Алабуга муниципаль районы 17 нче «Ромашка»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениясе
Нәниләрне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
I категорияле тәрбияче:
Сәлимова Ә.В.
Алабуга, 2014
Нәниләрне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
2 яшьтән 3 яшькә
кадәрле балалар үзләре еш була торган җирдә генә ориентлаша беләләр. Бүлмә
эчендә, ерак-якын, биек-тәбәнәк, зур-бәләкәй сүзләренең төшенчәсен аңларга
өйрәнәләр.
Шуның өчен нәниләрне кәгазь
бите өстендә ориентлашырга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, түгәрәкне аска, өскә куй,
почмакка куй һ.б. Шул вакытта түгәрәкнең төсләрен дә истә калдыра бала.
Нәниләр җиңел машиналарны
йөк машиналарыннан аера белергә тиешләр (руль, кабина, көпчәк, кузов),
ишекләрен, тәрәзәсен күрсәтә белергә тиешләр. Шушы максат белән урамда
транспорт төрләрен күзәтергә кирәк, группада машиналар төшерелгән рәсемнәр,
китаплар булырга тиеш. Гади сорауларга җавап бирергә тиешләр. Нинди машина
бара? Машинаны кем йөртә?
Сигнал буенча эш итә белергә
өйрәтергә кирәк. Моның өчен уеннар оештырыла: “Миңа йөгер”, “Паровоз”, “Урманга
кунакка барабыз”, “Без шоферлар”, “Алга артка” һ.б. уеннар.
Нәниләргә шигырьләр
өйрәтергә, зурлар төркемендә кроссвордлар чишәргә өйрәтергә була.
Светофорның өч күзе!
Урамнарны күзәтеп,
- Кузгалма! – ди кызыл күз.
Узганнарны кисәтеп,
- Сабыр! – дия сары күз.
Чатта тора
светофор, - Ярый! – дия яшел күз.
Сакта тора светофор.
Без дә аңа карыйбыз,
Янып тора өч күзе,
Күзебезне алмыйбыз
Күреп тора ич
безне, Ни әйткәнен аңлыйбыз:
Әйтеп тора өч сүзне:
- Кузгалма! – ди кызыл күз.
- Сабыр! – дия
сары күз.
- Ярый! – дия яшел
күз. Ш. Галиев.
“Светофор”
Стоп, машина! Стоп, мотор!
Вид он грозный напускает,
Тормози скорей, шофер!
Ехать дальше не пускает.
Красный глаз глядит в упор – Обождал
шофер немножко,
Это строгий светофор.
Снова выглянул в окошко.
Светофор на
этот раз
Показал
зеленый глаз,
Подмигнул и
говорит:
«Ехать можно,
путь открыт!».
(М. Пляцковский).
«Светофор».
Кызыл
ут, кызыл ут!
Кызыл утта юл ябык.
Кызыл
утта син тукта, юлны аркылы чыкма.
Янса
кызыл ут, тукта шунда ук!
Алга
барырга, димәк, һич юл юк!
Әгәр
сары ут янса,
Сабыр
булырга кирәк.
Юлны
аркылы чыгарга, әзерләнергә кирәк.
Сары
ут әйтә: “Игътибарлы бул, -
Урамда
әле ачык түгел юл!”.
Яшел
ут янды – сиңа юл ачык.
Ашыкмый
гына урам аша чык.
“Җәяүлеләргә
киңәшләр”.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Юлны аркылы сыкканда,
Һәрбер кеше дә
белсен. Башта кара сул якка.
Җәяүлеләр
тратуарның Ә аннары онытма син
Тик уң ягыннан
йөрсен. Күз салырга уң якка.
Җәяүлеләр юлы аша
Хәрәкәт күп урамнарда,
Чыгыгыз каршы
якка. Ялгызың гына йөрмә.
“Зебра” сызыклары
кебек Кызыл ут янып торганда,
Буялган ул юл
акка. Каршы якка йөгермә!
Ашыгып
йөри күрмәгез
Беркайчан
да шәһәрдә.
Бәлагә
һич юлыкмассыз
Сак булсагыз әгәр дә. (М.
Галиева).
Балалар
бергә чишәбез.
Кроссворд
Горизонталь багана:
1. Казу җайланмасы булган
төзелеш транспорты.
2. Транспорт төре.
3. Җир асты юлы.
4. Кешеләр йөри торган юл.
5. Автомашина маркасы.
6. Машинаның юл яктырту
элементы.
7. Машина йөртүче.
8. Машина туктату җайланмасы.
Вертикаль баганада безне юлдагы бәладән
коткаручы җайланма.
|
Э
|
К
|
С
|
К
|
А
|
В
|
А
|
Т
|
О
|
Р
|
|
|
В
|
Е
|
Л
|
О
|
С
|
И
|
П
|
Е
|
Д
|
|
М
|
Е
|
Т
|
Е
|
О
|
Р
|
|
Т
|
Р
|
О
|
Т
|
У
|
А
|
Р
|
|
|
О
|
К
|
А
|
|
|
Ф
|
А
|
Р
|
А
|
|
|
Ш
|
О
|
Ф
|
Ё
|
Р
|
|
|
Т
|
О
|
Р
|
М
|
О
|
З
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Бәланы булдырмыйк дисәк,
кадерле әти-әниләр сезгә киңәшләр.
-
Юл аша
чыгар алдыннан, светофорның эшләве белән кызыксыныгыз. Светофорда янган төсле
утларның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгы
хакында балагызга аңлатыгыз.
-
Балагызга
юл билгеләрен күрсәтегез, аңа ул билгеләрнең ни өчен куелганлыгы турында
сөйләгез.
-
Кибеткә
яисә бүтән җиргә барганда, балагызны да ияртегез, аңа өйгә кайту юлын
өйрәтегез.
- Урамда хәрәкәт иткәндә, теге
яки бу очракта ни эшләргә кирәклеге хакында балагызга сөйләгез. Аның үзенә дә
сораулар бирегез.
- Урамда йөргәндә игътибарлы һәм
сак булырга кирәклеге турында һәрдаим балагызның исенә төшерегез.
Хөрмәтле әти-әниләр,
өлкәннәр!
Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт
сездән үрнәк алырга омтыла. Шуңа күрә, урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез
дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен һәрчак үтәгез, фаҗигане булдырмый
калдыруда барысын да эшләгез.
Балаларны афәтләрдән берүк саклый
күрик!
Ходай Тәгалә дә “сакланганны гына
саклармын” дигән бит! Үзебез дә балаларыбызның язмышына битараф булмыйк!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.