Инфоурок Другое ТестыКонтрольные работы по татарскому языку в 5-8 кл.

Контрольные работы по татарскому языку в 5-8 кл.

Скачать материал

 

5 нчы «а» сыйныфында (рус төркеме) татар теленнән ел башы контроль язма эше (диктант).

 

 

Диктант.

 

                                     Көзге матурлык.

 

Кайбер кешеләр көзне яратып бетерми. Әле яңгыр ява, әле кояш чыга. Өстеңә нәрсә киеп чыгарга да белмисең. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела. Бик моңсу була.  Мин көзне бик яратам!  Көз бик матур ул. Бакчаларда алмалар, помидорлар кызарып пешә.

 

Бирем:

 

1.     Сузык авазларны парлап язарга.

2.     Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Некоторые люди не любят осень. Не знаешь что одеть.

 

 

 

 

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                     Укытучы: Тинбакова Р.В.

6 нчы «а» сыйныфында (татар төркеме) татар теленнән ел башы контроль язма эше (диктант).

 

Диктант.

 

                                         Көзге күл.

 

Кулнең тирә-ягы җэй буенча шулай жанлы, куңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл  бу җанлылыгын югалта, әллә  нинди моңсу бер хәлгә керә.  Кыр үрдәкләре hәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган  балыклар да , сикерүләреннән туктап, аска төшәләр.

 

Бирем:

                                            I т.

1. Сүзне ясалышы ягыннан тикщерегез.

    Җанлылык.

 

2. Сүзнең транскрипциясен ясагыз.

    Йокылары 

 

3. ь хәрефе кергән сүзләргә мисал языгыз.

 

 

                                             I I т.

1. Сүзне ясалышы ягыннан тикщерегез.

    Җанлылык.

 

2. Сүзнең транскрипциясен ясагыз.

    Йокылары 

 

3. ъ хәрефе кергән сүзләргә мисал языгыз.

 

 

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.

 

 

 

 

                                                                         Укытучы: Тинбакова Р.В.

7 нчы «а» сыйныфында (татар төркеме) татар теленнән ел башы контроль язма эше (диктант).

 

 

 

Диктант.

 

                                             Ярдәм.

 

          Безнең бу эшебез кар яуганчы шулай барды. Кар яугач, мал өендә кунагым өчен аерым, үзе генә торырлык урын ясадым. Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, анын алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буена тәрбия кылдым, кунак иттем.

          Озын куңелсез кыш утте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Жир йөзе кояш нурына манчылды. Җылы якка киткән кошлар безнеңилгәкиләбашладылар.

 

          Бирем.

                                                          I т.

 

1.     Озын  сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куегыз.

2.     Текстан рәвешләрне язып алыгыз.

                                               

                                                II т.

 

1.     Жылы  сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куегыз.

2.     Текстан алмашлыкларны зып алыгыз.

 

 

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                          Укытучы: Тинбакова Р.В.

8 нчы «а» сыйныфында (рус төркеме) татар теленнән ел башы контроль язма эше (диктант).

 

Диктант.

                                        Яңгырдан соң.

  Сәгатьтән артык барган  яңгыр туктады. Күк ачылды. Болытлар таралды. Тагын, ялтырап, кояш чыкты. Малайлар шаулашып, кычкырышып, урамга ташландылар. Яңгыр суларында чабышып, сибешеп, уйнарга тотындылар. Әйтерсең, дөнья янадан туды. Маллар, адәмнәр, үләннәр, чәчәкләр – hәммәсе жанланды. Шул бер сәгатьтә яңадан яшәреп, гөрләп киткән чәчәкләр, үләннәр, яфраклар өстендә якты кояшның нурлары яңгыр тамчыларын алмаз кебек, бриллиант кебек итеп ялтыратып уйнадылар. Бөтен халык шат йөз, рәхәт йөрәк белән урамга агылды.

 

Бирем.

1. Җөмәләрне тәрҗемә итегез.

                                                        I т.

 

 

                                              I I т.

 

 

 

2. Күп нокталар урынына мәгънәсенә туры килгән исемнәр hәм тартым кушымчаларын куеп языгыз.

                                                        I т.

1.     …нең фатир тәрәзэ….

2.     …нең бакча агач….

3.     …нең республика елга….

4.     …нең шәhәр бәйрәмнәрә.

 

                                                I I т.

 

1.     …гызның тавышы.

2.     …гезнең бәйрәмнәре.

3.     …нең киңәше.

4.     …гызның мунчасы.

                                                                         

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.

 

                                                                          Укытучы: Тинбакова Р.В.

5 нче «а» сыйныфында (рус төркеме) татар теленнән I чирек ахырына контроль язма эше (диктант).

 

Диктант.

      Алма бакчасына ябалак ияләләште. Ул тычканнарны аулый башлады. Төннәр буе тычкан тоткан ябалак көндез дә бакчада кала. Кышкы салкыннарда Кәрим анны төрле тәм-том белән сыйлый. Җәй көне ябалак каядыр китеп югала. Яңгырлы көз җиткәч, ябалак тагын бакчага килә, тычканнарга көн күрсәтми.(41 с.)

 

     Бирем №1. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

     I т.  Возле дома растет большое дерево.

            Моему дедушке нужен отдых.

            В ее саду много цветов.

     II т. Возле школы есть маленький стадион.

             Моей сестренке нужна красивая кукла.

             В ее доме много книг.

     Бирем № 2. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

      Я . гыр, кү . елле, ди . гез, тә . әфес, кө . ,  . омшак, җи . ел,  . ир,

.ил, а . ыл.

 

  

 

    V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр. ( Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма). Казан, 2003. 102 б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                          Укытучы: Тинбакова Р.В.

 

 

 

 

 

 

6нчы «а» сыйныфында (татар төркеме) татар теленнән

I чирек ахырына контроль язма эше (диктант).

 

Диктант.

Торналар төшкән җирдә.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тынным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү көтелмәгән хәл булып чыкты. Күзләрем яшьләнде, тамак төбе җыерылды, йөрәк типкәнне ишетеп тордым.

   Торналар озын биек аяклы , күк йөзендәге болвт кебек зәңгәр каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән.

 

  

     Бирем №1. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр (исемнәр) ясагыз.

        I т. Бас, ышан, сөйлә, көрә, балык.

     II т. Яшь, бүл, курс, кис,тара.

 

     Бирем №2. Бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып языгыз.

       Iт. Тирә-юнемдә, көрәгеңне, алкаларын, юлыгыз, тормышыбызда.

     II т. Күзенә, апасының, авылымны, колагына, өстәлегездә.

 

 

 

    V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр. ( Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма). Казан, 2003.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                          Укытучы: Тинбакова Р.В.

 

7нче  «а» сыйныфында (татар төркеме) татар теленнән

I чирек ахырына контроль язма эше (хикәя).

 

 

                                                       Хикәя.

                                             Яраткан шөгылем.

 

     План.

1.     Һәркемнең дә яраткан шөгыле бар .

2.     а) Минем шөгылем.

б) Ул нинди үзенчәлекләргә ия?

     3. Шөгылем - киләчәгемдә.

 

   Бирем.  Хикәядә хәзерге һәм үткән заман фигыльләрне кулланып язарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                          Укытучы: Тинбакова Р.В.

8нче  «а» сыйныфында (рус төркеме) татар теленнән

I чирек ахырына контроль язма эше (диктант).

 

     Диктант.

    Кояшлы урманның үз нәфислеге бар. Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур , аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл ябынган зифа каеннар бигрәк сылу. Алар мәңге яшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.

    Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.

    Яңа гына явып киткән ап – ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл -зәңгәр күктәкояш елмая.

 

    Бирем №1. Хәл фигыльләрне табып асларына сызарга.

         I т.  1) Сине һәрчак , һәр почмакта

                 Бәхет елмаеп көтсен. ( И. Юзеев).

             2) Күп эшләде иренмичә, бара-бара ;

                 Чыгарды ул матур-матур балалар да. ( Г. Тукай).

      II т. 1) Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г.Тукай).

            2) Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый.                              

                                                                                               (Г.Тукай).

    Бирем №2.     Сүзләрне урыннарына куеп, җөмлә төзергә.

         Iт . 1) Күп , китапханәдә, татарча, китаплар;

             2) Безгә, өйрәнү, өчен, кирәк, татарча , алар;

             3) Татарча ,өйрәнәбез, фикерләргә, без;

      II т. 1) Бик, китаплар, китапханәдә, күп;

             2) Анда, бик, йөрибез теләп, без;

             3)  Укыйбыз, китаплар, залында, уку;

 

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                          Укытучы: Тинбакова Р.В.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Контрольные работы по татарскому языку в 5-8 кл."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор десткого сада

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 621 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.10.2016 1955
    • DOCX 64.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хуснтдинова Люция Агзамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хуснтдинова Люция Агзамовна
    Хуснтдинова Люция Агзамовна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 39119
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Основы налогообложения и формирования налогооблагаемых показателей

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии антикризисных коммуникаций и управление репутацией в современном бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Занятия спортом при заболеваниях опорно-двигательного аппарата

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 48 человек
Сейчас в эфире

Информационная интоксикация: методы исцеления

Перейти к трансляции