И
туган тел, и матур тел,
Әткәм –әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы...
(Г.Тукай, «Туган тел»)
Телебезнең
матурлыгын , тормышыбызда никадәр кирәклеген гади, шул ук вакытта күңел
кылларының барысын да тибрәтә торган сүзләр белән язып калдырган бөек язучыбыз
Г. Тукай.
Ана
телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур
осталык, түземлелек сорый торган вакытта яшибез. Кем син, нинди син
замана укытучысы?
Мин Яшел Үзән
шәһәренең 10 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Менә
инде мәктәптә эшли башлавыма да 14 ел булган. Шушы вакыт эчендә хәйран гына
тәҗрибә туплап өлгердем.Үземнең эш нәтиҗәләрем белән уртаклаша алам икән дигән
фикергә килдем. Мәктәптә ана теле укытучысы буларак максатым – укучыларымны
телебезнең матурлыгы, аһәңлеге , бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып
калу гына түгел, аның матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне
ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү.
Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә
ала.
Бүген
җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә яңа
технологияләр куллануны таләп итә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга
тиеш. Димәк, заман укытучысы – үз эшендә төрле информацион технологияләр
кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог.
Минем
методик темам: ,, Инновацион технологияләр кулланып татар теле һәм
әдәбияты дәресләренә укучыларда кызыксыну уяту.”
Мин темамны уңышлы сайладым дип
уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш
тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора.
Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала
шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе
белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен
әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан
актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе
принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу
системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү,
аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.
Җәмгыятьтә
бара торган үзгәртүләр хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен
үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Уку-укыту,
тәрбия процессында яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә
куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулга акбур тотып, такта янына басып та кызыклы
дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Яңача эшләргә омтылу -
һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу
"яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә.
Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул
системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен
өйрәнергә тиеш. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,
бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп
тәрбияли ала.
Яңача укыту технологиясенең
нигезе – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт. Укытучы укучыны үзе белән
тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә
шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе
алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңа методлар белән эшләүгә омтылган
укытучы гына булдыра ала. Ул гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас
тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.
Үз белемен
күтәрү өстендә эшләмәгән укытучы укытучы түгел. Мин дә заманнан артта калмас
өчен, белемемне күтәрү өстендә эшлим, алдынгы педагогларның тәҗрибәсеннән иҗади
файдаланырга тырышам. Алган белемнәрне дәресләрдә генә куллану
белән чикләнергә ярамый. Мин укучыларымнан да шуны таләп итәм. Үзем дә
аларны төрле идеяләр белән кызыксындырып җибәрә ала беләм, дәресләремне тиешле
дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куярга тырышам.
Әйтеп үткәнемчә,минем
максатым – төрле кызыксындыру юлларын кулланып, телне өйрәтү. Мин дәресләремдә мультимедия
презентацияләрен, интерактив такта куллануны уңышлы саныйм.
Чөнки мәктәбебез шартлары миңа дәресләрдә төрле видео
техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым компьютер, принтер,
сканер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр
мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Татар теле һәм
әдәбияты дәресләрендә компьютерның мультимедия мөмкинлекләреннән киң
файдаланам. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам.
Компьютер
технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп
эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата
мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын ачып бирә, аны мәдәниятлы итә, һәрьяклап
үстерә, шәхес итеп тәрбияли.
Болар барысы да укучыларда фәнгә карата
кызыксыну уята. Модель һәм схемалар белән эшләү нәтиҗәсендә төпле фикер
барлыкка килә. Ә төпле фикер- сөйләмебезнең асыл җәүһәре.Үз фикере булган
укучы иҗади үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм
мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына
күреп була. Укучы кайчан ныграк кызыксына?! Үзе нидер эшләгән
вакытта гына ныграк кызыксына башлый. Шулай булгач, һәр укучы дәрестә
актив катнашырга тиеш.
Укыту процессында уку эшчәнлеген яхшырту өчен барлык
шартларны тудырганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Укучыларның белемнәрен системалы тикшереп ,
өстәп тору аларда укуга карата намуслы караш, белем алуга теләк уята.
Алган белемнәре киләчәктә ныклы нигез булып тора.
Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән,
бу алым бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән, интернетта чыккан
конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Бала компьютер артына утыргач, аны
конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Нәтижәдә,ул үзе дә сизмичә , күп
файдалы мәгълүмат ала. Шулай ук төрле типтагы күнегүләр
эшләү, иншалар, рефератлар язу , компьютерда презентацияләр ясау татар
теле дәресләрен кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Әйткәнемчә,
эш тәҗрибәмне башка укытучылар белән дә уртаклашам. Район, шәһәр, республика
укытучылары өчен ачык дәресләр, чаралар, очрашу кичәләре үткәрүдән дә читтә
калмаска тырышам. Эшем никадәр күп булса да үз белемемне, һөнәри осталыгымны
үстерү өстендә туктаусыз эшлим. Илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте белән
кызыксынам. Көндәлек матбугат – “Яшел Үзән” газетасы, “Сөембикә”, “Мәгариф”,
“Гаилә һәм мәктәп” журналлары, интернет, педагогика, методика буенча яңа
китаплар, язучыларның яңа басылган китаплары миңа һава кебек кирәк. Аларны
даими укып, укучыларыма һәм ата-аналарга җиткерәм.
Минем
педагогик эшчәнлегем укыту кысаларында гына калмый. Укыту- тәрбия эшендә
класстан тыш эшләргә зур әһәмият бирәм. Укучыларымны милли традицияләр,
бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан гимназиябездә
төрле чаралар үткәрелә, түгәрәкләр алып барыла. Ел саен уздырыла торган “Мин
татарча сөйләшәм”,, Татар егете”, ,, Ягез әле, кызлар”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре, бөек
шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен уку
кичәләре укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп
бетергесез зур роль уйный. Әлеге чаралар укучыларның
талантларын ачуда, сәләтләрен үстерүдә, татар теленә булган ихтыяҗларын
канәгатьләндерүдә ярдәм итәләр.Татар халкының мәдәниятен, милли
традицияләрен саклап калу эшен мин дәрестән тыш эшләрдә дә
актив алып барам. Укучыларыма рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын , ике
телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, тормышыңда да зур
уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерәм.
Укытуны камилләштерүнең
чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга
гына кирәк. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр дә укытучы
дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул,
һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк.
Укытучы–
баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр
вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып
кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм
гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны
яраткан һәрбер укытучы башкара.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.