Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Литературно- музыкальный вечер по татарскому языку

Литературно- музыкальный вечер по татарскому языку


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан республикасы, Зәй шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе « Зәй шәһәре 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”






Халкыбыз илһамы”

(Әдәби-музыкаль кичә)













Төзеде: Хәйретдинова Лениза Әүхәди кызы,

1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2016 нчы ел


Кичәнең максаты:


-халкыбызның танылган җырчысы- Илһам ага Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

- туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру;

- укучыларны татар музыка сәнгатенә тарту, аны тыңларга, өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Җиһазлау: “Яшә, Илһам, җырла, Илһам, йөз яшә!”,

Халкыбызның өч Тукае бардыр,

Беренчесе- Тукай үзе.

Икенчесе – Сәйдәш.

Өченчесе- син, Илһам.” Батулла.

плакатлары, Илһам Шакиров турында презентация.


1 нче алып баручы.

Халыкның җаны — ул җыр, диләр.

Җыр, диләр дә, бездә — моң, диләр.

Телгәләсә, киссә бәгырьләрне,

Татар җыры инде — шул, диләр.

2 нче алып баручы. Татар халкының тәрҗемә ителми торган бер сүзе бар — моң. Бу сүз татар җырының билгеле бер үзенчәлеген, рухи халәтен белдерә. Бу сүз кеше характерына да үтеп керә: моңлы халык, моңлы тавыш, моңлы көй.

1 нче алып баручы.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Без бүген халкыбызның иң яраткан танылган җырчысы- Илһам ага Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичәгә җыелдык. Халкыбыз үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган һәм гаҗәеп матур көйләр белән һәркемне сокландыра алган татар сандугачының 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 7 миллионлы татар халкы кайда яшәвенә, кем булуына карамастан, үзенең сөекле улын олылый, хөрмәтли, ярата.

2 нче алып баручы. Илһам моңнары... Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңә кагыла. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәү мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

1 нче укучы.

Илһам бирә икән кем Илһамга?

Шундый моңлы аның тавышы!

Халык белән тулган заллар тарта

Киң кырларга җәелә сагышы.

2 нче укучы.

Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,

Рухландыра яшьне, картны да:

Нәфис татар моңы яңрап тора, -

Игелеккә күңел тартыла.

3 нче укучы.

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман,

Бергә булулары бик күңелле,

Аерылышулары бик яман... “– дип җырлый Илһам Шакиров үзенең туган ягы турында.


Илһам Шакиров башкаруында татар халык җыры “Сарман” ны тыңлау.


1 нче алып баручы.

Туган җирең- Сарман ягы,

Дөньяның тын почмагында.

Бөтен Ватан сагышлары

Синең татар җырларыңда.

2 нче алып баручы.

Илһам Шакиров Гилметдин улы 1935 нче елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районында, Яңа Бүләк авылында туа.

1 нче алып баручы.

Тумыштан баш-аягы белән җырга гашыйк Илһам Шакиров күрше Теләнче Тамак мәктәбендә урта белем ала. Юлда һәрвакыт япа- ялгызы бар тавышына җырлап йөри. Ул якның урманнары, чәчәкле болыннары, иген кырлары әле бүген дә яшүсмер Илһамның моңлы тавышын саклыйлардыр, сагыналардыр кебек.

1 нче укучы.

...Төпчек улын сөеп баккан Ана,

«Бисмилла»дан башлый һәр эшен. ...

Улы инде музыка мәктәбендә

Үзләштерә нота хәрефен.

2 нче укучы.

Ә син, егет, Тукай эзләреннән,

Печән урамыннан бар шулай.

Сольфеджио белән янәшәдә

Минор, мажор сине каршылар.

3 нче укучы.

Тукай эзләреннән бара егет,

Эзләп бара алсу таңнарын.

Белми әле фани бу дөньяда

Көрәш барын, тартыш, дан барын.


2 нче алып баручы.  

Бөтен күңеле белән җыр дөньясына кереп чумган Илһам 1954 нче елда Казан музыка көллиятенә укырга керә. Монда 1 ел гына укый да, аны дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Е. Амбросимова һәм З. Бәйрәшева классына алалар.

1 нче алып баручы.

Консерваториядә ул чит ил, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре белән таныша, рояльдә башка студентлардан яхшырак, профессиональ дәрәҗәдә уйный, музыка теориясен һәм тарихын тирәнтен өйрәнә.

2 нче алып баручы.

1960 елда җыр белгечлеге буенча Илһам ага Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Шул ук елдан башлап, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшли дә башлый.

1 нче алып баручы.

Бетмәс- төкәнмәс гастрольләрдә, радио һәм телевидениедә башкарган, патефон тәлинкәләренә язылган йөзләрчә исемдәге җырлары белән Илһам Шакиров бөтенхалык мәхәббәтен казана.

2 нче алып баручы.

Аның иҗатында халык җырлары белән беррәттән классик әсәрләр, татар композиторлар әсәрләре һәм эстрада җырлары бар. Иң танылган җырлары — «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», ария «Әдрән диңгез».

1 нче алып баручы.

Ул җырлый да җырлый. Юк, ул җырламый, аңардан иксез- чиксез моң агыла.Моң дәрьясы аның күңел түреннән ургылып чыга да, тыңлаучының йөрәген өзгәләп, бар булган җиһанга тарала.

3 нче укучы.

Сәхнә...

Җырны кайнар алкыш белән

Халык кат-кат ала чакырып,-

Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,

Юллаучысы- Илһам Шакиров.

4 нче укучы.

Илһам җырлый. “Кара да гына урман...”

Киң күкрәктән чыга озын җыр.

Карурмандай кара чорлар кичкән,

Узган татар, авыр, озын юл

2 нче алып баручы.

Төн караңгысы басып яткан кара урман эченнән нинди үзәк өзгеч авыр моң, нинди дәһшәтле ялгызлык бәреп чыга.”Кара урман”ны тыңлаганда, Тукайның “Шүрәле”се күз алдына килеп баса.

Илһам Шакиров башкаруында «Кара урман» җырын тыңлау.

1 нче укучы.

Җыр язмышы — халык язмышы ул,

Ил язмышы белән беррәттән.

Ил яулаган һәрбер үр — биеклек

Көйләр, җырлар белән береккән.

2 нче укучы.

Бик еракта идек без...” дип

Яңгырады бер җыру.

Чыңлатып күңел кылларын,

Дәштеме нәсел- ыру.

3 нче укучы.

«Тәфтиләү»не тыңлап баккан саен

Тетри йөрәк, килә күздән яшь...

Киләчәктә аның җыр-моңнары

Шагыйрь белән булыр аваздаш.

 1 укучы «Тәфтиләү» җырын башкара.


1нче алып баручы.

Татарстан хакимияте Илһам Шакиров иҗатын һәрвакыт югары бәяләп килде. Аңа Россиянең халык артисты дигән мактаулы исем бирелде, ”Татарстаннның халык артисты” булды. Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 2000 нче елда Россиядәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган “Алтын Апполон” премиясенә лаек булды.

2нче алып баручы.

Туган төбәгендә ул үзе, якташлары, туган-тумачалары татлы суын эчеп үскән чишмә тантаналы төстә ачылды. Якташлары матур итеп төзекләндергән ул чишмәгә “Илһам чишмәсе” дип исем биргәннәр. 

Тукай районының Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров Музей-йорты ачыла. Бөтен җирдә Илһам аганың фотолары, кызыклы экспонатлар, ул кигән әйберләр бар.

1нче алып баручы.

80 еллык гомер.... шуның 65 елы даими рәвештә сәхнәләрдә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән. Шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, дәртләнеп яңгырап тора.

Бу- Илһам авазы...

Бу – Илһам җыры...

Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы!

 2нче алып баручы.

 Илһам ага Шакиров турында, иҗаты турында күренекле кешеләр күп кенә җылы сүзләр язган:

Татарстанда һәм аннан читтә яшәгән бөтен татар халкын бер рухка берләштереп торучы Илһам кебек талантыбыз булу барыбыз өчен дә горурлык ул. Илһам Шакиров башкаруындагы җырларыбыз туган халкыбызны башка илләр, башка халыклар музыка сәнгате арасында күркәм итеп күрсәтә”- дип яза Фәрит Мөхәммәтшин.

1нче алып баручы.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов : “ Илһам Шакиров үзенең кабатланмас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә. Ә илһамлы халык инде беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми, сынмый- сыгылмый. Туган халкыбыз тормышындагы төп урыны аның әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында”, - дип яза.

4 нче укучы.

Илһамлылар сирәк туа диләр,

Бу сүз хактыр, бу сүз дөрестер.

Тукай, Гөлсем, Рәшит Ваһаповлар

Күз алдыма килә ничектер.

5 нче укучы.

Илһам Шакиров ул халык улы,

Халык моңы, халык йөрәге.

Татар халкы аны үз итте дә,

Йөрәгенә салып йөретте.

2нче алып баручы

Татар Шаляпины – Илһам Шакиров кебек җырчылар гасырга бер генә киләләр. Илһам ул – үзенең Ватанында дүрт гасырдан артык изелеп, җәфа чигеп яшәгән милләт тавышы, аның моңы- зары, аның иелмәс- бөгелмәс ихтыяры сынмаган һәм сынмас рухы.

1нче алып баручы

Табигать Илһам Шакировка тавышны шулкадәр мул итеп биргән, ул әле бүгенге көнгә кадәр сәхнәдә фонограмма кулланмый. Сиксән яшьлек артистның сәхнәдә һаман табигать биргән үз тавышы белән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдыра, чиксез сокландыра.

1 нче укучы

Күчә җанга, җанны нурга мана,

Җаным нурлы, җаным иманлы!

Таңга таба милләт урамыннан

Җырлап кайта халкым Илһамы!

2 нче укучы.

Сиксән яше тулган көннәрендә

Килә аңа болай диясе:

Җыр иленең даһи патшасы син,

Кабатланмас моңнар иясе!

Бармы синең кебек берәрсе!?




Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.(И.Шакиров җырына кушылып, укучылар җырлыйлар)

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Илһам”, төзүчесе Разил Вәлиев, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 нче ел;

  2. Илһам Шакиров”, Казан, “Җыен” фонды, Татарстан китап нәшрияты, “Тамга” нәшрияты, 2005 нче ел;

  3. Илһам Шакиров – 80 яшь»,баш мөхәррир Разил Вәлиев, “Җыен” фонда нәшрияты, 2015 нче ел;

  4. Безнең мирас” журналлары, 2014нче, 2015 нче ел;

  5. Р. Фәйзуллин “Шигырьләр” җыентыгы;

  6. Җырларны тыңлау өчен дисклар;

10


Автор
Дата добавления 08.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров75
Номер материала ДБ-017742
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх