Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / КТП по татарской литературе для 2 класса

КТП по татарской литературе для 2 класса

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево 3 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Әдәби уку”дан укыту курсы буенча эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

-Россия федерациясенең “РФ дә белем бирү турында” гы законы. 29.12.2012.№273-ФЗ;

-06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

-РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган башлангыч гомум белем бирү, урта гомум белем бирү, төп гомум белем бирү программаларын оештыру һәм башкару тәртибе турында боерыгы 30.08.2013.№1015;

-РФ нең “РФдәге телләр турында”гы законы 25.10.1991. №1807-1;

- Дәүләт аккредитациясе һәм төп белем бирү программалары булган оешмалар өчен тәкъдим ителгән Федераль дәреслекләр исемлеге;

- СанПиН 2.4.2.2821–10 “Белем бирү учрежденияләрендә укытуны оештыру буенча санитар-эпидимиологик таләпләр”

-РФ баш табибы карары 04.07.2014 № 41 СанПиН 2.4.4.3172-14;

-Башлангыч гомум белем бирү программасы (протокол 08.04.2015 №1/15);

-ТРның “Белем бирү турында”гы законы 22.07.2013 №68-ЗРТ;

ТРның “ТР дагы Дәүләт телләре һәм башка телләр турында”гы законы 08.07.1992 №1560-ХII.

- үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә ;

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

-мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елының эш планына (педсоветның 28 .08 2015 елы карары нигезендә 29.08.15 ел 56 ОД номерлы приказына) һәм 2 нче сыйныф өчен И.Х. Миясарова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2013), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Укыту планында 2 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Программада 70 сәгать каралган

Әдәби уку-укыту методик комплекты «Перспектив башлангыч мәктәп» концециясенә нигезләнә һәм түбәндә курсәтелгән гомумдидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары – хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргә керәләр); икенче яктан,бер-берсеннән аерылалар (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренең еш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарныңс патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр,тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү.Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттә кабатлауларның булуы).

Әхлакый бурычлар:

Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу,ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру.

Эстетик бурычлар:

Матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.

Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң – синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә.Мәсәлән, дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать –серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүләкләренә дәреслекхрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр», «Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» булекләре туры килә.

Шәхси нәтиҗәләр:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; - татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; - дәби әсәрдән физик һәм психик сәламәтлеккә бәйле урыннарны табып фикер йөртә белү; - укучыларда әйләнә-тирәдәге табигатькә, тормышка дөрес мөнәсәбәт формалашу; - әдәби текстка таянып, укучының үз-үзенә бәя бирә алуы; - туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

Предметара нәтиҗәләре: - гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру; - үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру; - укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; - туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү; - рус һәм башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән чагыштырып һәм бәйләп укыту; - әдәби әсәрләрнең һәм халык авыз иҗаты үрнәкләренең темасындагы, образлар бирелешендәге үзенчәлекләрне һәм уртак якларны таба белү.

Предмет нәтиҗәләре: - татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу; - өйрәнелә торган авторның тормышюлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау; - татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

ӘДӘБИ УКУ” УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЯКЛАРЫ

Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, әдәби әсәрләрнең әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау максатыннан чыгып, сюжет элементларын төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрен күрсәтү санала. (Мәсәлән, Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте”ндә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп бирелә: текст кырыенда сары һәм зәңгәр төсләр.)

Ә текст үзе кызыл сызыклар белән бүлекләргә аерылды. Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннын, туры сөйләм сары һәм зәңгәр сызыклар белән әйләндереп алынды, текст эчендә бала игътибпр итәргә тиешле сүзләр кара хәрефләр белән күрсәтелде. Аерым әсәрләрдә (мәсәлән: “Ник соң әле итек җитмәде?”) кабатлаулар зәңгәр төс белән бирелде. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш белән эшлиләр. Күбесенчә – сары төс, уңай эмоөияләрне, ә зәңгзр төс курку, борчылу һ.б ны белдерә. Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә. Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештыру планлаштырылды.



ӘДӘБИ УКУ” УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ СОСТАВЫ:

  1. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек. 3 кисәктә. 1 нче кисәк / [Г. М. Сафиуллина һ.б., рәссамы Ф. Ризаева]. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2012. – 127 б., 8 репродукөия.

  2. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек. 3 кисәктә. 2 нче кисәк / [Г. М. Сафиуллина һ.б., рәссамы Ф. Ризаева]. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2012. – 127 б., 8 репродукөия.

  3. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек. 3 кисәктә. 3 нче кисәк: дәреслек-хрестоматия / [Г. М. Сафиуллина һ.б., рәссамы Ф. Ризаева]. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2012. – 111 б.

  4. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфында эшләүче укытучы өчен методик кулланма [Г. М. Сафиуллина һ.б., рәссамы Ф. Ризаева]. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2012. – 175 б.

ӘДӘБИ УКУ” ДӘРЕСЛЕГЕНӘ МЕТОДИК ХАРАКТЕРДАГЫ АҢЛАТМАЛАР

  1. Аңлатмалы сүзлек һәр ике дәреслекнең, дәреслек-хрестоматиянең һәм мөстәкыйльэш дәфтәренең ахырында бирелә.

  2. Музей йорты” на сәяхәт вакытында, укучыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен арттыруга, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләренә ирешергә кирәк була.

  3. Әдәби уку дәресләренең кайберләрендә, “Музей йорты”на сәяхәт вакытында сәнгать әсәрләренең аерым детальләрен яхшылап күзәтү максатында, лупа кулланыла.

  4. Музей йорты” белән танышкан вакытта, картиналардан аеруча әһәмиятле фрагментларны кадрлап аерып алу һәм аларны бербөтен итеп карау өчен, билгеле бер размердагы “рамкалар” файдалына. Бу “рамкалар”ны технология дәресләрендә картонан яисә калын кәгазьдән ясарга мөмкин. “Рамка”ның соргылт, яшел, караңгы төстә булуы мөһим (ак төстә түгел). Рамка 6 х 9 см зурлыкта була һәм һәр яктан 1,5 см поля калдырылып эшләнелә.

  5. Дәрес өчен материал күп бирелде. Көчле укучылыр белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар. Һәрбер чыгынакта да (дәреслек, хрестоматия) җитәрлек күләмдә әсәрләр сайланды. . Күрсәтелгән барлык материалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның хәзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда – мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне калдырып, материал аз дип уйланган дәресләргә өстәсәң, яисә, өй эше итеп, төрле хәзерлектәге укучыларга сайлап бирсәң дә була. Өй эшләре вариантлап бирелде. Аларны сайлап алуның мөмкинлеге киңәйтелде.

  6. Автор әсәрләре үзләренең эчтәлекләре буенча календарь ел фасылларына туры килмәскә дә мөмкин. Бу “Перспектив башалнгыч мәктәп” концепциясендә, кире кайтып кабатлаулар үткәрү өчен, махсус шул тәртиптә эшләнә.

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ 2 НЧЕ СЫЙНЫФ (70 СӘГ.)

Халык авыз иҗаты

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзалар булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкияләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр.Җирдәге һәм тылсымлы дөньяы чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек, җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч һ.б), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак, көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык һ.б.). тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әктяләрдә чагылышу (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе).

Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).

Автор әсәрләре.

1.Г.Тукай “Кәҗә белән сарык”әкияте, “Буран” , “Су анасы”,”Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”,”Мактанчык Куян”, “Каз”, “Карлыгач”, “Бу кайчак була?” 2.М.Гафури “Тавык белән үрдәк”. 3.Ш.Галиев” Җизни әкияте”,”Ник соң әле итек җитмәде?”, “Үсә урман”, “Тынлык”, “Һәркем әйтә дөресен”, “Яңа фотоаппарат”, “Сизгер суган” 4.Н.Исәнбәт “Котбетдинт Мәргән”. 5.З.Мансур “Кырмыска һәм малай” 6.Р.Миңнуллин “Черкиләр җыры”,”Чыршы әйләнәсендә”, “Яз керде өебезгә”, “Беркемгә дә охшамаган”,”Рәсем”, “Ай нәрсәгә охшаган?”, “Кем соң минем әби?”, “Йорт агачлары”, “Төрле кешеләр була”, “Юкка малай булганмын”, “Малайлар сөйләшә” 7.Г.Вәлиева “Борынгы әкият”, “Су әкияте”/8.Ф.Яруллин “Ике кеше”,”Эшнең аның берние юк”, “Яз”, “Композитор чыпчыклар”.9.Р.Вәлиева “Замана баласы”,”Умырзая”, “Урманда бәйрәм булган”, “Ак песи”. 10.Җ.Дәрзаман “Солдат булам”,”Балык тотты”, “Күбәләк кар”. 11.Н.Ахунова “Хокуклар”. 12.Р.Фәйзуллин “Кышын”, “Язгы кәеф”,”Кошлар теле”,”Биноколь”. 13. Э.Шәрифуллина “ Алтын балык”. 14.Л.Лерон “И ямьле дә соң дөнья”, “Сараватта кем ята?”, “Үскәч”, “Яз”,”Камилнең көләсе килә”, “Керән”, “Тишек хәтер”, “Гаҗәпт хәлләр”. 15.Р.Бәшәр “Әкият сөйлә”. 16.Г.Юнысова “Керпе кайгысы”,”Режессһр урман”,”Телевизор”, “Күзләр”. 17.В.Нуриев “Җәйге кар”. 18.Г.Морат “Татар космонавты”. 19.Л.Шәех “Ике “мин””, “Картлар нигә шатлар?” 20.Йолдыз “Кояшка җавап”, “Ялган хакында чын”,”Салават күпере”, “Бәхетле агач”,”Матурлык”. 21.Р.Бәшәр “Иске ай”. 22.И.Туктар “Кышкы урман”. 23.Г. Ибраһимов “Кар ява”. 24.А.Әхмәт “Кышкы матурлык”. 25. А.Нигмәтуллин “Кар”. 26.Н.Арсланов “Карлыгычкай”. 27.А.Алиш”Бикбатыр белән Биккуркак”. 28.Р.Мингалим “Кызык нәрсә”. 29.Ф.Тарханова “Диана төше”. 30.В.Хәйруллина “Миңа охшаган малай”. 31.М.Җәлил “Бер шигырь”, “Себерке әкияте” 32.Ф.Зыятдинова “Өебезнең кояшы”. 33.Г.Морат “Мультфилмнар карыйбыз”. 34.Н.Мадьяров “Өйгә керә алмады”. 35.З.Насыйбуллин “Тик бернәрсәне белми”, 36.В.Нуриев “Шүрәле”. 37.Ә.Исхак “Нәфисә”. 38.М.Газизов “Мәйданчык” 39.Р.Мөхәммәдиев “Бары тик беренче” 40.К.Насыйри “Хикәят”. 41.Г.Лотфи “Тамчы”. 42.И.Солтан “Матурлык теле”. 43.Р.Харис “Төсле рәсем”. 44.Ф.Садриев “Тәҗрибә”, “Боз өстендә” 45.Р.Сарби “Рәсем”. 46.Г.Гыйльманов “Күңел күзе”. 47.Н.Арсмлановы “Сезнеке”. 48.М.Әгъләмов “Ямь- яшел”. 49.М.Шабаев “Идел суы”,”Зәңгәр песи” 50.Н.Мадьяров “Үз шәүләсени куркыткан”. 51 З.Минһаҗева “Су иясе”.52. Г.Шаһи “Тамчы”. 53.Ф.Зыятдинов “Тәрәзәләр”, “Карга белән шөпшә” 54.Р.Хафизова “Күңел күзе”. 55.Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”. 56.Р.Корбан “Чыпчык”. 57.Ә.Моталлапов “Кечкенә-төш кенә”. 58.Г.Афзал “Беренче кар”.59.Р.Корбан “Ел фасыллары”. 60 Р.Вәлиева “Шатлык кызы”. 61.Г.Морат “Табигать белеме”.62 Г.Хәсәнов “Имән каргасы”. 63.Ә.Еники “Кышкы урман”. 64.Р.Мингалим “Якты тәрәзә”. 65.Ф.Сафин “Якты күл сагышы”. 66.М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”. 67.Р.Газизов “Ял көнендә”. 68.С.Урайский “Туган тел”. 69.М.Галиев “Көзге каршында”. 70.Э.Шәрифуллина “Оттырды”.7 1 Г.Мөхәммәтшин “Көчле булсам”. 72. М.Галиев “Тамаша” .73 Р.Вәлиева “Яңа көрәк”. 74. Р.Корбан “Кояш-безнең дустыбыз”

Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр (Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте» ), аның халык әкиятләре белән охшашлыгы, сюжет һәм композиция үзенчәлеге. Капма-каршы ике төрле дюнья, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әйберләр, тылсымлы төсләр).Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Халык авыз иҗаты белән охшашлык (кабатланулар, вакыйгалар бергәлеге һ.б.).

Хикәя жанры.

(А. Әхмәт, Г. Ибрахимов, И. Туктар, Ә. Еники, Р. Хафизова, Ә. Гаффар, Ф. Садриев, Ф. Сафин, Ф. Тарханова, В.Нуриев, Л. Лерон, Ә. Моталлапов, Р. Мөхәммәдиев, Э. Шәрифуллина, Ф.Яхин). Җанр үзенчәлекләре: сүрәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар.Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исемнең эчтәлеккә туры килуе. Хикәянең геройлары,аларның портретлары һәм характерларның сөйләмнәре, башкарган гаммәләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Шигърият.

(Г. Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ, Г. Афзал, Б. Рәхмәт, Х.Халиков, Зыя Мансур, Ш. Галиев, Р. Вәлиева, Ф.Яруллин, Җ. Дәрзаман, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Р. Гаташ, М. Әгъләм, Р. Миңуллин, Р. Корбан, М. Фәйзуллина, Н. Әхмәдиев, М. Галиев, М. Шаюаев, Н. Мадьяров, Э. Шәрифуллина, Л. Лерон, Н. Ахунова, Г. Гильманов, Ф. Зыятдинов, Ф. Зыятдинова, Г. Морат, Р. Газизов, Г. Мөхәммәтшин, Йолдыз, Р. Бәшәр, А. Юнысова, Г. Юнысова,В. Хәйруллина, Н. Каштанов, Л. Шәех).

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы – шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру , эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗытында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Библиографик культура формалаштыру.

«Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү; кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар Китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре.Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Уку, сөйләү,тыңлаү күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясаү.

2 НЧЕ СЫЙНЫФНЫ ТӘМАМЛАГАН УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ БУЛГАН ТАЛӘПЛӘР

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3. Әсәрнең мәгьнәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклай, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигерен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмне әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.

7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8. Укылган әсәрдән чагыштырү, җанландыру контраст кебек алымнарны аба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

Укучы белергә тиеш:

  • 2-3 татар классигының исемен;

  • 2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;

  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:

  • китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;

  • мөстакыль рәвештә уку өчен китап сөйләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

2 НЧЕ СЫЙНЫФТА УКЫЛА ТОРГАН ӘСӘРЛӘР

Татар һәм башка милләтләрнең халык әкиятләре һәм автор әкиятләре.

Татар әдәбияте классиклары.

Танылган татар, рус язучылары һәм шагырьләре әсәрләре.

Хәзерге татар язучылары һәм шагырьләре әсәрләре.

























ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЕН ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Дәрес №

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Материал-ны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрелү вакыты.

План буенча

Факт буенча






1

Белдекле Керпедә кунакта

1





Кереш дәрес.

Белергә тиеш:

- “Әдәби уку” дәреслегенең төзелешен;

Башкара алырга тиеш:

- “Эчтәлек” битендә ориентлаша алу;


02.09


2

Г. Тукай. «Кәҗә белән Сарык» әкиятенең жанр үзенчәлеге

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш:

Әсәрнең исемен атарга, авторын истә калдырырга



Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, мәгънәви кисәкләргә бүлә алырга

07.09


3

Г. Тукай. «Кәҗә белән Сарык» әкиятенең жанр үзенчәлеге

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш:

Әсәрнең исемен атарга, авторын истә калдырырга



Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, мәгънәви кисәкләргә бүлә алырга

09.09


4

Г. Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы

1

Катнаш дәрес.

Белергә тиеш: Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны таба белергә

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,иллюстрацияләр белән эшли белергә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

14.09


5

Хайваннар турындагы татар халык әкиятләре

1

Яңа теманы аңлату

Белергә тиеш: Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны таба белергә,әсәрнең төп фикерен.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,иллюстрацияләр белән эшли белергә,

16.09


6

Хайваннар турындагы татар халык әкиятләре.

1

Яңа теманы аңлату

Белергә тиеш: Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны таба белергә,әсәрнең төп фикерен.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,иллюстрацияләр белән эшли белергә,

21.09


7

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләр

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш: Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны таба белергә,яңгыравык сүзләрне

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,иллюстрацияләр белән эшли белергә, яңгыравык сүзләрне дөрес укый белергә.


23.09


8

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре.

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш: Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны таба белергә,яңгыравык сүзләрне

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,иллюстрацияләр белән эшли белергә, яңгыравык сүзләрне дөрес укый белергә.


28.09


9

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш: кыргый хайваннар турындагы халык һәм автор әкиятләрен, сюжет үзенчәлеген

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,рәсем буенча әсәрдәге геройның тышкы кыяфәтен тасфирлый,кыскача эчтәлек сөйли белергә.

30.09


10

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш: кыргый хайваннар турындагы халык һәм автор әкиятләрен, сюжет үзенчәлеген

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә,рәсем буенча әсәрдәге геройның тышкы кыяфәтен тасфирлый,кыскача эчтәлек сөйли белергә.

05.10


11

Аз булса да, үз акылың булсын

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: Фантастика һәм чынбарлыкны аера белергә,автор иҗатын

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, рольләргә бүлеп укый белергә.

07.10


12

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: әкиятне хикәядән аера белү

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, рольләргә бүлеп укый белергә, әсәргә карата рәсем яый белергә, эчтәлеген сөйли белергә.

12.10


13

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: әкиятне хикәядән аера белү

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, рольләргә бүлеп укый белергә, әсәргә карата рәсем яый белергә, эчтәлеген сөйли белергә.

14.10


14

Тылсымлы әкиятләр белән танышу.

1

Белемнәрне ныгыту.

Белергә тиеш: тылсымлы әкитләрне аера белү,тылсымлы предметларны таба белергә

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, чылбыр буенча укый белергә, иллюстрация буенча эчтәлеген кыскача сөйли белергә

19.10


15

Тылсымлы әкиятләр белән танышу.

1

Белемнәрне ныгыту.

Белергә тиеш: тылсымлы әкитләрне аера белү,тылсымлы предметларны таба белергә

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, чылбыр буенча укый белергә, иллюстрация буенча эчтәлеген кыскача сөйли белергә

21.10


16

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, чылбыр буенча укый белергә, укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, кыскача эчтәлеген сөйләргә.

26.10







17

Ш. Галиев әсәрләрендә мәзәк ситуация (мәсьсәләр)

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, чылбыр буенча укый белергә, укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, кыскача эчтәлеген сөйләргә

28.10


18

Ш. Галиев. «Котбетдин мәргән» (мәзәк маҗара)

1

Белемнәрне ныгыту.

09.11


19

Уйдырма әкиятләр белән танышу.

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген,

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, чылбыр буенча укый белергә, укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, кыскача эчтәлеген сөйләргә,сайлаган өлешне яттан сөйли белергә.

11.11


20

Бөҗәкләр турындагы шигьри әсәрләр

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш:үтелгән язучыларның әсәрләрен белергә.

Башкара алырга тиеш: әдәби шигырьләр белән эшли белергә, тулы сүзләр уку, шигырь һәм хикәянең аермасын аңларга.

16.11


21

Автор әкиятләре. “Музей йорты” на сәяхәт

1

Белемнәрне ныгыту.

Белергә тиеш:укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә.

18.11


22

Белмәмешкә кунакка барабыз.

1

Белемнәрне ныгыту.

Белергә тиеш:үтелгән язучыларның әсәрләрен белергә.

Башкара алырга тиеш: әдәби шигырьләр белән эшли белергә, кешедәге уңай һәм тискәре якларны таба белергә , шигырьдә әйтелгәнне үз сүзләрең белән әйтеп бирергә.

23.11


23

Замана баласы нинди булырга тиеш?

1

Яңа материал аңлату.

Дәреслек белән эшли , төп сорауларга җавап таба белергә тиеш

25.11


24

Эш эшкә өйрәтә

1

Яңа материал аңлату.

Башкара алырга тиеш: Дөрес, йөгерек укый белергә тиеш.

Сәнгатьле уку күнекмәсен булдыру.

30.11


25

Илен сөйгән, ир булган

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш : Әсәрне сәнгатьле укый, темасын һәм исемен ачыклый язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгели белергә.

Башкара алырга тиеш:

Бәйләнешле фикер ли,дөрес җөмләләр төзи белергә.


02.12


26

Укымышлы Ябалак янында. “Музей йортына сәяхат.

1

Белемнәрне ныгыту.

Белергә тиеш :Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

07.12


27

Япон шигыре. Хоккулар

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш :Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

09.12


28

Кыска шигырьләр. Музей йорты” на сәяхәт.

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш :Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

14.12


29

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге

1

Катнаш дәрес

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен.

Башкара алырга тиеш: текстның исемен табарга, әсәрнең авторын атарга, текстны кисәкләргә бүлергә, телдән план төзергә текстның исемен табарга,

16.12


30

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге .Аю өнендә

1

Белемнәрне ныгыту.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле итеп кычкырып уку, гадине матур итеп күрә белергә, укыганны күз алдына китерә белергә

21.12


31

Музей йорты”на сәяхат

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: картиналарның исемен, авторын.

Башкара алырга тиеш: гадине матур итеп күрә белергә, картиналардан чыгып сөйли белергә.

23.12


32

Күзәтә белгән кеше – бәхетле кеше

1

Белемнәрне ныгыту.

11.01







33

Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле итеп кычкырып уку, гадине матур итеп күрә белергә, укыганны күз алдына китерә белергә, хат яза белергә.

13.01


34

Күзәтү ноктасы нәрсә ул?

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: сәнгть әсәрләренең төрен әйтеп бирергә

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле итеп кычкырып уку, гадине матур итеп күрә белергә, укыганны күз алдына китерә белергә

18.01


35

Дөньяны танып-белүнең яңа ысуллары

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: фотосүрәтләр сәнгатьнең бер төре икәне белергә.

Башкара алырга тиеш: рәсем бенча хикәя төзеп сөйли алырга, сәнгатьле итеп кычкырып уку.


20.01


36

Хыялда тудырган дөнья


1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле итеп кычкырып уку, гадине матур итеп күрә белергә, укыганны күз алдына китерә белергә

25.01


37

Музей йорты” на сәяхәт

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: мәчетләр тарихы турында

Башкара алырга тиеш: мәчетләр төзелү тарихын кыскача сөйли алрга

27.01


38

Күңел күзе белән карау.

1

Яңа материал аңлату.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

01.02


39

Ай нәрсәгә охшаган?

1

Белемнәр-

не ныгыту

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

03.02


40

Дөньяга төрлечә караш

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:Бер үк вакыйгага төрлечә бәя бирә белергә, сәнгатьле. аңлап укый белергә тиеш.

Башкара алырга тиеш: сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

08.02


41

Дөнья белән танышуны дәвам итү ( су өслеге)

1

Белемнәр-

не ныгыту

Белергә тиеш:Бер үк вакыйгага төрлечә бәя бирә белергә, сәнгатьле. аңлап укый белергә тиеш.

Башкара алырга тиеш: сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

10.02


42

Дөнья белән танышу (боз аша)

1

Белемнәр-

не ныгыту

15.02


43

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган?

1

Белемнәр-

не ныгыту

17.02


44

Бинокльдән күзәтү

1

Яңа материал аңлату.

22.02


45

Син – миңа, мин сиңа карыйм

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: “күңел күзе” төшенчәсен.

Башкара алырга тиеш: сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли, өлешләргә бүлә белергә

24.02


46

Алар – безгә, без аларга карыйбыз

1

Белемнәр-

не ныгыту

29.02


47

Үсемлекләр дә хыялана

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: “күңел күзе” төшенчәсен.

Башкара алырга тиеш: сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли, өлешләргә бүлә белергә

02.03


48

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белемнәр-

не ныгыту

Белергә тиеш: “күңел күзе” төшенчәсен.

Башкара алырга тиеш: сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли, өлешләргә бүлә белергә

07.03


49

Бер предметка төрлечә караш

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш :Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга

09.03


50

Кечкенә дә төш кенә

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш :Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга; Төс белән бирелгән җөмләләрне чагыштыра белергә

14.03


51

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белемнәр-

не ныгыту

Белергә тиеш:укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә.

16.03


52

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын ел фасылларын

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып ел фасылларына хас үзенчәлекләрне сөйләп бирергә

30.03







53

Мин һәрвакыт үзем булып калам

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә,сәнгатьле укырга,контраст сүзенең төшенчәсен белергә тиеш.

04.04


54

Кем нәрсәгә шатлана?

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә,сәнгатьле укырга,

06.04


55

Яңалыклар ничек тарала?

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, вакытлы мәтбугатъ төшенчәсен

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, сәнгатьле укырга яңалыкны гәйбәттән аера белергә тиеш

11.04


56

Балалар журналлары белән танышу.

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш: балалар өчен язылган газете- журналларның исемен, эчтәлеген, вакытлы мәтбугатъ төшенчәсен

Башкара алырга тиеш: укылган газета- журналлар турында үзеңең уй-фикерләреңне, тәэсирләрен әйтә белергә,сәнгатьле укырга яңалыкны гәйбәттән аера белергә тиеш

13.04


57

Балалар газеталары белән танышу.

1

Яңа материал аңлату.

18.04


58

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

1

Белемнәр-

не ныгыту

Белергә тиеш:балалар өчен язылган газете- журналларның исемен, эчтәлеген,вакытлы мәтбугатъ төшенчәсен

Башкара алырга тиеш: укылган газета- журналлар турында үзеңең уй-фикерләреңне, тәэсирләрен әйтә белергә,сәнгатьле укырга дәреслекләрдә, вакытлы мәтбугать битләрендә ориентлаша алырга тиеш.

20.04


59

Шагыйрь өчен табигать – серле һәм җанлы дөнья

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сәнгатьле укырга бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

25.04


60

Якты тәрәзә каршысында. “Музей йорты”на сәяхәт

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

27.04


61

Кышкы урман матурлыгы

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сәнгатьле укырга бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.

02.05


62

Якты күл сагышы

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли белергә

04.05


63

Якты күл сагышы

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли белергә

09.05


64

Көлке ничек туа?

1

Яңа материал аңлату.

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли белергә, җитешсезлекнең каян килеп чыгуын аңлата белергә

11.05


65

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була

1

Белемнәр-

не ныгыту

16.05


66

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге. Искитмәле тамашалар дөньясы

1

Белемнәр-

не ныгыту

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли белергә, җитешсезлекнең каян килеп чыгуын аңлата белергә

18.05


67

. “Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу. Экскурсия. Әкият һәм чынбарлык бергәлеге

1

Белемнәр-

не ныгыту

Белергә тиеш:әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын атарга, эчтәлеген сөйли белергә, кызыклы хәлләр уйлап чыгара алырга.

23.05


68








Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр. Уку тизлеген тикшерү

1



ныгыту

Дәреслек белән эшли, дәреслектә ориентлаша, төп сорауларга җавап таба белергә тиеш, дәреслектә бирелән биремнәр буенча хат яза белергә тиеш.

25.05


69

Экскурсия. Әкият һәм чынбарлык бергәлеге.

1

Дәрес экскурсия

Ел буе укыганнардан чыгып табигатьнең матурлыгын күрә, язучы әсәрләре белән чынбарлыкны чагыштыра белергә тиеш

26.05


70

Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр. Уку тизлеген тикшерү.

1

Кабатлау.

Дөрес, йөгерек укый белергә тиеш

28.05










Автор
Дата добавления 13.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров229
Номер материала ДВ-152483
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх