Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Литературно-музыкальная композиция “Җиңү кайтавазы мәңгелек”

Литературно-музыкальная композиция “Җиңү кайтавазы мәңгелек”



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Чараның темасы: “Җиңү кайтавазы мәңгелек”

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап кала ерак еллардан.


Чараның максаты: 1) сугыш чоры вакыйгаларын балаларга анлаешлы итеп җиткерү.

2) укучыларның сәлэтен ачу.

3) өлкән буын кешелэренэ игътирамлылык тәрбияләү

Бизәлеш: Сәхнәдә чәчәкләр һәм тасмалар . “Сезнең тормыш – үзе батырлык”, “Бөек Җиңүгә -70 ел” – дип язылган плакатлар, презентация.

 


Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле ветераннар, кадерле укучылар, укытучылар. Сезнең барыгызны да олы тантана – Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Әйе, илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын! Бүген безгә кунакка бик күп ветераннарыбыз килде. Очрашу кичәбезне башлап җибәрү өчен сүз мәктәп директорына бирелә.

(Мәктәп директоры ХаррасовБ.С. чыгышы)


Талгын гына музыка астында 2 алып баручы сәхнәгә чыга.



1. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен халык каршылый

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып киттеләр.


2. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

Күрегез, күр безне, дигәндәй.

Тоелалар алар сәлам юллап,

Бер-берсенә башын игәндәй.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

Шундый гадәт борын-борыннан.


1. Сызганулы кулда чалгы,

Эх, ул яшел печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

Туган якны ярату хисләре.




Печән өсте” көенә кыз белән егет бии. Бию ахырында Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.

Солдатларны сугышка озату күренеше.

Ана:


Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.



Сәхнә алдына ике алып баручы чыга.

1. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән 542 якташыбыз киткән. Аларның күбесенә җиңү көнен күрү, туган авылына, бабалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Шуларның 266 сы мәңгегә сугыш кырында ятып кала, 276 сы гына исән калып туган җиребезгә кайта.

2. Әйе... Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар калалар. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.


(Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Фатыйма бер тәрәзәдән- бер тәрәзәгә карап йөренә.)

Катнашалар:

Мәдинә: Ана

Фатыйма: Мәдинәнең килене

Хәдичә: Күрше хатыны

Хат ташучы кыз:


Х-ә: Мәргүбә малаеңнан бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң?

М-ә: Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан соң бер хәбәр дә булмады. Әнә киленебез дә җанын кая куярга белми, бик кайгыра.

Х-ә: Сугыш бит инде ул Мәргүбәкәем, шулайда бер хәбәр булмый калмас әле.

М-ә: Белмим инде... Әнә, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Яраланган килеш дошман кулында калган солдатлар да бик күп дип сөйлиләр.

Ф-а: Ул кадәр үк өметсезләнмик әле әнкәй.

М-ә: Үлгәндер инде үлгәндер. Якыннарының күңеленә авыр булмасын дип юри әйтми торганнардыр әле. Менә бу оекбашны да барлык җан җылымны салып улыма дип бәйләдем.

Х-ә: Әйе, без һәрберебез, авылдагы барлык ялгыз калган аналар,улларыбызга һәм фронттагы ирләребезгә оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Шушы җан-җылыбызны биреп бәйләгән әйберләр аларга көч-куәт биреп торсын иде.

М-ә: Амин шулай булсын.

Х-ә: Ирләр сугышта булгач авыл тып-тын калды, кичләрен гармун тавышлары да ишетелми .

М-ә: Гармун дигәннән безнең оныгыбыз дд гармун тарта белә бит. Әйдә әле, кызым бер күңелләрне юат әле.

Фатыйманың кызы кулына гармун алып “Шәмдәлләр”- дигән җырны җырлап җибәрә

(Хәдичә белән Мәдинә елап күз яшьләрен сөртәләр)

Х-ә: Оныгың эшкә генә түгел, гармун уйнарга, җырларга да оста икән. Рәхмәт кызым.

(Шул вакытта ишек шакыйлар. )

Ф-а: Әнкәй, әнкәй хат ташучы кереп килә безгә, бәлки шатлыклы хәбәрләр алып киләдер.

(Тыштан ишетелә- Фатыйма апа сезгә Илһам абыйдан хат бар, иң беренче сезгә килдем )

Ф-а: Әй рәхмәт яугыры. Әнкәй Илһамнан хат бар.

М-ә: Укы кызым, тизрәк укы, ниләр язды микән?

(Фатыйма хат укый)

Исәнмесез, минем өчен якын , кадерле , газиз туган якларда яшәп ятучы әнием, сөекле Фатыймам. Сезгә сагнычлы кайнар сәламнәр җибәреп фронттан Илһам хат яза. Сәлам барча туганнарга, күршеләргә һәм мине сораганнарга.

Сөекле әнием сәламәтлекләрең ничек? Фатыйманың эшләре ничек бара? Авылда нинди яңалыклар бар? Менә тагы ямьле язлар җитә. Сезнең белән күрешү көннәрен түземсезлек белән көтәм. Тиздән, бик тиздән дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтырбыз.”

Магнитофон язмасында Илһамның тавышы:

Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин... сугыш уен түгел шул!

Хуш, акыллым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, акыллым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында.


2. 70 ел инде...

Кайтмый калганнарны көтәбез.

Шәһәр уртасындагы зур һәйкәлгә

Чал башыбызны иеп үтәбез.

1. Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

2. Бөек Җиңүгә 70 ел дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.

( Сердәш вокаль ансамбле башкаруында “Тынычлык” җыры)

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә әле

Әни һаман елап җибәрә.

Кырык – илле чакырым,

Язгы суда

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер ачы хәсрәт:

Һәр йорт саен көтә ач бала.

Әтиләрең сугыш йөргән чагы,

Безнең яңа туган ел булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Орлык кайткан.

Безгә гомер булып...

Без ни бирдек икән кайтарып?

...Әниләрнең әле яшәр чагы,

китәләр шул иртә картаеп


Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап кала ерак еллардан.

Арабызда зур хөрмәткә лаек булган ветеран укытучыларыбыз утыра. Сугыш елларында алар балаларга белем бирү белән беррәттән фронтка сугышчылар өчен җылы кием-салым, азык-төлек әзерләп җибәрүдә булышканнар. Басуда, ындыр табагында һәм башка бик кирәкле күп эшләрдә үзләренең көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча эшләгәннәр. Хөрмәтле тыл ветераннары! 1.Сезгә багышлап Тымытык музыкаль мәктәбендә оешкан “Сердәш” вокаль ансамбле “Солнышко” җырын башкара. Җитәкчеләре Абдуллина Резеда Мирсалимовна.

Шаян” ансамбле чыгышы.

2. 6 сыйныф укучысы Ахметгараева Алсу башкаруында шигырь тыңлагыз.

Алып баручы. Сугыш... Нишләдең соң син ? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак...Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар...

Әтиле балалар, әтиләренә карап куанышсалар, ятим балаларга кемгә әти диеп дәшәргә белмичә сугыш китергән газап-михнәткә түзеп яшисе генә кала. Язмышлар бер генә төрле булмый шул, һәркемнең тормышы үзенә бер төрле, гыйбрәтле.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, сезнең һәркайсыгызга хас бер сыйфат – ул тыңгысызлык. Рәхмәт сезгә, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәгез! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без сезгә бурычлы. 


Хөрмәтле ветераннар! Сезнең дә бүгенге көн балаларына әйтәсе сүзләрегез, уртаклашасы истәлекләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез.

( “Прощание славянки” җыры тыңланыла. Ветераннар сөйли.)

Алып баручы.

  Җиңүләрнең даны мәңгелек.

Җиңү көнен бәйрәм итә халкым,

Яз китергән җиңү назларын.

Тик күпләрнең гомерләре кайткан

Җаны булып киек казларның.

Ветераннар, данлы ветераннар,

Сирәгәя бара сафлары.

өзгәләнеп искә алдылар

көрәшләрдә узган чакларны.

Яу кырында күпме җаннар калган

Туганнардан калган каберлек.

Айлар, еллар үтә җанны телеп,

Җиңүләрнең даны мәңгелек.

70 нчы тапкыр язлар килә,

Җиңү гөлләренә төренеп.

Илебездә тик тынычлык булса,

Яшәр халкым, яшәр сөенеп.

3.4 нче сыйныф укучысы Лутфуллина Камилә башкаруында “Кызыл ромашка” шигыре

4.7 сыйныф укучысы Минушина Айгизә башкаруында җыр – “Гармун алык әле, дускай”

Алып баручы:

1418 көн һәм төн!

Яшәү һәм үлемнең арасы;

Дәһшәтле елларның бүген дә

Төзәлми йөрәктә ярасы.

Тиңдәшсез көрәшнең бәһасе -

20 миллион корбаннар;

Җиңүгә юл ярып, батырлар

Үлемгә йөзгә-йөз торганнар.

Бар микән бер генә гаилә

Тимәгән сугышның ялкыны?

Әйләнеп кайтмады һәр өйдән

Кимендә бер ике якыны.


5. Инглиз теле укытучысы Сабирова Резеда Равилевна башкаруында җыр – “10-й десантный батальон”

6. 3 сыйныф укучылары Погосян Анна, Жанна, Галиева Альмира башкаруында бию.-“Маленькая страна”

Алып баручы: Бүгенге бәйрәм кичәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда актив катнашкан укчылырны атап үтәсем килә.

1.”Кем күбрәк белә” конкурсы.

5 кл – Муртазин Айзат

6 кл- Косцова Диана,

7 кл.- Багаветдинова Румия

8 кл –Галиев Сирин, Шайгарданов Ильшат, Шаймиева Алина

9 кл – Султанов Ильвир

10 кл- Ягфаров Булат

11 кл – Шакиров Данил, Якупов Райхан

2. “Эчтәлекле инша”

5 кл - Саяхова Элина

6 кл - Ахметгараева Алсу

7 кл. Луфуллина Рәзилә, Гуланова Алена, Шарипов Ильяс, Багаветдинова Румия, Ахметшина София, Минушина Айгиза, Погосян Анжела, Хузятисламова Чулпан

8 кл – Галимова Миләүшә, Ахметгараев Рамиль

9 кл – Камилва Гүзәлия

10 кл – Юсупов Рамазан, Вахитова Альфиназ, Шигапов Тимур

3. Эссе конкурсы «История моей семьи в Великой Отечественной войне»

11 кл Якупов Райхан – Әлмәт шәһәрендә уздырылган регионара конференциядә жиңү яулады

Гафиатуллина Розалина, Шайхуллина Айсылу мәктәп күләмендә призлы урын алды

10 кл – Вахитова Альфиназ -Әлмәт шәһәрендә уздырылган регионара конференциядә призлы урын алды

8 кл – Галимова Миләүшә мәктәп күләмендә призлы урын алды

7 кл - Лутфуллина Рәзилә , Багаветдинова Румия мәктәп күләмендә призлы урын алдылар

6 кл – Косцова Диана, Валива Алсу мәктәп күләмендә призлы урын алдылар

5 кл – Султанов Камиль, Валиев Рәзил, Сабиров Камил мәктәп күләмендә призлы урын алдылар

4 Сугышта катнашкан бабай -әбиләре турында мәгълүмат алып килүче актив укучылар

3 кл Вахитов Фаил, Ягфаров Рифат

4 кл – Шигапов Айнур, Шайдуллина Алсу,_____________________________

__________________________________________________________________

5 кл – Валиев Рәзил, Муртазин Айзат,Сабиров Камил, Султанов Камил, Ахметгараев Данил,Габдрахманова Лилия, Галиева Дания, Фазуллина Рәзилә, Хамидуллин Шамил,Шайдуллина Алия, Юсупова Энҗе, Гарайшина Диана.

6 кл – Ахметгараева Алсу, Валиева Алсу, Косцова Диана, Кашапов Фаил, Хасанова Адилә, Шакирзянов Аяз

7 кл. - Луфуллина Рәзилә, Гуланова Алена, Шарипов Ильяс, Багаветдинова Румия, Ахметшина София, Минушина Айгиза, Погосян Анжела, Хузятисламова Чулпан, Байрамгалиев Азамат, Калимуллина Миляуша, Фазлыев Булат, Шайхутдинова Алина.

8 кл – Галиев Сирин, Шайгарданов Ильшат, Шаймиева Алина, Галимова Миләүшә, Ахметгараев Данил, Байрамгалиева Лилия, Гараева Ландыш, Испирян Синарета, Усманов Булат, Фаттахова Сөмбел, Хасанова Сөмбел, Шакирова Айсылу

9 кл – Абдуллина Айзирә, Камилова Гүзәлия, Шакуров Рүзәл, Мурзакаев Рәлиф

10 кл – Вахитова Альфиназ, Ягфаров Булат, Шигапов Тимур, Юсупов Рамазан, Губайдуллин Фаил

11 кл – Гафиатуллина Розалина, Шайхуллина Айсылу, Шакиров Данил, Якупов Райхан, Мамаюсупова Диана.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, ихлас күңел белән ихтирам белдереп, Сезне зурлыйбыз. Чөнки Сез яшь буынның бәхетле яшәве өчен яшьлегегезне, сәламәтлегегезне кызганмагансыз. Эшләгән эшегез, тырышлыгыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын иде. Без Сезгә кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез, булышабыз. Сезнең белән горурланабыз һәм Сезнең батырлыгыгызга баш иябез. Сез кичергән авырлыклар бер вакытта да кабатланмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Туган җирнең кадерле, һәркемгә якын икәнен, аны сакларга кирәклеген төшендердегез. Сезгә Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын. Сез моңа бик лаеклы! Мул, имин тормышта бәхетле тыныч гомер итүегезне телибез. 



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-374996

Похожие материалы