Ленино-Кокушкино
тарихы сәхифәләре
6 сыйныфта “Сан” темасын ныгыту дәресе
(рус
мәктәпләрендәге татар балаларына)
Максат: теманы өйрәнү дәверендә алган белемнәрне
ныгыту, системалаштыру; фикерләү сәләтен, җитезлек, тапкырлык сәләтләрен
үстерү, укытуның инновацион формаларын кулланып, фәнне өйрәнүгә кызыксынуны
үстерү, туган төбәккә, татар халык авыз иҗатына карата мәхәббәт һәм горурлык
хисен тәрбияләү.
Тип: белем-күнекмәләрне гомумиләштерү дәресе.
Технологияләр: интеграция, ИКТ куллану.
Эш формалары: индивидуаль, коллектив.
Җиһазлау: презентация, мультимедиапроектор, туп.
Дәрес барышы I. Оештыру.
Уңай психологик хәләт тудыру
II.Дәреснең темасын һәм максатын әйтеп
узу (1 нче слайд)
-Дәүләтебезнең тарихи сәхифәләрендә илебезнең гасырлар
буена кичергән вакыйгалар тупланган. Ә күпме фактлар әле өйрәнелеп бетмәгән!
Безнең Ленино-Кокушкино авылы тарихы да дәүләтебез иҗтимагый-сәяси,
милли-мәдәни тормышыннан читтә калмаган. Шуның өчен авылыбызның үткәнен искә
төшереп узарбыз. Тарих дигәндә, саннарны кулланмый булмый бит. Шуңа күрә сан т
турында белемнәребезне дә кабатлап үтәрбез.
III. Актуальләштерү
(2 нче слайдта - текст)
Безнең Ленино-Кокушкино авылы (Т,т)атарстан
баш...каласыннан 38(...)40 километр ераклыкта урнашкан. Хәзер Казаннан б(е,ө)р
сәгат... эчендә кайтып була. Бер гасыр элек автобуслар йөрмәгән әле, калага
кешеләрне атлар йөрткән. В. И. Ульянов-Ленинга ун...җиде генә яшь булганда,
аны монда, бабасының утарына, сөргенгә җибәргәннәр. Ул 1887 нче елның
декабренда Казан университеты студентлары белән бергә сходка оештыруда
гаепләнгән. Ул вакытын әрәм итмәгән: дистәләрчә китап укыган. Китапларны аңа
шә...әрдән ат арбасына салып алып кайтканнар.
1 нче
бирем. Текстны укыгыз.
2
нче бирем. Сүзләрдәге орфограммаларны аңлатыгыз
(Тулы җавап көтелә: Татарстан – ялгызлык исем,шуңа баш
хәрефтән языла; башкала – кушма сүз, бергә языла, 38-40 – чама саны, сызыкча
куябыз; бер санының язылышын истә калдырырга кирәк; сәгать – алынма сүз, ь
соңгы иҗекне нечкәртә; унҗиде кушылып языла . чөнки 11-19 - кушма саннар; шәһәр
сүзенең язылышын истә калдырырга кирәк)
3
нче бирем. Саннарны әйтегез, алар нәрсәне белдерә?
(38-40, бер; унҗиде; 1887 нче ; дистәләрчә )
4
нче бирем. Саннарны саналмышлары белән бергә укыгыз.
(38-40 километр, бер сәгать, бер гасыр, унҗиде яшь. 1887
нче елның ; дистәләрчә китап)
6 нчы бирем. Кайсы сан төркемчәсенең
саналмышы булмый?
(Җыю санының саналмышы булмый)
5 нче бирем. Саннарның төркемчәләрен
әйтегез. (3 нче слайд)
IV. “Акыллы туп” уены.
1
нче бирем. Укытучы, тупны ыргытканда, төрле
төркемчәдәге саннарны әйтә, укучылар саннарның төркемчәләрен әйтә.
2
нче бирем. Синонимын әйт: тәүлек -..., атна - ..., ай
-...,гасыр - ..., пар - ..., сыңар - ..., игезәк - ..., 0,5 -..., чирек - ...
.
V. Рим цифрларын сүз белән әйтегез һәм
языгыз.
(4 нче слайд)
Бер-берегезне тикшерегез (5 нче слайд)
VI. Иҗади эш.
1
нче бирем. Текстны укыгыз. (6 нчы слайд)
Мәктәбебез тарихы бик кызыклы документтан башлана.
1922 елның 22 нче декабренда Кокушкино крестьяннары, җыелып, Ленинга хат
язалар (алар арасында Володя Ульяновны күреп белгәннәре дә булгандыр). Ә 1923
елның гыйнварында хатны “Правда” газетасында бастыралар. Монда авыл кешеләре
Кокушкинодагы үзгәрешләрне сөйләгәннәр һәм мәктәп ачу, аңа әнисе Мария
Александровна Ульянова исемен бирүне сораганар. В.И. Ленинның туганнан туган
сеңлесе Е. А. Жакова-Ардашева, Казаннан килеп, беренче дәресләрен шул елның
февралендә авыл йортында укыткан.
Соңрак, кешеләре күрше Апакай авылына күченеп беткәнгә,
Кокушкино юкка чыккан. Апакайны Ленино-Кокушкино дип йөртә башлаганнар.
Хәзерге авылыбыз нык үзгәргән. Белем алу, шәхесне
үстерү өчен күп шартлар тудырылган...
2
нче бирем. Бирелгән сүзтезмәләрне кулланып текстны
дәвам итегез.
(7
нче слайд)
3 меңнән артак кеше, 92 ел, 300дән артык укучы, бер
балалар бакчасы, ике уку йорты, дүрт катлы мәктәп, өч катлы агролицей, өч
спортзал, ике футбол кыры, ике хоккей командасы, дистәләгән түгәрәк, ике
музей, өч һәйкәл, йөзләгән чара, унбишләп кибет,
VII. Авылыбызда еш кулланыла торган
мәкальләрне искә төшерик.
(8 нче слайд)
§ Йөз
сум акчаң булганчы... .
§ Кече
булган берне егар, белеме ... .
§ Иренчәк
ике... .
§ Егет
кешегә җитмеш төрле һөнәр дә ... .
§ Бер
ялганласаң, икенче тапкыр чын сүзеңә дә... .
§ Йөз
явызлыкны бер дөреслек... .
§ Ана
теле бер... .
§ Дустыннан
аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган... .
1
нче бирем. Мәкальләрнең ахырын әйтегез
2
нче бирем. Саннарның нинди җөмлә кисәге булып килгәнен
әйтегез.
VIII.
Йомгаклау
Авылыбыз тарихының берничә сәхифәсен искә төшердек. Сан
сүз төркеме безнең якын юлдашыбыз булды. Күргәнебезчә, саннар сөйләмебездә
даими кулланыла, аңа төгәллек кертә. Тарих - мәңгелек төшенчә. Буыннарны
буыннар алыштыра. Авылыбыз тарихында даталар, фактлар саны бары тик якты,
шатлыклы, горурланып сөйләрлек вакыйгалар белән генә бәйле булсын иде дигән
теләктә калыйк.
IX.
Билгеләр куела. X. Өйгә эш бирелә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.