Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Коспект по татарской литературе "Төркемләп эшләү"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Коспект по татарской литературе "Төркемләп эшләү"

библиотека
материалов









Иҗат түгәрәгендә төркемләп эшләү алымы



Җ. Хөрмәтуллина

Кыйгы районы Югары Кыйгы авылының

1 нче лицее укытучысы















Дәреснең максаты: Якташ язучылар мисалында Туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтен үстерү; грамоталы язарга өйрәтү.

Җиһазлау: Кыйгы җирендә туып-үскән язучылар, шагыйрьләрнең портретлары, китаплары, караоке, видео-аудио язмалар.

Якташларыбыз, шагыйрь Р.Хәкимҗан белән һәвәскәр композитор В.Шәрифуллинның «Туган авылым» җыры яңгырый. Түгәрәк эшенә әзерлек барышында укучылар өйдә якташ язучыларның, шагыйрьләрнең җыентыкларын алып, карап, танышып чыгалар. Кыйгы җирендә шигърият бәйрәмнәре еш үтә. Бу яктан бигрәк тә, Р.Хәкимьян, прозаик Н.Игезьяновалар якташларын сөендереп торалар. Казанда яшәп, иҗат итүче балалар язучысы, шагыйрә Р.Вәлиева да, ара ерак диеп тормый, туган якларына сирәкләп булса да, кайтып киткәли. Инде арабыздан киткәннәре – күренекле драматург, шагыйрь Р.Сафин, Р.Шәфи кебек шәхесләребез дә онытылмыйлар, аларга арнап, хәтер кичәләре оештырыла.

Укытучы класстан 20 укучыны 4 төркемгә бүлә. Төркемнәрнең бурычы – иҗади эшне үтәгәндә яңалык ачу, фикерне төгәл һәм логик бәйләнештә, системага салып әйтү һәм язып кую. Дәреснең азагында иң эшчән, иң тырыш, телгә бай, грамоталы төркемне билгелү. Төркемләр Р.Сафин, Р.Шәфи, Р.Вәлиева, Р.Хәкимьян иҗатларын өйрәнеп, үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек ала.

I. Тема сайлау.

Беренче төркем шагыйрь, драматург Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Сафин иҗатын өйрәнү теләген белдерде. Шагыйрь туган якларының гүзәл табигатен тасвирларга киң урын бирә. Бигрәк тә ялгыз каен образы авторның күңел кичерешләрен ячып бирүдә мөһим роль уйный. Сезгә шундый эш йөкләтелә: Р.Сафин шигырьләреннән каен турындагы юлларны табып, нәтиҗә ясарга, авторның каен образы аша әйтергә теләгән фикерен ачыкларга. Иҗади эшнең эчтәлегенә туры китереп, төркемгә исем бирергә.

Икенче төркем Р.Хакимьян иҗаты белән шөгыйльләнә. Шагыйрь үзенең иҗатында авылдашларын, Үрге Кыйгы кешеләрен бик яратып, якын күреп тасвирлый. Аларга нинди сыйфатлар хас икән? Шуларны бергә җыеп,шигъри юллар аша, үз мөнәсәбәтегезне белдерегез, ә сез аларга охшарга тырышыр идегезме?

Өченче төркем бик тә шатланып, якташыбыз, шагыйрә, балалар язучысы Татарстан һәм Рәсәй язучылары берлеге әгъзасы, 40-тан артык китаплар авторы Дүшәмбикә авылы кызы Резеда Вәлиева исеменә тукталды. Бу төркем алдында шагыйрәнең әле күптән түгел генә бүләк итеп җибәргән китаплар җыентыгы. Аның шигырьләренә сагыну, юксыну мотивлары хас. Ни өчен автор Кеше күңеленең нечкәлекләренә мөрәҗәгать итә? Фикерләрегез белән уртаклашыгыз, Р.Вәлиева исеме, иҗаты белән якыннан танышкач, төркемегезгә ниндирәк исем бирергә булыр иде?

Дүртенче төркем укучылары яугир шагыйрь, сугуш чорында коралның яшерен төрләрен җитерештерүдә катнашып, майор дәрәҗәсенә күтәрелгән Риза Шәфи шигъриятенә байкау ясарга тели. Шагыйрь поэзиясендә туган тел, туган як табигатен саклау, дуслык, тынычлык темалары киң яктыртыла. Шуларның берсен сайлап, ачыклык кертегез, ни өчен бу теманы сайладыгыз, моның белән нәрсә әйтергә телисез? Бу иҗат сезгә нәрсәләр бирә?


II Психологик ситуация.

Укучылар югарыда исемнәре аталган әдипләрнең китапларын алалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр, бәхәсләшәләр. Тулы мөстәкыйллек хөкем сөрә. Ләкин укучылар үзләре генә түгелләр, укытучы һәр төркемне күзәтә, тырышлыкларын хуплый, юнәлеш бирә. Укучылар бераздан караламага язмаларын теркәп, эшләрен төгәллиләр, һәм төркем үз лидерын билгели. Бу эшкә кем күбрәк өлеш керткән, шуны ачыклыйлар. Шул укучы язманы кычкырып укып күрсәтә, төркемнең исеме белән таныштыра, ни өчен шулай аталуны дәлилли, бүтәннәр аңа ярдәм итәләр.


III Төркемнәрнең иҗади эшләре белән танышу

«Ялгыз каен» ялгыз түгел»

Р.Сафин гомеренең соңгы минутларына кадәр туган якларына тугры кала, мәңгелек йортын да туган авылында таба. Шуңа да аны туган як матурлыгын җырлаучы шагыйрь дип йөртү бик тә урынлы.

Шагыйрь Кыйгы районының Еланлы авылында туа, авылны каен урманы бизи, шуңа да аны күпләр «Ник бу авыл «Каенлы» түгел икән?» - дип гаҗәпләнәләр. Уфа юлыннан узганда табигать кочагына сыенып утырган төзек йортлары белән әллә кайдан балкып утырган бу урынга кем генә сокланмый икән?! Ерак түгел Р.Сафинның иң яраткан урыны - каенлы Лачынташ: талгын гына көйгә аста Әй елгасы ага, әз генә башыңны күтәреп карадыңмы, биектә - кыя өстендә каен сылуы елгадагы чагылышына сокланып, искән җилдә бөдрә тәлгәшләрен тарый.

Шагыйрь дә әнә шулай күңел моңнарын табигать гүзәллегенә куша, безне дә шигырьләре аша шул матурлык белән сокланырга чакыра, үзе дә шул искиткеч күренеш эчендә табигать баласы булып кала.

Туган ягы сихрилеген ул иң беренче каен образы аша сурәтли, аңа баш ия, аннан яралы күңеленә дәва эзли. Шигърияттә каен матурлыгына бик күп шигырьләр язылган, ләкин Р.Сафин кебек каенның матурлыгын беркем дә кыя таш биеклегенә күтәрә алмагандыр. Еланлы урманнарын халык «Ялгыз каен» дип атап йөртә. Юк, монда каеннар ялгыз түгелләр! Шушы җирне матурлаучы шагыйрьнең якташлары, авылдашлары бар, шагыйрь кайтып яткан изге туфрак бар, шагыйрь калдырган җыр, моң бар, каеннар өстеннән һәр ел саен язын-көзен очып узган кыр казлары бар. Юк, ялгыз түгел «Ялгыз каен»! Ялгыз түгел!


«Җиргенәмнең яме»

Радик Хакимҗан үзенең иҗатында авылдашларын данлап, бик яратып сурәтли, аларга җырлар багышлый. Ул берничә китап авторы. «Таңнарыма җиләм», «Җиргенәмнең яме» һ.б. шигырь һәм аудио җыентыкларын укучылар шатланып каршы алдылар.

Һәр бәйрәм саен Радик абый туган авылы – Үрге Кыйгыга кайтып, якыннарын күреп китә, туган мәктәбен дә онытмый, шигъри күчтәнәчләре белән шатландыра, очрашулар, кичәләр оештыра. Тыныч холыклы, олпат гәүдәле, ягымлы карашлы, әкрен генә, ашыкмыйча аралашуы белән әңгәмәдәшен шунда ук әсир итә ала. Үзенең шигырьләрендә якташларын да әнә шундый күркәм сыйфатларга төрә, аларны эштә уңган, телгә оста, җыр-моң сөючеләр итеп сурәтли, гап-гади хезмәтнең дә тәмен табып яши белгән якташларына дан җырлый. «Радиочы Мансур», «Яшәде ул әрнеп-сыкрап», «Ташчы», «Лаборанткалар», «Һәр көн таңнан эшкә барам», «Рәхмәт әңкәй», «Гомерләр бит – гүя күмер», кебек шигырьләре шул хакта. Р.Хәкимҗан туган җире матурлыгын аның табигатендә генә түгел, изге күңелле кешеләре язмышында да күрә, моның белән горурлана, үзенең дә алар белән янәшәдә гомер юлыннан атлавы белән чиксез бәхетле булуын раслый. Без дә, укучылар, аның шигырьләрен укып, күңелләребезгә матурлык орлыклары салабыз.

(Р.Хәкимьян сүзләренә. В.Шәрифуллин музыкасы. «Балалар язарга өйрәнә» җыры яңгырый.)


«Дүшәмбикәм – иркә бикәм»

Резеда Вәлиева туган якларын бик яратып яши. Аның белән очрашулар вакытында ул үзе дә бу хакта дулкынланып сөйли, һәр шигъри юлы назга төренгән, туган яклары, аныңча, бик җырдан гына тора төсле. Дүшәмбикә авылы Кыйгы районында иң матур авылларының берсе, каен урманлы таулар белән уратып алынган. Шуңа да иртән таңнан тышка чыгып, дөньяга күз сирпесәң, иң беренче тау аша сиңа карап, беренче кояш нурлары сибелсә, колагыңа иртәнге тынлыкта чылтырап аккан чишмә җыры ишетелә.

Әнә шундый әкияти сихри гүзәллеккә чумган бу авыл. Күрәбез, шагыйрәнең иҗат чищмәләренең моннан башлануы гаҗәп түгел.

Аның бала чагы монда калган. Ә бала чак - иң иркә, истә кала торган чак, кеше гомеренең әйләнеп тә кайта алмас мизгеле. Шуңа да Р.Вәлиава балалар өчен иҗат итүне төп максат итеп куя һәм зур уңышларга ирешә. Шагыйрә иҗаты укучыларда туган авылга, туган мөхиткә, гореф-гадәтләргә, туган телгә карата матур мөнәсәбәт тәрбияләүдә искиткеч зур әһәмияткә ия. Безгә аның исеме дә, шигърияте дә кадерле. Шагыйрәнең һәр сүзе балаларга дәү әни догасына тиң, тик ул гына әнә шулай туган авылын якын күреп «Дүшәмбикәм – иркә бикәм» диеп дәшә аладыр төсле. Ул үзе дә татар шигъриятенең «иркә бикә»се булып, әле дә иҗатта, күпкырлы иҗаты мәктәптә өйрәнелә.

Р.Вәлиева шигырьләренә бик күп җылар язылган. Аның «Кайт, син, балам!» дигән бик матур җыры бар. Тууына 80 ел тулу уңаеннан, шул җырына ияреп, «Кайт, Резеда апа, кайт, без сине сагындык. Сине туган ягың, Дүшәмбикәң көтә!» - диясе килә.


«Туар әле бездән соң да

Тауларымда оланнар…»

(Р.Шәфи)

Риза Шәфи тумышы белән Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылыннан. 1923 елны дөньяга килә. Ата-анасы, ишле гайләдә туган бу балага бик тә риза булып, Риза дип исем куша. Малай бик зирәк булып үсә, кече яшьтән тырыш, төгәл фәннәрдән дә тик «бишле»гә укый. Абыйсы Исмәгыйль белән ярышып шигырьләр яза, шулай белем үрләрен яулар өчен, Казан якларына, ике туган абыйсы Галимҗан янына китә. Югары уку йортында укый башлау белән, сугыш башлана.

Ризаны Ульяновскийга хәрби белгечеләр әзерләү училищесына җибәрәләр. Шигърияткә беренче адымнарын гына ясарга өлгергән егет, инженер һөнәрендә хәрби кораллар җитештерү эшенә керешә. 30 ел гомерен шуңа багышлый, җиңүне майор чинында каршылый. Тыныч тормыш башлангач та, хәрби хезмәтне калдыру мөмкинчелеге булмый әле. СССР дигән дәүләт атом бомбасында өстенлек өчен көрәшә. Һәм, ниһаять, ил алдындагы бурычын үтәп, хаклы ялга чыга. Менә шуннан башлана да Р.Шәфинең чын иҗат баскычлары. Күңеленә җыелган моң агыла да агыла. Бигрәк тә ул сугыш хәтирәләрен шигырьләрендә киң чагылдыра. Дәһшәтле сугыш аның да бертуган абыйсы шагыйрь Исмәгыйльне һәлак итә, кече энесе Закирҗанның да сугыш башланда яше җитеп кенә торган булла.

Тезелеп кенә лә тезелеп киткән тау

сыртлары

Тезелеп кенә лә тезелеп үсә наратлар…

Тезелеп кенә лә тезелеп кайтмадылар

Тезелеп кенә лә тезелеп үткән солдатлар,

- дип язды ул бер шигырендә. Абыйсы үлемен бик авыр кичерә, һәм тормышым хәрби хезмәткә дә, шигърияткә дә багышлый. Бу хакта ул Суворов сүзләре белән шигъри юллар Аша болай ди:

Яугир булмасам,

Шагыйрь булыр идем.

Кидем солдат шинелен дә,

Җырга да башым идем.


Риза абый туган авылына һәр елны кайтып йөри, соңгысы 1997 елга туры килә. Якташларына сагыну хатлары юллый. Басылып торган китапларын кайтарып тора, үпкәләүләрен дә яшерми. Аның соңгы теләге туган якларына кайтып калу иде, тик бу тормышка ашмый кала. Кызганыч, бөек Җиңүнең шатлыклы көннәрен аңа күрергә насыйп булмады. Ул 2004 елның 4 декабрендә арабыздан китеп барды. Ул яшәгән Вакинск шәһәрендә йортлары каршысындагы карагай урманы гына аның мәңгелеккә яткан туфрагына туган якларын хәтерләтеп, шаулап үсеп утыра. Тик төшенкелеккә бирелергә урын юк. Риза абый үзеннән соң бай шигъри мирас , килер буынга туган илгә тугры хезмәт итү өлгесе калдырды.

Шагыйрь үзенең туган телен бик яратып иҗат итте. Татар теленә багышланган «Ике туган бәхесе», «Татарым», «Тел яшерү», «Татар вальсы», «Телне яклау – ифрат кыен» шигырьләре тирән фәлсәфәгә корылганнар.

(Укучылар Г.Тукайның «Туган тел»ен күмәкләп башкаралар)

Укытучы. Әйе, безнең яклар талантларга бай. Бүгенге дәрес барышында да моңа тагын бер тапкыр ышандык. Бүгенге үзенчәлекле дәрестән нинди нәтиҗә чыгарыр идегез?

Укучы җавабы. Туган як – иң изге төшенчә, ул әни кебек якын. Аннан читтә яшәү сагындыра, тиз генә кайтып китүләр еш булмый. Бигрәк тә олыгая төшкәч, туган туфракның кадере арта бара. Якыннарың белән аралашып яшәүгә берни җитми. Гомереңнең иң соңгы минутларын чит-ят җирләрдә үткәрү күңелле хәл түгел. Р.Сафин бу яктан бик бәхетле, ә менә Риза Шәфи кызганыч, читтә ятып калды. Без аларны онытмабыз. Р.Шәфи каберенә туган туфрагын салу, шагыйрьнең рухын тынычландыру – якташларының изге бурычы булып кала әле. (Укытучы иҗади эшләргә кыскача анализ ясый, төркемнәрдә иң талантлы дип табылган укучыларга номинацияләр билгеләп, уңышлары белән тәбрикли.)

Йомгаклау. Сәләтне үстерү өчен бик күп укырга кирәк. Әдәбиятның да үзенә генә хас кануннары, кагыйдәләре бар. Укыган, язып караган саен аларны төшенә барасың, тормыш нечкәлекләрен күбрәк тоя башларсыз, аларга карата карашың киңәя, күңелдә хисләр арта, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтең үзгәрә.

Әдәби дөньяның серле капкалары авыр, аларны һәркем ачып керә алмый, иҗат ул үтә дә җаваплы шөгыль, ләкин шунысы да бар, иҗат тәмен белгән кеше – иң бәхетле кеше, чөнки үзеннән соң әдәбият дигән чиксез күктә аның мәңге балкыр йолдызлары кала. Әнә шундый шәхесләребез иҗатын өйрәнеп, күңелләребезгә нур өрдек.

Өй эше. Якташларыбызның берәр шигырен яттан сөйләргә өйрәнергә.






Автор
Дата добавления 24.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров209
Номер материала ДВ-183985
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх