Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / "Кошлар- безнең дусларыбыз"( Кышын кошларга ярдәм итүгә карата башлангыч сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе. )
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

"Кошлар- безнең дусларыбыз"( Кышын кошларга ярдәм итүгә карата башлангыч сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе. )

библиотека
материалов















Кошлар-безнең дусларыбыз.”



( Кышын кошларга ярдәм итүгә карата башлангыч сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе. )





























Максат. Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Кошлар киеменнән укучылар,кошлар рәсемнәре карточкалары,кошлар тавышы язмасы,җимлекләр.

Алдан башкарылган эшләр. Балаларны кыш, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау,җимлекләр ясау.

I.Кереш өлеш


  1. Укытучы .       Укучылар, сезнең кышкы аяз көндә урманда булганыгыз бармы? Бигрәк тәкояш нурлары ялтыраган вакытта карга төренгән агачлары белән матур ул! Һәм менә шул ап-актан киенгән агачларда без гадәти булмаган “чәчәкләр” күрәбез. Болар – кышкы урман кошлары. Әлбәттә сез боларның күбесен беләсез һәм таныйсыз. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләшчыпчыгы.)Кыш җитү белән кошлар өчен авыр вакытлар башлана

Максуд Сөндекленең “Кошларга тимәгез” шигырен сөйли.

Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын

Кошчыклар булмаса.

Ни яме дөньяның?

Кыш үткәч, җир кипкәч.

Ни кызык сабанда,

Бүз тургай дәрт биреп

Тормаса яланда?

Нинди яз була ди.

Кәккүкләр булмаса,

Тугайда сандугач

Чутылдап тормаса?..

Сөегез, балалар,

Тимәгез кошларга,

Карлыгач баласын

Бирмәгез усалга.

Кыш килсә, ачыга,

Боега күгәрчен,

Песнәк тә җилкенеп

Җим эзли, күрәсең!

Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын,

Алар бит канатлы

Бизәге дөньяның.

-Укучылар,бүген без Сезнең белән канатлы дусларыбыз-кошлар турында сөйләшербез.Менә инде бер гасыр буена орнитологлар 1нче апрельдә-Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәләр.Бу көн 1906 нчы елда кошларны саклау турындагы Халыкара конвенциягә кул куелган елдан башлап билгеләп үтелә башлады.Россиядә бу көн Яшь натуралистлар тырышлыгы белән 1926 елда барлыкка килгән.

- Күп кенә кошлар корткыч бөҗәкләрне юк итеп безгә ярдәм итәләр.Хәзер без Сезнең белән урман аланыннан репортаж тыңларбыз.(Язмада кошлар тавыш тыңланыла)

-Тыңлыйк әле,алар безгә нәрсә эйтергә тели икән.

I алып баручы:Мин интервью алган беренче кош агач кәүсәсендә утыра идеУл бик матур.Каурыйлары кара,ак кызыл,сары төстә.Томшыгы көчле,очлы,төз.

(Балалар каршына матур тукран костюмы кигән малай чыга)

II алып баручы: Сез кем?

Тукран:

Тукый,тукый – нарат чукый.

Тамак туйгач, тукып туктый.

Сиздерә бит инде сусын,

Ничек җайлар икән бусын?

Юк,җиргә дә төшмәде ул,

Кар суын да эчмәде ул.

Тукый-чукый каен тиште

һәм ширбәтле суын эчте.

Каян белгән, каян күргән,

Өйрәнгән ул аны кемнән?

I алып баручы: Укучылар таныдыгызмы? Нәрсә икән ул?

Укучылар: Бу-тукран.

I алып баручы: Дөрес,укучылар!Мин интервью алган кош- тукран.

II алып баручы:Каурыйларыгыз төсенә караганда Сез-зур чуар тукран.Сезне зурлап «Тукран-урман докторы”диләр.Тукраннар турында табышмаклар да җитәрлек.

Тукран:Әйе. Мин агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итәм, агачның гомерен саклыйм. Шуңа күрә мине “урман докторы” дип йөртәләр. Мин, каты койрыгымны агач кәүсәсенә терәтеп, аңа көчле тырнакларым белән ябышам. Аннары, томшыгым белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкләрне эзләп табам һәм телем белән эләктереп алып ашыйм.Минем телем бик нәзек,аны 10-12 см га суза алам. Шулай итеп үзем дә тукланам, урманга да файда китерәм.

I алып баручы: Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Нәфис гәүдәле, ялтыравклы матур каурыйлы кошларның рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.

II алып баручы:Ике туа,бер үлә .Ул нәрсә?(Кош)Әйдәгез бергәләп кошлар турында

Экологик лото”

уенын уйнап алыйк.Кичәдә катнашучыларга кошлар рәсемнәре җыелмасы таратыла.Алып баручы табышмак әйтә яки кошны тасвирлый.Укучылар кошның исемен әйтергә һәм кошның рәсеме төшкән рәсемне күрсәтергә тиешләр.

1 Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу

Кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)

2. Агач башында йорты,

Эчендә яши кошы. (Сыерчык)

3. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

4. Кечкенә генә берәү,

артында озын терәү. (Саескан)

5. Ханның кызын алыр идем,

Кашым кызыл булмаса. ( Көртлек)

6. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна. ( Чыпчык)

7. Ука, ука таш кына,

Су коена инештә,

Очалса да җирдә йөри

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

8. Бер кошым бар тынмый

Агачка оя кормый

Өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)

9. Тап,тап табагач

Табагачта бер калач.

Койрыгы бер колач. (Саескан)

10 Бар нәрсә йокыга талгач

Бакчалар тынып калгач

Куактан куакка кунып

Сайрый сары.... (Сандугач)

11. Арыш кыры белән бу кош

Аерылмас дус бугай-

Сайрап җибәрсә. (Тургай)

12 Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус)

13. Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек)

14. Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак)

15. Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош. (песнәк)

16. Нинди кошны барабанчы диләр? (тукран)

17. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)

18. Иң зур томшыклы кош.(пеликан)

I алып баручы: Молодцы!Сез кошлар турында бик күп беләсез икән.

II алып баручы:Мин интервью алган кошларның берсе песнәк

(песнәк костюмы кигән укучы малай чыга)

Песнәк- Безне авылда да, шәһәрдәдә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә җимлекләргә бик еш киләбез. Җәй көннәре бөтенләй диярлек күренмибез. Бу чорда балаларыбызга ризык эзләү белән мәшгуль булабыз.

Кыш көне безне ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга кирәк. Салкын вакытта без орлык белән тукланабыз, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйбыз, терлек маен ашыйбыз.

Безнең токым бик зур: зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы песнәк, ак песнәк көрән башлы песнәк, бүрекле песнәк. Зур песнәк башка песнәкләрдән яшькелт-сары аркасы һәм ачык сары төстәге түше белән аерылып тора. Түшенең уртасында – кара юл, башында кара түбәтәй була. Зәңгәр песнәкнең түше генә сары, аркасы, канатлары койрыгы күк кебек зәңгәр төстә була. Озын койрыклы песнәк – тыныч, шыпырт кош. Зур түгел, үзе ап-ак, аркасы гына кара. Койрыгы чуар, озын саплы, кашыкка охшаган. Ак песнәкнең бүреге, аркасы, койрыгы, канатлары – кук, башка җире ак төстә. Кара песнәкне нечкә ботакларда акробатик күнегәләр ясый торган кош дип әйтергә мөмкин. Ул ризыкны ботакка баштүбән эленеп эзли. Аның өске ягы һәм тамак асты кап – кара, яңаклары һәм түше ак. Муен астенда ак табы бар. Көрән башлы песнәк кара песнәктән муен өстендә ак табы булмау белән генә аерылып тора. Ул усак һәм каен орлыкларын ярата. Бүрекле песнәкнең башында кикрик сыман каурые була.

Бигрәк сыук кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җан асрау – бар уем”, -

Укучы кыз:

Яныма очып килде,

Бер песнәк шулай диде.

Ачыга икән бит песнәк,

Тик утырыйк без нишләп?!

Өйдәгеге бер тартмадан

Эти җимлек ясады.

Тары, көнбагыш салдык,

Песнәк тәмләп ашады.

Сыйлансын әйдә песнәк,

Арыгандыр җәй эшләп.

Күп кортларны юк итте,

Җимлектә безнең рәхмәт

I алып баручы: Ә хәзер укучылар ясаган җимлекләр конкурсының нәтиҗәләре белән таныштырып китәм.(1,2,3 урын алган укучылар белән таныштыру.Аларны бүләкләү)

(Карабүрек костюмы кигән укучы керә)

II алып баручы: Бүреген кыңгыр салган да

Эй сызгыра,сызгыра

Нечкә итеп сызгыруда

                    Малайлардан уздыра. Нәрсә бу?(Карабүрек)

Карабүрек:Укучылар сез мине матур түшемә карап бик тиз таныгансыздыр дип беләм.Мин сезгә бик салкын яклардан кыш кышларга очып киләм.Минем томшыгыма игътибар итегез әле.Ул нинди көчле,ныклы.Мин томшыгым белән шомырт,миләш чүплим.Җиләк,җимешләрнең йомшагын калдырып орлыкларын ашарга яратам.Шулай ук каен һәм башка агачларның бөреләрен чүплим.

I алып баручы: Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. Аның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.

.Хәзер әйдәгез бергәләп

Очты ,очты кошлар очты..”

уенын уйнап алыйк.

(Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнелә.)

II алып баручы: Укучылар !Кош ояларын туздырмагыз.Оялар янына якын барырга да ярамый.Сезнең эзләр белән килеп ул кош ояларын ерткыч җәнлекләр күрергә мөмкин.Әгәр дә инде оя янына ялгыш якын килгәнсез икән,кулыгыз белән кошның йомыркаларына,кош балаларына кагыла күрмәгез.Чәнки, әти-әни кошлар ояны бөтенләй ташлап китәргә мөмкиннәр.

I алып баручы: Бостон шәһәрендә кайсы кошка һәйкәл куелган?(чыпчык)

(Чыпчык костюмы кигән укучы керә.)

Чыпчык:Без- чыпчыкларның бик күп төре бар.Авырлыгыбыз 20-38 грамм.Елга 3 тапкыр бала чыгарабыз.Без бик күп.Шуңа күрә без чүпләгән корт-бөҗәкләр санап бетергесез.Ләкин үзебез дә кешеләргә файдалы булган ерткыч кошлар өчен азык булып торабыз. Авылларда кешеләр яшәгән урыннарда ,кыекларга,түбә асларына оя корабыз.Сыерчык ояларын да яратабыз.Ләкин яз көне сыерчыклар кайткач безгә ояны бушатырга туры килә.Шәһәрдә парк һәм бакчаларның сакчылары булып торабыз.

II алып баручы:       Бу кечкенә кошчык бик хәрәкәтчән, башы йомры, муены кыска, гәүдәсе йомырка формасында, канатлары кыска, томшыгы каты һәм очлы. Каты салкыннарда бу кошлар бер-берсенә елышып утыралар, шулай итеп, өшеп үлүдән сакланалар.

Кыш бабайның суыгына

Ничек кенә чыдарга

Дип торганда ул кошыбыз

Хәтта бала чыгара. Нинди кош икән ул? (чукыр)

(Чукыр костюмы кигән укучы чыга)

Чукыр:Әлбәттә без балаларны яз көне дә чыгарабыз.Ә кышын ылыслы урманда чыршы һәм нарат күркәләре бик күп булган елларны бала чыгарабыз.Томшыкларыбыз нарат һәм чыршы күркәләрен эшкәртү өчен җайланган.Яшь чукырларның томшыклары гадирәк.Оядан чыгып китеп 3 ай үткәч кенә чукырларның томшыклары кәкерәя,ныгый.

I алып баручы: Матур урман аланында мин интервью алган кошлар үзләре турында менә шушындый кызыклы әйберләр сөйләделәр.Кошларның сезгә әйтер сүзләре бар.

Тукран: Безнең турында кыш көне онытмагыз!Безнең өчен “ кошлар ашхәнәсе” булдырыгыз.

Песнәк:Безгә кышның салкын,җил-буранлы көннәрен кышларга ярдәм итегез!

II алып баручы:Кошлар безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Әйдәгез, без дә аларга мәрхәмәтле булыйк!Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр элик, табигатьебезне саклыйк!

Кичә ахырында класс җитәкчесе белән берлектә укучылар җимлекләрен мәктәп бакчасына элделәр.Аларга җим салдылар.

Кулланылган әдәбият:

1.”Мир вокруг нас:птицы России”М:”Оникс 21 век”2002

2.”Птицы в городе»Михайлов К.Е.//Биология .№2 2000.






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.04.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров222
Номер материала ДБ-007711
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх