Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Әлифба,Татар теле дәресләре өчен эш программасы (1 сыйныф)

Әлифба,Татар теле дәресләре өчен эш программасы (1 сыйныф)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:







Татар теленнән календарь – тематик план

Класс – 1

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 99 сәгать, атнага –3 сәгать

План буенча контроль эшләр2

Администрациябуенча контроль эшләр1

Дәреслекләр

  1. З.и.Җамалтдинова “Татар теле” Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2012 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

  2. 2. Р. Х Ягъфәрова Р. Г. Вәлитова, С.Г.Вагыйзова “Әлифба” Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2012 ел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

Өстәмә әдәбият

  1. Язарга өйрәнү дәфтәре 2 кисәктән “Мәгариф” нәшрияты. 2012 ел.

  2. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2010

  3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2010.

  4. Татар теленнән диктантлар . Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.





Әдәби уку дәресенә аңлатма язуы


Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

- дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шоморткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары, “Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буеча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.

Хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

1 нче сыйныфта укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

1 нче сыйныфта “Телдән әзерлек чоры”нда, татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен, унбер тема һәм аларның тасвирламалары бирелде. Алар буенча әңгәмәләр оештыру – бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый. Шуңа күрә эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы әйтелгән этапның уңышлы үтүенә бәйле.

Телдән әзерлек чоры” өчен сүзләр үрнәк буларак тәгъдим ителә. Кайсы дәрестә ничә һәм нинди сүз өйрәнүне укытучы үзе хәл итә, чөнки татар теле – рус җирлегендә яшәсә дә, татар баласы өчен ана теле, андагы күп сүзләр укучыга таныш булырга мөмкин.

Әлифба чоры”нда татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү күз уңында тотыла. Әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә.

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтөзмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген аңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән ([б], [п], [д],[т], [ж], [ш], [з], [с], [и], [й], [л], [м], [н], [р], [у], [ф], [ц], [щ])танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

[а],[о],[э/е],[w],[гъ],[къ],[х],[ч],[ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

Әлифбадан соңгы чор”да “Уку һәм сөйләм үстерү”, “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы” кебек бүлекләр бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән.

Сөйләшү тематикасы үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Ул укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып кертелде. Билгеле, укытучы аны сыйныф саен тирәнәйтә һәм баета барырга тиеш.

Укыту планында 1 нче сыйныфта укудан атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Укудан тематик планны “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем.

Программада 33 сәгать каралган: Телдән әзерлек чоры – 3 сәгать, Әлифба чоры – 23 сәгать, Әлифбадан соңгы чор. Уку – 7 сәгать.

Төп темалар

Сәгать саны

1

Телдән әзерлек чоры

4 сәгать

2

Әлифба чоры

21 сәгать

3

Әлифбадан соңгы чор. Уку

8 сәгать


Барлыгы

33 сәгать



Укыту – методик комплекты


3. Әлифба. (Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.)

4. Уку китабы. (Р.Х. Ягъфәрова. Казан, ”Мәгариф” нәшрияты, 2008.)









Әдәби уку дәресләрен тематик планлаштыру

Атнага 1 дәрес. Барысы 33 дәрес. Р.Х. Ягъфәрова


п/п

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Тикшерү төрләре

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Милли төбәк компоненты

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт.

Телдән әзерлек чоры

1.

Кереш дәрес. Сөйләм. Акыл, уй, фикер.Сүз.


1

Яңа белем бирү.

Җәйге истәлекләр турында әңгәмә. Әлифба белән таныштыру. Сораулар буенча җөмләләр төзү. Шигырь ятлау.

Фронтальэш

Сөйләмнең кешеләргә аралашу өчен кирәклеген белергә.

Мәктәбемдә Белем көне



2.

Аваз. Сузык һәм тартык авазлар.


1

Яңа белем бирү.

Авазларныәйтүһәмишетүкүнегүләре:дәреслектәгесхемаларнытикшерү;

Калынһәмнечкәсузыкларныпарлапәйтү; тартыкларныдөресәйтүкүнегүләре.

Фронтальэш

Сүзнең авазларга бүленешен күрсәткән схеманы укый һәм үзе аңлатып сыза яки төзи белергә күнектерү.

Сузыкларны һәм тартыкларны аера белергә.











3.

Хәреф.Нинди сүзләр була?

1


Авазларның язуда хәрефләр белән белдерүен белергә кирәклек;

Фронтальэш

Сүзләрнең ничә аваздан торуын аерырга;аваз схемасын сыза белергә;






4.

Иҗек.

1


Сүзләрне иҗекләргә бүлү күнегүләре; иҗек санын билгеләү;

Фронтальэш

Сузык авазларның сүзләрне иҗеккә бүлүен аера белергә; үзләренең нәсел шәҗәрәсен белергә

Минем авылымда шәҗәрә бәйрәме



Әлифба чоры

5.

[А]авазы, А, а хәрефләре.



[Ә] авазы, Ә ә хәрефләре.



1

Яңа белем бирү.

Сөйләмнәнҗөмлә, җөмләдәнкирәклесүзнеаеру; сузыкларсанынакарапсүзнеиҗеккәбүлү, калын яки нечкәиҗекнебилгеләү; [а]авазынсүздәдөресәйтергә, сүзэчендәишетептаныту; басмача хәрефләрбеләнтанышу;

дәреслектәнуку; рәсембуенчаҗөмләләртөзү.

Гаилә турында әңгәмә;

һәркайсына карата җөмлә төзү; әби сүзенә иҗек-аваз анализы; Ә ә хәрефләре белән танышу;

кисмә хәрефләрдән Ә ә не күрсәтү;.

Фронтальэш

[А] авазынишетә, А ахәрефләрентанырга;

калынсузыкбулуынбелергә; “баш А хәрефе”, юл а хәрефе” дипәйтәбелергә.

[Ә] авазын әйтә,Әә хәрефләрен таный, нечкә сузык икәнлеген белергә.

Авылымда йорт хайваннары



6.

[э] авазы,Э э хәрефләре.



[Ы] авазы, Ы ы хәрефләре.



1

Яңа белем бирү.

Рәсем буенча сөйләтелә, схема буенча җөмлә төзиләр.

сузык [э] авазы һәм Ээ хәрефләре белән танышалар.

сүзләргә иҗек-аваз анализы ясала.

Ылыс сүзенә иҗек-аваз анализы;

Сүзләрдән ы авазын табу;

[и] белән [ы] чагыштыру;

Калын, нечкә сузыкларны өйтү (а,у, ә,и);

Дәреслек белән эшләү.

Фронтальэш

[э] авазының нечкә сузыкбулуынбелергә. Э эхәрефләрентанырга.

кушылмаларнытабабелүкүнекмәсе.

[ы] авазыһәмЫыхәрефләре;предметларныохшашякларыбуенчаберләштерү; Рәсембуенчаҗөмләләртөзибелү.




7.

[Л] авазы,

Л, л хәрефләре



[р] авазы,

Р,р хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау [Л] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш. 25-26 битләр.

Яаңгырау [р] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү.


Фронтальэш

Сөйләмдә [Л] авазын әйтә белергә һәм ишетеп танырга өйрәтү.

Сүздә [р] авазын әйтергә, танырга, иҗекләп сүзләр, җөмләләрне укый белергә

Урманнардагы җәнлекләр



8.

[Н] авазы,

Н, н хәрефләре



[т] авазы,

Т, т хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау [Н] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

.

Саңгырау тартык [т] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку,

Фронтальэш

Н, н хәрефләре белән иҗекләр, сүзләр, текст укый белергә.

Т,т хәрефләре белән иҗекләр, сүзләр, текст укый белергә, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

Туган ягымда сабантуйлар



9.

[К, къ] авазлары, К, к хәрефләре


[и] авазы, Ии хәрефләре


1

Яңа белем бирү

[К, къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш.

.

И,и хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку,

Фронтальэш

[К, къ] авазларын дөрес әйтергә, укырга.

Сүздә [] авазын әйтергә, ишетеп танырга, текстны укый белергә.

Безнең елгалардагы балыклар








10

[Д] авазы,

Д, д хәрефләре



[Б] авазы,

Б, б хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Д] авазы, Д, д хәрефләре белән танышу, Д авазыннан башланган сүзләр уйлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.


[Б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.


Фронтальэш

Д, д хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.


Б, б хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.










11.

[У] авазы,У, у хәрефләре

[Ү] авазы,Ү, ү хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[У] авазы,У, у хәрефләре белән танышу,У авазыннан башланган сүзләр уйлау, текст уку;


[Ү] авазы,Ү, ү хәрефләре ; Үавазыннан башланган сүзләр уйлау, текст уку;


Фронтальэш

У,у хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.


Ү, ү хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.




12.






[М] авазы, М, м хәрефләре


[С] авазы С, с хәрефләре.

1

Яңа белем бирү

[М] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, гаилә турында җөмләләр төзү;

Саңгырау тартык [с] авазы, С, с хәрефләре белән белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.


Фронтальэш

Сүздә [М] авазын дөрес әйтергә, танырга, М, м хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә, икмәккә сак караш булдыру.

Саңгырау тартык [С] авазы, С, с хәрефләре белән белдерелгән сүзләрне дөрес әйтергә, укырга.

Минем гаиләм











13.

[Г, гъ] авазлары, Г, г хәрефләре




[П] авазы,

П, п хәрефләре


1

Яңа белем бирү

[Г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.



[б-п] авазларын чагыштыру, [П] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш


Фронтальэш

Сүздә [Г, гъ] авазларын дөрес әйтергә, укырга. Г, г хәрефләренең калын сузык аваз хәрефләре янында [гъ] дип,нечкә сузык аваз хәрефләре янында [г] дип укылуын белергә.

[П] авазы, П, п хәрефләрен таный, алар белән сүзләр, җөмләләр укый белергә





14

[Ш] авазы, Ш, ш хәрефләре





[З] авазы,

З, з хәрефләре


1

Яңа белем бирү

Тартык [Ш] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга өйрәтү, такмак өйрәнү, кисмә хәрефләр белән эш, кышкы уеннар турында әңгәмә.



Яңгырау тартык [З] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [З] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. 83-86

Фронтальэш

Сүздә [Ш] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ш, ш хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.


[З] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Сүздә



Авылымда кыш




15



[О] авазы,

О, о хәрефләре





Ө] авазы,

Ө, ө хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Калын сузык [О] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне




Нечкә сузык [Ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [Ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. 87

Фронтальэш

Сүздә [О] авазын дөрес әйтергә, танырга, О, о хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә


[Ө] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ө, ө хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә булуын белергә.




16.

[Й] авазы,

Й, й хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Сузыктан соң килгән тартык [Й] авазы, ы, й хәрефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

.

Фронтальэш

.

Сузыктан соң килгән тартык [Й] авазы, ы, й хәрефләре белән белдерелгән калын ый сузыгын дөрес әйтергә, укырга.




17.

[О] - [ө], [ы] -[э] сузыклары.О-ө, ы- е хәрефләре

О, о хәрефләре


1

Яңа белем бирү

Калын сузык [О] авазы, О, о ;Ө-ө, ы хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку.


Фронтальэш

Сүздә [О] авазын дөрес әйтергә, танырга, О, о хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.




18

[ң] авазы,

ң хәрефе






Я, я хәрефләре, аларның аваз мәгьнәләре Е, е хәрефләре, аларның аваз мәгьнәләр

1

Яңа белембирү

Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга өйрәнү. ң хәрефе белән сүзләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку.


Схема буенча оя сүзен анализлау, Я, я хәрефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

Схема буенча сүзләрне анализлау, Е. Е хәрефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

Фронталь эш

Сүздә [ң] авазын дөрес әйтергә, танырга, ң хәрефе белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.


Я хәрефенең нечкә һәм калын сүзләрдә ничек укылуын белергә, дөрес итеп сүзләр, җөмләләр укырга.

Е хәрефенең нечкә һәм калын сүзләрдә ничек укылуын белергә, дөрес итеп сүзләр, җөмләләр укырга





















19






[Ч] авазы,

Ч, ч хәрефләре





Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] авазлары, В, в хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Саңгырау тартык [Ч] авазы, Ч, ч хәрефләре белән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, ребус чишү



Тавык сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [В] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү.99-102

Фронталь эш

Сүздә [Ч] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ч, ч хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә


Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [В] авазын дөрес әйтергә,В, в хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.




20

[В] авазы Вв хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[В] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү

Фронталь эш

[В] авазын дөрес әйтергә,В, в хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.







21

[ж] авазы, Ж, ж хәрефләре




[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре






1

Яңа белем бирү

[Ж] авазы, Ж, ж хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рәсем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, җиләк сүзен анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Фронталь эш

[ж] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә.

Җ хәрефенең нечкә һәм калын сүзләрдә ничек укылуын белергә, дөрес итеп сүзләр, җөмләләр укырга














22

[Х] авазы,

Х, х хәрефләре




[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре


1

Яңа белем бирү

[Х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.


[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу, кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр уку,


Фронталь эш

[Х] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә.


Сүздә [һ] авазын дөрес әйтергә, танырга, Һ,һ хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә





23

[Ф] авазы, Ф, ф хәрефләр





[йу] - [йү] авазлары.Ю ю хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.




[йу] - [йү] авазлары.Ю ю хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.



Фронтальэш

Сүздә [Ф] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ф, ф хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.


Сүздә [йу] авазын дөрес әйтергә, танырга, ю хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

Урмандагы матурлык















24

[йо] - [о] авазлары. Ёё хәрефләре





Ь (нечкәлек) хәрефе ,ъ (катылык) хәрефе булган сүзләрне уку




1

Яңа белем бирү

[йо] - [о] авазлары. Ёё хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү,






Ь ъ хәрефе белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү,

Фронталь эш

Сүздә [йо] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ё хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.Ё хәрефенең рус сүзләрендә генә булуын белергә


Ь ъ хәрефе булган сүзләрне укый белергә.Бу хәрефләрен аваз белдермәвен белергә


















25

[щ] авазы, Щ, щ хәрефләре





[ц] авазы, Ц, ц хәрефләре


1

Яңа белем бирү

[щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш. рәсем эчтәлеген сөйләтү.


[ц] авазы, Ц ц хәрефләре белән танышу, кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр уку,

Фронталь эш

[щ] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә.



[ц] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә






Әлифбадан соңгы чор. Уку. Сөйләм үстерү

26.

Разил Вәлиев. Әлифба

1

Яңа белем бирү

Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү.


Сәнгатьле укыту

Шигырьне сәнгатьле итеп укый белергә.




27

Г.Тукай. Әлифба. Р.Вәлиев. Беренчеләр

1

Яңа белем бирү

Шигырьләрне уку, сорауларга җавап бирү.

12-13 битләр

Сәнгатьле укыту

Шигырьне дөрес интонация белән укый белергә.




28

Мактанчык каз. Татар халык әкияте.

1

Яңа белем бирү

Әкият белән танышу, яхшы сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш. 22 бит

Сәнгатьле укыту

Сорауга тулы җаваплар бирә бел, аңлаешлы һәм йөгерек итеп укый белергә.




29.

Бари Рәхмәт. Яз килә.

1

Яңа белем бирү

Шигырьне уку, сорауларга тулы җаваплар бирү өстендә эш. 38 бит.

Сәнгатьле укыту

Яз турында сөйли белергә.




30.

Ш. Галиев. Танышмак өчен табышмак.

1

Яңа белем бирү

Шигырьне уку, яраткан хайваның турында сөйләү.

46-48 битләр.

Сәнгатьле укыту

Хайваннарны ничек чакырырга кирәклекне белергә, аларны яратырга.




31.

Г.Тукай. Бала белән күбәләк

1

Яңа белем бирү

Шагыйрь турында белгәннәреңне сөйләү, шигырьне кара-каршы сөйләшү итеп уку, күбәләкләр турында мәгълүмат алу.57-58 бит..

Сәнгатьле укыту

Шигырьне сәнгатьле итеп укый белергә.




32.-33

.

Идрис Туктар. Өлгер

Ш. Галиев. Светофорның өч сүзе

Йомгаклау

1

Яңа белем бирү

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. 67-68 битләр.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, эчтәлеген аңлау өстендә эш.

75-77 битләр

Сәнгатьле укыту

Хикәяне рольләргә бүлеп укый белергә

Светофорга карап йөрергә, юл йөрү кагыйдәләрен үти белергә.






УКЫТУ ЧАРАЛАРЫ ҺӘМ МЕТОДИК ӘДӘБИЯТ

  • Ноутбук

  • Проектор

  • Клавиатура

  • Мышка

  • Аудио магнитофон

  • 1 нче класс өчен грамотага өйрәтү таблицалары:


  • Интернет сайттагы укыту-методик разработкалар, күрсәтмә дидактик материаллар, презентацияләр, физкультминуткалар:

http://www.it-n.ru/

http://festival.1september.ru/

http://www.nachalka.com/

http://www.4stupeni.ru/

http://www.uroki.net/docnach.htm

http://www.pedsovet.su/load/100

http://www.openclass.ru/node/324




Автор
Дата добавления 17.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров353
Номер материала ДВ-347961
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх