Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Литературно-музыкальный монтаж "Тәвәкәллек,батырлыкта җыр булып калсам иде"

Литературно-музыкальный монтаж "Тәвәкәллек,батырлыкта җыр булып калсам иде"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде.


Хәррас Әюпов “Кайту” шигыре.

Ф. Кәрим...

Ул һаман да әле

Ачылмыйча калган сер кебек

Батып барган үлем боҗрасыннан

Бозлы суга төшә сикереп.

Йөзеп чыга.

Ярга сала башын;

Кар булса да, үлем түгел ич!

Баш очында – күгең,

Кара болыт

Басканда да – илең күге ич...

Адаштырган песи баласыдай,

Айлар буе кайта –

Кан ... Яра.

Автомобиль покрышкасыннан

Галош ясап, җәяү кар яра

Илдә кара буран ...

Бик еракта

Нәни генә бер ут җемелди –

Өмет уты! Шуңа кара бара

Ул сүнмәсә җанда, ир үлми.


“Священная война” көе


1 нче укучы

Ф. Кәрим кулына корал тотып 1941 нче елның декабрь аенда илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калу өчен изге сугышка, җаны, воҗданы кушкан эшкә бара. Моңа ул чын күңелдән, балаларча сөенә, чөнки Б. Ватан сугышында катнашуны намус эше, дан эше дип саный.

2 нче укучы

Соры шинелемнең итәкләрен

Җилфердәтә шаулап искән җил.

Ышанычлы сөйгән улың булып.

Мин сугышка барам, туган ил.


дип горурланып яза шагыйрь. Уенга түгел, үлемгә барганын да ачык күзаллый, хәтта үлемне дә табигый хәл итеп саный.

Юл

Үзең аска, җиңен баш очына

Салам да мин соры шинельнең,

Карап барам ачык тәрәзәдән

Урманнарын туган илемнең.


Каеннарның көзге яфраклары

Манчылып алган кебек алтынга –

Ялтырыйлар алар тын офыктан

Кичке кояш сипкән ялкында.


Тагын барам, мин сугышка барам,

Паровозның моңсу тавышы:

- Кайтырсың! – ди; димәк, алда әле

Көтә мине тагын кавышу.

3 нче укучы

Ф. Кәрим фронтта чыннан да каһарманнарча сугыша, зур батырлыклар күрсәтә. Мылтык белән генә түгел үткән каләме белән дә ашкынып. Җиңү көнен якынайтырга омтыла.

( Магнитафон )

“Ватаным өчен”

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.


Мин, сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзеп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Миенм гомерем булып, Ватаным.



Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында,

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.


Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

1 нче укучы

Ялкынлы һәм дулкындыргыч шигыреләре, Бөек Ватан сугышының утлы өермәләре эчендә чыныккан лирикасы белән халкыбыз йөрәгендә урын алган Ф. Кәрим бу шигырен 1942 нче елның 14 апрелендә язган. Аның “Ватаным өчен” дигән шигыре беренче тапкыр “Кызыл Татарыстан” газетысында 1942 нче елның 10 маенда үк басылып чыга. Патриот шагирьнең дәһшәтле елларда иҗат иткән күп әсәрләре шушы газетада дөнья күрәләр.


2 нче укучы

Күренекле француз язучысы Лун Арагон, шагыйрьне зур хормәт белән телгә алып болай ди:

“Ф. Кәрим – һәр шигырь юлы белән Ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге истәлек булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларның соңгы битләренә кадәр тишкәләнеп беткән”


3 нче укучы

Ф. Кәрим карлы – бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч токымлы, үз илең бик нык яратучы кеше икәнен раслый. Ул яшәүнең максаты – Ватан бәйсезлеге, халык бәхете өчен үз – үзеңне аямыйча көрәшүдә”, - ди.


“Теләк”

Матурлык сайлауда мине

Кем куып җитәр икән,

Сөюдә һәм сөенүдә

Мине кем җиңәр икән.


Яшәдем,яшел урманнар

Иркәләде, көйләде,

Инде мин сугыш кырында,

Тик бер генә теләгем:


Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

1 нче укучы

Шагыйрь – солдат Ватан каршысында корал тотып ант бирә.


“Ант” (магнитафон)

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:


Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен,Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...


2 нче укучы

Ватанга тугрыклык хисе авыр көрәш юлларында шагыйрьгә бетмәс – төкәнмәс көч – куәт бирә.

“Кичке җыр” ( отрывок)

Күңел ятлый изге мәхәббәтне,

Ак чәчәкләр сирпи талгын җил;

Авыр чорда халкым: “Улым!” – дисен,

“Таянычым!” – дисен Туган ил.

