Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Квн ”Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Квн ”Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”.

библиотека
материалов

Телләр атналыгында үткәрелгән “Тапкырлар һәм зирәкләр клубы: ”Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”.

Максат: Туган телебез-татар теленең байлыгы, матурлыгы, фикри тирәнлеге турында белемнәрне тирәнәйтү; сөйләм телен үстерү;

Уен барышы.

Хәерле көн, кадерле укучылар!Бүген без хикмәтле дә, бизәкле дә булган туган телебез турында фикер алышырга, зирәклектә ярышырга жыелдык.

Туган тел ул аһәңле дә, йомшак та ул,

Татлы да ул, гүяки бер ширбәт сыман.

Туган телем белем биргән чишмә дә ул,

Ныклап авыз итсәң әгәр шул саф судан.

Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа аз гына.

Бөтенләйгә түгел, вакытлыча,

Тик житәрлек гомер азагына.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы кебек саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

Нәкый Исәнбәтнең халыктан язып алган шундый бер тәгъбире бар;

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәржән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк.Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, телебезнең гәүһәрләренә күз ташлыйк.Һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник.

Уенда 2 команда катнаша.1нче команданың исеме- , девизы.

2нче команданың исеме- , девизы .

Уенны башлыйбыз.

1тур.Уеныбыз башында жиңел һәм кызыклы биремнәргә жавап эзләп, “жылынып”алыйк.

а)”Адашкан” авазларны табарга.

Учак эчендә ут яна,

Эт пешә ди казанда.

Зилә күлмәген үтүкли,

Кызган итек алган да.

Яр буенда балалар

Суга бармак салалар.

Мәйдан тулып шаулыйлар,

Тун тибәләр малайлар.

Песи битен юа,

Кыегын сыйпап куя.

Тау башында калалар,

Чана шуалар алар.

Жаваплар; эт-ит, итек-үтүк, бармак-кармак,тун-туп, кыек-мыек, кала-бала.

б)Парлы сүзнең беренче өлеше генә бирелә.Икенчесен, синонимын табып, сүзне тәмамлап куярга.

Кадер…(хөрмәт) Әйләнү-…(тулгану)

Хәер-…(фатиха) Ярым-…(йорты)

Ким- …(хур) Рәхим-…(шәфкать)

Ару- …(талу) Шик…(шөһбә)

Бата-…(калка) Абына-…(сөртенә)

Шау-…(шу) Чит-…(ят)

2 тур.

Замана таләпләренә буйсынып, кеше кимендә бер чит тел белергә тиеш.Чөнки туган телне башка телләр белән чагыштыру, охшашлыклар, аермалыкларны эзләү нәтижәсендә үз телеңнең байлыгын, фикри тирәнлеген күрергә мөмкин.

Аерым битләрдә татар, рус, инглиз телләрендә мәкальләр бутап бирелгән.Шуларны берләштерергә.

а) Ялгыз батыр яу түгел.

Один в поле не воин.

One man no man.

б)Гыйлем байлыктан кадерле.

Знание лучше богатства.

Learning is better than house and land.

в)Жиде кат үлчә, бер кат кис.

Семь раз отмерь, один раз отрежь.

Measure thrice and cut once.

3 тур.

Мәкаль-әйтемнәр безнең ата-бабаларыбызны тәрбияләгән, туган телгә мәхәббәт уяткан, аны кадерләргә кушкан.Сез мәкаль-әйтемнәрне ничек беләсез икән?Мәкальләрнең ахырын әйтергә.

а)Авыз күрке-тел, (тел күрке-сүз).

Бауның озыны,…(сүзнең кыскасы яхшы).

Галим барда телең тый, …(оста барда кулың тый).

Сүзнең башыннан элек…(ахырын уйла).

Каты сүздән тал сына, …(йомшак сүзгә таш та эри).

Телең белән тегермән корма,…(аннан барыбер он чыкмас).

б)Яхшы сүз-жан азыгы,…(яман сүз-баш казыгы).

Акыллының теле күңелендә-…(юләрнең күңеле телендә).

Картларның сүзен….(янчыкка жый).

Авыздагы сүзгә син ия, (авыздан чыккач жил ия)

Телгә игътибарсыз….(илгә игътибарсыз).

Сөйдергән дә тел, …(көйдергән дә тел).

Акыллы кеше сүзе белән ышандыра,..(акылсыз кулы белән селтәнә).

4тур.

Рус һәм татар телләрендә йөри торган фразеологизмнар төрле тәртиптә бирелгәннәр.Аларның парларын табарга кирәк.

Күздән утлар күренү Беречь как зеницу ока.

Аяз көнне яшен суккандай. Бездонная бочка

Теле кычыта Волосы встают дыбом

Күз карасы кебек саклау Взорваться как порох

Төпсез мичкә Отвечать головой

Күкерт кебек кабыну Как гром среди ясного неба

Сүзне жилгә ташламау Гнаться за двумя зайцами

Чәчләре үрә тора Впитать с молоком матери

Канат астына алу Краем уха

Ана сөте белән кергән Бросать слова на ветер

Ике куян артыннан куу Искры посыпались из глаз

Башың белән жавап бирү Зуд в языке

Куеныңда таш йөретү Замыкаться в своей скорлупе

Озын телле Закинуть удочку

Тиресен тунау Закрывать глаза

Яман күз Драть шкуру

Күз йому Дурной глаз

Кармак салып карау Длинный язык

Үз кабыгыңа кереп бикләнү Держать камень за пазухой

Колак читем белән Взять под свое крылышко

5 тур

Табышмакларның жавапларын табыгыз.

а)Һәркемдә бар .Ул нәрсә?(исем)

б)Бер тавык-тавык,ике тавык нәрсә?(тавыклар)

в)Ашъяулык янына килеп утыруга нәрсә кирәк була?(авыз)

г)Нинди савыттан эчеп булмый?(буш савыттан)

д)Патша кемгә баш ия?(чәчтарашка)

е)Су кайда коры була?(картада)

ж)Өй эчендә нәрсә күренми?(жылылык)

з)Иртән дүрт аяк,

Төштә ике аяк,

Кич өч аяк,

Өстендә маяк була.(Кеше гомере)

и)Суда нинди таш булмый?(коры таш)

к)Нинди тарак тарарга ярамый,

Нинди урак урырга ярамый?(Әтәчнең койрыгы һәм койрыгы)

л)Бер секунд эчендә бөтен жир шарын әйләнеп чыга?(Уй-фикер)

м)Иң жиңелне капка аркылы ыргытып булмый?Ни өчен һәм ул нәрсә?(йон)

н)Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?(йоклый)

о)Сөрмәгән жир өстендә,

Үсмәгән каен астында

Тумаган куян йөгерә.(Хыял)

п)Минем өч икмәгем бар:берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен бурычка бирәм, өченчесен үзем ашыйм.Бу ничек була?(Ата-анага, балага,үзенә)

6 тур.

Габдулла Тукайны беләсеңме?

1)Тукайның кушаматы ничек була?(Апуш)

2)”Тукай”романын ижат иткән язучы кем?(Әхмәт Фәйзи)

3)”Кадалмас әле килмешәк!”дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килә?(Шәрифә карчык)

4)”Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде”-дип кайсы йортта әйтә торган булалар?(бабасы йортында)

5)Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?(Кырлай)

6)”Пар ат”шигырендә Тукай кая китә?(Казанга)

7 тур.

Күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен беләсезме?

Шигырьләрдән өзекләрне тыңлау, исемен әйтү.

Китап”, “Бәйрәм бүген”, “Туган авыл”, “Эш”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү”, “Бәхетле бала”.

8 тур

Акчарлаклар” сүзеннән баш килештәге исемнәрне кайсы команда күбрәк төзи?

КВН га йомгак ясала.Жинүче команда билгеләнә.

Укучылар!Бүгенге уеныбызда телебезнең байлыгын барладык, тапкыр әйтүгә, фикерне төгәлрәк белдерүгә тагын бер адым ясадык.

Телебезне саклыйк һәм аны өйрәнүне дәвам итик!



































Автор
Дата добавления 22.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров66
Номер материала ДБ-380436
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх