Дәресне оештыру структурасы
|
Дәрес
нең этап
лары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучылар эшчәнлеге
|
Универсаль
уку
гамәлләре
|
I.Оеш
тыру өлеше,
мотивация.
|
1. Уңай психологик халәт тудыру.
-Укучылар безнең бүгенге дәрескә Әмир белән Әминә дә
килде. Алар сезгә үзләренең кызыклы табышмакларын, шигырьләрен, уеннарын да
алып килгәннәр.
|
1.Исәнләшү. Бер-берләренә карап елмаю, хәерле көннәр
теләү.
|
ШУУГ
|
II. Белем
нәрне акту
альләш
терү.
|
1.Табышмак әйтү:
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
-Бик дөрес балалар. Без нәрсәне язабыз һәм укыйбыз?
-Ә сүзләр нәрсәләргә бүленә?
2.Укытучы ипи рәсемен күрсәтә .
- Бу сүздә ничә иҗек?
-Иҗекләр нәрсәләрдән тора?
-Авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?
-Мин сезгә авазларны әйтәм, ә сез сигнал
карточкалары ярдәмендә күрсәтерсез.
-Авазларны без нәрсәләр белән язабыз?
-Өйрәнгән хәрефләрне исемнәре белән укыйбыз.
-Бу хәрефләр нинди авазларны белдерәләр?
3. “КОНЭРС”
|
1.Табышмакка җавап табу.
Язу һәм уку.
-Сүзләрне.
-Иҗекләргә.
2. Рәсемдәге предметны әйтәләр.
- ике иҗек.
- Авазлардан.
- Сузык һәм тартык авазлар.
Нечкә сузык авазга -өтерле түгәрәк, калын сузыкка
-түгәрәк, яңг.тартыкка- нокталы шакмак, саң.тартык- шакмак күрсәтәләр.
-Хәрефләр белән.
Таблицадан укыйлар.
Чылбыр буенча эйтеп чыгалар.
“Сузык авазлар” һәм “Тартык авазлар” янына барып
басалар һәм шул хәрефтән башланган сүз әйтәләр.
|
РУУГ
|
III. Уку максатын кую.
|
1.Таң ату күренешен карау. (www.youtube.com.)
-Укучылар, көннең кайсы вакыты сурәтләнгән?
-Сезнең таң атканны күргәнегез бармы?
-Таң сүзе нинди авазга беткән?
- Ул аваз сезгә танышмы?
-Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән
танышачакбыз?
|
-Таң ату вакыты.
Җаваплар тыңлана.
[ң] авазына.
-Юк.
-[ң] авазы белән танышабыз.
|
КУУГ
|
IV. Яңа белем
нәр ачу.
|
1.Таң, миң сүзләренең схемалары өстендә эш.
-Бу сүзләрнең ахырында нинди аваз ишетелә?
-Бу рәсемнәр астындагы схемаларда кайсы аваз
уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән?
-[ң] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?
-Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз ?
-[ң] авазы нинди тартык аваз?
- Нәтиҗә ясагыз.
2.ң (эң) хәрефе белән таныштыру.
3.tatarscool.ru. буенча эш.
4.Яңгыр, кыңгырау, туңдырма, өрәңге рәсемнәрен
күрсәтү, сүзләрне дөрес әйттерү.
5.Бу карап киткән сүзләрдә [ң] авазы сүзләрнең
кайсы урынында ишетелде?
- Нәтиҗә ясагыз.
|
-[ң] авазы.
-[ң] авазы.
-Тартык аваз.
-Һава агымы тоткарлыкка очрый.
-Яңгырау, сонор тартык, чөнки бу авазны
әйткәндә тавыш барлыкка килә.
-[ң] авазы сонор, яңгырау борын авазы.
2. ң хәрефен алфавиттан табу.
3. Бәрәңге, чаңгы рәсемнәренә
карап, предмет исемнәренең сүзләрен тыңлыйлар, телдән әйтәләр, мәгънәләрен
ачыклыйлар, анализ ясыйлар.
4.Сүзләрне дөрес итеп әйтәләр.
5. Сүз уртасында һәм сүз ахырында гына.
- [ң] авазы сүзләрнең уртасында һәм
ахырында гына ишетелә.
|
ТУУГ
|
V. Ял мину
ты.
|
Тәрәз каршына
килгән бер чыпчык,
Мине чакыра,
чык әле, чык,чык.
Алдый ул беләм
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам
оча да китә, оча да китә.
|
-тәрәзәгә күрсәтәләр.
-үзләрен күрсәтәләр.
-чакырып кул изиләр.
-бармак янап күрсәтәләр.
-йөгерү хәрәкәте,
-очу хәрәкәте ясыйлар.
|
|
VI. Өйрән
гәннәрне ныгы
ту.
|
1. Дәреслек белән эш. Иҗек схемалары буенча
укыту.
2.Баганалап бирелгән сүзләрне баштан иҗекләп, аннары
орфоэпик дөрес итеп укыту.
3.Сюжетлы рәсем буенча әңгәмә.
4.“Айнур – моңлы малай” җөмләсен уку. Рәсем
эчтәлеге белән тәңгәлләштерү.
5.Тизәйткеч тыңлау, дөрес итеп әйтергә өйрәтү. (tatarscool.ru).
Яңгыр, яңгыр ни өчен җирнең битен юасың,
Җирнең битен юа,юа, агартмакчы буламсың?
|
1.Иҗекләрне укыйлар.
2.Баганалап бирелгән сүзләрне баштан иҗекләп, аннары
орфоэпик дөрес итеп укыйлар.
3.Сорауларга җаваплар бирәләр.
4.Җөмләне укыйлар һәм рәсем белән чагыштыралар.
5.Тизәйткечне тыңлыйлар һәм дөрес итеп әйтергә
өйрәнәләр.
|
ШУУГ
|
VII. Укучылар
ның белем
нәрен тикшерү
|
1. tatarscool.ru дан “Яңгыр” шигырен тыңлау.
Шигырьне тыңлаганда өйрәнелгән авазны тану, аерып алу.
2. tatarscool.ru дан биремнәрне үтәү:
-н хәрефен ң хәрефе белән алмаштыру, яңа сүз
ясау.
- Сүзләрне схемаларда күрсәтү.
|
1.Шигырьне тыңлыйлар, өйрәнелгән авазны танып, сүзне
аерып алып әйтәләр.
-ана (аңа), мин (миң), мен (мең), ун (уң), тун (туң)
сүзләрен укыйлар.
-Чаңгы, таң, кыңгырау сүзләренә схемалар төзиләр.
|
КУУГ
|
VIII. Дәрес
не йомгаклау. Рефлексия.
|
1.Сораулар бирү.
-Укучылар без бүген нинди аваз белән
таныштык?
-[ң] авазы нинди аваз?
-Схемада нинди шартлы билге белән күрсәтелә?
-[ң] авазы язуда нинди хәреф белән белдерелә?
-ң хәрефе сүзнең кайсы җирендә языла?
2.Үзбәя.
-
Эшебезне бәялик. Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы? Ошаса,
елмайган смайликларны сайлап аласыз, киресенчә булса, аңлашылмаган әйберләр
калса, моңсу йөзле смайликларны сайлый аласыз. -Бәягезне
күрсәтегез әле.
|
1.Сорауларга җавап бирәләр.
-[ң] авазы белән таныштык.
-[ң] авазы сонор, яңгырау борын авазы.
-нокталы шакмак.
-ң (эң) хәрефе белән белдерелә.
-сүзнең уртасында һәм ахырында.
2.Үзләренә туры килгән смайликларны сайлап алалар.
-Смайликны күтәреп күрсәтәләр.
|
ШУУГ
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.