Авыр чорда, сугыш, ут эчендә

Улларының көче сынала.


3 нче укучы

Ф. Кәрим һәрчак Ватан турында, аның хакына батырлык эшләү, гомереңне дә бирергә әзер тору турында яза

“Кыр казы” (отрывок)

Дәһшәтле сугыш кырында

Сөйгән халкымның

Мин кояшым итеп йөртәм

Йөрәк ялкынын.


Халкыма бәхет, дан даулап

Үтә көннәрем;

Анабыз җирне кочаклап,

Бәлки, үләрмен.


Үлсәм, җырларымда калыр

Сөю, сагышлар;

Кыр казы йөзгән күлләрдә

Шаулар камышлар.


1 нче укучы

Ф. Кәрим Ватан, халык каршысындагы изге антына тугрыклы булып кына. Ул моны солдат буларак кына түгел, үзенең иҗаты белән дә раслый.


“Кереш җыр”

Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бер нәрсәм белән аерылам:

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.


Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам,

Аламын да куен дәфтәремне,

Янып, җыр язарга тотынам.


Ут булмаган җирдә ай яктыра,

Җыр хакына кала йокылар;

Окопларда язган җырларымны

Хөрмәт белән дуслар укырлар.


2 нче укучы

Шагыйрь өчен язасы килү теләге рухи ихтыягез гына түгел аның өчен җыр – көрәш чарасы мылтык шикелле корал да.


“Окоп җыры”


Иптәшем бик моңлы итеп

Гармун уйната;

Тын окопта гармун моңы

Тирән уйлата.

Уйларым тирән минем,

Тик аңлар Туган илем.


Соңгы кичне, тау буенда,

Яшел үләнгә

Утырып сөйләшкән идек,

Мин ул сүзләргә

Ышанам, күбәләгем,

Үтәлер теләгәнең.


Айлы кичтә күкрәгемә

Башыңны салдың;

Мин карадым күзләреңә,

Тирән суладың:

“Ни шатлык булыр иде,

Җиңеп кайтсагыз!” – дидең.


Кайту да юк, кавыш да,

Әгәр җиңмәсәк;

Җиңеп кайтырбыз, җиңүдә -

Бөтен киләчәк.

Сез көтегез ышанып,

Бетерербез дошманны.


Җиңеп кайткач, тау буенда,

Яшел үләнгә

Утырырбыз тагын икәү,

Безнең сүзләргә

Сокланып кошлар сайрар,

Башланыр көткән айлар.


3 нче уккчы

Көн дә үлем күргән Ф. Кәримнең иҗади активлыгы безне бик нык сокландыра. Нечкә күңелле лирик шагыйрь туган ягы, табигать, гаиләсе турында уйлана, аларны сагына.

а) Җыр “Яз җитә,яз җитә”


б) “Умырзая”

Туган илнең туфрагында үскән

Умырзая чәчәген,

Эзеп алып, хат эченә салдым,

Хат белән китәчәк ул.


Хат алырсың тиздән, мине сагынып

Моңаеп утырганда;

Күкрәгеңә када бу чәчәкне

Хатымны укыганда.


Җавап язсаң, берничә җыр яз син,

Җыр өметне яңарта;

Мәхәббәтнең нечкә, саф серләрен

Тик җыр гына аңлата.


в) “Яңгыр астында” җыр.


г) “Син еракта”

Син мине яраткан өчен

Яратам мин илемне,

Мин сине яраткан өчен

Ярата илем мине.


Син ерак миннән

Ераклыкка карамый,

Яраласа мине дошман,

Ул сине дә яралый.


Ялгышмыйк без, ерак түгел

Сугышта безнең ара,

Мәхәббәтең имнем белән

Атакларга бара.


Кәһәле дошманга төзеп

Мин мылтык аткан чакта,

Гүя син патроннар салып

Торасың минем катта.


Ә шулай да... син еракта,

Мин тик хатыңны күрәм,

Хатка язган сүзлэреңне

Күзләрең итеп үбәм.


Ил язмышын даулаганда

Аерылышкан кешеләр,

Зур кайгыга төшсәләр дә,

Караңгыга төшмиләр.


1 нче укучы

Әйе, Ф. Кәрим кыен чорда гаиләсеннән көч алган

“Кадерле әтиебез, бик сагындык без сине. Дошманны кыйнап бетер дә тизрәк өйгә кайт, көтәбез, - дип яза идек, - ди – Ф. Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова.


2 нче укучы

Сугыш вакытында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң да яңадан сугыш кырына омтыла. Оста сугышуы өчен дә аңа күп тапкырлар язма рәвештә рәхмәт белдерелә. Фронтта ул рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1945 нче елның 6 нчы февралендә кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.


3 нче укучы

Утлы горасат эчендә, атналар айлар уза. Бик арыган, хәлсезләнгән, алҗыган булса да, Ф. Кәрим кулыннан каләмен төшерми. Ул – Шагырь! Шагыйрьләр максатның зурлыгын алдан тоеп, үзләрен сынауларга алдан ук әзер торалар.

“Кайгырам мин, гаять кыска гомер

Ялкынланып янсын иде, дип

Үзем үлгәчтен дә, хезмәтләрем

Җанлы булып калсын иде дип.


2 нче укучы

Кызганыч, Ф. Кәримгә җиңу шатлыгын кичерергә туры килми. 1945 елның 19 февралендә фашист снайперы аның гомерен өзде.

“Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда

Бик биеккә, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда.


Соңгы батырлыгы өчен үлгәннән соң икенче орден – Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.


3 нче укучы

Ләкин шагыйрьнең йөрәк ялкыны сугыш кырында сүнеп калмады. Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре язып калдырды.


“Оясында”

Пруссия. Монда һәрбер өйнең

Чүлмәк белән япкан түбәсен;

Нәләт немец: “Өем утта янмас,

Яңгыр үтмәс”, - дигән, күрәсең.


Башын саклар урын тапмый фриц

Бетон подвалларның төбендә;

Яна Пруссия, көндез кара төтен,

Төнен ялкын кайный күгендә.


Гүя ләгънәт белән каплар өчен,

Җимерелә күкләр катлавы –

Бетон подвалларны тузан итә

Безнең туплар төшеп шартлавы.


Кая качсын фриц, уралган ул,

Аның өчен мәхшәр җир йөзе;

Ярга барса:”Сине йотам мин!” – дип

Авызын ача Балтыйк диңгезе.


Кайда хәзер комсыз күзне ташлау

Кипарислар үскән якларга;

Оясында урын тапмый фриц

Кара канлы җанын сакларга.

2 нче укучы

Бу шигырь әдипнең соңгы шигыре. Ул шагыйрьнең һәлак булырына 14 көн кала 1945 нче елның 5 нче февралендә языла.


“Совет солдаты”

Канатларын кагып, сызгыра җил,

Тузып – тузып, оча күк болыт;

Тмачыларын коя көзге яңгыр,

Җыела су юлга, кул булып.


Башны саклый торган каскалардан

Җилкәләргә салкын су ага;

Манчып алган кебек шинельләрнең

Салмак итәкләрен җил кага.



Гранаталар билдә, капчык иңдә,

Анда патрон, анда запаллар;

Иңбашларын кисә капчык бавы;

Тирле аркалардан калка пар.


Ә тамырлар бүрткән: кан күп бездә,

Көч күп бездә - әйдә ашкыну;

Совет солдатының йөргәндә

Шаулап бара һөҗүм ташкыны.


Һәр солдатның күкрәк кесәсендә

Туганнардан килгән хаты бар;

Һәр солдатның гадел вөҗданында

Ватанына биргән анты бар.


Кызганмыйбыз көчне... Яшь гмерне

Кызганмыйбыз кирәк урында;

Ут давылын ерып үтәбез без

Илне азат итү юлында.


1 нче укучы

Ачу дәвамында күтәрелгән

Хыялымны сездән яшермим

Тота алсам әгәр кулларыма

Чатырдаган кайнар яшенне,

Ике котып арасында аны

Кылыч итеп селтәр идем мин,

Көрәш байрагына күз текәнеп,

Үстердең бит мине син, илем.


2 нче укучы

Шагыйрь үзен солдат буларак та, җырчы буларак та исбатлады, аклады.

Ф. Кәримне тудырган халык бүгенге көндә үз каһарманын, җырчы баласын онытмый, аның әсәрләрен укый, җырларын җырлый, шигырьләрен ятлый. Иң мөһиме – Калинград өлкәсендәге Багратионовск шәһәре туганнар каберлегендә һәрвакыт чәчәкләр өзелми.


3 нче укучы

Ф. Кәрим ялкынлы иҗатын, уй – тойгыларын, ашкынулы омтылышларын изге Ватанга багышлады.

Ул: “Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде” – дип язды. Аның бу теләге чынга ашты. Ул безнең күңелләргә сугышчан җыр булып кереп калды.


“Ватаным өчен” ( магнитафон)

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.


Мин, сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзеп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Миенм гомерем булып, Ватаным.



Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында,

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.


Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.





Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров137
Номер материала ДВ-083203
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх