәрсә ялгана?(кушымча)

—Нинди сүзләрне тамырдаш сүзләр дибез?

— Бүген без диктант язабыз. Игътибарлы булыгыз!

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. Текст белән таныштыру.

Кыш көне урманда.

Менә кыш килеп җитте. Урман ак карга төренде. Каеннар, наратлар ап-ак карга чумган. Кыш көне урманның үз матурлыгы була. Урманда һава саф. Аннан һич кайтасы килми.

Без кышкы урманны яратабыз.

IV. Грамматик биремне үтәү.

1.Тексттан тамырдаш сүзләрне табып язарга.

2.Урман сүзенә тамырдаш сүзләр язарга.

Дәресне йомгаклау.

—Нинди сүзләрне язганда авырлыклар килеп чыкты?

63 нче дәрес

Ныгыту өчен күнегүләр .

Дәреснең максаты:

Тамыр һәм кушымча турында белемнәрен ныгыту;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Бүген дә без сүз турында өйрәнүне дәвам итрбез.

II. Хаталар өстендә эш.

һ хәрефе кергән сүзләрнең язылышын кабатлау.

Тамырдаш сүзләрне искә төшерү.

III. Тема буенча эш.

1. Текстны укыгыз, күчереп языгыз. Ясагыч кушымча ялганган сүзләр астына – бер, төрләндергеч кушымча ялганган сүзләр астына ике сызык сызыгыз.

Агачлар.

Менә урманга барып керәсең. Кулың белән агачларны сыйпап куясың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Агачларның кәүсәсе җылы була. Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар.

Агач башлары шомлы һәм назлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә. Агачлар белән бергә булу күңелле.

IV. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

V. Ныгыту эше.

Батыр, болыт, боз, көн, кар сүзләренә тамырдаш сүзләр уйларга. Җөмләләр төзәргә.

VI. Өй эше.

Урман турында хикәя язып килергә..

VII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләрне тамырдаш сүзләр дибез

64 нче дәрес

Контроль диктант №4

Дәреснең максаты:

*беренче яртыъеллыкта өйрәнгән белемнәрен тикшерү;

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

— Бүген без контроль диктант язабыз. Игътибарлы булыгыз!

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. Текст белән таныштыру.

Песнәкләр.

Көннәр үтте. Песнәкнең балалары үстеләр. Алар, канат чыгарып, очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар.

Кышын песнәкләргә урманда тамак туйдыру читен булачак. Шуңа күрә көз җитү белән алар кешеләр яши торган җиргә китәргә җыендылар.

IV. Грамматик биремне үтәү.

1- вариант

1.Икенче җөмләдәге саңгырау тартыкларның астына сызыгыз.

2.Түбәндәге сүзләрне күплек санда языгыз: күл, көн, китап, елан, болыт, утын.

3. Канат, кыш, урман сүзләренә тамырдаш сүзләр уйлап языгыз.

2- вариант

1. Ахыргы җөмләдәге саңгырау тартыкларның астына сызыгыз.

2.Түбәндәге сүзләрне күплек санда языгыз: җил, төн, сан, ком, укучы, елга.

3. Көз, кеше, китү сүзләренә тамырдаш сүзләр уйлап языгыз.

Дәресне йомгаклау.

—Нинди сүзләрне язганда авырлыклар килеп чыкты?

 

 

 

65 нче дәрес

Ныгыту өчен күнегүләр .

Дәреснең максаты:

Тамыр һәм кушымча турында белемнәрен ныгыту;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Бүген дә без сүз турында өйрәнүне дәвам итрбез.

II. Хаталар өстендә эш.

1.Контроль эшнең билгеләре белән таныштыру.

2.Сүзләрне күплек санда язарга: агач, дус, кеше, мәктәп, урман, каен, чыршы

III. Тема буенча эш.

1. Текстны укыгыз, күчереп языгыз. Кушымчалар ялганган сүзләрне табыгыз. Нинди кушымчалар ялганганын билгеләгез.

Иртә.

Көн башлануын күзәтеп тору бик кызык була.

Күк йөзендә кояшның беренче нуры кабына. Төнге тынлык куе агач яфраклары арасына кача. Тау түбәләрен иркәләп елмая. Диңгез дулкыннары ак башларын калкыта. Алар барысы да кояшка башларын ия.

IV. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

V. Ныгыту эше.

1. Дәреслек буенча эш.

168 нче күнегү, 92 бит.

2. Истә калдырып язу.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,-

Бу кайчак, туган?

VI. Өй эше.

93 биттәге сорауларга җавап әзерләп килергә.

VII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләрне тамырдаш сүзләр дибез

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

37нче дәрес

Сүз төркемнәре

Дәреснең максаты:

Предметны, эшне,билгене  белдерә торган сүзләрнең сүз төркемнәренә бүленүләрен өйрәнү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

Тактага төрле предметлар сурәтләнгән рәсемнәр кую.

-Алдыгызда нәрсәләр күрәсез? (Рәсемнәр.)

-Аларда нәрсәләр сурәтләнгән?

-Аларга без нинди сораулар куя алабыз?(кем? нәрсә?,..)

-Кем дәресебезнең темасын әйтеп бирә ала? (Сүз төркемнәре).

II. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б) Дәфтәрдә эш.

Р,рр торна, торма. Торна кунган тырмага. Торна тырный торманы.

III. Тема буенча эш.

1.Күн.103 , 104 БАШКАРУ  кагыйдә

2.Рәсемнәрдә күрсәтелгән  сүзләрне төркемнәргә төркемгә аерып язу. Беренче төркем кем? соравына җавап биргән сүзләр, икенче – нәрсә? Соравына,..

2. Кыш турында әңгәмә.

3. Дәреслек буенча эш.

105,106,107нче күнегү

4 биттәге сорау һәм биремнәрне үтәү.

Нәтиҗәне укыту.

108 нче күнегү -  мөстәкыйль эш.

IV. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

V. Ныгыту эше.

1. Бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдергән сүзләрне сайлап языгыз.

Каен, каенлы, имән, имәнлек, имәндәй, укучы, укый, укыта, укытучы, китап, китапханә.

VI. Өй эше.

53-54 нче күнегү, 25 бит эш дәф.

VII. Дәресне йомгаклау.

-Нинди сүз төркемнәре турында белдек?

 

38 нчы дәрес

Кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр.

Дәреснең максаты:

кем? нәрсә? Сорауларына җавап биргән сүзләр турында өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

олыларга мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

 

-Табышмакларның җавабын табыгыз.

1. Ашыйсы килсә- мөгри,

Туйса – ята да күши. (Сыер.)

Картайган, башын игән,

Кат-кат сары тун кигән;

Кем аны чишендерә,

Шул кеше яшен түгә. (Суган.)

Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара , юлы юк. (Самолет)

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул-

Барыбыздан олы ул. (Әби)

— Табышмакларның җаваплары нинди сорауга җавап бирәләр, нәрсәне белдерәләр? Дәресебезнең темасын кем әйтә?

-Кагыйдәне искә төшерик.

II. Өй эшләрен тикшерү.

25-26  бит,Эш дәфтәре

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

З ээ аз из өз уз оз за зо зө Газиз абый зур заводта эшли. Зөфәр, Зифа бозауларны карый.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

112 нче күнегү, 49 бит

Кагыйдә уку

113-115 нчы күнегү,49-50 битләр.

116 нче күнегү, 50 бит.

Мөстәкыйль эш.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Кар бөртеге

Кар бөртеге өйгә керде,

Өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай (очу хәрәкәтләре белән).

Кар бөртеге бик аз очты,

Суздык аңа җылы учны.

Менә шулай, менә шулай (хәрәкәтләр белән).

VI. Ныгыту эше.

Истә калдырып язу.

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим,

Миннән күбрәк белә.

VII. Өй эше.

56-57 нче күнегү, 27 бит.эш дәф.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә?

 

 

67 нче дәрес

Сүзләрне төркемнәргә аеру

Дәреснең максаты:

Предметны белдергән сүзләрне төркемнәргә аерырга өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Тактада язылган сүзләр арасыннан артык сүзне табыгыз.

Авыл, урман, әти, әни, елга, абый, кояш, кош, якты, өй. (якты- нинди? соравына җавап бирә).

— Предметны белдергән сүзләр турында өйрәнүне дәвам итик.

II. Өй эшләрен тикшерү.

8 нче күнегү, 8,9 битләр.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Карагыз…

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым,

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

(Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

б) Дәфтәрдә эш

с х ас ис өс ос эш соскы сәхнә сөяк рөхсәт

Харис абый авылда яши.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

10 нчы күнегү, 10 бит

11 нче күнегү,11бит.

2. Иҗади эш. Әтиләр турында хикәя язу.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

Мәкальләрне укыту, предметны белдергән сүзләрне табу.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Идел буе – бәрәкәтле җир.

Оясыз сандугач сайрамый.

Сорауларга җавап булып килә торган сүзләрне өстәп язарга.

Мин әнигә (нәрсә?) турарга булыштым. Апа кибеттән (нәрсә?) алып кайтты. Безгә (кем?) килде.

VII. Өй эше.

12 нче күнегү, 12 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә?

 

 

68 нче дәрес

Сүзләрне төркемнәргә аеру

Дәреснең максаты:

Предметны белдергән сүзләрне төркемнәргә аерырга өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Уен уйнап алабыз “Кайсы вариант күбрәк сүз уйлый?”

Беренче вариант кем? соравына җавап биргән сүзләр, ә икенче вариант нәрсә? соравына җавап биргән сүзләр уйлый.

-Димәк, бүген дә без предметны белдергән сүзләр турында сөйләшербез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

12 нче күнегү, 12 бит.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бармак чыккан урамга,

Рәхәтләнеп уйнарга.

Ә үзе оныткан бит

Ачкычын алырга.

(Кул чабу.)

Хәзер инде нишләргә?

Тотына ишек шакырга.

(Һәр бармакны уч төбенә сугып алу.)

б) Дәфтәрдә эш

а б аб ба са сабын сабан хәбәр абага . Биюинур укучы.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

13нчы күнегү, 13 бит

13 биттәге мәзәкне укыту.

2. Мөстәкыйль эш . 14 нче күнегүдәге сорауларга җавап язарга.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Татар халкының җырлы-биюе “Кәрия-Зәкәрия”

VI. Ныгыту эше.

Уен “Кем күпме сүз белә?” 15 нче күнегүдәге таблица буенча.

Текстны күчереп языгыз.

Уенчыклар.

Минем уенчыкларым бик күп. Әти сөт машинасы алып кайтты. Әни курчак сатып алды. Апам миңа кәҗә, абыем куян алып бирде. Минем белән уйнарга Камил белән Наҗия дә керә. Без бергә уйныйбыз. Безнең уйнаганны әби елмаеп карап тора.

VII. Өй эше.

Күчереп язган текстта кем? соравына җавап биргән сүзләр астына бер сызык, нәрсә? соравына җавап бирә торган сүзләр астына ике сызык сызыгыз.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

40 нчы дәрес

Ялгызлык хәм уртаклык исемнәр

Дәреснең максаты:

Үзаллы эш үткәрү

Ялгызлык хәм уртаклык исемнәрне ныгыту

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Укучылар, җөмләләрне ничек язабыз?. (Баш хәрефтән башлап)

-Әйе, баш хәрефтән башлап язабыз. Җөмлә уртасында да баш хәрефтән язылган сүзләрне очратырга мөмкинме?(Мөмкин.)

-Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшербез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

61-62  нче күнегү эш дәфтәре

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Йодрык.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була – бер,

Исемсез – ике,

Урта бармак — өч,

Имән бармак – дүрт

Бишенчесе – баш бармак,

Әнә нинди зур тармак.

(Һәр бармакка массаж ясап бару.)

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч, йодрык була.

(йодрыкларны сугу)

б) Дәфтәрдә эш

в ва ви вә во вө вакыт актив савыт ваза

Сания вазага чәчәкләр куя.

IV. Үзаллы эш

Эш дәф.бит 18-19- башкару

Нәтиҗәне укыту.

V. Физкультминут.

Кар ява

Ябалак кар ява (кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Чыгабыз уйнарга (йөрү хәрәкәтләре),

Урамга һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар, яу-яу! (кул чабу).

Без ясыйбыз кардан тау (кул белән күрсәтү).

Ак мамыктай тузгып яу! (очу хәрәкәтләре).

Бик дәү булсын безнең тау!

Өй эше.

Килешләрне ятл, бит 64

VIII. Дәресне йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

70 нче дәрес

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

Дәреснең максаты:

Исем һәм фамилияләрнең баш хәрефтән язылуын өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Артык сүзне табыгыз

Ләйсән, Алсу,Марат, Ландыш, умырзая, Самат.

— Дәреснең темасын кем әйтеп бирә?

II. Өй эшләрен тикшерү.

“Мин кем булырга телим” хикәяләрне укыту.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Карандашны ике уч арасында тәгәрәтәбез.

-Ике бармак арасында карандашны тәгәрәтәбез.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш

ч чә чү чи ча ач оч уч өч чачак чәчәк көч коч чөя чәчри әче

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

18нчы күнегү, 16 бит.

19 нче күнегү, 17 бит.

Иҗади эш..

Физкультминут.

Кыш.

Елның бер чагы була,

Дөняга энҗе тула.

Басу-кырлар киңәя,

Болыннар иркенәя,

Күктән йолдызлар ява,

Һәрчак саф була һава.

Шифалы җилләр исә,

Битләр алланып пешә.

( шигырьдә сүз нәрсә турында барса, шул хәрәкәтне күрсәтергә кирәк.)

Ныгыту эше

1.Әйтеп яздыру.

Диләрә.

Бүген авылга Казаннан курчак театры килде. Клубка кешеләр агыла. Равил белән Илшат та клубка кереп китте. Әнә Зәйнәп Әминова белән Әлфия Яруллина килә. Диләрә сыйныфташы Асия Бакированы көтә. Асия һаман күренми. Ул килмәгәнгә Диләрә борчыла.

(Баш хәрефтән башлап язылган сүзләрне әйтү, ни өчен шулай язылганын аңлату.)

VI Өй эше.

Кем күпме сүз белә? Таблицаны тутырып языгыз.

Исемнәр

Авыллар

Шәһәрләр

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр баш хәрефтән башлап языла?

 

 

 

71 нче дәрес

Исемнәрнең мәгънәсе.

Дәреснең максаты:

Исемнәрнең мәгънәсе белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Тактада язылган сүзләрне укыгыз. Анда нинди сүзләр язылган?

Алсу, Гөлназ, Илгиз, Илдус, Надежда, Вера, Людмила.

— Бүген без исемнәр турында, аларның мәгънәләре турында сөйләшербез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Кемнең күбрәк сүз язуын билгеләү, нәтиңәясау.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш

к ак ук ик әк ок ки ке ко кө коры ком кош кофе какы

Күмәк күтәрсә, күлне күчерер.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

20нче күнегү, 17 бит.

21 нче күнегү, 17 бит.

22 нче күнегү, 18 бит.

23 нче күнегү, 18, 19 битләр

Физкультминут.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз.

Гөлләргә су сибәбез.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга – сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Ныгыту эше

1.Истә калдырып язу.Галия Кайбицкая белән таныштыру.

Ярты гасыр сәхнә күген,

Бизәгән безнең Галия

Күңелләрне җилкетерлек

Ул башкарган һәр ария.

(Ария сүзенең мәгънәсен ачу)

2 Мәкальләрне укыту, аңлаттыру, күчертеп яздыру.

Исемсез, җисемсез нәрсә булмас.

Җисеме булса, исеме булыр.

VI Өй эше.

Үз исемегезнең мәгънәсе турында язып килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр баш хәрефтән башлап языла?

72 нче дәрес

Ил, шәһәр, авыл, елга һәм күл исемнәрендә баш хәреф.

Дәреснең максаты:

Ил, шәһәр, авыл, елга һәм күл исемнәренең баш хәрефтән язылуын өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Шәһәр исемнәрен табуга чылбыр уены уйныйбыз.

Казан- Новочебоксарск-Канаш..

-Ялгызлык исемнәр турында өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Кемнең исеме нинди мәгънә белдерүен әйттерү.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Чиста бул.

Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт ( бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

б) Дәфтәрдә эш

ц це ци ца цы ща щи ще щу цемент концерт щетка

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

24нче күнегү, 19 бит.

2. Текстны укыгыз ёщм, нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, күчереп языгыз.

Гүзәл Кама Идел… кушыла. Аның ярларын… ылыслы һәм яфраклы урман… үсә. Чистай, Алабуга, Чаллы, Минзәлә шәһәрләре Кама буе… утырганнар.

V.Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI Ныгыту эше

1. “Кем күбрәк очко җыя” уены.

исем

Шәһәр

авыл

хайван

кош

А

VII Өй эше.

25 нче күнегү, 20 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр баш хәрефтән башлап языла?

 

 

 

73 нче дәрес

Ил, шәһәр, авыл, елга һәм күл исемнәрендә баш хәреф.

Дәреснең максаты:

Ил, шәһәр, авыл, елга һәм күл исемнәренең баш хәрефтән язылуын өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Тактада язылган шигырьне укыту.

Әйдә уйнарга, Аяз,

Бүген көн матур, аяз.

Исеме аның Иркә,

Үзе дә ул бик иркә.

-Нинди кызык сүзләр күрәбез? Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

-Бу дәрестә дә баш хәрефтән башлап языла торган сүзләрне карауны дәвам итәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

25 нче күнегү, 20 бит.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Без ут чыгарабыз (кул чабу).

Учны-учка ышкыйбыз (учлар арасында ручка тәгәрәтү).

Менә тиздән ут чыга (йодрыкларны бер-берсенә сугу),

Һәм кәгазьне яндыра (кул чабу).

б) Дәфтәрдә эш

п т һ па та һа тап төп пот туп һава һаман

Һава һәрвакыт чиста булсын!

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

26нче күнегү, 20,21 битләр.

2. Күчереп языгыз. Кайсы сүзләрне һәм ни өчен баш хәрефтән яздыгыз?

Кама, Идел, Дон, Днепр – елгалар.

Казан шәһәре Идел буена утырган. Киев шәһәре Днепр буена урнашкан.

3. .Истә калдырып язу.

Тирән безнең Гөбенә,

Вак таш җәйгән төбенә;

Суы йомшак, саф, тонык,

Энә төшсә, күренә.

V.Физкультминут.

Кар ява

Ябалак кар ява (кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Чыгабыз уйнарга (йөрү хәрәкәтләре),

Урамга һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар, яу-яу! (кул чабу).

Без ясыйбыз кардан тау (кул белән күрсәтү).

Ак мамыктай тузгып яу! (очу хәрәкәтләре).

Бик дәү булсын безнең тау!

VI Ныгыту эше

Әйтеп яздыру.

Казан.

Без Казанда булдык. Казан Идел буена урнашкан. Шәһәр яныннан Казансу елгасы ага. Казан уртасында Кабан күле дә бар.

VII Өй эше.

26 нчы күнегүдәге биремне үтәргә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

74 нче дәрес

Хайван кушаматларында баш хәреф.

Дәреснең максаты:

Хайван кушаматларының баш хәрефтән язылуын өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Җөмләләрне укыгыз. Кабатланып килгән сүзләр ни өчен шулай язылган?

-Бүген дәрестә нинди сүзләрне карыйбыз? (Хайван кушаматлары)

Әйдүкнең эте кара борынлы. Шуңа күрә Әйдүк аны Караборын дип атый.

Безнең песинең маңгаенда ап-ак йолдызы бар. Без аны Йолдызкай дип йөртәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

“Безнең якның елга-күлләре” хикәяләрен укыту.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б) Дәфтәрдә эш

ә э е ее әе әем элә әле энә әрәмә эремчек эз әз

Батырның эше дә батыр, сүзе дә батыр, үзе дә батыр.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

27нче күнегү, 22,23 битләр.

28 нче күнегү, 23 бит

2. Текстны укыгыз һәм күчереп языгыз.

Дуслар.

Шәрәфиев Азатның эте бар. Аның исеме – Акбай. Мостафина Гүзәлнең Акмаңгай исемле мәчесе бар. Акбай белән Акмаңгай – дуслар. Алар бергә ашыйлар, бергә уйныйлар, бергә ял итәләр.

— Нинди сүзләрне баш хәрефтән яздык? Ни өчен?

V.Физкультминут.

Кыштан курыкмыйм.

Ап-ак күбәләкләр оча (очу хәрәкәтләре),

Уйный кайчак җил-буран (гәүдәне уңга-сулга бору)

Салкын кыштан һич курыкмыйм (башка күнегүләр)

Көн саен чаңгы шуам (шуу хәрәкәтләре).

VI Ныгыту эше

Истә калдырып язу.

Кызыклы шәкерт.

— Әйдәле , Акбай, өйрән син,

Арт аягың берлән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр!

VII Өй эше.

29 нчы күнегү, 23,24 битләр. Укып, сөйләргә өйрәнергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

 

75 нче дәрес

Изложение “Акбай белән Карабай”

Дәреснең максаты:

Укыган текстны сораулар ярдәмендә язып бирә белү күнекмәләре булдыру

Дәрес барышы.

I Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

— Бүген без 29 нчы күнегү буенча имла язабыз. Игътибарлы булыгыз!

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. Текст белән таныштыру.

IV. Укучылар текстны эчтән укып чыгалар

V. Сорауларга җавап бирдерү.

1. Малай ни өчен йоклый алмый?

2. Әнисе улының хәленә керәме?

3. Көчекләр үзләрен ничек хис итәләр?

4.Малай аларга нинди кушамат бирә?

VI. Текстның эчтәлеген сөйләтү.

VII . Сүзлек өстендә эш.

Түбәтәй тавы, көчек, җан, җүн.

VII. Текстны язу.

Дәресне йомгаклау.

—Нинди сүзләрне язганда авырлыклар килеп чыкты?

 

 

 

76 нчы дәрес

Хайван кушаматларында баш хәреф.

Дәреснең максаты:

Хайван кушаматларының баш хәрефтән язылуын өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Ялгызлык исемнәр турында өйрәнүне дәвам итик.

II. Хаталар өстендә эш.

III. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

31нче күнегү, 25 бит.

32 нче күнегү, 26 бит

2. Истә калдырып язу.

30 нчы күнегү, 25 бит

IV.Физкультминут.

Кыш.

Елның бер чагы була,

Дөняга энҗе тула.

Басу-кырлар киңәя,

Болыннар иркенәя,

Күктән йолдызлар ява,

Һәрчак саф була һава.

Шифалы җилләр исә,

Битләр алланып пешә.

( шигырьдә сүз нәрсә турында барса, шул хәрәкәтне күрсәтергә кирәк.)

V Ныгыту эше

1. Әйтеп яздыру, ялгызлык исемнәрне таптыру.

Сөтләч.

Мансурларның Сөтлебикә исемле сыерлары бар. Аның бозавы булды. Мансур аңа Сөтләч дип исем бирде. Бозау матур булып үсте. Мансур аны болынга чыгара башлады. Сөтләч болында яшел үлән ашады.

VI Өй эше.

“Минем якын дустым” дигән темага этегез, яисә песиегез турында хикәя язып килергә

VII. Дәресне йомгаклау.

— Нинди сүзләр һәрвакыт баш хәрефтән языла?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

46 нчы дәрес

Үткәннәрне ныгыту. Контроль күчереп язу

Дәреснең максаты:

Билгене белдергән сүзләр турындагы белемнәрен тикшерү;

дөрес язу күнекмәләре булдыру;

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру

—Нинди сүзләр була? Нәрсәләрне белдергән сүзләрне өйрәндек?

— Билгене белдерә торган сүзләр ни өчен кирәк?

— Бүген без язу күнекмәләрен ныгыту өчен тактада бирелгән текстны күчереп язачакбыз.

II. Кулларга массаж ясау

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III.Күчереп язу өчен текст белән таныштыру.

-Дәфтәрдә(бит 28-29 эш дәфтәре) бирелгән текстны укыгыз. Анда нәрсәне белдергән сүзләр күп?

— Билгене белдергән сүзләдән башка гына текстны укып карыйк. -Текстыбыз нинди булды? Ул сезгә ошыймы?

— Текстка исем бирик.

— Текстны матур  итеп, дөрес итеп күчереп язабыз.

Бирем:

1.Билгене белдергән сүзләр астына дулкынлы сызыгыз.

2.Бирелгән билгене белдергән сүзләргә капма-каршы мәгънәле сүзләр табып языгыз:

Эре- Әче-

Авыр- Яхшы-

Каты- Озын-

Юмарт- Биек-

Ак- Калын-

Салкын- Тирән-

IV. Укучыларның мөстәкыйль эшләре: бит 26-27

V. Дәресне йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

87 нче дәрес

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр

Дәреснең максаты:

эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Тактада бирелгән шигырьне укыгыз. Анда сүз нәрсәләр турында бара? Алар турында нәрсә диелә?

Үтте явып җепшек карлар,

Аннары җылы яңгыр,

Күкселләнде урман-таулар,

Тургайлар сузды шат җыр.

—Бүгенге темабызны кем әйтеп бирә? (Предметларның эшен белдергән сүзләр)

II. Дәрес язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б) Дәфтәрдә эш.

И ш й иш ис йо йө йә йокы йолдыз йомыш йөрәк инеш шикәр йомырка йомычка

III. Тема буенча эш.

1.Дәреслек буенча эш.

56 нчы күнегү, 38,39 битләр.

57 нче күнегү, 39 бит.

40 биттәге кагыйдәне укыту.

2. Нишли? соравына җавап булган сүзләр белән җөмләләрне дәвам итегез:

Марат иртә белән тора, …, …, …, … .

Марат мәктәптә укый, …, …, …, … .

Марат өйгә кайткач ашый, …, …, …, … .

IV. Физкультминут.

Без инде зурлар

-Без инде хәзер зурлар

(аяк очларына басып кулларын күтәрәләр).

— Күп эшли безнең куллар

(кулларын алга сузалар)

-Без идән дә юабыз

(идә юуу хәрәкәте)

-Һәм керләр дә уабыз

(кер уу хәрәкәте)

-Тиздән үсеп җитәрбез

(аяк очларына басалар)

-Шунда эшкә китәрбез

(атлау хәрәкәтләре).

V. Ныгыту эше.

1. Бирелгән сүзләр арасыннан предметның эшен белдергән сүзләрне сайлап языгыз.

Кар, кыш, ява, ак, буран , каплады, җемелди, кояш, алтын, төшә.

— Бирелгән сүзләрне кертеп җөмләләр уйлыйбыз.

2. Истә калдырып язу.

Күбәләктәй йомшак карны

Җил очырта, уйната.

Шаян карлар уйнаганда

Әллә ниләр уйлата.

-Эш- хәрәкәтне белдергән сүзләрне табыгыз.

VI. Өй эше.

58 нче күнегү, 40 бит.

VII. Дәресне йомгаклау.

-Нинди сүзләр турында белдек?

 

 

 

 

 

 

 

 

42 нче дәрес

Нишли?Нишләде? Нишләр? соравына җавап бирә торган сүзләр

Дәреснең максаты:

эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында өйрәтүне дәвам итү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

Тактада бирелгән сүзләрне укыгыз. Аларга сорау куйыйк.

Тора, юына, ясый, киенә, ашый, китә.

—Бу сүзләр белән җөмләләр төзик.

—Җөмләләребез нәрсә турында булды? (Көндәлек режим.)

—Ни өчен көндәлек режимны сакларга кирәк?(Сау сәламәт булу өчен.)

—Бүген дә эшне-хәрәкәтне белдергән сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Дөрес язу.

а.)Энергизатор күнегүе “Яңгыр”

1. Яфраклар шыгырдый (бармакларны шартлату)

2. Җил исә.(Кулларны болгау.)

3. Яңгыр ява. (Бармакларбелән өстәлгә сугу.)

4. Көчле яңгыр. (Кул чабу.)

5. Боз ява. (Куллар белән ботка шапылдату.)

б) Дәфтәрдә эш.

У ү ур үр уч үч Күл буенда үлән үсә. Күлдә үрдәк йөзә.

III. Тема буенча эш.

1.Дәреслек буенча эш.

100-101 бит.

83-84,94 нчы күнегү Эш дәфтәре

2.Кем, нәрсә, нишли?нишләгән? нишләр?

 Укытучы укыта. Буяучы … . Табибә … . Язучы … . Укучы … .

Кояш яктырта. Көймә … . Сандугач … . Яңгыр … . Җәй …. .

IV. Физкультминут.

Күрсәт әле үскәнем.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

V. Ныгыту эше.

1. Әйтеп яздыру. Нишли?нишләр? нишләде? соравына җавап биргән сүзләр астына сызыгыз.

Яз килде.

Елгаларда бозлар ага. Агачлар яфрак ярыр. Кырларда трактолар гөрләр. Мәктәп бакчасында балалар эшли. Алар тирес ташый, туфрак йомшарта, түтәл ясый. Түтәлләргә чәчәк утыртырлар. Тиздән бакчалары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер.

VI. Өй эше.

88, 89, 90,9 1нче күнегү эш дәфтәрендә

VII. Дәресне йомгаклау.Билге кую

-Нинди сүзләр турында белдек?

89 нчы дәрес

Бер предметның эш-хәрәкәтен һәм берничә предметның эш-хәрәкәтен беклдерә торган сүзләр

Дәреснең максаты:

эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында өйрәтүне дәвам итү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Шигырьне укыгыз, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне табыгыз, аларга сораулар куегыз.

Кар яуган! Яуган

Мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар

Урамнар, кырлар.

—Яуган, булганнар сүзләре турында тагын нәрсә әйтеп була? Бүген без алар турында тагын да күбрәк өйрәнербез.

II. Дөрес язу.

а)кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Н ң ун уң тун туң яна яңа мен мең

Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

III. Тема буенча эш.

1.Дәреслек буенча эш.

42 нче биттәге мәзәкне укыту, андагы фигыльләрне таптыру.

62 нче күнегү, 42 бит.

Текстны әйтеп яздыру.

64 нчы күнегү, 43 бит.

43 биттәге нәтиҗәне укыту.

IV. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Җил исә, исә, исә. (Кулларны селкиләр.)

Агачларны селкетә.(Чайкалалар.)

Җил тына, тына, тына. (Чүгәлиләр.)

Ә агачлар… (Күтәреләләр.)

Үсәләр! (Сикерәләр.)

V. Ныгыту эше.

1.Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укыгыз.

Куян

Куянның туны бик җылы һәм ап-ак. Тункуянны салкыннан һәм аучыдан …. . Кар да куян да ак.

Куян агач ботакларын, ачы кайрыларны … . Җылы җәйне … . Җәй көне рәхәт – азык күп була.

Куянкай, син безнең бакчага гына … . Кәбестәгә, кишергә … .

( саклый, кимерә, ярата, кермә, тимә)

VI. Өй эше.

63нче күнегү, 42,43 битләр.

VII. Дәресне йомгаклау.

-Нинди сүзләр турында белдек?

90 нчы дәрес

Нишли?, нишләдем?, нишләде? Сорауларына җавап биргән сүзләр.

Дәреснең максаты:

эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында өйрәтүне дәвам итү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Сүзләрне укыгыз, артык сүзне табыгыз.

Яратам, кадерлим, хөрмәтлим, бердәнберем, горурланам, сокланам.

-Бу сүзләрне кемнәргә карата әйтәбез?

-Бу сүзләр арасында артык сүз бердәнберем, чөнки ул кем? соравына җавап бирә. Кемнәр дөрес җавап бирде, алар бүгенге дәреснең беренче мактау сүзен алалар.

-Калган сүзләр нинди сорауга җавап бирә, нәрсәне белдерә?

— Дәресебезнең темасын кем әйтә?

II. Дөрес язу.

а)кулларга массаж ясау.

-Баштан әкертен, катырак, каты итеп, тагын әкертенрәк, әкертен генә кул чабабыз.

— Йодрыкларны бер-берсенә сугабыз.

-Һәр бармакны йомшартабыз.

-Учны-учка ышкыйбыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Л м ол ом юм юл өмә томан олы сөлге сөңге

Укыдым димә, белдем диген.

III. Тема буенча эш.

1.Дәреслек буенча эш.

65 нче күнегү, 44 бит.

66 нчы күнегү, 44 бит.

67 нче күнегү, 45 бит.

IV. Физкультминут.

Безнең өебез.

Безнең өебез зур (кулларны як-якка җәяләр)

Идәне тигез (хәрәкәтләр)

Түшәме биек (кулларын күтәрәләр)

Тәрәзә ачыла

Тәрәзә ябыла (ачу-ябу хәрәкәтләре)

Ишек ачыла

Ишек ябыла

Ишегалдына чыгабыз (атлау )

V.Ныгыту эше.

1. Күчереп языгыз, предметларның эшен белдергән сүзләр астына сызыгыз:

Әни гөлләре.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм

Яки иртән, я кичен.

Әниемә булышам,

Эше азайсын өчен.

Хуш исле нәфис гөлләр

Үсәрләр биек булып,

Утырырлар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

VI. Өй эше.

Әниләргә ничек ярдәм итүләре турында хикәя язып килергә.

VII. Дәресне йомгаклау.

-Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

 

 

52 нче дәрес

Нишли? нишлим? сорауларына җавап биргән сүзләр.Ныгыту дәресе

Дәреснең максаты:

эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында өйрәтүне дәвам итү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

әдәпле булырга,китапларны сак тотарга өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы,

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы )

— Җавапны нинди билгеләрдән чыгып белдек? (эшенә карап – агарта, чистарта)

— Бүген дә без эшне белдерә торган сүзләрне өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.Эш дәфтәре бит 50-51.

III. Дөрес язу.

а)кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш.

Оө он өн кино фото оя көз көн көмеш көрәк көянтә өя

В) Диктант нәтиҗәләре буенча хаталар өстендә эш

IV. Уку мәсәләсен хәл итү .Дәфтәр буенча эш.52-54  бит.

V. Физкультминут.

Кар ява

Ябалак кар ява (кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Чыгабыз уйнарга (йөрү хәрәкәтләре),

Урамга һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар, яу-яу! (кул чабу).

Без ясыйбыз кардан тау (кул белән күрсәтү).

Ак мамыктай тузгып яу! (очу хәрәкәтләре).

Бик дәү булсын безнең тау!

VI.Ныгыту эше.Истә калдырып язу.

Надан кеше сукырдан яман,Ялкау кеше барыннан да яман.

Үзаллы эш.105 нче күнегү

VII. Өй эше“Ләлә — әдәпле кыз” хикәя язып килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.-Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

92 нче дәрес

Хайваннарның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр сүзләр.

Дәреснең максаты:

эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында өйрәтүне дәвам итү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

кошларга, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Мәкальләрне укыгыз:

Эше барның көче бар.

Эше күпнең ашы күп, эше юкның ашы юк.

Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.

-Ни өчен шундый мәкальләр укыдык?

-Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

“Ләлә- әдәпле кыз” хикәяләрен укыту.

69 нчы күнегү, 47 нче бит. Рәсемнәр буенча Алсуның нинди кыз булуын ачыклау. Ләлә белән Алсу турында нәрсә әйтеп була? дигән сорауга җавап бирдерү, фикерләрен тыңлау.

III. Дөрес язу.

а)кулларга массаж ясау.

Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Һәр бармакны җылытыйк ( барлык бармакларны да ышкып чыгу).

-“Уклау” (учлар арасында ручка тәгәрәтү)

-“Камыр җәю”(парта өстендә ручканы уч белән тәгәрәтү).

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Яратып эшләгән эш куаныч китерә.

IV. Тема буенча эш.

1.Дәреслек буенча эш.

71 нче күнегү, 49 бит.

2. Иҗади эш.

1) Хайваннар тавышы. Этләр …. . Мәчеләр … . Әтәчләр … . Тавыклар … . Бүреләр … . (кычкыра, өрә, улый, мыраулый, кытаклый)

2) Хайваннар хәрәкәте. Атлар … . Балыклар … . Еланнар … . Үрмәкүчләр … . Күбәләкләр … . Бакалар … . (йөзә, сикерә, чаба, үрмәли, шуыша, оча.)

V. Физкультминут.

Татар халкының уен җыры “Кәрия-Зәкәрия”

VI.Ныгыту эше.

Күчереп языгыз, эшне белдергән сүзләр астына сызыгыз.

Акбай коткарды.

Җәй көне иде. Мин күлгә балыкка киттем. Миңа Акбай да иярде. Көймәгә утырып, мин балык тота башладым. Менә зур чуртан эләкте. Аны алам дигәндә суга егылдым. Йөзә белми идем. Бата башладым. Мин кычкырдым. Акбай суга сикерде. Ул мине үлемнән коткарды.

VII. Өй эше

72 күнегү, 49 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Бүген нәрсәләр турында белдек?

 

 

 

94 нче дәрес

Иҗади дәрес. Рәсем буенча хикәя төзү.

Дәреснең максаты:

*эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне ничек үзләштерүләрен тикшерү;

* дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтү;

* иҗади активлыкларын үстерү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

2009 нчы елны Татарстанда нинди ел дип игълан иттеләр?

Сәламәт яшәү рәвешен ничек аңлыйсыз?

Сәламәт булып үсү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Бүген без шул турыда хикәя төзеп язарбыз.

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. 52 биттәге рәсемне карау.

IV. Рәсем буенча җөмләләр төзү

V. “Саулык-зур байлык.

Сәламәт тәндә — сәламәт акыл.”

кебек мәкальләрне ничек аңлауларын әйттерү.

VI. Рәсем буенча төзегән җөмләләрне тулыландырып хикәя итеп язу.

VII.Дәресне йомгаклау.

95 нче дәрес

Контроль диктант №1

Дәреснең максаты:

*эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр турындагы белемнәрен тикшерү;

Дәрес барышы.

Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

— Бүген без контроль диктант язабыз. Игътибарлы булыгыз!

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. Текст белән таныштыру.

Киңәш.

Кайбер укучылар куян үстерәләр. Тик аларны дөрес ашата белмиләр. Шунлыктан озын колаклар еш авырыйлар. Юеш үлән аларның ашказанын авырттыра. Агулы әрем, юылмаган тамырлар зарарлы! Куяннарга яшел үлән, бәрәңге, кишер, кәбестә бирегез.

IV. Грамматик биремне үтәү.

1. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр астына сызыгыз.

2. Юклык формасында языгыз:

Үстерә -…

Ашата -…

Бирә — …

3. Авырый сүзен төрле заманнарда куеп языгыз.

Дәресне йомгаклау.

—Нинди сүзләрне язганда авырлыклар килеп чыкты?

96 нчы дәрес

Җөмлә.

Дәреснең максаты:

Җөмләнең төзелешен һәм нәрсә белдергәнен өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Балалар, мәкальнең сүзләре таралган. Әйдәгез, бергәләп, аларны җыйыйк.

Халык, булыр, туган, кадерле, телен, кадерләгән. (Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.)

-Без нәрсә ясадык? (Җөмлә.)

-Җөмләдә сүзләр ничек килде? (Бер-берсенә бәйләнеп.)

— Бүген без нәрсә турында өйрәнәчәкбез? (Җөмлә турында.)

II. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Чиста бул.

Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт ( бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

б) Дәфтәрдә эш

Тел кешенең кемлеген аңлата.

Теле барның юлы бар.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

77 нче күнегү, 54 бит.

54 нче биттәге нәтиҗәне укыту.

78 нче күнегү, 54 бит.

55 биттәге кагыйдәне уку.

79 нчы күнегү. Җөмләләрне тикшерү.

V.Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI Ныгыту эше

Әйтеп яздыру.

Яз башы.

Язның беренче ае — март җитте. Көннәр озая. Төннәр кыскара. Кояш үзенең җылысын көннән — көн арттыра. Карлар эри. Түбәләрдән көмеш тамчылар тама.

Җылы көннәрнең килгәнен кошлар да, хайваннар да сизә. Көн буе әтәч тавышлары тынмый. Тавыклар кытаклый. Казлар кыйгаклый. Тәрәзә башында күк күгәрченнәр гөрләшә. Сыерлар да, аркаларын кояшка куеп , рәхәтләнеп торалар.

VII Өй эше.

Яз турында өч җөмлә язып килергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нәрсә турында өйрәндек?

97 нче дәрес

Җөмлә төзүгә күнегүләр.

Дәреснең максаты:

Җөмләнең төзелешен һәм нәрсә белдергәнен өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

язгы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Кем бүгенге көн турында матур итеп җөмлә төзи ала?

— Нәрсәне без җөмлә дип әйтәбез?

— Бу дәресебездә дә җөмлә төзү серләренә төшенербез.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Яз турында язып килгән җөмләләрен укыту, тикшертү. Иң матур җөмләне билгеләү.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б) Дәфтәрдә эш

Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

80 нче күнегү, 55 бит. Җөмләләрне тикшерү.

2. Сүзләрдән җөмләләр төзеп, текстны языгыз.

Табигать турында.

Кояш, эретә, язгы, карларны.

Урманга, без, барабыз.

Күңелгә, шатлык, зур, урманда, өстәлә.

Яшь, җир, чыгып, үләннәр, куеныннан, килә.

V.Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI Ныгыту эше

1. Истә калдырып язу.

Март.

Карала ак кар эзләре,

Март ае килеп җитсә.

Тәрәзәләрдә боз эри,

Туңса да ул кич-иртә.

VII Өй эше.

81 нче күнегү, 56 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нәрсә турында өйрәндек?

 

 

 

98 нче дәрес

Иҗади дәрес. Рәсем буенча хикәя төзү.

Дәреснең максаты:

* дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтү;

* иҗади активлыкларын үстерү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Елның кайсы фасылына аяк бастык?

Бүген без шул турыда хикәя төзеп язарбыз.

II. Кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

III. 56 биттәге рәсемне карау.

IV. Рәсем буенча җөмләләр төзү

V. Рәсем буенча төзегән җөмләләрне тулыландырып хикәя итеп язу.

VI. 57 нче биттәге биремнәрне үтәү.

VII.Дәресне йомгаклау.

99 нчы дәрес

Җөмлә төрләре.

Дәреснең максаты:

Җөмләнең төрләре белән таныштыру;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Җөмләләрне дөрес итеп укыгыз:

Матур яз килде.

Матур яз килде!

Матур яз килде?

— Бүген без нәрсәләр турында сөйләшербез? (Җөмлә төрләре.)

II. Өй эшләрен тикшерү.

Яз турында язып килгән җөмләләрен укыту, тикшертү. Иң матур җөмләне билгеләү.

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Без ут чыгарабыз (кул чабу).

Учны-учка ышкыйбыз (учлар арасында ручка тәгәрәтү).

Менә тиздән ут чыга (йодрыкларны бер-берсенә сугу),

Һәм кәгазьне яндыра (кул чабу).

б) Дәфтәрдә эш

Урман белән су – табигать күрке.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

84 нче күнегү, 57,58 битләр. Җөмләләрне тикшерү.

2. Әйтеп яздыру. Җөмләләрне тикшерү.

Батыркай.

Безнең тәрәзә арасына бер кош оя ясаган. Нинди кош икән ул?

Кай арада күкәй салырга өлгергән! Кош күкәйләрен җылытырга утырды. Тизәдән бала чыгарыр. Ул ашарга да чыкмый. Ничек түзә! Бала ул шулай бик кадерле була шул! Ул аларны тәрбияләп үстерде. Мин аңа Батыркай дип исем бирдем. Мин аңа ул исемне дөрес биргәнменме?

V.Физкультминут.

Су буенда

Без килдек су буена (йөрү хәрәкәте белән),

Иелдек тә юындык (битне, кулны юу хәрәкәтләре).

Кулларны болай итәбез (йөзү хәрәкәтләре белән),

Менә ничек без китәбез,

Дельфиннар күк йөзәбез (чүгәлиләр, басалар),

Шуннан судан чыгабыз,

Урыннарыбызга утырабыз.

VI Ныгыту эше

“Кем күбрәк?” уены

1 рәт сорау җөмләләряза, 2 рәт хикәя җөмләләр, 3 рәт өндәү җөмләләр яза.

VII Өй эше.

83 нче күнегү, 57 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нәрсә турында өйрәндек?

 

 

100 нче дәрес

Җөмләләрне дөрес уку.

Дәреснең максаты:

Җөмләнең төрләренә карап дөрес укырга өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Бүген без җөмлә турында сөйләшүне дәвам итәрбез?

II. Дөрес язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк

-“Уклау”

-“Камыр җәю”.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш

Тырышкан кеше тау кичәр.

Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

III. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

85 нче күнегү, 59 бит. Җөмләләр төзү.

86 нчы күнегү, 60 бит. Җөмләләрне дөрес итеп уку.

Нәтиҗәне укыту.

IV.Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)..

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

.

V Ныгыту эше

1. Истә калдырып язу.

Яз йөри дөньяны буйлап,

Елмаеп, көлеп, уйнап.

Аңа ашыга-ашыга

Кояш чыга каршыга.

2.Җөмләләрне урынына куеп текстны укыгыз;

Каен.

Аны җыеп аптекага тапшыралар. Каен агачы бик матур. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар.

VI Өй эше.

87 нче күнегү, 60 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нәрсә турында өйрәндек?

101 нче дәрес

Җөмләләрне дөрес уку.

Дәреснең максаты:

Җөмләнең төрләренә карап дөрес укырга өйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

— Бүген без җөмлә турында сөйләшүне дәвам итәрбез?

II. Дөрес язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш

Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.

Сүз күп җирдә эш аз була.

III. Тема буенча эш.

Әйтеп яздыру.Җөмләләрне тикшерү.

Китап.

Китап – укучының дусты. Китапны саклап йөртергә кирәк. Балалар,китапка тап төшермәгез! Китап- белем чишмәсе. Ә син укырга яратасыңмы?

IV.Физкультминут.

. Татар халкының “Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюен башкару.

V Ныгыту эше

1. Тыныш билгеләрен куеп языгыз.

— Куян, син кайда

— Яшел тугайда

— Куян, син кайда

-Калын урманда

— Куян, син кайда

-Карлы буранда

.2. Хәтер диктанты.

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин.

VI Өй эше.

94 нче күнегү, 64 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нәрсә турында өйрәндек?

 

 

102 нче дәрес

Ия белән хәбәр.

Дәреснең максаты:

Җөмләнең баш кисәкләрен табаргаөйрәтү;

дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

язгы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

Тактада язылган җөмләне укыгыз:

Кояш хәзер җиргә турырак карый.

Бу җөмләдә нәрсә турында әйтелә? (Кояш.)

Кояш турында нәрсә хәбәр ителә? (Карый.)

Бу дәрестә без җөмләдә сүз нәрсә турында бара һәм аның турында нәрсә хәбәр ителә, шул турыда өйрәнербез.

II. Дөрес язу.

а) кулларга массаж ясау.

Менә минем ярдәмчеләр, (Кул чабу.)

Алар ничек тә әйләнәләр. (Дулкын ясау.)

Ак, тигез юлдан (Кул юу хәрәкәте.)

Бармаклар чаба, аттай. ( Бармакларның өстәлдә “чабуы”.)

Чок-чок-чок-чок-чок-чок (Йодрыкларны сугу.)

Алга чабалар атлар. (Кул чабу.)

б) Дәфтәрдә эш

Атаң-анаң – чын дустың,

Дус-ишләрең – юлдашың.

III. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

88 нче күнегү, 61 бит.

Нәтиҗәне укыту.

89 нчы күнегү, 61 нче бит.

Кагыйдәне укыту.

IV.Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

.

V Ныгыту эше

1. Текстны күчереп языгыз, ия астына бер, хәбәр астына ике сызык сызыгыз.

Кошлар килә.

Матур яз җитте. Кояш көлеп карый. Кар эри. Түбәләрдән тамчы тама. Җылы яклардан кошлар килә. Без аларны каршы алабыз. Кошларга матур оялар әзерләдек. Кошлар зарарлы кортларны чүплиләр. Безгә бик зур файда китерәләр.

VI Өй эше.

Кагыйдәләрне кабатларга

VIII. Дәресне йомгаклау.

— Нәрсә турында өйрәндек?

 




 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспеты уроков татарского языка во 2 классе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер бизнес-процессов

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 054 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 31.03.2016 2499
    • DOCX 184.7 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гумерова Гуляра Буляковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гумерова Гуляра Буляковна
    Гумерова Гуляра Буляковна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3634
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 299 человек

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 104 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 414 человек

Мини-курс

Преодоление внутренних барьеров: убеждения, зависимости, и самооценка

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 183 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Воспитание будущего поколения: от педагогики до игровых технологий

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 18 человек