Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКөзге сәяхәт. Праздник Осени в подготовительной группе

Көзге сәяхәт. Праздник Осени в подготовительной группе

Скачать материал

Көзге сәяхәт (Басылды 2015)

Зурлар төркеме

Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар көзге яфраклар тотып керәләр, бию башкаралар һәм ярымтүгәрәккә басалар.

Балалар сөйли:


    Үтте-китте матур җәйләр,            Урман аланнарына

    Көзләр килеп җитте.                    Сары келәм ябылган,

    Ак каеннын яфракларын              Миләш тәлгәшләренә  

    Сары төскә кертте.                         Назлап кояш сарылган

 

    Яхшы күңелле агачлар                  Урамнар буйлап килә

    Җирне дә онытмыйлар-              Көзбикә көлә-көлә,

    Алтын-сары бизәк төшкән         Яфракларны сибә-сибә

    Кием белән котлыйлар.             Шаяра,уйный, көлә.


Музыка астында Сөмбелә керә, кулында кәрзин белән яфраклар.

  Сөмбелә. Исәнмесез, дусларым,

                   Килдем мин сезгә тагын.

                   Мин көз кызы- Сөмбелә,

                   Көзге байлык кулымда,

                   Муллык-сәламәтлек телим,

                   Кем очраса.да юлымда..

Рәхмәт сезгә, минем бәйрәмемә матур итеп киенеп, ясанып килгәнсез, зур булып үскәнсез. Ә көз җиткәнен кайдан беләсез?

                Көннәр инде салкынайды.

                Кышлар бераз якынайды.

                Тирә-юнь сары төстә,

                Әллә соң бу алтын аймы?

                            Сары чуклы шәлъяулыгын

                            Бәйләгән дә ак каен,

                            Әллә каян балкып тора.

                            Кояш нур сипкән саен.

               Кадерен белсәк, байлыгы да.

                Барыбызга җитәрлек.

                Көзге урман нинди гүзәл,        

                Соклангыч. Искитәрлек!

Җыр башкарыла

Сөмбелә. Балалар, мин сезне бүген көзге сәяхәткә чакырам. Һәр тукталышта сезне кызыклы маҗаралар көтә.. Сез ризамы?

Машинист сыбызгы сызгырта, балалар поездда барган хәрәкәтләр ясап, түгәрәк буйлап йөриләр.

 Сөмбелә. Урман тукталышы!

Бүре, Куян, Төлке, Аю, Керпе, Тиен булып киенгән балалар йөгерешеп чыгалар.

Җәнлекләр биюе башкарыла.

Сөмбелә. Хәерле көн, урман җәнлекләре! Яле, балаларга урман турында табышмаклар әйтеп карагыз әле,  җавап таба алырлармы икән?                                                                                    

ТАБЫШМАКЛАР.

Сөмбелә. Рәхмәт, балалар, ә хәзер сезгә иң авыр сынау үтәргә кирәк булачак. Миңа сезнең арадан бик кыю, бик батыр 5 малай сайлап алырга кирәк.Күрегез әле, нинди җимешләр икән бу, кайсыгыз таный? Аларның тәме нинди? (балаларга тәлинкә белән 5 әр миләш бирелә) Кайсыгыз йөзен бер дә сытмыча, елмаеп-көлеп иң беренче булып ашап бетерә? (балалар кул чабып ярдәм итә) Искиткеч ачы булса да, алар витаминга бик бай, шуңа балалар  бик тиз генә ашап та куйдылар. Менә сезгә приз!(Кечкенә йомшак конфетлар бирә). Әйдәгез, инде сәяхәтне дәвам итик,.икенче тукталыш нинди икән?

Машинист сыбызгы сызгырта, балалар поездда барган хәрәкәтләр ясап, түгәрәк буйлап йөриләр.

Сөмбелә. Менә кызык, безне монда берсе дә каршы алмый. Әллә адаштык микән?А-у! А-у! Балалар, әйдәгез, бергәләп эндәшеп карыйк! А-у! А-у!.

Күңелле көйгә шаян биеп Гөмбә керә, балаларга баш ия.

Гриб. Здравствуйте, ребята! Меня жители леса послали, чтобы узнать, знаете ли вы грибы-съедобные или несъедобные. Если не знаете, дальше ехать не сможете. Будете грибы собирать?

На стол раскладывают муляжи или на пол – картинки с грибами. Один из детей отгадывает загадку и отыскивает нужный гриб, показывает детям.

1.     Мы в траве его найдем,

шляпка красная на нем. (Подосиновик)

2.     Нет грибов дружней, чем эти,

Знают взрослые и дети.

На пеньках растут в лесу

Как веснушки на носу. (Опята)

3.     Лета первая примета-

Под березой в холодке.

Гриб коричневого цвета

На пятнистом корешке. (Подберезовик)

4.     растут в зеленой травке,

В овражке и в канавке.

Неразлучные сестрички-

Очень вкусные .... (лисички)

5.     Будто смазанные маслом

Мы блестим на солнце ясном.

Как лесные дошколята

Под сосной растут ...  (маслята)

6.     Царь грибов на толстой ножке

Самый лучший для лукошка.

Он головку держит смело

Потму что гриб он ...  (белый)

7.   В красной шапочке в горошках

Он известе с давних пор

Не клади его в лукошко,

Ядовитый ...(Мухомор)

Гриб.  Молодцы, ребята, у вас хорошие знания, можно с вами отправиться за грибами.

Мальчикам надеваем полумаски, они- грибы

Танец грибков

Гриб.А теперь девочки отправятся за грибами. Кто какой гриб заберет?.. А-ааа, меня почему не забираете? Неужели я такой некрасивый? Неужели я никому не нужен?(нужен  животным как лекарство)Спасибо, вам, ребятки, мне понравилось с вами. Можете дальше ехать, а я побежал.

Машинист сыбызгы сызгырта, балалар поездда барган хәрәкәтләр ясап, түгәрәк буйлап йөриләр

Сөмбелә. Чәчәкләр тукталышы!

Чәчәкләр бии. (кызлар)

Күкчәчәк.

Юл буйларын бизәп торам,

Күк тосендә чәчәгем.

Ашыкмагыз чүп дияргә,

Чыгып куяр кирәгем.

Тузганак.

Ике төрле калфак киям.

Берсе сары, берсе ак.

Сары калфагымны салгач,

Киеп куям ак калфак.

Акчәчәк.

Кояш кебек янып торам,

Ап-ак таҗ – яфракларым.

Болында, кырда,урманда

Чәчәк атам җәй саен.

Роза.

Мин-гөлчәчәк, өзәргә дип,

кулыгызны сузмагыз.

Кадалыр очлы укларым.

Сүзләремне тыңлагыз.

Уен. 4 пар бала чакырыла, аларга чәчәктән пазллар салынган 4 конверт бирелә. Кайсы пар тизрәк җыеп, чәчәк исемен атый?

Уен. (әти- әниләр белән). 2 командага 3 әр кеше чакырыла. Чиратлашып чәчәк исемнәре атыйлар, кайсы команда соңгы булып атый?

Машинист сыбызгы сызгырта, балалар поездда барган хәрәкәтләр ясап, түгәрәк буйлап йөриләр

Сөмбелә. Уңыш тукталышы!

Кәбестә.  Исәнмесез, мин кәбестә,

                 Бирче, карбыз дус, кулың

           Катлы-катлы кигән идем

                 Уф, бигрәк эссе туным.

  Карбыз.  Менә юлдан тәгәрәп

                   Мин –карбыз килеп җиттем.

                   Үсәм-үсәм ди торгач,

                   Юанайдым,җитлектем.  

  Шалкан. Шалкан агаң мин булам,

                   Аягымда нык торам,

                   Ай-һай нинди калынмын,

                   Нәкъ имән төбе сыман.

  Суган.     Әче булса да суган,

                   Һәр көн мин кирәк, туган,

            Минсез ашлар тәмсез,

            Минсез бакча ямьсез.

     Кызыл күлмәк кигән, чәченә бер ягына яшел, бер ягына кызыл бантик куйган, бер битен яшелгә, икенче битен кызылга буяган  2 “Помидор” елап  керәләр.

Сөмбелә. Нәрсә булды, нигә елыйсыз?

Помидор 1. Менә минем битемә кара әле, нигә яшел бер битем, нигә кызыл бер битем?

Помидор 2. Минем битемә дә кара: бер битем яшел, бер битем кызыл.

Сөмбелә. Белмим шул, нигә икән?

Помидор1.  Безне караучы малай

                      (Исеме аның Рамай).

                   Бакчага һич килмәде,

                   Безнең хәлне белмәде.

Помидор2.Помидорның сабагын

                    Күтәреп бәйләмәде.

                    Рамай су кереп йөрде

                    Бакчада эшләмәде.

 Бергә:       Минем бер ягым пеште,

                   Икенчесе пешмәде.

 Сөмбелә    Ай-яй-яй, Рамай уңмаган малай,

                   Сезнең арада андыйлар

                   Юктыр дип уйлыйм алай.

 Алып баручы. Юк-юк, Сөмбелә, безнең балалар бик тә эшчән, тату, ярдәмчел. Тыңла әле, алар сиңа көзге уңыш турында такмаклар җырлап күрсәтергә тели. 

                                                      Көз такмаклары

Уен: Яшелчәләр -  җиләк-җимешләр. (Бутап куелган  яшелчә, җиләк-җимешләрне 2 подноска аерып куярга кирәк)

Сөмбелә Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Блалар белән бергә миңа бик тә күңелле булды. Инде миңа саубуллашырга вакыт. Сезгә көзге уңыштан тәмле-тәмле күчтәнәчләр-  алмалар  бүләк итәм. Сау булыгыз, киләсе көзгә кадәр.

 

Азнакай шәһәре 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы

музыка җитәкчесе Габидуллина Рамилә Рәен кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Көзге сәяхәт. Праздник Осени в подготовительной группе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 832 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.10.2016 375
    • DOCX 53.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габидуллина Рамила Раеновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Габидуллина Рамила Раеновна
    Габидуллина Рамила Раеновна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3594
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Теория и методика развития дошкольника для организации образовательной деятельности в дошкольных образовательных организациях с учетом ФГОС ДО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 37 регионов

Курс повышения квалификации

Подростковый возраст - важнейшая фаза становления личности

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Индивидуализация образования. Сопровождение индивидуального развития ребенка-дошкольника в вариативной образовательной среде

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Налогообложение и компенсация потерь: предотвращение ошибок и снижение рисков

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Неорганическая химия

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии успешного B2C маркетинга: от MoSCoW до JTBD

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе