Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Литературно-музыкальный вечер на тему "Габдулла Тукай в наших сердцах"

Литературно-музыкальный вечер на тему "Габдулла Тукай в наших сердцах"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Габдулла Тукай Әдәби-музыкаль кичә

Алсу ГАЛИПОВА,

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ «Ямашнефть» НГЧИ прогимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Г.Туканың биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау; сәхнәдә үз-үзләрен кыю тотарга, тартынмаска өйрәтү;

шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту;

шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп Г.Тукай шәхесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бизәлеше (кара шторалар, музыка, өй күренеше, агачлар, өстәл өстендә шәмдәлләр, кабынган шәм, каурый, дәфтәр, стенд: балаларның кулдан ясалган рәсемнәре, китаплар күргәзмәсе); компьютер, күчерелмә такта, слайдлар, татар күлмәкләре, камзул, түбәтәй, мендәрләр, юрган, поднос, күрсәткеч таяк, алтын тарак, ясалма чәч, күлмәк, себерке, су белән чынаяк, эскәмия, әнигә яулык, алъяпкыч, кызга бишек, яулык, алъяпкыч, 2 курчак, Тукайның мультфильмнары белән диск, музыка «Шурале», «Тәфтиләү», «Кәрия-Зәкәрия» көйләре (минус), эт тавышлары.

Залның бер почмагында авыл коймасы, урман күренеше, ә икенче почмакта өй макеты. Залның арткы өлешендә өстәл, шәмдәлләрдә шәмнәр янып тора, каурый, башына түбәтәй кигән малай фикер йөртеп утыра. Бер җырчы кыз Габдулла Тукайның «Туган авыл» җырын җырлый-җырлый залның алгы өлешенә килеп туктала җырын дәвам итә.

I пәрдә

Уртада өстәл, шәмдәлләрдә яна торган шәм, каурый, башына түбәтәй кигән малай фикер йөртеп утыра. Бер җырчы кыз Г.Тукайның «Туган авыл» җырын җырлый-җырлый залның алгы өлешенә килеп туктала да җырын дәвам итә.

«Туган авыл» җыры (слайд: авыл күренеше)

«Туган авыл» Габдулла Тукай

Тау башында салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

Авлыбызның ямен, суын, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Габдулла Тукайның “Вступающим на жизненный путь” шигыре (малай утырган җиреннән торып тамашачылар янынарак килә)

Вступающим на жизненный путь

Я знаю, дети: иногда вам в школе скучновато;

Порядки жёстки чересчур и правил многовато.

Бывало в детстве, как и вы, я тяготился ими,

К свободе пролагал пути я мыслями своими.

Пока искал я к счастью путь и к радости дорогу,

Значенье слова «жизнь» и «жить» я понял понемногу.

Жизнь есть старание в труде, не зная утомленья,

Не позволяя над собой взять верх позору лени.

Случится если, на пути на жизненном я встану,

Об отдыхе придёт мне мысль или когда устану,

Воспоминаниям тогда я предаюсь на воле,

На крыльях памяти тотчас я устремляюсь к школе.

II пәрдә

Алып баручы (слайд: Тукай, әкрен музыка яңгырый)

Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле олылар! Бездә бүген зур бәйрәм. Язның иң матур чагында, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта Габдулла Тукай дөньяга килә.

1 укучы (слайд: Тукай, әкрен музыка яңгырый)

Илдә кояш, Тукай көне!

Җирдә кояш, Килә язлар,

Йөздә кояш, Китә язлар.

Күздә кояш. Һәр ел саен Тукай гына

Тукай көне! Япь-яшь хәлдә килә безгә!

«Бәйрәм бүген» җыры

Бәйрәм бүген Габдулла Тукай

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен:

Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

2 укучы:

Шатлыгыннан бүген апрель көлә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри -

Апрель аңа шундый килешкән!

Бергә:

Бәйрәм бүген – Тукай көн

Чәчәкләргә илем төренә

Чәчәкләр биюе

Алып баручы (слайд: Тукай, әкрен музыка яңгырый)

Он на свете прожил всего 27 лет. И всё же успел оставить большое духовное наследие. Великий татарский поэт считал себя учеником величайших русских писателей. Его учителями были известные классики как Михаил Лермонтов, Лев Толстой. Тукай дружил с А.С. Пушкиным. И до последних дней жизни сохранил дружеские чувства.

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать (сүзләр), гадәт вә әхлак алмашып. (Габдулла Тукай)

3 укучы: «Пушкину» шигыре (слайд: Пушкин, Тукай, музыка яңгырый)

«Пушкину» С. Ботвинник тәрҗемәсе

Себе ты равных не имел, поэт вольнолюбивый!

Всегда в душе моей близки твоей души порывы.

Деревья, камни – всё вокруг, тебя услышав, пляшет.

Коснётся слуха звонкий стих – на сердце радость ляжет.

Душе ты – радость, взору- свет, так будь в веках прославлен!

Пусть будет памятник, поэт, тебе в сердцах поставлен!

Моя душа близка твоей, но так различны силы!

О если бы такой талант судьба мне подарила!

Алып баручы: (видеоклип, әкрен музыка яңгырый)

Рус әдәбиятын, халкын ничек кенә яратып хөрмәт итсә дә, Габдулла Тукай үз халкының патриоты булып калган. Ул милли шагыйрь. Халкыбызның хезмәтен, аның гореф-гадәтен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан, аны өйрәнгән.

«Бишек җыры» (презентация, әкрен музыка яңгырый)

Бишек җыруы.

Әлли-бәлли итәр бу, Йокла, углым, йом күзең,

Мәдрәсәгә китәр бу; Йом, йом күзең, йолдызым;

Тырышып сабак укыгач, Кичтән йокың кала да,

Галим булып җитәр бу. Елап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы (слайд: авыл күренеше, «Тәфтиләү» көе яңгырый)

С детства Тукая очаровали татарские народные мелодии. И сам он с любовью сочинял слова к народным мелодиям.

«Родной язык» шигыре (слайд: Тукайның китаплары)

Родной язык. Перевод Бухараева

О язык родной, певучий, о родительская речь!

Что еще на свете знал я? Что сумел я уберечь?

Колыбель мою качая, тихо-тихо пела мать.

Сказки бабушки я начал подрастая, понимать.

О язык мой, ты – опора в испытаниях бытия,

С детства близкий и понятный, радость и печаль моя.

О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:

«Сохрани отца и маму, не оставь всевышний нас…»

Алып баручылайд: Тукай белән балалар)

Несмотря на тяжёлые испытания, выпавшие на его долю, Тукай, как и все дети, был весёлым и озорным мальчиком, он любил играть со своими друзьями.

«Кәрия-Зәкәрия» уены (1нче сыйныф укучылары)

Алып баручы (слайд: мәдрәсәдә, әкрен музыка яңгырый)

Габдулла с детства был внимательным, наблюдательным. Интересные моменты своих наблюдений любил записывать в стихотворной форме. Его стихи нравились людям. Поэтому уже при жизни они нашли своих читателей.

Учился Габдулла в мәдрәсә. Мәдрәсә - это школа. Казый – так называли учителей, а шәкертләр – ученики. В школах дети читали и учили наизусть стихи Тукая. В более старших классах Габдулла заменял учителей. И в те времена дети были такими же озорными, непоседливыми. За шалость учителя их наказывали жестоко. Но ученики проявляли смекалку и находили способы избежать наказания. Давайте заглянем в далёкое прошлое.

«Таз» шигырен сәхнәләштерү (малайлар - шәкертләр, 1 укучы – казый, 1 укучы – шаян)

«Кызыклы шәкерт» мыльтфильмын карау

Алып баручы (балалар рәсемнәре)

Произведения Габдуллы Тукая и сейчас часто издаются. Короткие сочинения для детей выходят отдельными книжками. А вы, хорошо знаете творчество великого поэта? Сейчас проверим.

- Бу рәсем кайсы әкияткә ясалган? (балалар кайсы әкияттән икәнен әйтәләр). Ә хәзер шушы әкиятне карыйк.

«Су анасы» әкиятенә сәхнәләштерү.

1 күренеш

Күл буенда агачлар. Басмада су анасы, кулында алтын тарак, чәчен тарый. Бер малай агач артында утыра. Су анасын карый. Су анасы алтын тарак белән чәчен тарый. Тарагын калдырып суга чума. Малай басма янына килә. Як-ягына карана. Таракны ала. Авылга йөгерә. Аның артыннан Су анасы чаба. Этләр өрә. Су анасы куркып, кире китә. Малай арыган. Таракны әнисенә күрсәтә.

2 күренеш

Өй. Әни җыештыра. Малай керә, таракны әнисенә бирә.

Малай:

- Әни, алтын тарак таптым!

Әни:

- Әйбәт булган, улым.

Малай:

- Сусадым, арыдым, әни, бик тиз чаптым.

Әнисе су бирә. Малай йокларга ята. Әнисе эшен бетереп икенче бүлмәгә китәргә җыенганда, тәрәзә шакыйлар. Караңгы. Этләр тавышы.

Әни:

- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә кем вакытсыз йөри?

Су анасы:

- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир, бая көндез алып качты, синең углың – карак!

Әни:

- Мә, тиз кит!

Әнисе улы янына килә. Малай торып утыра.

Әни:

- Син, оятсыз малай! Кеше әйберен рөхсәтсез алгансын, ярамый алай!

Әнисе ачуланып чыгып китә.

Малай:

- Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

Йә, иясе юк! – дип, әйберләргә тими башладым.

4 укучы

Ребёнку Дитя не бойся лешего, чертей и домовых!

Всё это только выдумки от прежних, старых лет,

Послушаешь – так весело, но в сказках правды нет.

Дубравы я не ведаю, не ведаю села,

Где бы водились дьяволы, где ведьма бы жила!

Ты вырастешь, научишься, ты, наконец, поймёшь,

Как свежим ветром знания развеят эту ложь. Перевод В. Валиевой.

Алып баручы

Габдулла Тукай призывал детей быть трудолюбивыми. Он говорил, что цели достигнет только тот, кто усердно трудится.

Ә мәктәптә укучы балаларның төп хезмәте нәрсә? Кем белә? Дөрес, уку.

Хәзер шушы әкияткә мультфильм карыйк.

«Эш беткәч уйнарга ярый»

Алып баручы (слайд: «Шурале» китабы)

Еще будучи ребёнком, маленький Апуш любил читать. Поэтому, наверное, именно для детей написал он так много произведений. Наши бабушки, дедушки, папы, мамы с детства читали его стихи, сказки. Мы тоже любим их читать. Всем известная сказка «Шурале». Она переведена на многие языки мира: татарский, башкирский, узбекский, уйгурский, казацкий, турецкий, персидский, арабский, таджикский, русский, венгерский, английский, немецкий, французский, китайский. Успели сосчитать? Сколько переводов сосчитали?

Алып баручы:

Габдулла Тукай күп кенә рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп халыкка җиткергән. Ә хәзерге көндә бөек Тукайның әсәрләрен рус теленә генә түгел, башка милләт телләренә дә тәрҗемә итәләр. Рус әдәбиятында Пушкин булган кебек, татар әдәбияты үзенең Тукае белән бай.

«Пар ат» җырын башкару

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккала та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна:

«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! На –на!» Габдулла Тукай

Алып баручы

Кадерле дуслар! Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу кичәбез азагына якынлашты.

Желаем всем здоровья, удачи! В заключении послушайте песню «И туган тел». Кто знает, подпевайте.

«И туган тел» җырын башкару

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Габдулла Тукай


Галипова Алсу Госмановна, 8(917) 856-51-06,

E-mail: alsu.galipova@mail.ru



Автор
Дата добавления 22.08.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров43
Номер материала ДБ-162246
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх