Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Үлемсез батырлар (Җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә 70 ел тулуга багышланган кичә)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Үлемсез батырлар (Җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә 70 ел тулуга багышланган кичә)

библиотека
материалов
ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
Моабит дәфтәрләре
Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан...
Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дә Шаяргалап шулай көлешик; Сау булыгыз, Ватан су...
(1906 – 1944)
Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алышт...
1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гильотино...
ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
Муса Җәлил: “Тик антыма таплар кунмасын!”
Гайнан Кормаш Син – халыкның батыр улы, Исемең мәңге онтылмас: Һәрчак безнең...
Фоат Сәйфелмөлеков Исемнәре мәңге балкый Якты йолдызлар кебек. Кыю иптәш һәм...
Абдулла Алиш Муса абый ялгыз түгел,- Иптәшләре бар ич: Бер иптәше - әкиятче А...
Фоат Булатов Көннәр матур, ак кар ява, Күңелдә дәрт уятып... Тынычлык өчен кө...
Муса Җәлил Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомре аның мо...
Гариф Шабаеф Кайчандыр безнең шикелле Булгандыр ул бер сабый... Һәрчак безнең...
Әхмәт Симай Язмыш кайчак бик аяусыз- Төрле яклап сыный Сынатмадың, халкым улы...
Абдулла Баттал Батырларны барлыйм, дисәң, Тарих дәфтәрләрен актар: Шундый бат...
Зиннәт Хәсәнов Батырлар турында һәр көн Шигырьләр, җырлар туа... Җыр булып яш...
Әхәт Атнашев Дошманнарга каршы батырлар Көрәшкәннәр берләшеп. Ул батырларның...
Галләнур Бохараев Ил – Ватанга ант итә Газиз халкым уллары... Антыңа тугры ка...
Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент
Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәше...
Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсынмадык. Муса Җәлил
1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре...
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең-каберен бел!
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” операсы
Бәхеткә юл ярып барганда Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны! Яшь калсын йөрәкләр мәң...
ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
39 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
Описание слайда:

ҖӘЛИЛЧЕЛӘР

№ слайда 4 Моабит дәфтәрләре
Описание слайда:

Моабит дәфтәрләре

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6 Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан
Описание слайда:

Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмә-сендә гильотинада җәзалап үтереләләр. Изге уйлар, таудай теләкләр күп, Сулыйсы иде Ватан һавасын! Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбыз Бер матур җыр булып яңгырасын! Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!!

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9 Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дә Шаяргалап шулай көлешик; Сау булыгыз, Ватан су
Описание слайда:

Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дә Шаяргалап шулай көлешик; Сау булыгыз, Ватан сугышында Җиңеп кайтып, исән күрешик. М.Жәлил

№ слайда 10 (1906 – 1944)
Описание слайда:

(1906 – 1944)

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12 Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алышт
Описание слайда:

Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алыштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала?! Сиңа миннән хәбәр китәрсәләр, “Муса инде үлгән”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

№ слайда 13 1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гильотино
Описание слайда:

1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гильотино балтасы астында өзелә.

№ слайда 14 ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
Описание слайда:

ҖӘЛИЛЧЕЛӘР

№ слайда 15 Муса Җәлил: “Тик антыма таплар кунмасын!”
Описание слайда:

Муса Җәлил: “Тик антыма таплар кунмасын!”

№ слайда 16 Гайнан Кормаш Син – халыкның батыр улы, Исемең мәңге онтылмас: Һәрчак безнең
Описание слайда:

Гайнан Кормаш Син – халыкның батыр улы, Исемең мәңге онтылмас: Һәрчак безнең йөрәктә син - Гайнан абый Кормаш!

№ слайда 17 Фоат Сәйфелмөлеков Исемнәре мәңге балкый Якты йолдызлар кебек. Кыю иптәш һәм
Описание слайда:

Фоат Сәйфелмөлеков Исемнәре мәңге балкый Якты йолдызлар кебек. Кыю иптәш һәм көрәштәш – Фәрит абый Сәйфелмөлек.

№ слайда 18 Абдулла Алиш Муса абый ялгыз түгел,- Иптәшләре бар ич: Бер иптәше - әкиятче А
Описание слайда:

Абдулла Алиш Муса абый ялгыз түгел,- Иптәшләре бар ич: Бер иптәше - әкиятче Абдулла Алиш!

№ слайда 19 Фоат Булатов Көннәр матур, ак кар ява, Күңелдә дәрт уятып... Тынычлык өчен кө
Описание слайда:

Фоат Булатов Көннәр матур, ак кар ява, Күңелдә дәрт уятып... Тынычлык өчен көрәшкән Фоат абый Булатов!

№ слайда 20 Муса Җәлил Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомре аның мо
Описание слайда:

Муса Җәлил Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомре аның моңлы бер җыр иде, Үлеме дә яңгырый җыр булып.

№ слайда 21 Гариф Шабаеф Кайчандыр безнең шикелле Булгандыр ул бер сабый... Һәрчак безнең
Описание слайда:

Гариф Шабаеф Кайчандыр безнең шикелле Булгандыр ул бер сабый... Һәрчак безнең күңелдә син- Шабаев Гариф абый!

№ слайда 22 Әхмәт Симай Язмыш кайчак бик аяусыз- Төрле яклап сыный Сынатмадың, халкым улы
Описание слайда:

Әхмәт Симай Язмыш кайчак бик аяусыз- Төрле яклап сыный Сынатмадың, халкым улы- Әхмәт абый Симай!

№ слайда 23 Абдулла Баттал Батырларны барлыйм, дисәң, Тарих дәфтәрләрен актар: Шундый бат
Описание слайда:

Абдулла Баттал Батырларны барлыйм, дисәң, Тарих дәфтәрләрен актар: Шундый батырларның берсе – Абдулла абый Баттал!

№ слайда 24 Зиннәт Хәсәнов Батырлар турында һәр көн Шигырьләр, җырлар туа... Җыр булып яш
Описание слайда:

Зиннәт Хәсәнов Батырлар турында һәр көн Шигырьләр, җырлар туа... Җыр булып яши күңелдә Хәсәнов Зиннәтулла!

№ слайда 25 Әхәт Атнашев Дошманнарга каршы батырлар Көрәшкәннәр берләшеп. Ул батырларның
Описание слайда:

Әхәт Атнашев Дошманнарга каршы батырлар Көрәшкәннәр берләшеп. Ул батырларның берсе син- Әхәт абый Атнашев!

№ слайда 26 Галләнур Бохараев Ил – Ватанга ант итә Газиз халкым уллары... Антыңа тугры ка
Описание слайда:

Галләнур Бохараев Ил – Ватанга ант итә Газиз халкым уллары... Антыңа тугры калдың син- Сәлим абый Бохаров!

№ слайда 27 Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент
Описание слайда:

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент

№ слайда 28 Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәше
Описание слайда:

Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез. Муса Җәлил

№ слайда 29
Описание слайда:

№ слайда 30 Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсынмадык. Муса Җәлил
Описание слайда:

Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсынмадык. Муса Җәлил

№ слайда 31
Описание слайда:

№ слайда 32
Описание слайда:

№ слайда 33 1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре
Описание слайда:

1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь.

№ слайда 34 Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
Описание слайда:

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры

№ слайда 35 Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең-каберен бел!
Описание слайда:

Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең-каберен бел!

№ слайда 36
Описание слайда:

№ слайда 37 Муса Җәлилнең “Алтынчәч” операсы
Описание слайда:

Муса Җәлилнең “Алтынчәч” операсы

№ слайда 38 Бәхеткә юл ярып барганда Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны! Яшь калсын йөрәкләр мәң
Описание слайда:

Бәхеткә юл ярып барганда Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны! Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә, Сүнмәсен Җәлилләр ялкыны!

№ слайда 39 ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
Описание слайда:

ҖӘЛИЛЧЕЛӘР

Краткое описание документа:

Ничәнче ел рәттән 25 нче август көнне халык Казанның 1 Май мәйданында урнашкан Җәлил һәйкәле янына җыйнала. 25 август – татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр.

Без батырлык эзләп яшәмибез, батырлыкка ләкин без әзер –

Кирәк булса, үлемебез белән ныгытырбыз илне, бизәрбез!

Җәлилчеләр кебек! Еллар аша үрнәкләре тора яктырып

Ватан өчен үлү – безнең бурыч!

Батырлыктан туа матурлык!

Муса Җәлил – дөньяның горурлыгы,  бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел!  Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.        (“Кичер, илем” шигыре)

Сугыш... Күпме кешенең чәчәктәй гомерен өзде ул. Күпме гөнаһсыз кешенең каны дәрья урынына акты. Әле хәзер дә, ул еллардан соң 69 ел үтсә дә, фашизмга ләгънәт укыйлар. Ватан өчен барган изге көрәштә татар халкының күпме бөек улы башын салды. Күпме әсәрләр, шигырьләр, күңелләрдә туып та ак кәгазь битенә төшмичә, яралгы хәлендә югалды. Муса Җәлилнең дә нибары 94 шигыре генә бик бормалы юллар аша туган илгә кайтып җитә алды.

(“Кошчык”, “Авыру сызмалар”, “Кызыл ромашка” шигырьләре)

Үлем карары чыгарылгач та, шагыйрь күңелен төшерми, рухын сындырмый. Төрмәнең кысан, караңгы камерасында да аның өчен иҗат йолдызы балкый. Тоткынлыкта тимер чыбыклар белән уратып алынган төрмә камерасында да ул, җырчы сабан тургаедай, һаман биеккә талпына.

(“Төрмәдә төш” шигыре)

Татар легионында аның башка лагерьларга чыгып йөрергә, кешеләр белән аралашырга мөмкинлеге бар, ләкин аның тынгысыз җаны богаулы. Ул үз фикерен ачыктан-ачык әйтә алмый, һәр адымын үлчәп атларга мәҗбүр. Йөрәгеннән ургып чыккан кичерешләре, фашистларга карата нәфрәт, ачу шигырьләренә күчә. Фашистларга каршы көрәшкә ул штык белән түгел, көчле каләме белән чыга.

Аудиоязма.  “Мин үлемнән курыкмыйм. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. Бөек патриотизм хисе, үзеңнең җәмәгать функцияңне тулысынча аңлау кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә. Үлем турында башка берәр уй килеп төшә икән, болай фикер йөртәсең: үлемнән соң да халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң да яшәргә хокук алам.  Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?”  (“Дуска” шигыре)

       Мин ант иттем җанны кызганмаска,

Саклар өчен халкым, илемне,

Йөзәү булса гомрең, син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме?

Муса Җәлил – татар халкының соклангыч улы, аның җырчысы һәм герое – бөтен халыкның сөекле шагыйренә, аның данына һәм горурлыгына әверелде.

                                                                                            Марк Лисянский

Шагыйрь җиңүгә нык ышанды, һәм ул җиңү килде. Ватанның тантана итүе хакына иң кадерле нәрсәсе – тормышларын биргән күп санлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме һәрвакыт сүнмәс йолдыз булып балкыр.

                                                                                     Петрусь Бровка

Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил.                                                                     Сәмәд Вургун

Аның “Моабит дәфтәре” – кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны дулкынландырыр һәм аларда да аңа охшарга тырышу хисе тудырыр.

                                                                          Николай Тихонов – рус шагыйре

          Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

(өскә “1906 - 1944” саннары күтәрелә)

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

 

Муса Җәлил килеп эләккән фашистлар концлагеренда хәлләр коточкыч була. Фашистлар әсирләрне куркытып тору өчен җәзалыйлар, кыйныйлар. Аларда җиңүгә ышанычны, туган илләренә мәхәббәтне бетерергә телиләр.

(“Төрмә сакчысы”шигыре”)

Муса Җәлил, җай чыккан саен, яшеренеп, татар әсирләре алдында үзенең җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт тулы шигырьләрен укый, көрәшкә чакыра.  (“Яшәүгә өмет”шигыре)

Әкренләп Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре тирәсенә фашистларга каршы көрәшү өчен яшерен оешма туплана. Аңа бик сыналган, ышанычлы кешеләрне генә алганнар. Фашистлар бик мәкерле, явыз план коралар. Җәзалап һәм ач тотып әсирләрне Ватанга хыянәт итәргә һәм үз илләренә каршы сугышырга мәҗбүр итмәкче булалар. Алар моның өчен төрле милләт әсирләрен аерым-аерым җыйнап, алардан милли легионнар төзи башлыйлар. Шул милләт халыклары телләрендә газеталар чыгарырга керешәләр, радиотапшырулар оештыралар, милли комитетлар төзиләр. Бу эшләргә әсирләрнең үзләрен тарталар. Татар-башкортларга ирекле “Идел - Урал” дәүләте төзибез дип, сафсата коралар.

Яшерен оешма кешеләре газета редакциясенә, радиостудиясенә һәм башка күп кенә оешмаларга кереп урнашалар. Бу юнәлештә бигрәк тә балалар язучысы Абдулла Алиш зур эш алып бара. Яшерен оешманың төп бурычы – Кораллы восстание әзерләү, күрше поляк һәм әрмән легионнары белән элемтә урнаштыру, корал табу, әсирләр арасында пропаганда алып бару.  (Абдулла Алиш шигыре)

Якын тирәдәге завод-фабрикаларда Германиягә кол итеп куып китерелгән совет кешеләре дә күп була. Яшерен оешмадагылар алар белән дә эш алып баралар. Типографиядә, машинкада җай табып, листовкалар басып бик саклык белән тараталар.

Аңлату эшләрен үзләре оештырган музыка хор копелласы  аша да алып баралар. Аның җитәкчесе – яшерен оешманы оештыручыларның берсе Гайнан Кормаш була. Концертка әсирләр күңелендә илне ярату , үз халкыбыз, мәдәниятебез белән горурлану хисләре, фашистларга карата нәфрәт уятырлык җырлар, шигырьләр сайлап алына.      (“Җырларым” җыр)

1943 ел уртасында легионның беренче батальоны Белоруссиягә патризаннарга каршы җибәрелә. Алар баш күтәрә, немец офицерларын үтереп,  партизаннар ягына чыга һәм фашистларның зур көчләре тар-мар ителә. Шушы уңыштан канатланган җәлилчеләр  әсирләр арасында восстание күтәреп,  легиончыларның аерым группаларын качарга әзерләргә  телиләр.

Ләкин восстание булмый кала. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең яшерен эш алып баруын бер хыянәтче (Мәхмүт Җамалетдинов) фашистларга җиткерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар. 1944 елның 12 февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җәзасына хөкем итә.

(“Хөкем алдыннан”шигыре)

Дрезденнан тоткыннарны Моабит төрмәсенә алып киләләр. Монда алар коточкыч җәзалауларга  дучар ителәләр. Җәлилчеләр ахыргача нык торалар. Бар эшләгән эшне үз өсләренә алып, башка беркемнең дә исемен атамыйлар. Шулай итеп, яшерен оешманың бик күп кешеләрен үлемнән коткарып калалар.

Җәлилчеләр үлем сәгатен озак көтәләр. Фашистлар аларның рухларын сындырып үтерергә телиләр.Аларны 1944 елның 25 августында, төш вакытында гельотинада җәзалап үтерәләр.(1 мин.тынлык)

Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерылып бәйләнгән... Менә-менә җилкәләрен киереп, чылбырларын өзәр дә, һавага күтәрелеп китәр кебек. Муса Җәлил һәйкәле янына җәлилчеләрнең портретлары урнаштырылган .

       Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып,

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Җыр булып яңгыраган җәлилчеләр

Менә алар:

Гайнан Кормаш.

Фоат Сәйфелмөлеков.

Абдулла Алиш.

Фоат Булатов.

Муса Җәлил.

Гариф Шабаев.

Әхмәт Симай.

Абдулла Баттал.

Зиннәт Хәсәнов.

Әхәт Атнашев.

Галләнур Бохараев.

Әйе, алар фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына, батырларча һәлак булдылар. Җәлилчеләр үлгәннән соң, Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнделәр.

(“Үлемгә”шигыре)

Соңгы сүз әйтү мөмкинчелеге бирелгәч, М. Җәлил: “Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез”, - ди. 

М.Җәлил әсирлектә зур оештыру эшчәнлеге алып барган заманда, ул дошманнарга хезмәт итә икән, дигән хәбәр тарала.     (“Ышанма” шигыре)

Шагыйрьнең сатлыкҗан булмавын раслар өчен конкрет дәлилләр кирәк була. Мондый дәлилне М.Җәлил үзе калдыра. 1945 елның апрель аенда совет сугышчылары, Моабит төрмәсе ишеге алдыннан аның китап битенә язылган бер хатын табып, Мәскәүгә Александр Фадеевка җибәрәләр. Озак та үтми 382нче камера стенасына язылган “Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсымадык. М.Җәлил.”, - дигән язу табыла. Бу сүзләр шагыйрьнең тоткынлыкта язылган дәфтәрендәге васыятендә дә бар.  “Катыйльгә”

1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета битләрендә Моабит циклыннан 6 шигыре басылып чыга, аны И. Френкель тәрҗемә итә. 1954 нче елны Мәскәүдә «Советский писатель»дә рус телендә «Моабит дәфтәре « басыла. Бу вакытта К. Симонов Язучылар Союзы председателе була hәм ул М.Җәлилнең исемен аклау өчен зур тырышлык куя.

Туфрак күмәр тәнне күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күнелне.

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне.

М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә: 1956 нчы елның 2 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 нче  елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.  (“Серле йомгак”шигыре)

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Җәлилгә багышлап язучылар романнар, поэмалар, опералар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Аның көрәше һәм эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Без уяу, без әзер,

Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы

Җәлилләр, Алишлар ялкыны

Мәңгелек ут булып балкыды.

 Бәхеткә юл ярып барганда

Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны!

Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,

Сүнмәсен Җәлилләр ялкыны!

 

 

Автор
Дата добавления 20.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1023
Номер материала 141387
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх