Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН ШАГЫЙРЬ (М.Җәлилнең туган көненә багышланган кичә)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН ШАГЫЙРЬ (М.Җәлилнең туган көненә багышланган кичә)

библиотека
материалов









ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН ШАГЫЙРЬ

(М.Җәлилнең туган көненә багышланган кичә)
























«Сәләт» түгәрәге җитәкчесе Гималиева Гөлнара Әнвәр кызы



Муса Җәлил-балалар шагыйре


(Туган тел көнендә Муса Җәлилгә багышлап үткәрелгән кичә) .


Максат:Балаларның М.Җәлил тормышы һәм иҗаты турында белгәннәрен киңәйтү,аның шигырьләренең асылына төшенү.

Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту,

Телебезгә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:М.Җәлил турында презентация

Алдан эшләнгән эш:Шагыйрь турында уку,китаплар ,рәсемнәр карау,шигырьләрен ятлау,шигырьләре буенча рәсемнәр ясау.


Укытучы: Туган җирең –Идел буе.

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

  • Хәерле көн укучылар, укытучылар! “ Без татарча сөйләшәбез” акциясе дәвам итә. Дөньяда 6000ләп тел бар.Шулар арасыннан,галимнәр әйтүенчә,14телне белсәң,барлык халыклар белән аралашып була.Менә шушы 14 тел арасында рус,инглиз,француз телләре белән бер рәттән безнең туган телебез дә бар.Бу бик мөһим фактор.Шуңа күрә татар телендә сөйләшүегез белән горурлана аласыз.”Теле барның –иле бар”, ди халкыбыз. Әгәр тел яшәсә,татар милләте дә яшәр.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты,онытылмаслык бөек шагыйрь –Муса Җәлил. Юк,ул исем генә түгел,бәлки тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да ,бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес.Менә шуның өчен дә без,Җәлилнең милләтәше буларак,бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.

Ә бүгенге әдәби кичә темасы ”Муса Җәлил-балалар шагыйре". Муса Җәлил дә үз телен,үз милләтен,илен,балаларны бик яраткан.Бүгенге әдәби кичәдә без аның тормышын күзалдыннан кичерербез,балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укырбыз.

Хәзер шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын искә төшерик.


Алып баручы

Иксез-чиксез Оренбур кырларында бәләкәй генә Мостафа авылы урнашкан..Менә шул матур табигатьле Мостафа авылында ,февральнең салкын бер көнендә ,1906нчы елда,Муса дөньяга килә.Мусаның әтисе Мостафа исемле,әнисеРәхимә була.Муса абыйсы -Ибраһим,апасы –Хәдичә,сеңелесе Зәйнәп белән бик тату яшиләр.Муса акыллы, шаян,тәртипле бала булып үсә.Аның дуслары күп була.Җәй көннәрендә Муса дуслары белән елгада йөзеп,балык тотарга ярата,кышын чанада ,тимераякта шуа.

Муса мәктәпкә бик иртә,алты яшендә үк китә.Ул гел бишле билгеләренә генә укый, күп укырга, рәсем ясарга ярата. Каләм тотып язарга өйрәнүгә үк ул шигырьләр яза башлый.Үзенең иптәшләренә: ”Мин - Тукай кебек шагыйрь булам “,- дип әйтә торган була.Һәм шулай була да.

Муса Җәлил туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән.Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән.Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле!Бу шигырьне 4 сыйныф укучысы Фокеева Даша сөйли.


Күке


Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

-Кәк-күк, кәк-күк!


Ул ягыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

-Кәк-күк, кәк-күк!


Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

-Кәк-күк, кәк-күк,

- Кәк-күк, кәк-күк.


Алып баручы:

Мусаның туган авылыда, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан.Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан . Шунда ул “Чишмә” исемле шигырен язган.Шул шигырьне тыңлап үтик . Безгә аны 5 сыйныф укучысы Сатдинов Руслан сөйли.


Чишмә


Яр астыннан чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читкә үскән камышы.


Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!



Алып баручы:

Мусаның дуслары бик күп була. Ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган.Аның эте турындагы “Маэмай” шигырен Перцев Коля сөйли.


Маэмай


Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.


Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.


Алып баручы

Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, хәзер карап китегез әле.2 сыйныф укучылары “Карак песи “ шигырен сәхнәләштерә.

Катнашалар: әби, песи,

Автор:

- Борын-борын заманда бер авылда бер әби яшәгән. Аның бик матур песи баласы булган. Әби аны бик тә яраткан.

Песи: - Мияу, мияу!

Автор: - Бу песи мамыктай йомшак тунлы, бик акыллы, тыйнак, сүз тыңлаучан булган икән.

Автор: - Бервакыт әби кунакка барырга җыенган. Әби песине чакырып әйткән:

Әби җырлый.

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

Мияу, мияу пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән

Оясыннан чыгарма!

Песи. Мияу, мияу, ярый әби,

Күңелең тыныч булсын, саклармын!

Әби. Мияу, мияу пескәем

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә.



Автор: - Әби кунакка киткән. Песекәебез чоланга кереп киткән..

Песи: мине күргәч күселәр,

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

ПЕСИ-Бигрәк тәмле күренә каймагы, бераз эчеп карыйм, әле. (эчә). Ай-ай тәмле! Тагын бер тапкыр эчеп алыйм әле. (Эчә) Шәп булып китте!

Автор. Менә әби өйгә кайта. Әби чоланга майга чыгып китә.

Әби: - Чәй эчим әле тәмләп, чоланнан май да алып керим. (Чыгып китә, куркып бик тиз әйләнеп керә)

Әби җырлый.

Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды.

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны.

Мияу, мияу пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны,

Үзең ашап киткәнсең.

ПЕСИ: Гафу ит, әбием!Бүтән алай эшләмәм! Мияу!




5нче укучы.Муса Җәлил балаларны бик ярата һәм алар өчен күп яза.Аның җиңел,шаян тел белән язылган шигырьләрен укыгач,балалар йөзендә елмаю чагыла. 5 сыйныф укучысы Шәрифуллин Илфат “ Ишек төбендә” дигән шаян шигырен сөйли.


Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,

Парадныйда күрәм бер бала.

Звонокка үрелә, буе җитми,

Аптырагач карап уйлана.


Мин балага киләм:

  • Әллә, - димен, -

Звонокка буең җитмиме?

  • Җитми шул,- ди.

  • Кая, үзем басыйм.

Бернеме, - дим, - әллә икеме?


  • Биш, - ди. Басам.

Шуннан бала әйтә:

  • Абзыкай, син нинди йөрәкле!

Әйдә качтык хәзер, хуҗа чыкса,

Икебезгә дә бирер кирәкне!




Алып баручы

Шулай матур гына яшәп,иҗат иткәндә ,илебезгә кайгы килә.Бөек Ватан сугышы башлана.Җәлил үзенең Ватанын яраткан кеше буларак , хатыны Әминә, кызы Чулпанны калдырып сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә.

Сау булыгыз, дуслар,- диде, Муса,

Әкрен генә поезд кузгалды.

Калды Казан, китте ул сугышка,

Ерак иде солдат юллары.


8 сыйныф укучылары башкаруында “Солдатлар” җыры.


Алып баручы:

Муса Җәлил дошманга каршы куркусыз ,геройларча сугыша.Сугыш туктап торган арада шигырьләр яза.Хәзер инде аның шигырьләре совет солдатларының кыюлыгын,батырлыгын күрсәтә.

4 сыйныф укучылары”Кызыл ромашка”шигырен сәхнәләштерәләр.


Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар

Елмаеп, хәл сорашып

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчәкләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: Син сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?


Әйтте кызыл ромашка.


Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым,

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында.


Алып баручы:

1942нче елның 26 июнендә каты яраланган Муса фашист тоткынлыгына эләгә.Аны башка бик күп тоткыннар белән бергә Германиягә,концлагерьга озаталар.Ачлык,физик һәм рухи кимсетелү . Шушы шартларда ул үзенең иҗат итүен дәвам итә .Иле, халкы турында шигырьләр язудан һәм ничек тә иреккә чыгу, Туган иленә кайту турында хыялланудан туктамый. Бәләкәй кәгазь кисәкләрен берләштереп ясаган дәфтәрләргә шигырьләрен яза.Туган илен,туганнарын,хатынын,кызы Чулпанны сагына . Әйдәгез хәзер без аның “ Тик булса иде ирек” дигән шигырен тыңлап үтик . Сезгә бу шигырьне 8 сыйныф укучысы Габутдинов Таһир сөйли.


Тик булса иде ирек


Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Җидегән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.


Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.


Юк, барысыннан да элек

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса канымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үлер идем

Данлы сугыш кырында.


Алып баручы: Ә хәзер сәхнәгә 4 сыйныф укучысы Киргизова Даринаны чакырабыз. Ул “Кызыма”шигырен сөйли.


Кызыма


Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.


Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Арыгансыңдыр кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!



Алып баручы:Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта.”Моабит дәфтәрләре”

дип йөртелә алар .Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә ничек кенә булмасын,мескенләнү дә,төшенкелеккә бирелү дә ,язмышка кул селтәү дә юк.Аларда җиңүгә ышаныч,туган илгә мәхәббәт,фашизмга нәфрәт хисләре чагыла. 5 сыйныф укучысы Гималиев Илназ “Катыйлгә” шигырен укыр.

Катыйльгә

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, 
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
 
Кирәк икән, үләм аягүрә,
 
Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә 
Юк итәлдем синең сыңарның,
 
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
 
Мин тезләнеп,гафу сорармын.

Алып баручы Кызганычка каршы Муса Җәлил Һәм аның ун көрәштәше Туган илгә исән-сау әйләнеп кайта алмый.Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында Берлиндагы Плетцензе төрмәсендә гильотинада җәзалап үтереләләр.

Җәлилчеләр палач алдында баш имәгән, горур булып калган. Хәтта үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе буенча, башларын югары күтәреп, ниндидер татар җырын җырлап барганнар.

Изге уйлар, таудай теләкләр күп,

Сулыйсы иде Ватан һавасын!

Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбыз

Бер матур җыр булып яңгырасын!


Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә батыр, Туган илләрен нык яратучы, Ватанга тугырыклы кешеләр иде. Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк:

  • Гайнан Кормаш

  • Фоат Сәйфелмөлеков

  • Абдулла Алиш

  • Фоат Булатов

  • Муса Җәлил

  • Гариф Шабаев

  • Әхмәт Симай

  • Абдулла Баттал

  • Зиннәт Хәсәнов

  • Әхәт Атнашев

  • Галләнур Бохараев


А.Б.

Рәхмәт, шагыйрь!

Соңгы сулышта да

Тугры булдың изге антыңа;

Үлемең белән

Үлемсезлек яулап,

Кайттың, шагыйрь, Илгә, халкыңа.

Салахов ИлназҖырларым “ шигырен укый




Хөрмәтле укучылар! Бөек шагыйр, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилне искә алу кичәбез ахырына якынлашты.Батыр, Ватанга тугырыклы милләттәшебезне беркайчан онытмыйк.Сез дә , балалар, Туган илегезне яратыгыз, туган телегезне онытмагыз.






































Күке


Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

-Кәк-күк, кәк-күк!


Ул ягыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

-Кәк-күк, кәк-күк!


Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

-Кәк-күк, кәк-күк,

- Кәк-күк, кәк-күк.






Чишмә


Яр астыннан чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читкә үскән камышы.


Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез





Кызыма


Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.


Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Арыгансыңдыр кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 27.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров504
Номер материала ДБ-217104
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх