Инфоурок Другое КонспектыЛексик чараларны сөйләмдә куллану

Лексик чараларны сөйләмдә куллану

Скачать материал

Лексик чараларны сөйләмдә куллану

(Г.Ибраһимов әсәре нигезендә)

Ачык дәрес

Ф.А. Галимова – Түбән Кама педагогия колледжының татар теле укытучысы

 

     Түбән Кама педагогия көллияте укытучылары дистә еллар, Ә. З. Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе”нә нигезләнеп, дәресләр алып бара. Шул дәресләрдән берсе.

 

Максатлар. Лексик чаралар төшенчәсен ачу һәм синоним, антоним, омоним һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында белемнәрне ситемага салу.

     Әдәби текстта аларны тану һәм кулланылу әһәмиятен ачыклау. Сөйләмне әлеге чаралар белән баету күнекмәсе булдыру.

     Г.Ибраһимов әсәреннән алынган текстка таянып, туган җиребезгә, авылларыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү. Әдипнең теленә соклану хисләре уяту.

 

Метод һәм алымнар: өлешчә эзләнү, анализ, синтез, әңгәмә.

 

Җиһазлар  һәм күрсәтмәлелек: презентация, Г.Ибраһимов иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, Г. Ибраһимов портреты, татартма материаллар, компьютер, экран, проектор.

 

Дәрес барышы

 

I.       Ориентлашу, мотивлаштыру этабы

1.     А) уңай психологик халәт булдыру;

(татар лирик көй барышында Г. Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” әсәреннән өзек уку)

    Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып җитешәләр; болыннары елның елына тирә-якны җәй көне яшел үлән белән, кышкы суыкта хуш исле коры печән белән хәйран итәләр; өч яклап тезелгән таулары, катлау-катлау баскычланып, югары болытларга сузылалар, урманнарында меңәр еллык карт наратлар, чыршылар җәен-кышын яшәреп, шаулашып утыралар; елгалар, күлләр буеннан сөзәк сырт булып җәелеп киткән киң басулары шундый бәрәкәтлеләр ки, вакытында җылы яңгырлар яуса, кояшлы аяз көннәр булса, бу яланнарның мамык кебек йомшак, көзге төн болытлары кебек куе кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр бирәләр.

-         Укучылар, сездә бу өзек нинди хисләр уятты?

-         Безнең бүгенге дәресебез дә бик рәхәт, уңай булыр.

-         Бу бик матур табигать кочагына урнашкан авылны сурәтләгән текстның

авторы кем дип уйлыйсыз? Ул аның нинди әсәреннән?

 

-          Ни өчен бу текстны тыңлау сезгә рәхәтлек китерде?

-         ( табигатьне, авылны бик матур тел белән тасвирлаган)

 

-         Матур, бай тел нинди була икән, без бүген шуның тылсымын ачарбыз.

Үзбәя

             

Б) белемнәрне актуальләштерү;

     - Телне без татар теле дәресендә өйрәнәбез. Дәресебезнең темасы – лексик чараларны сөйләмдә куллану.

-  Белемнәрне тигезләп, яңартып китик. ( модель буенча группаларда сөйләшү).

 

Лексик берәмлекләр

 


Бер мәгънәле        күп мәгънәле                         синонимнар    антонимнар    омонимнар

сүзләр                     сүзләр

 

 

 


туры мәгънәле        күчерелмә мәгънәле

сүзләр                                 сүзләр

 

Җаваплар.

  1. Сүз бер мәгънәле һәм күп мәгънәле була. Сүзнең беренчел мәгънәләрен

туры мәгънәләр, икенчел мәгънәләрен күчерелмә мәгънә диләр. Күчерелмә мәгънә атаманың бер күренештән икенчесенә күчү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Мәсәлән, Баярак лампа яна иде.... Йокы каядыр качкан.(Г. Ибраһимов. Уты сүнгән җәһәннәм)

 

  1. Бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә ягыннан бер-берсенә якын булган, ә семантик

стилистик төсмере ягыннан аерылып торган сүзләр симнонимнар дип атала.

Мәсәлән, Үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. (Г. Ибраһимов. Алмачуар)

 

  1.   Капмп-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала.

Мәсәлән, Хезмәт каты, хак начар, эш вакыты хәлләреңне бетереп аяктан егарлык озын иде.(Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр)

 

  1. Аваз төзелеше ягыннан бер-берсенә охшаш булган, мәгънә ягыннан бөтенләй төрле

төшенчәләрне белдергән сүзләр омонимнар дип йөртеләләр.

Мәсәлән, Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Яра тирән түгел икән. (Г. Ибраһимов. Алмачуар)

Үзбәя.

 

2.     Уку мәсьәләсен кую

-         Алда укылган текст җанга рәхәтлек бирә дидегез һәм рәхәтлекнең сәбәбен авылны,

табигатьне матур итеп сурәтләүдә күрсәттегез. Менә шундый матурлыкны тасвирлау өчен классик язучыбыз нинди чаралар кулланды? Кулланса, ниндиләрне кулланган, ничек, ни өчен кулланган, алар нинди нәтиҗәләргә алып килгәннәр? Менә шушы мәсьәләләрне ачу уку мәсьәләсе булып тора.

 

II.    Уку мәсьәләсен адымлап башкару этабы

 

  1. Уку мәсьәләсен чишү

1нче бирем.

 Текстны укыгыз, эчтәләге турында уйланыгыз. Текстта нинди образ

сурәтләнгән?  Синоним сүзләрне табыгыз, аларның синонимик рәтләрен төзеп, дәфтәрегезгә языгыз. Автор ни өчен бу синонимнарны кулланган?

 

     Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең, әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный.

     Күлнең кыйбла ягында утырган безнең авыл да үзенең яшел түбәле сарайлары, биек манаралары, бакчалары белән кечерәк бер шәһәрдән ким түгел икән. Шул сарайлардан бераз китсәң, Зариф осталар урамы күренә. Болар да чибәр йортлар. Аннан соң вак, кечкенә, балчык читән өйләр, бер-бер артлы тезелеп, буталып, авылның читендәге тиреслекләргә барып чыгалар. Әнә бер якта Шаһбазның агасының балчык куышы ... Менә бу яклап, күпер башында, бер өем чүп кебек безнең читән. Авылның тирә-ягын менә шулар йөзәрләп, меңәрләп чолгап алганнар... Болай караганым юк иде, читтән торып карасаң, безнең авыл зур, бик зур бер чүплек икән, байлар тирәсе шул зур тирес мәйданының уртасына чыккан бер-ике чәчәк кенә. 

                                                        Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр.

 

Биремнең үтәлеше.

     Сарай, йорт, өй, куыш, читән, (бина, торак, фатир); матур, чибәр, (гүзәл, күркәм, ямьле, килешле, сөйкемле); вак, кечкенә, (бәләкәй, нәни, кече, кечтеки); чүплек, тирес майданы.

 

·         Автор, синоним сүзләрне кулланып, безгә авылда яшәүчеләр турында

мәгълүмат бирә. Авыл матур, зур, бай табигать кочагына урнашкан, ләкин анда яшәүчеләрнең тормышлары төрле дәрәҗәдә. Менә шуны  автор синонимнар аша күрсәтә.

·         Кабатлаулар булмасын өчен куллана.

·         Үзе әйтергә теләгән мәгънәне тирәнрәк ачу өчен файдалана.

Үзбәя

 

2нче бирем.

Текстан антоним сүзләрне табып дәфтәрегезгә языгыз. Ни өчен кулланылышын аңлатыгыз.

 

Биремнең үтәлеше.

     Авыл – шәһәр, авыл –  чүплек; тезелеп – булалып; йөзәрләп, меңәрләп – бер-ике.

 

  • Авыл образын төгәлрәк сурәтләү өчен кулланган. Бер карасаң, үзенең

кайбер йортлары, аларның тезелеп торулары  белән авыл шәһәргә охшаган, икенче карасаң, авыл үзенең куышлары, читәннәре, аларның буталып урнашуы белән чүплеккә тартым.  Ярлылар бик күп, ә бай сарайлар бер-ике генә.

  • Авыл эчендәге сыйнфый тигезсезлекне күрсәтү өчен кулланган.

Үзбәя

 

3нче бирем

    Тексттагы кара белән бирелгән сүзләрнең нинди лексик берәмлек  булуын билгеләгез. Мәгънәләренә игътибар итегез һәм ни өчен кулланылуларын ачыклагыз.

 

     Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең, әкияттәге сихерле көзге

инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный.

     Күлнең кыйбла ягында утырган безнең авыл да үзенең яшел түбәле сарайлары, биек манаралары, бакчалары белән кечерәк бер шәһәрдән ким түгел икән. Шул сарайлардан бераз китсәң, Зариф осталар урамы күренә. Болар да чибәр йортлар. Аннан соң вак, кечкенә, балчык читән өйләр, бер-бер артлы тезелеп, буталып, авылның читендәге тиреслекләргә барып чыгалар. Әнә бер якта Шаһбазның агасының балчык куышы ... Менә бу яклап, күпер башында, бер өем чүп кебек безнең читән. Авылның тирә-ягын менә шулар йөзәрләп, меңәрләп чолгап алганнар... Болай караганым юк иде, читтән торып карасаң, безнең авыл зур, бик зур бер чүплек икән, байлар тирәсе шул зур тирес мәйданының уртасына чыккан бер-ике чәчәк кенә. 

 

     Биремнең үтәлеше.

     Болар күчерелмә мәгънәдәге сүзләр. Алар табигать, авыл  күренешен кыска, җыйнак һәм образлы итеп сурәтләп бирәләр. Җансыз күренешләрне җанландыралар, төссезләрен төсле итәләр, күренешләрнең төгәл урыннарын күрсәтәләр, авылдагы ярлылыкның ни дәрәҗәдә икәнен ачалар

Үзбәя

 

4нче бирем.

     Тексттан омоним сүзләрне табыгыз, аларның мәгънәләрен ачарлык сүзтезмәләр төзегез, текстагы функцияләренә игътибар итегез.

Биремнең үтәлеше

     Көзге – көзгедән карадым; көзге кояш. Соң – соң кайту; ашаганнан соң; соң, ни кирәк. Бер – бер (сан) алма; бер (алмашлык) якта; Менә – таудан менә, менә шулар. Бу – бу яклар, аштан бу күтәрелә, елганы бу. Өем – бу минем өем, өем-өем кар.

 

  • Омонимнар сөйләмгә очраклы рәвештә генә килеп кергәннәр. Автор аларны махсус

рәвештә кулланмаган. Шигъри сөйләмдә алар махсус кулланырга мөмкиннәр. Алар каламбур рифма ясыйлар.

 

“Көзге” сүзенең мәгънәсенә игътибар итү ( вакыт калган очракта)

Үзбәя

 

  1. Модельләштерү

 

-         Бу текст нәрсә турында булды?

 

-         Укучылар, авылның тулы сурәтен иҗат итү өчен, Г. Ибраһимов нинди лексик

берәмлекләрдән файдаланган?

-         Бу берәмлекләрне без әдәбиятта нәрсә дип атыйбыз? Дәреснең темасына игътибар

итегез әле?

-         Модельне тулыландырып куегыз?

 

Лексик берәмлекләр

 


Бер мәгънәле        күп мәгънәле                          синонимнар    антонимнар    омонимнар

сүзләр                     сүзләр

 

 

 


туры мәгънәле                  күчерелмә мәгънәле

       сүзләр                                        сүзләр

 

 

лексик чаралар

 

Кагыйдә чыгарабыз.

-         Нәрсә ул лексик чаралар?

-         Сурәт тудыручы сүзләр лексик чаралар дип атала

Үзбәя

 

III.Рефлексив бәяләү этабы.

 

-         Дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек?

-         Текстан лексик чараларны табу һәм аларның кулланылыш

үзенчәлекләрен ачу юнәлешендә эш алып бардык.

-         Текстан чыгып, Г. Ибраһимовның теле турында нәрсә әйтә аласыз?

-         Ул сүзләрне бик оста файдалана белгән. Кечкенә генә текст эчендә

бик күп лексик чараларны файдаланган.. Синоним, антоним, күпмәгънәле сүзләрне үз урыннарында, сайлап кулланган. Шуңа күрә аның әдәби образлары аңлаешлы. Һ.б.

 

Өй эше.

  1. Беренче текстан синоним,  антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләр булган җөмләләрне күчереп язарга һәм синоним,  антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләрнең асларына сызарга.
  2.  Г.Ибраһимовның әсәрләреннән синоним,  антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләр кулланылган бишәр җөмлә язып килергә.
  3. Синоним,  антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләрне кулланып, “Күңелгә якын син, туган авыл” дигән темага сочинение язарга. Кулланган сурәтләү чараларның астына сызыгыз.

 

Гомуми бәя.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Лексик чараларны сөйләмдә куллану"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 403 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.11.2015 2282
    • DOCX 64.5 кбайт
    • 27 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимова Файруза Аксановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимова Файруза Аксановна
    Галимова Файруза Аксановна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 29391
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 91 человек

Мини-курс

Волонтерство: сущность, мотивация, и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 81 человек