Әкият “Куян,Әтәч һәм
Төлке”
Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгәннәр ди Куян
белән Төлке. Төлкенең өе боздан, ә Куянның өе –кайрыдан булган. Яз җиткәч,
төлкенең өе эреп беткән. Төлке
куянга килгән.
Төлке:Исәнме, куян!
Куян: Исәнме, төлке!
Төлке:Хәлләр ничек!
Куян:Әйбәт,рәхмәт! Синең хәлләр ничек?
Төлке: Начар куян. Минем өем эреде,мине бер кичкә
генә керт әле?
Куян:Ярар , кер бер кичкә генә.
Алып баручы:Ә төлке куянны өеннән куып чыгарган.
Төлке:Бар чыгып кит өйдән.
Куян:Төлке, бу минем өй.
Төлке:Ә хәзер минеке, кит моннан.
Алып баручы:Куян елый-елый китә.
Алып баручы: Әйдәгез куянның күңелен күтәрик. “Ак куян” җырын җырлап алыйк.
Балалар:
Ак куян, йомшак
куян
Безгә кунакка
килгән.
Койрыгы кыска
гына,
Колагы җиргә
тигән.
Әйдәгез куянкайны
Кишер белән
сыйлыйбыз.
Тыпыр, тыпыр,
тыпыр, тыпыр
Сикерешеп
уйныйбыз.
( Куян елавын дәвам итә. Эт җырлап чыга.)
Эт:Мин бик әйбәт эт
Борыным минем кара
Күп йөгерәм, күп
өрәм
Күп ишетәм , күп
күрәм.
Һау , һау ,
һау.һау! Куян , син нигә елыйсың?
Куян:Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып
чыгарды.
Эт: Елама, куян! Мин аны куып чыгарырмын. Әйдә
киттек.
(Куян өенә
баралар.)
Эт: Һау , һау , һау! Төлке бар чыгып кит..!
Төлке: Мич башында балта кайрыйм , пычак кайрыйм ,
сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.
Алып баручы: Эт курыккан да качкан. Куян тагын да нык
елый башлаган.
( Аю чыга.)
Аю: Мин аю , мин аю
Зур аю , матур аю
Миннән курка
барысы да
Мин бит шундый зур
аю.
Куян син нигә
елыйсың?
Куян:Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып
чыгарды.
Аю: Елама , куян , мин аны куып чыгарырмын.
Куян:Юк , аю куа алмассың шул! Эт куды – куып
чыгара алмады , син дә куа алмассың.
Аю:Юк , куармын! Әйдә , киттек.
(Куян өенә баралар.)
Аю: Төлке , бар чыгып кит!
Төлке: Мич башында балта кайрыйм , пычак кайрыйм ,
сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын!
Алып баручы: Аю
курыккан да качкан. Куян нык итеп елый башлаган.
( Әтәч җырлый
-җырлый чыга.)
1.Таң атты инде
Ә мин кычкырам
Кикри-кү-к (3тап.)
2.Бар да уяна
Минем тавышка
Кикри-кү-к (3тап.)
4.Кунакка килдем
Куян каршыла
Кикри-кү-к (3тап.)
Әтәч:-Кикри-кү-к! Нигә елыйсың , куян?
Куян:Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып
чыгарды.
Әтәч:Кикри-кү-к! Елама, куян , мин аны куып
чыгарырмын.
Куян:Юк , әтәч , куа алмассың шул! Эт барды – куа
алмады , аю барды -куа алмады , син дә куа алмассың.
Әтәч:Юк , куармын! Әйдә , киттек.
(Куян өенә баралар)
Әтәч:Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы
бар,
Төлкене чабып
үтерәм!
Тиз төш, Төлке,
мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит
моннан.
Төлке:Хәзер , аягыма гына киям.
Әтәч: Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы
бар,
Төлкене чабып
үтерәм!
Тиз төш , Төлке
,мич башыннан ,
Хәзер үк чыгып кит
моннан.
Төлке:Хәзер , тунымны гына киям.
Әтәч:-Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы
бар,
Төлкене чабып
үтерәм!
Тиз төш , Төлке ,
мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит
моннан.
( Төлке чыгып
йөгерә.)
Куян: Рәхмәт , Әтәч! Әйдә , бу өйдә бергә яшибез?
Әтәч:Ярар , мин риза.
Алып баручы:
Шул көннән төлкене бу урманда бүтән күрмәгәннәр. Ә урман халкы дус
,матур,күңелле итеп яши башлаганнар.
Алып баручы:Рольләрне башкардылар Куян-........,Әтәч-........,Төлке-........,Эт-........,Аю-.........
Әкиятне алып
барды-..............
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.