Инфоурок Другое Другие методич. материалыКонтрольные работы по татарскому языку в 5 классе (татарская группа)

Контрольные работу по татарскому языку в 5 классе (татарская группа)

Скачать материал

5-cыйныф (татар төркеме)

8-дәрес

Диктант.

Һәркемнең үз эше.

         Әхәт иртән торды һәм тышка йөгереп чыкты. Аларның бозаулары Акбаш капка янында мөгрәп тора иде. Әхәт Акбашны урамга чыгарды. Бозау ашлык басуы ягына борылмакчы иде. Ләкин Әхәт аны чишмә буендагы ямь-яшел чирәмлеккә алып китте.

         Наҗия дә йокыдан уянды. Каз бәбкәләрен әле беркем дә ашатмаган иде. Наҗия иске табада җим болгатты да бәбкәләр алдына китереп утыртты.

         Балалар көн саен әти-әниләренә шулай булышалар. (61 сүз)

 

 

 

 

                                                                                  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5-cыйныф (татар төркеме)

17-дәрес

Диктант.

Шагыйрьнең туган авылында.

Менә без шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта! Тукай әйткәнчә, авыл тау башына салынган. Төз һәм матур йортлары белән ул күңелне үзенә тартып тора. Элекке замандагы салам түбәле иске өйләр урынында калкып чыккан бу мәһабәт йортлар! Авылның хезмәт сөючән кешеләре Тукайны тирән хөрмәт белән искә алалар. Аның үлемсезлеге белән горурланалар.

         Китапханә каршында сөекле шагыйребезнең мәрмәр һәйкәле бар. Без аңа карап, озак уйланып утырдык.(61 сүз)

 

 

Бирем. Сөекле һәм сүзләренә фонетик анализ ясарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5-cыйныф (татар төркеме)

30-дәрес

Изложение

Серле үлән

 

Бер ана үзенең бердәнбер улын сугышка озаткан.

— Туган илебезне фашистлардан азат ит. Батыр бул. Бер нәрсәдән дә курыкма. Мин сиңа бер үлән бирәм. Серле үлән у.~ үлем куркынычы янаганда иснәрсең. Иснәгәч, бөтен көчең кире| кайтыр, дошман җиңә алмас үзеңне, — дип әйткән ана улына. Ап- ак кулъяулыкка төреп, бер төп мәтрүшкә үләне биргән, ди.

Бервакыт сугышта авыр яраланган егет, хәлсезләнеп кал­ган. Ул күкрәк кесәсеннән мәтрүшкә үләнен алган да иснәгән. Мәтрүшкә исеннән газиз туган яклары, сөекле әнисе күз алдына килгән. Егеткә көч кергән. Ул автоматын үрелеп алган да дош­манга ут яудырырга тотынган. Дошман җиңелгән.

Егет туган җиренә батыр исеме алып кайткан, ди. Әнисе дә исән, ди. Алар сөекле улы белән озак гомер иткәннәр, ди. Ә аларның өе янындагы яшел болында әле һаман да хуш исле мәтрүшкәләр үсә, ди. (117 сүз)

(Р.Вәлиевадан)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5-cыйныф (татар төркеме)

36-дәрес

Изложение

Кечкенә тургайның сәяхәте

Бер бик матур авылның бик күп чәчәкле болынында яшәгән, ди, тургайлар гаиләсе. Бу гаиләдә тур­гай әти, тургай әни, тургай абый, тургай сеңел бик тату яшиләр икән. Бик матур сайрыйлар, ди, алар. Беркөнне тургай сеңел: «Минем авылда сайрыйсым кил­ми. Шәһәргә барып сайрыйсым килә», — ди икән. «Тургайлар шәһәрдә сайрамый, аларны анда сайрасалар да ишетмиләр», — дип әйтә икән тургай әти-әни. Тургай абый гына: «Ярый, барып сайрап карасын инде», — дип әйткән, ди.

Шәһәргә таң белән килеп төшеп, сайрый башлаган тургай. Тик аны беркем дә ишетмәгән. Шәһәр кешеләре әле йоклыйлар икән. Кешеләр уянгач, «Менә мин сезгә хәзер сайрап күрсәтәм», — дип и сайрый, и сайрый икән тургай. Ләкин аның җыры машиналар, троллейбуслар тавышыннан ишетелми икән.

Авылына кайткан тургай сеңел. Әти-әнисе, абыйсы күптән уянып, җырлыйлар икән. Шатлыгыннан тургай шундый итеп сайрап җибәргән, бу авазга игеннәр дә чайкалып куйган, имеш. (131 сүз)

 (З.Гыйльметдиновадан)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5-cыйныф (татар төркеме)

40-дәрес

Диктант

Кошлар

Кошлар суыкка чыдам була. Аларның каурыйлары һәм мамыклары искиткеч җылы. Каннары бик кайнар, шуңа күрә кошларга суык куркыныч түгел. Кошлар өчен иң кые­ны— кыш көне азык табу. Кайберәүләр чыпчык, чәүкә генә безнең якларда кышлый дип уйлый. Алай түгел шул.

Күп кошлар безнең якларда кышларга кала. Кышын алар күбрәк кешеләр тирәсендә булалар. Кеше яшәгән җирдә азык табу ансатрак.. (58сүз.)                         (Габделхәй Сабитов)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5-cыйныф (татар төркеме)

50-дәрес

Аңлатмалы диктант

Татарстан.

Без Татарстанда яшибез. Татарстан бик зур һәм бай. Анда Казан, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Җәлил, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр бар.

Татарстанда зур елгалар ага. Татарстанны Идел, Кама, Агыйдел, Зәй, Ык, Мишә, Зөя, Нократ, Казансу елгалары бизи. Ул шулай ук яшел тугайларга, куе урманнарга, түгәрәк күлләргә бай.

Казан – Татарстанның башкаласы. Казанга бер мең яшь тулды. (56 сүз.)

 

 

Бирем. Баш хәрефләрнең язылышын аңлатырга. Уртаклык исемнәрне табарга, сораулар куярга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Контрольные работы по татарскому языку в 5 классе (татарская группа)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыкальный журналист

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 020 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.12.2015 2568
    • DOCX 16.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Нурфия Сулеймановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Усманова Нурфия Сулеймановна
    Усманова Нурфия Сулеймановна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42883
    • Всего материалов: 25

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Фитнес: теория и практика

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

История педагогических идей: основатели и теоретики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 84 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек