Инфоурок Биология КонспектыКошлар – безнең канатлы дусларыбыз

Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз

Скачать материал

Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!

Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар!Слайд 1-6

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар! Без бүген сезнең белән кошлар бәйрәменә җыелдык. Кошлар – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар элек-электән кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар әйтерсең лә, җиһандагы бар моң-аһәңне үзенә сеңдергән.

Без канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – яшәешебез бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи, күңелгә сихәтлек, дәрт-дәрман өсти.

2 нче алып баручы. Слайд 7.Табышмаклар әйтеп ике командага уенчылар җыябыз. Табышмаклар.

1. Балтасыз-пычаксыз

    Кечкенә генә өй эшләнгән (КОШ ОЯСЫ)

2. Канаты бар, аягы бар,

      Үзе йөзә алмый. (ТАВЫК)

3. Чуар киемле урам малае

    Борчак җыя. Кырда куна. (ЧЫПЧЫК)

4. Колга башында йорты

    Эчендә тора җырчы. (СЫЕРЧЫК)

5. Бер кошым бар: тынмый.

 Агачка оя кормый;

 Өе - җирдә,

 Җыры - күктә. (ТУРГАЙ)

6. Җәй шакылдый бу чүкеч,

 Кыш шакылдый бу чүкеч,

 Ничек чыдый бу чүкеч. (ТУКРАН)

7. Соскы борын – бакылдык,

      Күп сөйләшә - такылдык. (ҮРДӘК)

8. Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын,

Уята барысын. (ӘТӘЧ)

 

1 нче алып баручы. Командалар үзләренә исем уйлыйлар.

2 нче алып баручы Үзләре белән танышыйк әле. (Һәр төркемгә сүз бирелә.) Бәйгедә катнашучыларның осталыгын, зирәклеген, тапкырлыгын жюри әгъзалары билгеләп барыр. (Алып баручы жюри әгъзалары белән таныштыра.)

 

1 нче алып баручы.  Бәйгене башлыйбыз. Беренче бирем “Кем күбрәк?” дип атала. Чиратлап сораулар бирелә.

1. Дөньядагы иң зур кош нинди? (Африка тәвә кошы.)

2. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (Кыр казлары.)

3. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк.)

4. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк.)

5. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак.)

6. Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (Ярканат йомырка салмый.)

7. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан.)

8. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач, керәшә.)

9. Кайсы кошның ике бармагы – алга, ике бармагы артка карый, берсе кырыйга да борыла ала? (Тукран.)

10. Нәрсә корабльдә дә, кошта да була? (Киль.)

11. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар? (Чыпчык.)

12. Нинди кош үз балаларын бер дә ашатмый? (Күке.)

13. Сыерчык оясының тишеме ничә см булырга тиеш? (4,5-5 см.)

14. Дөньяда иң кечкенә кош? (Колибри.)

15. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара карга.)

16. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата кошлар.)

17. Иң зур йомырка салучы кош? (Тәвә кошының йомыркасы авырлыгы — 1400 гр.)

18. Нинди кошка “калай” кушаматы тагыла? (Калай әтәч.)

19. Иң матур сайраучы кош? (Сандугач.)

20. Кошларның кайсы сизү органы начар үскән? (Ис сизү органы.)

21. Нинди кошлар яңгыр буласын алдан сиздерәләр? (Карлыгачлар астан очса.)

22. Дөньядагы иң авыр кош? (Тәвә, авырлыгы 120 кг.)

2 нче алып баручы. Икенче бирем “Ребуслар илендә” дип атала. Слайд 8

http://xn----ptbqdcdr7a.xn--p1ai/sites/default/files/133.pngласточка

http://xn----ptbqdcdr7a.xn--p1ai/sites/default/files/128.pngворона

1 нче алып баручы. Һәр төркем көндәш төркемгә үзенең сорауларын әзерләп килергә тиеш иде. Сезгә сүзне бирәбез. Рәхим итегез! Слайд 9

 

(Төркемнәр бер-берсенә алдан әзерләгән сорауларын бирә.)

2 нче алып баручы. Ә хәзер мәйдан уртасына төркемнәрнең капитаннарын чакырабыз. Аларның тапкырлыгын һәм зирәклеген сынап карыйк. Кошларның кеше өчен, табигатьтә нинди файдалары бар икән? Капитаннарга бер адым атлаган саен кошларның бер файдалы ягын әйтергә кирәк булачак. Рәхим итегез! Слайд 10

 

1 нче алып баручы. Слайд 11 “Борчак чүпләү”. 2 укучы чыга.

Бирем: һәр командага борчак һәм фасоль салынган савытлар бирелә. Борчак һәм фасоль бер-берсеннән аерып алырга кирәк. Кайсы команда тизрәк бу эшне башкара, шул команда җиңүче була. Командадан бер кеше борчак чүпли. Борчакларның санын әйтергә. Барлыгы 52 борчак.

2 нче алып баручы.   Командадан 1 укучы чакырыла. Бирем: аңа төрле кошларның “азыгы” – рәсем бирелә. Команда членнарына томшык рәсемнәре таратыла. Кошның томшыгы аның нинди азык белән туклануы турында сөйли. Дөрес итеп азыкларны “кошларга” таратырга тиеш. Дөрес итеп “кошларны” ашаткан укучының командасы җинүче була.

1 нче алып баручы.  Җир йөзеннән юкка чыккан кошлар.

Бирем: археологлар тикшеренүләр нәтиҗәсендә җир йөзеннән юкка чыккан кошның калдыкларын табалар. Ләкин аны күчергәндә табылдык төшеп китә һәм кисәкләргә бүленә. Сезгә шул кисәкләрдән кошның сурәтен җыярга кирәк. Слайд 12

2 нче алып баручы. Безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгак ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. (Жюри бәйгегә йомгак ясый.)

1 нче алып баручы. Кадерле укучылар! Без сезнең белән бүген җылы яктан кайтучы кошларны каршы алдык. Сез алга таба да кошларны яратырсыз, сакларсыз, алар белән кызыксынырсыз дип ышанып калам. Бүген без сезнең кошлар турында бик күп файдалы мәгълүматлар белүегезне күрдек. Алга таба белемнәрегезне тагын да арттырырсыз дигән өметтә калабыз.

 

 

 

 

Фороракос Птица террорист фороракос, фото от 02 октября, картинки 1600x2320 пикселей vorotila.ru

Археоптерикс 1Ответы@Mail.Ru: А у Вас динозавры уже прилетели?

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Флорист

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 060 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.11.2015 1456
    • DOCX 278.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Муратова Гульназ Раушановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Муратова Гульназ Раушановна
    Муратова Гульназ Раушановна
    • На сайте: 9 лет
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 8644
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания биологии в условиях реализации ФГОС

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 67 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 805 человек

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии обучения биологии как основа реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 513 человек

Курс повышения квалификации

Составление и использование педагогических тестов при обучении биологии

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 95 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление техническими ресурсами и экономикой предприятия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эволюция классической музыки до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе