Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / КУРС ЭШЕ Вакыйф Нуриев хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырлары

КУРС ЭШЕ Вакыйф Нуриев хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырлары


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ

Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР БҮЛЕГЕ

XX-XXI ГАСЫР ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ АНЫ УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ



Белгечлек: 050302.65 Туган тел һәм әдәбият



КУРС ЭШЕ

Вакыйф Нуриев хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырлары



5 курс студенты:

10.2 - 903 төркем

_____” ___________ 2013 ел Фахртдинов И. И.

Фәнни җитәкче

филол.фән. докторы

_____” ___________ 2013 ел Минһаҗева Л.И.






Казан – 2013

















































Актуальлек.

80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф Нуриев балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугры. Ул "Сабантуй", "Вечерняя Казань" газеталарында, "Салават күпере", "Ялкын", "Мәгариф", "Чаян" журналларында басылган 70ләп хикәя авторы.

1990 нчы елда Татарстан китап нәшриятында аның "Бүре кадәр бүрек" дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2003 нче елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган "Татар балалар әдәбияты " дигән китапта бу җыентыкка менә мондый бәя бирелә: "Бүре кадәр бурек" әдәбиятыбыз өчен табыш буларак бәяләнергә хаклы. Әлеге китапка кергән әсәрләрнең ("Әкрәм законы", "Кем ныграк суга?", "Ашыгудан ни файда?", "Бәхетле билет", "Җәйге кар", "Элмәк" һ. б.) геройлары дөньяны үзләренчә аңлаучы, кабул итүче һәм бәяләүче яхшы күңелле, ара-тирә бераз ялкаурак, бераз хәйләкәррәк, малайларча бераз мактанчыграк, азрак шуграк Ирекләр, Әкрәмнәр, Әдһәмнәр, Сәетҗаннар... В. Нуриевның әсәрләре мавыктыргыч башланып, көтелмәгәнчә кызык һәм гыйбрәтле тәмамлана".

Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин "Шагыйрь генә булып калалмадым " дигән китабында болай яза: "Яшь ленинчы" белән "Ялкын"да соңгы вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда нигездә өч автор − В. Нуриев, Л. Леронов һәм Р. Зәйдуллин эшли. Өчесендә өч төрле алым. һәркайсының үз темасы, үз сүзе. Аеруча В. Нуриевның фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр концовкалары, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп торалар1".

Бүгенге кызу темплар белән узып баручы шау-шулы тормыш агымыбызда кешеләргә әхлак сыйфатлары җитмәгән заманда, үзләрен янәдән тәрбияләргә теләүчеләр өчен Вакыйф Нуриевның әсәрләре күзгә күренердәй нәтиҗәле булырлар иде. Өлкәннәр балалардан, балалар өлкәннәрдән үрнәк алып, гади генә булган кыйммәтле нәрсәләрне төшенерләр иде. Менә шушы гади генә төшенчәләрне аңлату өчен В. Нуриев үз стилен, үз сурәтләү чараларын, образларын, тел төбен кулланган. Безнең максатыбыз да югарыда язылган актуаль күренешләрдән чыгып, Вакыйф Нуриев хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырларын өйрәнү булачак.

Бурычлар:

- В. Нуриевның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясау;

- В. Нуриев повестьларының үзенчәлекләрен билгеләү;

- В. Нуриев хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырларын билгеләү;

- Кыска хикәяләргә сыйган зур проблемаларны табу;

- Юморга төрелгән җитешсезлекләрне табып анализлау

Методологик нигез: В. Нуриев, Р. Гыйззәтуллин, Р. Шәрәфиев хезмәтләре.

Структурасы: кереш өлеш, ике бүлек, йомгак, кулланылган әдәбият исемлеге.













Беренче бүлек. Кече күңелле олы әдип

1.1. В. Нуриевның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлегенә кыскача күзәтү

Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 нче елның 17 августында Арча районы, Сеҗе авылында туган. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975нче елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. V нче курста укыганда "Яшь ленинчы" (хәзер "Сабантуй") газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли. 1980 нче елда университетны тәмамлагач, "Яшь ленинчы" газетасы редакциясенә корреспондент булып килә. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 нчы елларда В. Нуриев − Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире. 1990 нчы елда аны яңа оешып килгән "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 нче елдан 2000 нче елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. "Шәһри Казан"ны аякка бастыруга, дөньяга танытуга зур өлеш кертә. Бүгенге көндә Вакыйф Нуриев − "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларының баш мөхәррир урынбасары.
Татар журналистикасында В. Нуриев − яхшы исәптә йөргән каләм ияләренең берсе. Ул 1987 елда СССР журналистларының соңгы VI съездына Татарстаннан делегат итеп сайланды. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде.

Татарстан Язучылар берлегенең 31 майда (2004) узган идарә утырышында Вакыйф Вәкил улы Нуриев берлеккә әгъза итеп кабул ителә.
Бүген Вакыйф Нуриев — Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррир урынбасары.
В.В. Нуриев — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Бүре кадәр бүрек», «Ана догасы», «Җиденче палата» дигән китапларының повестьлары һәм хикәяләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә
1.

1.2. Вакиев Нуриев повестьларының үзенчәлекләре

Әбиемә - әфлисун” әсәрен кабат һәм кабат та укып була, ялыктырмый, укыган саен син үзеңне әсәр каһарманнары арасында тоя барасың, андагы якты күңелле “яшьтәшләрең” белән аралашудан күз алларың яктыргандай хис итәсең икән. Әле алай гынамы, үзеңнең дә шул матур уенга катнашасың, хәзер кибетләрдә өе­леп тора, шунлыктан күзне һич кызык­тырмый торган әфлисуннарны күп итеп сатып аласың һәм повесть каһарманына бүләк итәсең килә башлый. Кемне дә булса шатландыра алу шәп бит инде, кеше гомерендә, нигәдер, сирәк була торган бәхет. Унике яшьлек үсмер Вакыйф (әсәр каһарманы) та әнә шундый сирәк бәхеткә иядер, чөнки ул әлеге җыйнак кына истәлек-повесте белән никадәр укучысын сөендергән бит. Әйе-әйе, ул һаман да үсмер хәлен­дәдер, аның укучылары да, ничә дистә ел яшәүләренә карамастан, һаман яшь­тәшләредер. Балачагыннан, яшьлегеннән киткәннәр әллә кайчангы вакыйгаларны болай тәэсирле итеп сөйли дә, күңелләре аша үткәреп укый да алмаслар, мөгаен”2 дип соклану хисләрен белдерә Р. Шәрәфиев үзенең мәкаләсендә.

Әмма сөенечләрнең дә төрлесе була икән шул әле. Сөенүчеләрне күреп, елата торганнары. Әнә “мич башында, әти үлгәч акча бирәләр икән дип, сәда­кага сөенешеп калган” биш бичара са­бый3. Шуларнын берсе − повесть каһарманының булачак әтисе. Биш баланың әнисе инде бү­ген − оныгы Вакыйфка 12 яшь чакта −’’тугызынчы дистәнең яртысын сүтеп килүче” авыру әби. Малай “Яшь ленинчы” ре­дакциясе бүләк иткән юллама белән “Орленок” пионерлагерына килеп, беренче тапкыр ашханәгә кергәч тә табынга куелган әфлисуннарга игътибар итә һәм өендә, урын өстендә ятып калган әбисен күз алды­на китерә. Шуннан соңгы һәр вакыйга, лагерьдагы һәр кеше, кайта-кайта сөйләнгән һәр ис­тәлек, китеп тә өлгермәстән малайларча пакъ сагыну белән сагынылган туган як шушы икегә − әбигә һәм малайның үз авызыннан өзеп ана шып кайтачак әфлисуннарга мөнәсәбәттә ачыла. Нәкъ чын тормыштагыча: аны аңлаучылар, бу­лышырга теләүчеләр дә, анламаучы тупас җаннар, авыру әбигә дип җыеп тотыл­ган әфлисуннарны урлап ашаучы әрсез алабайлар да бар монда. Хәер, кешеләр һәркайда да күптөрле. “Әбекәйнең әф­лисун ашыйсы көннәре бар икән бит әле” дип, кайтышлый Мәскәү урамында шул татлы җимешкә чират торганда да булачак әдипнең хәтеренә шул төрлелек уелып калган. Әнә малайның “В деревне бабушка больная. Зинһар өчен, один апельсин. Пажалысты” дип ялваруын колакларына да элмичә, аның алдына баскан ике каратут мужик сатучы белән пышын-пышын сөйләшәләр дә, көнь­якның кызыктыргыч җимешен әрҗәсе белән алып китәләр. Чөнки әфлисун Мәскәүнең дә үзендә сирәк сатыла, бүгенгесе дә партия съезды ачылу хөр­мәтенә генә чыккан1.

Хәер, ул елларда каратут “кардәш’’ләрнең Ка­зан базарларындагы кыланышлары да шуннан ким түгел иде.

Ләкин Вакыйфның күңелләргә нур өстәүче бу әсәрендә, шөкер, “караларга” бик-бик аз урын бирелгән. Балачагын­нан якты хатирәләр саклаган әдип кенә укучы күңелен яктырта торган әсәр яза аладыр, ә Вакыйф уеның хатирәләре дә чиста-пакъ, язган кыйссасы да җаннарны сафландырырлык. Лагерьда малай белән бергәләп ял иткән Урал кызы Ләйләне генә күрегез сез! Аның садәлеге, күңел сафлыгы балачак истәлекләрендәге ун­нарча “кара”ларның каралыгын күмеп китәрлек. Житмәсә, малайның әбисенә алып кайтачак әфлисунын да поездда шушы кыз бүләк итә. “Итекләремне киеп ятканда, Ләйлә тагын пәйда булма­сынмы! Карыйм − кулында әфлисун ... Мин сүзсез, телсез калдым”. Әсәр­дән ул күренешне уку әле бүген дә күпләрне “сүзсез, телсез” калдырадыр, мөгаен. Мең рәхмәт әтисе урыс, әнисе татар булган Урал кызына да, Сеҗенең укытучы Нәкыя улына да! Повестьны укыгач, ул елларда “Яшь ленинчы” га­зетасында эшләгән безгә таныш Әнвәр Хужиәхмәтовка, Венера, Рәисә, Саимә апаларга, Нургали Булатовка һәм баш­ка каһарманнарга да бүтәнчәрәк карый башлыйсың.

Әлеге әсәр Вакыйф Нуриевның 2007 нче елда Татарстан китап нәшриятында басы­лып чыккан “Җиденче палата” исемле мәҗмугасын ачып җибәрә. Мондагы өч повестьны автор бик мәгьнәле исем белән берләштергән: “Җаннарны чай­кыйсы бар...” Жаннарыбызны чайкау зарурлыгын әдәбиятта Вакыйф беренче булып күтәрми, әдип-шагыйрьләребез ул хакта гел искәртеп килгән, тик моны ни­чек эшләргә икән соң? Тукаебыз да бит “тәнгә мунча, җанга − юк” дип офтан­ган. Әмма чарасына керешкән − әмәлен табар. Әйтик, нәфис әдәбият китаплары уку да шундый әмәлләрнең берсе була аладыр. Ул китапны Вакыйф Нуриев кебек әдәпле әдипләр язса, әлбәттә.

Китаптагы повестьларның икен­чесе “Карга карагы1” дип исемләнгән. Сурәтләнгән вакыйгалары бөтенләй үзгә булса да, эчтәлеге, укучы аңын­да сынландырырга теләгән фикере беренче әсәрдәгегә шактый охшаш: бер якта − ихласлылык һәм гаделлек, икенче якта − кара йөрәклелек. Үсмер егет күңеле аша сөзелеп, сәләтле каләм белән сурәтләнгәнгә, болар һәммәсе укучы тарафыннан аңлап, якын кабул ителә. Беркадәр Гайдарчарак маҗара да бар бу әсәрдә. Пионер Вакыйфның Аркадий Гайдарны укып үсүе һәм язуда азмы-күпме аның йогынтысына бирелүе гаҗәпмени? Өтермәс малае Булатны да “җинаятьчеләр турындагы китапларны су урынына эчеп, үскәч тикшерүче, юрист, һичьюгы милиционер булам дип хыялга чумган” итеп сурәтли бит. Менә Булатка “хыял”ын эшкә җигәргә җай да чыгып тора: Хәтәр кушаматлы авылдашы Тимерхан төрмәдән качкан, ди, әнә. Әгәр авылына кайтса? Бу уй шомландыра да, кызыксындыра да малайны! Байтактан участковый Наил тирәсендә бөтерелә ич ул. Бәлки әле җинаятьчене эләктерергә ярдәм дә итә алыр? Авыл тирәсендә малайлар белми торган, алар аягы җит­мәгән урын юк бит, кая яшеренсә дә күрәчәкләр. Ятим Тимерханны элегрәк күрше карчыгының ике тавыгын урлап суюда да гаепләп сөйләгәннәр иде. Ан­нары ул авылдан китеп барды, Мәскәү тирәсенә барып урнашкан, диделәр. Бер-ике елдан авылдашларына “Кеше үтереп өтермәгә эләккән икән” дигән хәбәр килеп иреште. Инде менә каядыр качкан.

  • Кая качсын?! Өтермәдән Өгермәскә кайтыр инде ул, — ди Гыйзелбанат әби.

Абау, бәлки ул төннәрнең берсендә Булат йоклаган келәт ишеген шакыр? Ә бит Тимерхан-ристанның Булаттан җиде төн уртасында җиде ишекне ачтырырга хакы бар”. Чөнки ул 4-5 яшьлек чагын­дагы малайны язгы пычракка батып-туңып үлүдән коткарып калган иде.

Мавыктыргыч маҗаралары байтак булса да, бу вакыйгаларга нидер җитми бит әле. Әһә, автор аны тиз таба − Булат­ны Күкчә кызы Гөлия белән “танышты­ра”, һәм әсәр шунда ук җылынып китә. “И ул үсмерчак мәхәббәтенең Вакыйфлар чорына туры килгән, күңелләрдә аклык кына калдыра торган садәлеге. Шушы­лай язарга, истәлек өчен язып калдырыр­га кирәк аны, бер укылмаса, бер укылыр әле. Югыйсә, хәзерге чор үсмерләренең унөч-ундүрт яшьтә әти-әни булулары, әле җитмәсә шуларның ‘‘ялгышлыктан” туган балаларын теләсә-кая ташлап калдырулары хакындагы хәбәрләр белән матбугат тулды, алар заман әдәбиятына да үтеп керде”1.

Тотнаклылык, пакьлек-әдәплелек үрнәге генә каядыр югала бара. Бүген безгә андый үрнәк кирәкми дә бугай: булганнарын да төрлечә пычра­ту жаен карыйбыз, андыйлар “җенебезне чыгара”. Әнә Тимерхан, егет һәм егетлек үрнәге буласы жан, кеше дә үтермәгән, хәтта күрше тавыгын да ул суймаган, төрмәгә бер гаепсез эләккән. Гаепсезлеге бер расланыр, хаталарын танып, аклар­лар, дип көткән-көткән дә, гаделсезлек­кә җаны кыйналып, төрмәдән качкан. Аның сөйләгәннәре − Булат өчен үзе бер олы сабак, андый сабакны мәктәп тә бирә алмый. Болай булгач, Булаттан милиционер чыкмый инде. ‘'Ристан”ны жәлли, Наил абый, әйдә, тимик ана!—дип юра бит, шундый малай милиционер йә тикшерүче була диме? Димәк, Тимерхан абыйсы аны тагын бер баткактан коткар­ды. Участковый Наил абыйсы, акыллы, хәлне аңлый торган кеше, Тимерханның бер гаепсезлеген белә торып, аны кабат төрмәгә озатачак, чөнки закон шулай таләп итә. Авылдашын яладан аралау, аның иреккә хокукын саклау өчен генә берни кыла алмаячак ул, егетне ялгыш япкансыз, дип, коллегаларына тел ача да алмаячак, нинди гаделлек ди әле монда. Бер Наил генә шундыймы, әнә кайдадыр тикшерүчеләр һәм хөкем ия­ләре, бер зур түрәнең малае үтерелгәч, үтерүчене тиз арада тотарга дип өстән бирелгән әмерне тайпылышсыз “үтәп”, кул астына беренче эләккән яклаучысыз Тимерханны җиңел генә тотып ябалар. Кешелексез гамәле өчен берсе дә үкенү белдермәячәк, Алладан да, гаепсездән “гаепле” каршында да ярлыкау сора­маячакмондый хәлнең булганы юк. Аны гаделсезлектән, күрәләтә ялгыш хөкем карарыннан аралау өчен бер президент та, депутат та кыл кыймыл­датмаячакандый миһербанлыкны да беркем хәтерләми. Чөнки берсенең дә үз баласы түгел. Шулай итеп, Гайдарчарак башланган маҗаралы кыйссаның ахыры классикка бөтенләй капма-каршы юнәлеш ала, үзебезчә, үзебезнең Рәшит Бәшәрчә, Вакыйф Нуриевча гамьле, барабаннарсыз тәмамлана. Чын тор­мыштагыча диярлек бу. Төрмәдән качкан Тимерханныңмәктәп тәмамлаганда ук көрәшеп батыр калган нечкә хисле ятим егетнеңкачкан хәлендә тау башыннан үз авылы Сабан туен күзәтүеменә ул милләтнең, күп кенә милләт улларының авыр язмышы. Шуларның берсе булган Тимерхан сөйли:

Көрәш!.. Татарча көрәш!.. Синче!

Йөрәгем кысып куйды. Эчемдәге ялкыным ургылып тышка бәреп чыкты. Мин − ут эчендә. Нишлим? Каршымда − имән. Мин ана чытырдатып ябышам, төбе-тамыры белән күтәреп алмакчы бу­лам. Үзем елыйм. Мин − “зэк”, Сабантуй көнне, мәйданга керә алмыйча, авылым­ның тау башында елап утырам”.

Нәкъ шул минутларда кайсыдыр ерак-ерак илнең мәшһүр спортчы Татар­стан командасы өчен миллион сумнарга туп чөядер, мөгаен.

Повестьларның өченчесе − китапка да исем биргән “Җиденче палата” әсәре хакында, ул “Казан утлары"нда басылып чыгу белән үк , байтак уңай фикер әй­телде, ана бик урынлы “алкышлар”ның әле дә тынып җиткәне юк. Автор, үз гаиләсенә килгән шәхси бәхетсезлектән “этелеп китеп”, реаль җирлекле, бик зур социаль яңгырашлы әсәр иҗат итә алган. Һич көтелмәгән урында машина казасына эләккән Ардуан әсәрдәге баш каһарман ролен повесть барышында әкрен-әкрен бүтәннәргә бирә. Чөнки монда, 12нче бүлниснең жиденче пала­тасында, сизгер әдип күзәтүенчә, тагын да бәхетсезрәкләр, моңсу кыйсса үзегенә куелып сурәтләнергә, күрәсезме бу бала­гызны, кешеләр, дип кычкырырга бигрәк тә лаеклылар бар. Биш караваттагы биш малайда − рухи дөньябызның биш кыйт­гасы язмышы. Шушы бүлнистә генә дә авыру җәмгыятьнең бөтен чире чагыла. Автор ясалма төстә бергә тупламаган, ул очраклы гына аларның өстенә килеп чыккан. Димәк бу чирләр − һәркайда. Кеше белән кеше, ир белән хатын, ата белән улы, кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрендәге чияләй төйнәлгән төеннәр − менә ниләр повестьны дул­кынланып, борчылып, аерыла алмыйча укырлык итә.

Отыры миһербансызлана барган яшәешебез авыру яисә имгәнгән бала­лар, аларның якыннары аша тагын да җетерәк ачыла икән шул. Монда "ачыл­ган” шәфкатьсезлек күренешләренең кайберләренә ышанып бетәсе дә килми, аңлап та булмый. Карагыз сез Гадел белән аның әнисе Гаҗилә язмышын. Гаҗиләне, баласы белән бергә, каена­насы, ягъни, Гаделнең әбисе, үзенең һәм улының дүрт бүлмәле фатирына пропискага кертмәгән, һәм алар хәзер чит кешеләр янына сыенырга мәҗбүр.

Үз оныгына, нәселе дәвамчысына ку­анмау тына түгел, аны бөтенләй таны­мау өчен нинди “әби” булырга кирәк ул? Ә Гаҗилә белән Гаделнең, фатир өчен түләүдән тыш, ашыйсы, киенәсе дә бар бит әле, һәммәсенә акча кирәк. Гаҗиләнең исә рәтле эш урыны да юк: элек эшләгән “пароховой”дан цехы-ние белән кыскартканнар, малае имгәнгән­нән бирле базардагы “хезмәтенә’' дә чыга алмый. “Ярый әле авылда энекәш бар, азык-төлек белән ул булыша”, − дип кенә йөргәндә, көтелмәгән үлем (әй, бик үк көтелмәгән дә түгел шул) аны да алып китә, ике кешелек мескен гаилә бер ярдәмчесез кала. Дөньяның бер өлеше хәрамнан һәм исәпсез байлыктан ко­тырганда, хәләлдән дә мәхрүм Гаҗилә һәм аның улы кебекләрнең михнәтле яз­мышы бигрәк тә кызганыч булып күренә. Җитмәсә, машина таптап больницада яткан авыр көннәрендә генә булса да, Гаделнең әтисе дә килеп чыкмый, чөн­ки аларның очрашуын “әби” теләми. Ә малай ничек көтә аны. Һәр килгән ир-аттан әтисен “эзли”. Әнә беркөн, сабыры төкәнеп, җаны кыйналуга түзәр әмәле калмагач, автор әйтмешли, һәм­мәсен “утлы табага бастырды”. “Аягым, аягым. Авырта. Үләм, − дип кычкыру­лары йөрәккә кадалды. Табибларны чакырдык. Алар нишләтеп карамадылар ул аякны. Бушаттылар, тарттырдылар. Тагын бушатып, тагын тарттырдылар. Аптырагач, укол кадамакчы булдылар. Гадел кадаттырмады, теше-тырнагы белән каршы торды.

Ак халатлы абыйлар, апалар!

Юкка мәшәкатьләнәсез бит сез. Авыртмый аның аягы. Чәрдәкләнгән булса да, сынык булса да авыртмый. Күңеле сынык аның. Күңеле әрнегәнгә түзә алмыйча елый ул. Күңелен сындыр­ганнарга нәфрәтен белдерә”.

Җиденче палатада язучы каләме озак­лап тукталырлык, безнең “кемлегебезне” ачып күрсәтергә ярдәм итәрлек икенче авыру − Нияз атлы малай. Монысын Гадел хәлендә дип булмый, әти-әнисе, малайга игътибарсызрак булсалар да, тигезләр, йортсыз-җирсез дә түгелләр. Әмма Ходай (һәм повесть авторы!) бу баланы бүтән төрле сынаулар алдына куйган: аңа китап ярату, шигырьләр язгалау, башкалар өчен көенә белү, бүтәннәр күрмәгәнне күрү, матурлыкны тою сәләте биргән. Ә без, мокытлар галә­ме, андыйларны аңлыйбыз димени? Әнә беркөн, “чыгыгыз әле, чыгыгыз тизрәк,

бернәрсә күрсәтәм?” дип, койма буй­ларында кар да эреп бетмәгән вакытта, яңа шытып килүче яшь үлән күрсәтергә алып чыгуы да малайга тискәре ягы белән кайтты. Армиядән калу өчен генә больницага кереп яткан хөрәсән егетләр үзләрен Нияздан алданган кебек хис итәләр һәм, хәзер без сиңа күрсәтәбез ул үләнне, дип, умырткасы зыянланган ма­лайны, ике кул белән башыннан кысып, өскә күтәрәләр. Яңа тишелеп чыккан, әле теләсә кем күрә дә алмаган апрель үләнендә дә дөнья яме, киләчәккә бер өмет күрүче бер гаепсез хыялый малайга мондый ук җәзаны тапса да шул кансыз фашист кына таба алыр иде. Төнге ау­лак палатада Нияз белән бергә булган Ардуанга да эләгә. Аңа хәтта “йолдыз күрсәтү” белән яныйлар. Биредә нинди чир белән ятуы да билгесез Утлы күз (кызга бу исемне Ардуанның әтисе куша) коточкыч “тамаша”дан татлы ләззәт кичерә. Ә Нияз беркемне алдамаган, үлән чынлап та шыткан булган. “Яшә, яшел ямь! Ә син, Нияз, безне гафу ит. Без бит берни күрмибез. Сукырлар без. Дөресрә­ге, күзле бүкәннәр без”.

Менә шулай, күзле бүкәннәр булуыбыз, кирәк чакта сөенә йә көенә белмәвебез, бәгырьсезлегебез өчен Ниязлардан кичерү сорап тәмамлана бу әсәр. Автор хаклы: җанна­рыбызны ай-һай тырышып чайкыйсы-сафландырасы бар икән шул.

Беренче бүлеккә йомгак ясап, шуны әйтергә була: Вакыйф Нуриевның повестьларында күтәрелгән проблемалар бүгенге көннең чишелеп бетмәгән актуаль сораулары булып кала бирәләр. Кешелек дөньясы гомер-гомергә кешеләрнең кеше булып калулары өчен көрәш алып барган. Балалар, яшьүсмерләр тәрбия җитмәү аркасында бер-берләрен үпкәләтәләр, ә өлкәннәр ни өчедер аңлы рәвештә намуссыз кыланалар. Димәк, балалар белән беррәттән өлкәннәргә дә әхлак кагыйдәләрен өйрәнү фарыз.






Икенче бүлек. Вакыйф Нуриев хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырлары

2.1. Кыска хикәяләргә сыйган зур проблемалар

Вакыйф Нуриевның әлеге китап­ка кергән һәм балалар тормышыннан алып язылган кыска-кыска хикәяләре дә тагын күп кенә Ниязлар, Ләйләләр белән таныштыра, исемнәре генә бүтән. “Матуркай”дагы, “Киек Каз Юлы”нда, “Ачуланма инде, Илһам!..” һәм башка хикәяләрендәге каһарманнарны да бик кирәкле, әмма сирәгәеп, тансыкка әве­релә барган бик матур сыйфат садәлек, саф күңеллелек берләштерә аларны.

Матуркай” хикәясендә без В. Нуриевның бигрәк бала җанлы, нечкә күңелле, борчылучан, кош-кортларны яратучы, аларны назлый белүче, тәрбияләүче сыйфатларына ия кеше икәнлеген аңлыйбыз. Бу сыйфатлар барысы да Казан кызы Айгөл образында ачылалар. Әсәрнең ахыры кызганыч, юксыну хисләре белән тәмамлана: “Карлыккан, дәртсез тавыш белән каз кычкыра. Көндез дә, төнлә дә кычкыра ул. Матуркай Айгөлне сагына. Ул үләннәрдән, су буйларыннан һәм, әлбәттә, кунак кызының шифалы кулларыннан тәненә дәва тапты. Ә менә сагынуга дәва югын белми шул инде ул, белми.”1

Ачуланма инде, Илһам!” хикәясендә дус малайлар Рәшит белән Илһамның яхшы мөнәсәбәте сурәтләнә. Печәнгә төшәр өчен, Рәшит Илһам дустыннан велосипед сорап тора, вакытында кайтарып бирергә вәгъдә дә бирә, ләкин алай барып чыкмый шул. Хикәянең ахыры бөтенләй көтелмәгәнчә бетә: без Илһам белән Рәшитнең арасы бозылыр дип уйлаган идек, ә алар киресенчә, бергәләп ремонт эшенә керешәләр, эшкә ныклап тотынганчы, Илһам Рәшитне чәйгә дә чакырырга өлгерә әле. Менә нинди кичерү! Дус дусны аңлый һәм кичерә белә.

Киек каз юлы” ата белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтне күрсәтә. Автор ялгыш кына ваза ваткан Марат исемле малайны укымышлы да, тапкыр да итеп сурәтли. Ул хәтта Эта Кассиопеи йолдызлыгы турында китаплардан укып белә, ә тапкырлыгы әтисенә биргән сорауда күренә: “Әти, синең кечкенә вакытта өегездәге берәр әйберне ватканың булдымы?” Әлбәттә, җавап малай теләгәнчә була. Чөнки әти кешенең дә бала-чагы булган бит. Курку хисе белән йөрәге янган малайның, әтисенә шундый тапкыр сорау бирә алуы, нәкъ үзе көткән җавапны ишетүе бездә соклану хисләре тудыра. Әти кеше улына каты бәрелә алмый. Әтиләрнең дә төрлесе була, ә Маратның әтисе киң, йомшак күңелле итеп сурәтләнә.

Кыйгак” хикәясе элекке заманнарда балачагыбызның күңелле хатирәсе генә булып калган, урам тутырып йөргән казларны үстерү, аларны саклау күренешен сурәтли. Казларның басуга керү куркынычы булу сәбәпле, без аларны “амбар мөдире Фәрт абыйдан саклый идек”, дип искә ала автор.

Хәзер инде авылда казлар ишле түгел. Бер ояда – бер-ике бәбкә. Нишләптер авылның “кулы китте”. Болынны да сукаладылар, елга да кипте, теге сарай да җимереде, Фәрт абый да юк. Тагын бик күп нәрсә юк авылда. Җыярга – җиләк, коенырга − су. Минем кебек каз көтүче борынына-битенә мул итеп сипкел сибелгән почык борынлы малайлар да юк хәзер. Ә менә кайчандыр гөнаһсыз казларның тилмереп карауларына, ачыргаланып кычкыруларына савылып калган газиз йөрәк бар. Ул. Тибә....1

Авторның әйтергә теләгәне шул: һәр чорның үз кызыгы, һәр чорның үз күңеллелеге, һәр чорның үзенең сагынып, юксынып искә ала торган вакыйгалары була, аларны онытырга ярамый. Басуны саклаучы очлы күзле Фәрт абыйны да ачуланмыйбыз – ул үз вазифасын башкарган, ә басуга кереп, бер-ике башак өзеп алырга өлгергән, амбарга ябылып куелган, үзәкләрне өзәрдәй итеп кычкырган казларны кызганган кечкенә Айгөлгә соклану хисләре уяна. Димәк кечкенә малай кызгану, ярату, борчылу кебек кешелеклелек сыйфатлары белән тәрбияләнгән.


2.2. Юморга төрелгән җитешсезлекләр

Китапның өчтән бер өлешен алып торучы юмористик хикәяләр дә балалар матбугатында чарланган каләм, алар дөньясын әйбәт белүче һәм аңлаучы әдип ап-ачык күренә. “Шул ук вакытта бер “кимчелек”не — сәләте була торып, Вакыйф Нуриевның әдәби әсәрләрне азрак язуын — әйтеп үтәсе килә. Укуын укыр идек әле, язу — китап таныйбыз ич, шөкер. Һәркайсыбызнын ак күңелле буласы килә ләбаса”, дип яза Рәфыйк Шәрәфиев үзенең бер мәкаләсендә2.

Тауга төшкән йолдыз”3

Әллә нинди могҗизалар күреп мөкиббән киткән, НЛО, Кашпировский, Чумаклар белән хялланган һәм оча торган тәлинкәгә утырып килүче “тегеләр” белән әңгәмә корасы килгән Руслан исемле малай, күзләре зәңгәр, почык борынлы, сипкелле кыз белән танышырга тели, ә янында, янәшәдә һәрвакыт йөри торган чын могҗизаны – нәкъ шундый кызны соңлап кына күрә. Сорна тау битендәге каракучкыл әйбер басуда эшләүчеләрнең тракторына сала торган май мичкәсе, ә урман өстеннән йөзеп барган йолдыз ул Дилә булып чыга (көнсаен басуда чәчү эшендә тир түгүче әтисенә ашарга илтә). “Шунда ни күрим, күршемнең күзләре зәңгәр икән бит. Чәчләреннән алтын су ага. Ә почык борыны өстендә, менә хикмәти хода, ике бөртек кояшлы сипкел елмая”, ди ул үз-үзенә аптырап.

В. Нуриев әлеге хикәясе белән кешеләргә хас игътибарсызлыкны, әллә кайлардан, буй җитмәстәй биеклекләрдән әллә ниләр өмет итәргә яраткан кеше күңеленә кисәтү ясый. Без, кешеләр, гадәттә, яныбызда йөргән кешеләрне күрмибез, аларның яхшылыгын тоя һәм рәхмәт әйтә белмибез. Ә ахырдан шул кешеләр иң якын, иң тугры икәнлекләрен аңлыйбыз.

Хәйлә1” исемле скетчта малай белән егет әңгәмәсеннән без алдашу, хәйлә белән яшәү күренеше белән очраштык, ләкин малай хикәя ахырында барыбер тотыла, ә егет ролен башкаручы авылга физкультура укытучысы булып кайтып баручы кеше булып чыга. Хәйлә белән кросста икенче урын алган малай, чаңгы ярышында да шул ук хәйләсен кабатлап, призлы урын алырга тели, укытучыны да, классташларын да кәкре каенга терәттем, ди. Ләкин ахырдан тотыла һәм бик кыен хәлдә кала. Димәк, алдашуның да, хәйләнең дә, барлык рәхәтлекнең дә чиге була – шуның өчен дөрес яшәү кыен хәлләрдә калудан бик күпкә өстенрәк, дип әйтергә тели автор.

Җырлый торган сәгать» хикәясендә шулай ук үтәлмәгән әхлак сыйфатлары күзгә бәрелеп тора. Кызларга урын бирү – егетлек түгел, киресенчә, түбәнлек икән. Классташы Ләйсәнгә автобуста урын биргән Василны Әкрам әллә ниләр әйтеп ачулана: “утыр, дим мин сиңа, колга буең белән калкынып барырсыңмы”; “кыбырсыма, тик кенә утыр”; “кешегә урын биргән була бит, җүләр, каян килгән джентельмен”, “кешегә урын биргәннән сиңа ни файда, әнә сәгатеңне югалттың, тик кенә утырган булсаң, югалтмаган булыр идең”, ди. Ләкин автобуста Әкрәмнең дә, Василның да әйбер югалтуы − бу очракта үзләренең гаебе иде. Классташ кызга урын биргәннән генә килеп чыккан югалту түгел икәнлеген аңлатырга тели безгә автор, чөнки әсәр ахырында Әкрәм дә үзенең абыйсы Африкадан алып кайтып биргән җырлый торган сәгатенең икенче автобуста төшеп калганлыгын абайлый.

Димәк, үсмер чактан үзеңдә егетлек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләргә, һәм үз әйберләреңә сак карашта булырга, һәм беркайчан да, исбатлаусыз, кешегә сылтамаска, кешене гаепләмәскә, яла якмаска кирәк.

Бияләй” хикәясендәге “бияләй” − Сөмбел белән Әкрам арасын йомшартучы, дуслаштыручы, уртак тел таптыручы ролен башкаручы образ. Үзенең авызының зурлыгыннан оялган, кыенсынган Әкрам хикәя ахырында Сөмбелнең “ә елмаю килешә үзеңә” дигән комплиментына ия була. Үзенә охшаган кызны ничекләр генә караттырырга белмәгән Әкрам, ниһаять, кызның игътибарын яулап ала. Бу хикәя безне рәхмәт әйтә белергә дә өйрәтә. “Берьюлы яңгыраган ике “рәхмәт”тән икебез дә көлеп җибәрдек” юллары рәхмәт сүзенең күңелләрне күтәрә торган тылсымын ассызыклый.

Теш сызласа нишләргә?1” хикәясенең герое − теше сызлавы корбаны. аның авыртуны басу өчен әллә ниләр кылануы, ә иң мөһиме, геройның үз-үзенә критикасы безгә ошый: ул, теш табибын үзе белән чагыштырып, болай ди: “Начар докторга эләктем мин. Берни белми. Мөгаен, мәктәптә укыганда минем кебек “2” ле белән “3”ледән башы чыкмагандыр”.

Чүплек” хикәясенең дә герое “Теш сызласа нишләргә” героеннан бик ерак китмәгән. Ул да “китапка кагылучы юк бездә” дип яшермичә әйтә, каникулда бер китап та укымау сәбәпле, татар әдәбиятыннан “2”ле белән “бүләкләнә”.

Төп башына утыртты” хикәясе әти-әниләрнең үз балаларына карата булган ышанычның көтмәгәндә югалуы, ә балаларның ата-ана өметен акламаулары хакында.

Тәҗрибә” хикәясе дәрес буе укычыларны тыңлата алмаган, аңлатасы теманы аңлата алмаган укытучы турында. Бу хикәяне укучылар да укытучылар үзләре дә укыса яхшы булыр иде. Автор укучыларга дәрестә шайлашмаска кушса, укытучыга каты һәм таләпчән булырга кирәклеген аңлата.

Шүрәле” хикәясе хезмәт сөяргә, эштән тәм табарга һәм батыр йөрәкле булырга кирәклеген аңлата. Өченче сыйныфта укучы Самат образы аркылы әнисенең сүзен тыңламаган, кәҗә белән сарыкка ашарга бирмәгән, йокларга һәм уйнарга яратучы, өй эшләрен эшләмәүче, компьютерда гына уйнап. Вакытын үткәрүче, җитмәсә, куркак малай итеп тә сурәтләнә: агач ботаклары аңа шүрәле булып тоела, кар шыгырдаган тавыш сагаерга мәҗбүр итә. Бу хикәя үзенең хикәя-табышмак жанрында булуы белән дә кызыклы. Аның ахырында укучыга әзрәк баш эшләтү өчен бирем дә бирелә. Язучы бу хикәяне язганда, Габдулла Тукайның 2 әкиятен, 8 шигырен, күздә тоткан. Алар ничек атала? Хикәя герое Самат аларның кайсысын укыган, кайсысын укымаган?” диелә.

Чук һәм Гек” һәм дә Ирек” хикәясе Ирек Каюмовна ялганда тота һәм оятка калдыра, Ирек кебек түгел, ә Алмаз кебек, Искәндәр кебек, Һашим кебек китап яратырга, китап укырга өнди. Ә менә “Чук һәм Гек”ны укыдым дип алдашкан Иреккә, шушы әсәр буенча укучылар конференциясендә катнашырга, чыгыш ясарга туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, ялган иртәме-соңмы, барыбер тотыла.

Бәхетле билет”тагы Әкрам образы монда да үз тәрбиясезлеге аркасында үзе утырган агач ботагын үзе кисеп ташлый: автобуска керүче әбиләргә, төрле сәбәпләр табып, урын бирми, автобуста барган өчен билет алмый, ул гына да түгел, дөрес автобуска утырмаган һәм шуның аркасында ике сәгать чиратта торып, бик шәп фильмга алынган “бәхетле билет”ы янып, кинотеатрга өлгермичә кала.

Инша” хикәясе укучыларны әлеге дә баягы шул Әкрам образыннан гыйбрәт алырга чакыра. Әкрам инша яза белми, аның классташлары кайсы кем булырга җыеналар: кемдер сатучы, кемдер майор, кемдер сарык фермасы мөдире, кемдер кемдер... Ә Әкрам үзе яза белмәгәч, башын әзрәк эшләтмәгәч, иренгәч, кем күчертә шуннан берәр җумлә чәлдереп, чыктым аркылы күпер кебек инша яза.

Бүген котылсам1” хикәясе дәресләрен әзерләмичә мәктәпкә баручы малайдан көлә һәм китап укучыга нәкъ шул малай кебек класс алдында оятка калмагыз дип борчыла. Дәрес әзерләргә теләмәү – акылсызлык, үзең турында, үзеңнең белем дәрәҗәң турында уйламау, укытучыны, әти-әниеңне санга сукмау ул. Үскәч без моны аңлыйбыз аңлавын, ләкин укучы чагында, мәктәп елларында тырышып укысың, киләчәгең җиңелрәк була. Бүген котылмаган укучы “мин” образы хикәянең ахырында барыбер үз туксанын туксан итәргә җыена.

Мәсьәлә” хикәясе дә алдагы хикәягә авздаш. Дәресен әзерләмичә килгән Айрат дәрестән ничек качу юлын күзаллый: ат абзары артыннан Хисаметдин бабайлар бакчасы, бакчаны кистереп тыкрыкка чыгу, тыкрыктан – коры елгага, коры елгадан Гали тавына, аннан аргы якка, аннан иске тегермән буаына, аннан күпергә, Гыйльманнар чатына, Карлыган сазына, урманга, Ибраһим каенлыгына, иске утын сараена, тополь төбенә, ызанга, бакча башына, су буена, зиреклеккә һәм башкалар һәм башкалар. Бу уйларны уйлап тәнәфес тә үтеп китә, дәрес тә башлана. Такта янына чакырылган Айратның әлбәттә инде мәсьәләсе чишелмәгән, ә менә өйгә кайсы юлдан кайту мәсьәләсе чишелгән була. Әллә нинди планнар корып утырганчы өй эшен эшләп кую чарасын караса, Айрат иптәшләре алдында оятка да калмас иде дигән фикерне әйтергә тели автор.

Кызыл тәпиләр” – казлар, “Өч тиенлек йомычка” – линейка”, “тегеләр” – инопланетяниннар, “кәҗә” – велосипед, “14-ле” – трамвай, “

Хикәяләрдә урынлы кулланылган фразеологик әйтелмәләр, чагыштырулар, парлы сүзләр, урын атамалары автор һәм геройларның кичерешеләрен, алар әйтергә теләгән мөһим сүзләрнең тел төбен аңларга ярдәм итәләр:

  • фразеологик әйтелмәләр

Кәкре каенга терәтү”, “хәйләсез дөнья файдасыз”, “су капкандай йөрү”, “күзләреннән очкын сибелә”, “дилбегәне кысып тоту”, “кулда тота белмәү”, “тәртәгә тибү”, “күрмәгәнен күрсәтү”, “кикриген тиз шиңдерү”, “тел төбе”, “төп башына утырту”, “теш үтмәү”, “башны ташка бәрү”, “серкәң су күтәрмәсә”, “ керфек тә селкенмәү”, “кыр – күз, урман – колак”, “ сукыр черки кебек”, “күзеннән утлар чыгу”, “күзнең агы белән карау”, “нинди чебен тешләде”, “колакка мамык тутыру”, “шаяра белми шаярганнан шайтан тайган”, “су капкандай йөрү”, “үз туксаны туксан”, “ иренгән ике эшләгән”, “физиканы су урынына эчкән”, “акыл сату”, “баш ярылмаган, күз чыкмаган”, “сару кайнау”, “керфеге дә селкенми”;

  • чагыштырулар:

Умарта күче кебек гөжләү”, “куян мамыгыннан бәйләнгәнак йомшак “йомгак”, “авызымның Сөмбел табып биргән бияләй кадәрле зур булуы”, “мамыклы җылы кар”, “кар диңгезендә чуртан кебек йөзү”, “тау сыртындагы урман, карга төренеп утырган өйләр кулга-кул тотышып бииләрмени”, “урыны-урыны белән ак юрганын тибеп ертып чыккан күл”, “тау башындагы гаскәр кебек авылга якынлашып килә торган кара-кучкыл урман”, “тик күңелнең бер почмагында бөреләнеп өлгергән аз гына шикләнү хисе”, “бал корты сыман бөтерелә”, “минем кебек чабата авызга хан сарае бүләк итсәң дә, елмаймый инде ул”, “мескеннең дә мескене булып, сорау билгесе кебек кәкрәеп тора”, “каравылчы Байтимер бабайның яңгыр суы тулган дегетле мичкәсенә чумган кебек булгансын”;

  • парлы сүзләр:

Ботак-сатак,

Сенаж-менаж,

Силос-милос,

Озын-сузан,

Ләйсәннәр-мәйсәннәр,

Боргаланды-сыргаланды,

Малай-шалай;

  • урын атамалары:

Сорна тавы, Төлкеле авылы, Сеҗе авылы, Мөрәле авылы, Казан, Күлбуе мәдрәсәсе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Арча, Артыш тавы, Төлкеле, Ибраһим каенлыгы, Корбыйлар тыкрыгы;

  • газета атамалары:

Тукмак”, “Яшь ленинчы”;

  • кушаматлар:

Түбән очның шырт Хәйдәре, озын муен Гаптери, Тукран-Генрих, Озын Сабир, чат Шәймәрдән, Үзбәк Кәрим, Табак;

Табигать күренешләрен оста сурәтләп, В. Нуриев үз хикәяләренә иҗади нәфислек, матурлык өсти, урынлы кулланылган чагыштырулар, тел-сурәтләү чаралары хикәядә язылганнарны чынбарлыктай тасвирлыйлар:

Озын-сузан булып яткан аксыл-зәңгәр каурый болытлар кояшта аркаларын җылыталар”; “Койма өстеннән ташып чыккан сирень тәлгәшләре исе яңа сөрелгән җир исе белән аралашып борын яфракларын кытыклый”, “Тау башында гаскәр кебек авылга якынлашып килә торган кара-кучкыл урман бу мәлдә серле дә, шомлы да, әкиятле дә” (“Тауга төшкән йолдыз”).1

Авыл әле уянып кына килә. Морҗалардан чыккан горур төтен баганалары төн юрганын күтәргәннән күтәрә бара. Яктыра. Тынлык. Лампочкалы багана төбендә әвәрә килгән урам этләре дә, төнге аудан биһуш булып кайтып килгән җирән мәче дә, аяк астындагы карның тансык шыгырдавы да бу тынлыкны боза алмый. Илаһи, серле, мәгънәле тынлык” (Соңгы йөреш”).1

Вакиф Нуриев әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар:

  • укучы балаларны җыелма образ − Әкрам кебек малайлардан гыйбрәт алырга чакыру;

  • укучы балаларны һәрвакыт өй эшләрен вакытында эшләргә өндәү;

  • балаларны китап укырга өндәү, китап белән кызыксыну, ярату хисләре тәрбияләү;

  • шигырьләр ярату, язып карау теләге тудыру;

  • башкалар өчен көенә белү;

  • бүтәннәр күрмәгәнне күрү, матурлыкны тою, күрергә өйрәнү, табигатькә, тирә-юнеңдәге кешеләргә игътибарлы булу;

  • армиядән калу өчен генә больницага кереп яткан хөрәсән егетләрне фаш итү;

  • күзле бүкәннәр булуыбыз, кирәк чакта сөенә, я көенә белмәвебез, бәгырьсезлегебез өчен борчылу;

- “җанна­рыбызны ай-һай тырышып чайкыйсы-сафландырасы бар икән шул”;

- “хәйләсез дөнья файдасыз” дип яшәүчеләрнең чын йөзен ачу;

- бер-береңне аңлый һәм кичерә белү.

Вакиф Нуриевнең хикәяләренә хас иң кызыклы үзенчәлек ул кечкенә күләмле булуы, юморга төрелгән эчтәлекле булуы, төп геройның үзенә карата тәнкыйть күзлегеннән карый белүе, әсәрнең ахыры бөтенләй уйламаганча, көтелмәгәнчә тәмамалануы.










ЙОМГАК

Мин әлеге фәнни эшемдә Вакыйф Нуриевның, нигездә, “Җиденче палата” исемле китабына кергән хикәяләрен анализлауга, хикәяләренең поэтикасы: аңа гына хас иҗади осталыкның тамырларын билгеләүгә багышладык. Вакыйф Нуриевның үз иҗади юлы барлыгын андагы образлар, табигать күренешләрен тасвирлау алымнары, халык авыз иҗаты байлыкларының урынлы, лексик чараларның оста һәм бай кулланылулары күрсәтеп тора.

Әкрам, Ирек, Сәетҗан, Хәмит, Фәсхетдин, Русланнар – барысы да тискәре геройлар булсалар да, аларның да һәрберсенә генә кагылышлы характер үзенчәлекләре һәм дөньяга үз карашлары бар, бәлки алар шуның өчен безнең күңелебезгә якындыр. Без бу образлардан, алар төп геройлары булган кызыклы вакыйгалардан, үзебез дә шунда катнашкандай хис итеп, рәхәтләнеп көләбез, аларның җитешсезлекләрен үзебездә булдырмаска тырышабыз.

Ә җитди проблемалары, үзәкләргә үтәрдәй вакыйгалары белән язылган хикәяләргә кереп китсәк, озак кына уйланырга, артка борылып карарга кирәклеген аңлыйбыз һәм үзебез ясаган, уйланылмыйча атлаган адымнардан, уйламыйча әйтелгән сүзләрдән кыенсынырга мәҗбүр булабыз.

Җыеп кына әйткәндә, Вакыйыф Нуриев кайчандыр бик еракта калган, үзебез балалар булган чактагы хисләребезне тагын бер тапкыр татып карарга мөмкинлек бирә, үзебезгә һәм балаларыбызга үрнәк һәм гыйбрәт алып уйланырга этәрә, безнең барыбызның да әхлаклы, тәрбияле, кешелекле булуыбызны, матур итеп тормыш итүебезне тели.










КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

1.Бүре кадәр бүрек: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 72 б. – 15000 д.

2.Җәйгә кайда рәхәт?: хикәяләр. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 2003. – 15 б. – 12000 д.

3.Ана догасы: документаль повесть. – Казан: Татарстан Президенты эшләре идарәсе каршындагы мәгълүмат-нәшрият үзәге, 2005. – 72 б. – 100 д.

4.Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 287 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәли-Барҗылы М. Чеховны узды мәллә? // Шәһри Казан. – 2006. – 26 дек.

Гыйльманов Г. «Бүре кадәр бүрек» // Г.Гыйльманов. Заман сүз сорый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б.

Гыйззәтуллин Р. Балачакны сагындырган китап // Сабантуй. – 2008. – 6 дек.

Сафина Н. Бүре бүрекле дустым // Сабантуй. – 1991. – 1 июнь.

Сөләйманова С. Ашыгудан ни файда, яки Тишелмәгән кишер // Шәһри Казан. – 1991. – 3 авг.

Фәизов Р. Җиденче палатада ил кайгысы // Мәдәни җомга. – 2007. – 15 июнь.

Садә Г. Ул бүген дә балачак илендә // Шәһри Казан. – 2008. – 19 авг.

Сәгъдәтшин К. Балачак илендә кала // Ватаным Татарстан. – 2008. – 28 нояб.

Шәрәфиев Р. Ак күңел һәммәбезгә кирәк // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 150–153 б.



1 Садә Г. Ул бүген дә балачак илендә // Шәһри Казан. – 2008. – 19 авг.

1 Гыйззәтуллин Р. Балачакны сагындырган китап // Сабантуй. – 2008. – 6 дек.

2 Шәрәфиев Р. Ак күңел һәммәбезгә кирәк // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 150–153 б.

3 Нуриев В. Әбиемә – әфлисун // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 4-52б.


1 Шәрәфиев Р. Ак күңел һәммәбезгә кирәк // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 150–153 б.


1 Нуриев В. Карга карагы // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 52-111б.



1 Шәрәфиев Р. Ак күңел һәммәбезгә кирәк // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 150–153 б.


1 Нуриев В. Матуркай // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 172б.


1 Нуриев В. Кыйгак // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 185б.

2 Шәрәфиев Р. Ак күңел һәммәбезгә кирәк // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 150–153 б.

3 Нуриев В. Тауга төшкән йолдыз // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 259-263б.


1 Нуриев В. Хәйлә // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 264 б.

1 Нуриев В. Теш сызласа нишләргә” // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 252б.

1 Нуриев В. Бүген котылсам // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 237 б.

1 Нуриев В. Тауга төшкән йолдыз // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 259 б.


1 Нуриев В. Соңгы йөреш // Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 173 б.


28



Автор
Дата добавления 20.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров180
Номер материала ДБ-370399
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх