Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Кояш Тимбикова -татар халкының Кояшы

Кояш Тимбикова -татар халкының Кояшы


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Башкарды: 11нче сыйныф укучысы Саримова Гөлназ

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәлиуллина Сурия Загидулловна

Эзләгәнен таба юлчы,

Өметен өзмәгәндә,

Гомер юлы күгендәге

Йолдызы сүнмәгәндә.



Язучының иҗаты һәм аның шәхесе турында аның үз әсәрләреннән дә әйбәтрәк итеп сөйләп бирү мөмкин түгелдер, мөгаен. Язучының әсәре – үз җанының бер кисәге.Ул әсәрләрендә, геройларының язмышында, хәтта, иң якын кешеләренә дә әйтә алмаган иң яшерен уй-хисләренә кадәрле ачып сала. Шулай эшләмәгәндә ул укучының күңелен кузгатырдай, кулга алу белән, бер сулыштан укып чыгардай әсәрләр иҗат итә алыр иде мени соң?

Бер дә таныш булмаган бер кешенең килеп: “Мин Сезнең әсәрләрегезне яратып укый идем, инде үзегезне күрү бәхетенә дә ирештем”,- дигән сүзләреннән дә олырак бәя юк ул язучы –журналист кешегә. Ә мондый бәяне укучы бик сайлап кына бирә.

Гомерен журналистикага багышлаган һәм бер үк вакытта язучылык хезмәтенең авыр йөген дә үз җилкәсендә күтәргән Кояш Тимбикова “Азат хатын” журналы битләрендә басылган беренче мәкалә, очерклары белән үк меңәрләгән укучыларның әнә шундый олы мәхәббәтен яулап ала алды.

Кешеләр турында кайгыртып, кешеләр өчен яза журналистлар үз әсәрләрен. Ул әсәрләр оператив булулары, кешеләр күңелендә фикер уята һәм озак саклана алулары белән кадерле. Андый әсәрләрне тудыру өчен исә кешеләрне яхшы белергә, борчу, шатлыкларын үзенеке кебек итеп кабул итә алырга, аларны ихлас күңелдән яратырга һәм шул яратуны башкалар күңеленә күчерә белергә дә кирәк








Кояш Тимбикова – шундый журналистларның берсе. Аның моннан дистә еллар элек “Азат хатын” да басылган һәм авторга илебезнең төрле почмакларыннан йөзләрчә хатлар килүгә сәбәпче булган “Лиза әбигә рәхмәт”, “Балалар үзеңә охшамасын! ”, “Оятсыз куллар” дип исемләнгән һәм башка күп кенә язмалары әле бүген дә күпләрнең хәтерендә.

Уйландырырлык әсәрләре белән күпләрнең күңелен яулап алган язучы-прозаик Кояш Закир кызы Тимбикова 1937нче елның 16нчы нояберендә хәзерге Татарстан республикасының Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун сыйныф тәмамлаганнан соң, 1954-1959нчы елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

  • Язучы булу уе минем башыма да килмәде. Мин укытучы булырга хыяллана идем. Әнием кебек әдәбият укытучысы булырга. Әнигә дәфтәрләр тикшерешергә ярата идем. Әле хәзер дә, укытучылар турында берәр нәрсә язарга уйласам, күз алдыма кышкы кичтә җилкәсенә мамык шәлен салып, ут яктысында укучыларының дәфтәрләрен тикшереп утыручы әнием килеп баса. Әтием дә, абыем да, ике апам да укытучылар минем. Әллә шуңа күрә инде һәр әсәремә диярлек үзеннән-үзе укытучы образы килеп керә.

  • Әнигә ияреп мәктәпкә йөри башлаудан “укучы” булып киттем. Университетка укырга кергәндә миңа әле, нибары, уналты яшь иде. Яратып укыдым университетта.Укытучыларымны яраттым. Иҗат түгәрәгенә, Тукай клубында үткәрелә торган әдәби җомгаларга йөрергә ярата идем. Институтта чыга торган стена газетасына языша идем,- дип искә ала танылган язучы.












Яраткан укытучысы Хатип ага Госман рекомендациясе буенча Кояш Тимбикованы редакциягә эшкә чакыралар, егерме елга якын (1959-1978) берөзлексез “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналы редакциясендә: башта –әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. Бу чорда берсеннән берсе матуррак әсәрләр, мәкалә, хикәя, повесть һәм китаплар дөньяга килә. Ул елларда әле кешеләр арасында хөсетлек, явызлык бөтенләй булмый. Шуңадыр журналның саны 400 меңнән артып китә.

1979-1982нче елларда ул – “Казан утлары” журналының жаваплы секретаре хезмәтендә. 1983-1993нче елларда шул ук журнал редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара.

Казан утлары” журналын да гөл итә Кояш ханым. Аның да тиражы 100 меңгә җитә. Ләкин тынгы белмәүчеләр дә табыла. Яла ягалар. Янәсе, Кояш акча үзләштергән.Ул исә гонорар акчасына язучыларга журналлар яздырган. Бу хәлләрне Кояш Тимбикова бик авыр кичерә. Ярый әле шундый чакларда Кояш янында иң якын кешесе – ире Рейн була. Ул урыс һәм татар телен мөкәммәл белгән сирәк кешеләрнең берсе, саф күңелле, хыялый романтик рухтагы зур шәхес була. Татар иҗтимагый үзәген оештыручы 11 кешенең берсе Рейн Ганиев булды. Ул да хикәяләр, повестьлар яза. Кояш белән Рейн бер-берсен яратып, хөрмәт итеп гомер итәләр.

Язлар безне таныштырган иде,

Язы,җәе узды ваемсыз.

Көзләр җитте, алда салкын кышлар,

Былбылларсыз, бөдрә каенсыз.

Язлар безне ничек шатландырды,

Гүзәл гөлләр, назлы җил анда.

Кышлар бүтән, зәмһәрирләр көтәм,

Адашмабыз микән буранда?

Кышларга да бергә керсәк иде!-

Бар теләгем хәзер шул гына.

Тирән кардан мин барырмын алдан,

Зинһар, яннарымда бул гына!


  • дип яза ул.




Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистик язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959нчы елдан күренә башлый. 1960нчы елларда Татарстан, Башкортстан газета –журналларында,Татарстан китап нәшрияты чыгарган « Кояш безгә елмая”(1962), “ Тылсымлы таяк”(1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969нчы елда “Зәңгәр күлмәк” исеме белән хикәяләр китабы дөнья күрә.Тагын бераздан, 1971нче елда, “Инешләр Иделгә коя” исемле күмәк җыентыкта яшь авторның күләмле беренче әсәре- “Синең өчен” дигән повесте урнаштырыла. Хикәяләр китабы да, повесть та шул чор әдәби тәнкыйтендә уңай яктан билгеләп үтелә.

Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче- сиксәненче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен,бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр ( “Сөлге булсын бүләгем” , “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут” һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында”(1978) һәм археологлар турында “Тәңкәле тау” (1980), замандашларының яшәешкә, көндәлек тормыш вакыйгаларына, хезмәткә, мәхәббәт кичерешләренә бәйле мораль-этик проблемаларны күтәргән “ Синең өчен”, “Тимерче кыз”, “Якты йолдыз”, “Кышкы талпыну”, “Табылдык хатлар сере”, “Дулкын баласы” кебек повестьларын иҗат итә. “Карахмәт маҗаралары” исемле юмористик хикәяләр җыентыгын бастыра.Ләкин бу әсәрләрен бастырып чыгарганчы , төрле авырлыклар аша үтәргә туры килә.1992нче елда “Табылдык хатлар сере” дигән китабы тулысынча, автор язганча дөнья күрә. Әсәр бик гыйбрәтле. Кояшның бергә укыган сабакташы Рәйсә Яхина бервакыт командировкадан колакка ятышсыз хәбәр алып кайта. “ Бер кызыбыз –эчүче “.-ди ул. Эчкече хатын-кыз. Моңа кадәр алар турында язарга ярамый иде..Җаен китереп, формасын табып бик яхшы повесть чыга.

Балык Бистәсе районының “Масловка” совхозы директоры Галина Васильевага багышланган “Тын бакчада” повесте зур, мәгънәле. Идел буенда алма бакчасы үстергән Галина Павловна чын, якты, әдәби образ булып истә кала.

Журналист - мәңгелек юлаучы ул! Ә юлларда ниләр генә булмый! “ Юл газабы-гүр газабы”- дип халык юкка гына әйтмәгәндер. “Түбән Кама, БАМ, КамАЗ, АЭС төзелеше юлларында күргәннәремне гомер буена язып бетерә алмам төсле”,-ди ул күңел байлыгының чик-чамасы юклыгын аңлатып.КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен Кояш Тимбиковага – “КамАЗ төзелеше ударнигы” билгесе, ә БАМны төзүчеләр (татарлар) турындагы документаль язмалары өчен Татарстан журналистларының Х. Ямашев исемендәге премиясе бирелә; 1976нчы елда ул – Татарстанның, ә 1989нчы елда “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.

1969-1985нче еллар арасында Кояш Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыга. Кояш әсәрләренең исемнәре үк шигърилекләре белән күңелне тартып тора. “Тәңкәле тау”, “Агым уртасында”, “Синең өчен”, “Якты Йолдыз”- болар авторның олы юбилее уңае белән 1987нче елда чыгарылган “Кышкы талпыну” исемле китабына кергән повестьлары исемлеге. “Сөлгем булсын бүләгем”, “Кара юрга”кебек исемнәр җыр тексты сорап торалар һәм Кояшның шигъри табигатен тасвирлыйлар төсле. Шигъриятне, аеруча Такташны яратканлыгы аның әсәрләреннән бөркелеп тора. Җыр текстллары язу өчен кулына каләм алуына да аның нәкъ менә шушы сыйфаты сәбәпче була торгандыр да әле. Аның Сара Садыйкова музыкага салган “Авылдашлар”, “Җибәрмә син мине”кебек җырларын халык яратып кабул итте. Аның аерым әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һ.б. телләрдә дөнья күрә. Кояш Тимбикова – 1973нче елдан СССР(Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.




















Зифа буйлы, ягымлы карашлы, туры сүзле ул Кояш. Тыйнак, матур итеп киенә белүе, гадилеге, эчкерсез ягымлылыгы белән үзенә тарта ул сине. Табигый, матурлыгы белән яраттыра. Кояш һәрвакыт үзенчә, татарча, милли төсмерләргә баетып бик матур киенә. Ул затлы читек кия, аның белән сәхнәгә чыга, шык-шык басып Казан урамнарыннан уза. Ап-ак ефәк шәл ябына, Сара Садыйкованың серле калфагын ул дәвам итә. Үзенә Кояш исемен кушу тарихын да кызыклы итеп аңлата ул.

-Мин туган елны ноябрь ае бик салкын, яңгырлы булган. Нәкъ мин туган көнне яктырып кояш чыккан. “Кызым да туды, кояш та чыкты. Әллә соң исемен дә Кояш дип кушыйк микән? Олы бәйрәмебез Кояшы да шушы айда чыккан бит...”-дигән әти. Шулай итеп мин Кояш булып киткәнмен”,- дип искә ала Кояш ханым. Әйе, исемен әти-әнисе бик белеп кушкан шул. Кешеләрне яратуы, күңеле балкышы булып, әсәрләренә күчә һәм аларның олы яратуы булып, үзенә кире кайта.

Кояш Тимбикованың тормыш юлын , иҗатын өйрәнгәннән соң, минем күңелемдә аңа карата соклану, горурлык хисләре туды. Кайда гына эшләмәсен , ул үз эшен җиренә җиткереп, сокланырлык итеп башкара. Кояш Тимбикованың иҗаты да күпкырлы, әдәбиятның бөтен өлкәләрен дә колачлаган. Аның публицистик мәкаләләре , җырга салырга көй көткән шигырьләре , күңелгә кереп кала торган хикәя, повестьләре – барысы да йөрәккә үтә, уйландыра, тормышны үзгәртү теләге уята.




































Кулланылган әдәбият исемлеге:





  1. Хуҗиәхмәт Ф. Исеме- Кояш, яктырта да, җылыта да. - Мәдәни җомга.-

1997.-14 ноябрь.


  1. Хуҗиәхмәт Ф. Ярата идек сине, Кояш апа! - Ватаным Татарстан.-2005,

28 гыйнвар,№13-14.


  1. Мөэминова Э . Иҗат утың сүрелмәсен, Кояш! - Азат хатын журналы . 1987, №11, 13б.



  1. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан,Татарстан китап нәшрияты, 1986.











7


Автор
Дата добавления 09.06.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров133
Номер материала ДБ-116198
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх