Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Короткое сочинение на тему "Осень" на татарском языке

Короткое сочинение на тему "Осень" на татарском языке


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Быел көз бик иртә киде. Август урталарында ук өй каршындагы каен берән-сәрән сары яфракларын баскыч төбенә, шегалдына, машина өстенә төшерә башлады. Хәзер инде сары яфраклардан ишегалдына келәм түшәлгән. Табигать көннән-көн көзгә ныграк керә. Бакчалар да әкренләп бушый. Кешеләр бәрәңге, кишер, чөгендер уңышы җыялар. Чөнки көзнең иң матур чагы – әбиләр чуагы башланды. Көндез кояш җылыта, яңгыр яумый, күк йөзе зәп-зәңгәр. Күктә кошлар төркем-төркем булып очалар. Кыргый казлар, үрдәкләр язга кадәр туган яклары белән хушлашалар. Җәй тәмамлануы моңсу булса да, көзнең үзенчәлекле матурлыгы күңелдә шатлык тудыра.

ТЕМА № 2. МИФЛАР ҺӘМ ЫРЫМНАР Борынгы халыкларның көндәлек тормышында гаять зур роль уйнаган Мифларга бигеләмә бирү – бүгенге гуманитар фәннәрнең иң катлаулы бурычларыннан берсе. Хәзерге вакытта мифның 500 дән артык билгеләмәсе бар. Миф ул – җәмгыятьнең, кабиләнең, аерым кешенең – дөньяны күзаллау рәвеше. Миф грекча сүз, хикәят дигән мәгънәне белдерә. 34 Мифларга бирелгән бернче билгеләмәләрдә үк аның әдәби әсәр булуына басым ясала. Миф төшенчәсе хәрәкәт, йола, гореф-гадәт, ышану, җыр-бию, драматик күренешләрнең барысын да үз эченә алса да, күпчелек мифларга хас конкрет эчтәлек нигездә прозаик хикәяләү аша гәүдәләнә. Мифлар кешелекнең бала чагында, борынгы ыруглык чорында барлыкка килгәннәр. Бу чорда кеше үзен табигатьтән аерып карый белмәгән. Шуңа күрә үзенә хас сыйфатларны табигатькә, андагы җанлы һәм җансыз нәрсәләргә күчереп караган. Кеше һәм табигать – мифларның төп хикәяләү предметы. Кагыйдә буларак, табигать мифларда һәрчак җанландырып сурәтләнә. Борынгы бабаларыбыз бөтен дөньяны “кешеләштергән”: җир, кояш, үсемлек һәм хайваннарны җанлы итеп кенә түгел, ә кеше шикелле үк яшәүче, фикерли һәм хисләнә белүче тереклек ияләре итеп, үзенә кардәш затлар итеп күз алдына китергән һәм мифларны да шундый фикерләүгә нигезләнеп иҗат тикән. Җыеп кына әйткәндә, мифологик күзаллаулар нигезендә анимизм (һәр табигать күренешенең иясе, алласы бар дип уйлау), тотемизм (хайваннарны һәм кошларны аллалаштыру), антропоморфизм (хайваннарга, үсемлекләргә, җансыз табигать күренешләренә һәм объектларына кеше сыйфатларын күчерү), магизм (аерым сүз яки гыйбарәләрнең, эш-хәрәкәт яки йолаларның көченә, аларр ярдәмендә табигать көчләренә, тирәлеккә йогынты ясап була дип ышану), фетишизм (амулет, бөти, тылсым мәгънәсендә; төрле әйберләрне, предметларны, аерым объектларны изгеләштерү) тәгълиматлары ята. Ыруглык җәмгыятенең карашлар системасын тәшкил итүче мифологиядә галәмне һәм тирәлекне танып белергә омтылу, кешенең һәм төрле нәрсәләрнең ничек килеп чыгуын яки асылын аңларга тырышу мөһим бер функция булган. Борынгы бабаларыбыз мифлар аша чынбарлыкны аңлатып кына калмаганнар, ә алар ярдәмендә тирәлекә, табигатькә тәэсир итәргә тырышканнар. Мифларны календарь йола бәйрәмнәре, хуҗалык эшләре вакытында башкару һәм аларның күбесендә хаостан космос төзелү, беренче башлап ут табу яки төрле әйберләр иҗат итү, табигать көчләре (төрле ияләр) белән туганлашу яки көрәшү, ыруглык тәртипләрен һәм социаль нормаларны яклау турында сүз баруы әнә шул хакта сөйли. К.Маркс күрсәтүенчә, һәртөрле мифология табигать көчләрен хыялда һәм хыял ярдәмендә җиңә, буйсындыра һәм формалаштыра. Шул ук вакытта, аерым мифларда, фантастик сюжетка һәм образларга төренеп, борынгы кешенең табигатьне беренче җиңүләре дә гәүдәләнә. Мифология сүзе фәндә ике мәгънәдә йөри. Беренчедән ул, борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турында билгеле бер халыкта таралган мифларның җыелмасы. Икенчедән, төрле халыкларның мифларын өйрәнә торган фәнне мифология дип атыйлар. Ф.Урмачеев: 35 «Татарларда мифология фән буларак формалашкан дип әйтү дөрес булмас иде. Димәк, сүзне, нигездә, татар мифларының, яисә безнең халыкка хас мифологик күзаллауларның җыелмасы хакында гына алып барыррга тиеш булабыз» дип саный. Һәм татар мифларын өйрәнүнең төп чыганаклары буларак түбәндәгеләрне күрсәтә: 1. Мифологик әсәрләр, нигездә хикәятләр. 2. Халык иҗатының кайбер жанрлары: мәкальләр, табышмаклар, дастаннар, әкиятләр. 3. Туган тел берәмлекләре. 4. Археологик материаллар. 5. Башка халыкларның, аеруча төрки-монгол халыкларының мифологиясенә караган мәгълүматлар. 6. Сәяхәтче галимнәрнең тарихи һәм тарихи-этнографик хезмәтләренә теркәлеп калган материаллар. Мифларны классификацияләүдә фикерләр күп төрле. Ф.Урманчеев татар халкында сакланып калган мифларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә: 1. Хайваннар белән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен сурәтләгән мифлар. 2. Галәм, җиһан төзелеше, Ай, Кояш, Йолдызлар белән бәйле мифологик күзаллаулар. 3. Алла, алиһәләр һәм мифологик персонажлар белән бәйле хикәятләр. 4. Түбән мифология персонажлары. [Урманче, 2003: 31]. Фольклор һәм әдәбият галиме Марсель Бакиров төрки болгар-татар мифологиясен түбәндәгечә төркемләргә тәкъдим итә: «Галәмнең, табигатьтә һәм социаль тормыштагы төрле җансыз һәм җансыз объект-күренешләрнең ничек барлыкка килүен аңлатучы мифлар, киң планда алганда, этиологик (грекча aitia– сәбәп) мифлар булып исәпләнәләр. Борынгы мифларның зур күпчелеге шушы төркемгә керә һәм алар, үз чиратында, тагын да ваграк төркемнәргә бүленә. Космогоник мифлар галәмнең һәм аның аерым өлешләренең яратылуын һәм төзелешен аңлаталар. Ай белән кояш һәм йолдызлар турындагы, ягъни, фәнни термин белән әйтсәк, соляр (латинча solarium – кояш) һәм астраль (латинча astralis– йолдызлы) мифлар. Боларда сүз әлеге күк җисемнәренең яратылуы яки аларның аерым сыйфатлары турында бара. Антропогоник һәм этногоник (грекча gone / gonos– яралу) мифлар кешенең һәм аерым ыруг-кабилә яки халыкларның барлыкка килүен аңлатуга корылганнар. Хайваннар, кош-кортлар, үсемлекләр дөньясына бәйләнешле этиологик мифлар флора һәм фауна дөньясына мөнәсәбәтле мифологик- фантастик хикәяләрдән тора(кеше җанының күбәләккә әйләнүе, абага 36 чәчәгенең җиде төн уртасында чәчәк атуы һәм аны ашасаң күренмәс кешегә әверелү мөмкинлеге һ.б.). Культура геройларына бәйләнешле мифлар (грекча cultura– эшкәртү, кайбер борынгы телләрдә – кул/ рука, димәк, кул белән эшкәртү) әлеге геройлар һәм шулар белән керешүче демиург (грекча demiurges төзүче-ясаучы, халык өчен иҗат итүче) дигән персонаж тарафыннан беренче башлап булдырылган һәм беренче итеп ясалган яки барлыкка китерелгән объект-күренешләр турында сөйләнелә. Һәм әлеге рәткә, өлешчә генә булса да, героик архаик эпос-дастан геройларының, хәтта идеаллаштырылган аерым тарихи шәхесләрнең мифик аң белән өретелгән эшчәнлеге дә килеп ялгана. Календарь мифларда ел фасылларына, табигать һәм борынгыларның хуҗалык циклларына бәйле рәвештә формалашкан магик- мифологик күзаллаулар бәян ителә. Аларның күбесе махсус йолаларны оештыруга хезмәт итә һәм шулар белән үрелеп гәүдәләнә. Бабаларыбызның мифологик карашларына нигезләнгән һәм төрле йолалар белән үрелгән 12 еллык хайван календаре; яз килүне тизләтү өчен карга боткасы пешерү һ.б. Дини мифлар ортодаксаль диннәр йогынтысында туган ышанулардан һәм әлеге диннәрдәдә, борынгыдан килүче мифологиядә дә урын алган шәхесләр турындагы хикәятләрдән гыйбарәт. [Бакиров, 2008:


Автор
Дата добавления 30.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров3272
Номер материала ДВ-022540
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх