Инфоурок Другое ТестыКонтрольно-измерительные материалы для проверки универсальных учебных действий по татарскому языку

Контрольно-измерительные материалы для проверки учебных действий по татарскому языку

Скачать материал

Класс: 4 (татар төркеме)

Предмет: татар теле

Предмет нәтиҗәсе: ия белән хәбәрне танып белү.

 Бирем: текстны күчереп язарга,ия белән хәбәрләрнең астына сызарга.

Төнбоеклы күлдә аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән. Ак муеннары мәһабәт бөгелгән. Зур сары томшыклары суга иелгән.

            Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз:аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык яраталар, саф һава, көмштәй саф су яраталар.

Көтелгән җавап:

Төнбоеклы күлдә аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән. Ак муеннары мәһабәт бөгелгән. Зур сары томшыклары суга иелгән.

            Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз: аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык яраталар, саф һава, көмштәй саф су яраталар.

Белемнәрне бәяләү:

1.      Хатасыз, чиста һәм  дөрес башкарылган эшкә 5 балл.

2.      2 хата җибәрелгән чиста һәм төзәтүләрсез эшкә 4 баллл.

3.      3 тән артык хатасы булган ,төзәтүләрсез эшләгән эшкә 3 балл.

 

1.      Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре

Класс: 4

Предмет: татар теле

Метапредмет нәтиҗәсе:танып-белү гамәлләре ( аерым билгеләре буенча предметларны берләштерү, классификацияләү)

Бирем: бирелгән сыйфатларны 4 төркемгә бүлеп яз.

Ак, кызгылт, сарырак, матур, ямьлерәк, алсу, аксыл, гап-гади, дөм караңгы, иң йомшак, тәмле.

 

Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

 Кимлек дәрәҗәсе

  

 

 

 

 

 

Көтелгән җавап:

 Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

 Кимлек дәрәҗәсе

  Ак, матур, тәмле

Сарырак,ямьлерәк

Гап-гади, дөм караңгы, иң йомшак

 Кызгылт,алсу, аксыл

 

Бәяләү критерийлары:

Һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә.

“5”- 11 балл

“4”-9 балл

“3”-7 балл

 

2.      Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

 

Класс: 3 (рус төркеме)

Предмет: татар теле

Метапредмет нәтиҗәсе:тиешле сөйләм чаралары кулланып, текст  булдыру; үз фикереңне дәлилләп бирү.

Бирем: беренче һәм соңгы җөмләләр арасына 4 җөмлә өстәп, көз  турында бәйләнешле хикәя төзергә.   

Урамда көз җитте. ...........................................................   Кошлар җылы якларга китә.

 

Көтелгән җавап:

Урамда көз җитте. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Яфраклар саргая. Салкын яңгырлар ява. Көннәр кыска, төннәр озын. Кошлар җылы якларга китә.

 

 

Бәяләү критерийлары:

     “5”-эшне тулысынча дөрес башкарган (бирелгән җөмләләргә 4 җөмлә өстәп, бәйләнешле хикәя төзегән);

“4”- бирелгән җөмләләргә 3 җөмлә өстәп бәйләнешле хикәя төзегән;  яки 4 җөмлә өстәп язган, ләкин 2 дән артык булмаган фактик хатасы бар;

“3”- бирелгән җөмләләргә 2 җөмләдән кимрәк җөмлә өстәп бәйләнешле хикәя төзегән; яки 4 җөмлә өстәп язган, ләкин  3 тән артык фактик хатасы бар.

 

 

3.      Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Предмет: татар теле

УУГ(метапредмет нәтиҗәсе): баланың эшкә максат куя белеп эшләве, үз эшен бәяләве.

Бирем: Хикәя булырлык итеп, җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырып яз.

1)                 Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр.  2) Безнең мәктәптә ашханә бар. 3) Безгә ашханә ошый. 4) Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.5) Безгә кәбестә ашы да,токмачлы аш та пешерәләр. 6)    Ә боткалар котлет белән тәмле була. 7) Меню төрле-төрле була. 8) Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.9) Аннан соң без чәй, компот, кесәл эчәбез.

 

 Көтелгән җавап:

Безнең мәктәптә ашханә бар.Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр.Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.Безгә ашханә ошый.

Меню төрле-төрле була.Безгә кәбестә ашы да,токмачлы аш та пешерәләр.

Ә боткалар котлет белән тәмле була.Аннан соң без чәй,компот,кесәл эчәбез.Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез

 Бәяләү критерийлары:

Барлык җөмләләр дә хикәя эчтәлегенә туры килеп язылса “5” куела.

Җөмләләрнең урнашу тәртибендә 1-2 хата җибәрелсә “4” куела.

Җөмләләрнең урнашу тәртибендә 3 хата җибәрелсә “3” куела

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 886 896 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.05.2022 36
    • DOCX 17.3 кбайт
    • 0 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аглиуллина Мадина Ибрагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    Аглиуллина Мадина Ибрагимовна
    Аглиуллина Мадина Ибрагимовна
    • На сайте: 5 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9754
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой