Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Литературно-музыкальный вечер, посвящённый к юбилею Туфана Миннуллина

Литературно-музыкальный вечер, посвящённый к юбилею Туфана Миннуллина

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:



Гомуми белем бирү йорты гимназия №11

Лениногорск шәһәре Татарстан республикасы











Йөрәк янар өчен бирелгән.



(Т.Миңнуллинның Юбилее уңаеннан)



Лениногорск шәһәре 11нче гимназиянең

Югары категорияле

Өстәмә белем бирү педагогы

Ахметшина Ф.З.













Йөрәк янар өчен бирелгән.

(Әдәби – музыкаль кичә)



Музыка яңгырый. Сәхнә түрендә язу эленгән, чәчәкләр, гөлләр.



«Йөрәк янар өчен бирелгән»

Т.Г.Миңнуллин



Музыка яңгырый.Т.Миңнуллин әсәрләренең персонажлары сәхнәгэ чыгалар.

Убырлы. Ә минем колакка җыр-музыка тавышы ишетелә.Кемнәрдер әллә бәйрәм итәлэр инде?

Сихерче . Шүркәдән сорыйк мәллә? Аның белмәгәне юк диләр бит.

Убырлы. Шүркә дисеңме?

Сихерче. Әйе, Шүрәле малае инде. Әй,Шүркә, Шүркә, син кайда?Кил әле монда!

Шүркә. Ни булды?Нигә дөнья беткән кебек кычкырасың,Сихерчәттәй?

Убырлы. Син берәр нәрсә ишетмәдеңме?Кешелэр зур бәйрәмгә әзерләнә кебек?

Шүркә. Юк, мин бернинди бәйрәм турында да ишетмәдем. Әйдәгез, Актәпидән сорап карыйк.

(Актәпи керә.)Актәпи, кешеләр нинди бәйрәмгә әзерләнәләр икән ул?

Актәпи. Белмим шул, түтәйләр, дәдәйләр.Нинди бәйрәм икән соң ул? Әйдәгез, Җен баласыннан сорыйк.

Җен баласы. Сихерче апа, Убырлы әби, моны белмәү сезгә бигрәк тә оят булырга тиеш! Туфан абый Миңнуллинның юбилее бит. Аңа – 75 яшь. Шул уңайдан Лениногорск шәһәрендә зур бәйрәм. (Җырлыйлар)

Менә сиңа тамаша

Бу – әкият ләбаса.

Туфан абый Миңнуллинның

Юбилее ләбаса.(Музыка астында чыгып китәләр.)



Сәхнәгә сөйләшә-өйләшә алып баручылар чыга.

Айгөл. Эльвира, син ишеттеңме, кемнәрдер җырлап киттеләр димме?

Эльвира. Әйе, Айгөл,дөрес әйтәсең, алар-Туфан ага Миңнуллин язган әсәрләрнең персонажлары иде. Бәйрәмебезне башлыйбызмы, Айгөл?

Айгөл.Әйдә.

1 алып баручы. Туфан Миңнуллин иҗаты турында нәрсә дә булса язарга дип кулыңа калэм алсаң, үзеннән-үзе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары искә төшә.

«Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам…»

Икесе ике чорда яшәп иҗат итүчеләр, берсе – халык шагыйре, икенчесе – драматург, прозаик…

2 алып баручы. Ләкин алай гына да түгел икән.Икесенең дә тормыш юллары ил һәм халык язмышында бик болгавыр заманага туры килә.Ил тормышының тотрыксыз чорында милл әтнең чын улары, асыл затлары уңга-сулга аумый, курыкмыйча үз сүзләрен әйтә алудан йокымсырап ятучыларны уята белүдән күп нәрсә тора.

1 алып баручы . Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы-счетовод, аннары, Казанда бухгалтерлар курсларын тәмамлагач, комсомол путёвкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозда баш бухгалтер булып эшли.

2 алып баручы. 1936 – 1961 елларда Т.Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, Минзәлә Дәүләт драма театрына актёр итеп эшкә җибәрэлэр.бераздан ул Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964-1967 елларда Т.Миңнуллин- Казан телестудиясендә өлкән редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткэр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә.

1 алып баручы. Туфанның күзе күп күрә,колагы күпне ишетә.Урамда хәер сорашып утыручы әбиләр дә, ялгыш юлга кереп китеп җинаять эшләгән яшь егет-кызлар да, ата-ана тәрбиясенә мохтаҗ сабыйлар даурам себерүчеләр, сатучылар, түрәләр, татар кешесенең искесе дә,яңасы да,олысы да, кечесе дә, бае, ярлысы, бәхетлесе, бәхетсезе…


2 алып баручы. Туфан абый Миңнуллинның драмаларын шәһәребезнең Рәшит Шиһапов исемендәге театрда да куялар. Мәсәлән, 2006 елда режиссёр Ильнур Алишев «Ай булмаса , йолдыз бар спектаклен сәхнәләштереп Казан сәхнәсендә дә уйнап дипломга лаек була, Мәдинә апа Сафиуллина сәхнәгә куйган «Улыма хат» спектакле Мәдәният сарае сәхнәсендә зур уңышларга иреште.


1 алып баручы. Ә бүген сәхнәдә театрның актёрлары өзек тәкъдим итәләр. Рольләрдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Сафиуллина һәм Ветеран - педагог Энҗе Мусина.

«Улыма хат» - өзек



2 алып баручы. Бер карасаң, язучы да шул ук гап-гади кеше инде ул.Балаларны бик ярата. Туфан абыйның ике оныгы Диләрә һәм Данияр бар Алар – бабайларын, бабайлары оныкларын бик ярата.Бишектән үк аларны әкият шигырь сөйләп үстергән ул. Шигырьләрне кызык-мызык итеп язган. Мәсәлән , Данияр шул шигырьләрдән соң гел яхшы якка гына үзгәргән. Сездә шулай итегез, яме.

1 алып баручы. Киттек, укыйбыз шигырьләрне. Һәм әдәпле кыз һәм малайлар булып узгэреп тэ куябыз . Ә язучы исә бар нәрсәне күреп, белеп тора ул.

Нәфис сүз. «Сер бирмәскә кирәк» Башкара Вильданова Наилә. 11 гимназиянең 2 класс укучысы,Кирлегәч төп белем бирү мәктәбе укучылары-Зиангирова Гөлнур һәм Мәссәлимова Рузилә. Җитәкчеләре- Рәмзия Мәссәлимова.

2 алып баручы. Сөйләшәсең килсә әйбәт итеп,

Бөтен хәрефләрне дөрес итеп

Бездән менә шушы җырны өйрән

Әйдә, кушыл, җырла безнең белән.

«Карлыгач» җыр ансамбле башкаруында «Нәни дусларым» җыры. Җитәкчеләре- Фәридә Зөфәр кызы Әхмәтшина һәм Рушания Сарыйм кызы Хэсәншина.

1 алып баручы. Т.Миңнуллинның пьессалары һәрберсе тамашачының күңелен яулый. Мәсәлән, «Әниләр һәм бәбиләр» драмасында- ана була белү бәхете чагыла.Кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге ачык күрсәтелә. Татар театрында аерым урын алып торган, тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы комедияләрнең берсе «Әлдермештән Әлмәндәр». Туфан абый бу әсәрдә үлем белән үлемсезлек кебек мәңгелек теманы яктырткан. Әлдермеш- Туфанның талисманы.

Сезнең алдыгызда

«Әлдермештән- Әлмәндәр» спектакленнән өзек. 6нчы номерлы мәктәпнең драма түгәрәге укучылары уйный.Җитәкчесе- Хәйруллина Лилия Юнысовна. Рәхим итегез!


2 алып баручы. Бу генге көндә Туфан абый армый-талмый эшләүдә, иҗат итүдә. Анын кулыннан каләм төшми. Язмыш, милләт өчен борчыла. Балалар өчен язган искиткеч әсәрләре кечкенәдән тәрбияли. Аның «Авыл эте Акбай», «Кәрлә- мәктәп баласы» пьесалары балаларны гел куандырып килә.

1 алып баручы. Бүген сезнең өчен «Кәрлә- мәктәп баласы» спектакленнән өзекне 11нче гимназия укучылары тәкъдим итә .Каршы алыгыз! Сәхнәдә

«Айсылу» драма түгәрәге артистлары.Җитәкчесе – Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы.

«Кәрлә- мәктәп баласы.»2 алып баручы. Әйткәнебезчә, кечкенәдән тәрбияләүче тагын бер әсәрдән өзек карап үтегез.

1 алып баручы. Сәхнәдә-«Авыл эте Акбай» пьесасыннан өзек. Башкаралар Р.Шиһап исемендәге театр артистлары Ветеран- педагог Энҗе Мусина һәм 11 нче гимназия укучысы Әдилә Гәрәева.



2 алып баручы. Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес ул – Туфан ага.

1 алып баручы. Әйе, моң чишмәсе тулып ага аңарда. Хәзер сәхнәдә яңгыраячак җыр аңа багышлап язылган, диярсең?!

2 алып баручы. Каршы алыгыз, «Сәйлән» вокаль ансамбле, 11нче гимназия. «Моңлану».Җитәкчеләре- Фәридә Зөфәр кызы Әхмәтшина һәм Рушания Сарыйм кызы Хэсәншина.

2 алып баручы. Купты туфан,әй кузгалды-

Күңелләрдә, йөрәктә.

Йоклаганны уятырга

Т уфан кубу кирәк тә!


1 алып баручы. Купсын әле безнең дәрт тә

Биючеләр аркылы.

«Дуслык» бию коллективын

Сәхнәгә без чакырыйк!


Рәхим итегез, дуслар! «Егетләр» биюе. Җитәкчесе- Алисә Галим кызы Мотыйгуллина.

2 алып баручы. Хөрмәтле дуслар,Туфан ага заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга.тамашачыга үтемлерәк,тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә.

2 алып баручы. Шундый типтагы әсәрләреннән берсе «Җен алыштырган»

пьесасы.Сезнең игътибарга шушы әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.Башкаралар 11нче гимназиянең

«Айсылу»драма түгәрәге укучылары. «Җен алыштырган.» Җитәкчесе – Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы.

2 алып баручы. Туфан агага ихтирамын белдереп кунака килгән Лениногорск шәһәрендә яшәп, каләм тибрәтүче шагыйрьләребез, язучы Рәмзия апа Габделхаковага, Таһир абый Шәмсуаровка сүз тәкъдим итәсебез килә.

1 алып баручы. Аларның да әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез!

Рәмзия Габделхакова,Таһир Шәмсуаров.

2 алып баручы. Т.Миңнуллин - пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе.

1 алып баручы. Дөньядагы театрларның аның драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.

2 алып баручы. Безнең шәһәребезнең мәктәп укучылары да Туфан ага әсәрләрен бик яраталар һәм сәхнәләштерәләр.

1 алып баручы. Сәхнәгә 13 нче мәктэп укучыларын чакырабыз.

« Кайда хаклык, кайда дөреслек». Җитәкчесе- Гөлүсә Билалова.



2 алып баручы. Туфан ага Миңнуллин художник-драматург буларак та формалаша.табигый таланты үзенчәлекле рәвештә ачылып китә һәм индивидуаль сыйфатларга байый.

1 алып баручы. Шушы өлкәдә эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә,тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итә.

2 алып баручы. Чыгыш ясау өчен сүзне 10 нчы мәктәп укучыларына бирәбез. Алар да Миңнуллин әсәренә үзенчәлек кертеп рус теленә тәрҗемә итеп уйнарга ниятләгәннәр.

1 алып баручы. Рәхим итегез, дуслар!

«Саташу» 10 нчы мәктәп укучылары.Җитәкчеләре- Әхмәтҗәнова Зөлфия Юратовна.

2 алып баручы. Татар халкы моңнан яралгандай,

Миңнуллин да читтә калмаган.

1 алып баручы. Милләт рухын Тукай, Җәлилләрдән,

Ата-бабадан да ул алган.

Җыр «Кышкы романс » Башкара Ләйсән, каршы алыгыз!

2 алып баручы. «Кама Тамагының бәрәкәтле җире үз вакытындаТуфанны бүләк итмәгән булса, татар театры бәхетсез хәлдә калыр иде. Аның һәрбер әсәре- үзе бер шигърият. Ул - Тинчурин, Исәнбәтләр салган юлны дәвам иттерүче. Ул - цензура балтасының хәтәр чорында да хикмәтле фикерләр әйтә алган кыю әдип.


1 алып баручы. Театрны үстерүгә Туфан зур өлеш кертте. Ничә дистә еллар буена ул халкыбызны елатты да, уйлатты да, юатты да, уятты да»,- ди аның турында Марсель ага Сәлимҗанов.


2 алып баручы. Килешәм, дөрес әйтелгән. Инде сәхнәгә, әйдәгез, 12 лицей укучыларын чакырыйк, рәхим итегез, дуслар!


«Булат нигә яхшы укый»спетакленнән өзек, җитәкчесе – Илсөя кызы Ибраһимова.


1 алып баручы.Туфан абый үзенең әтисен һәм әнисен бик тә ярата, хөрмәт итә. Аның истәлекләреннән мондый сүзләрне укып үтәсе килә: «Дөньяда намуслы кешеләр бик күп, ләкин әти кебек чиста , намуслы кешене үз күзләрем белән күргәнем юк, дисәм, ялган булмастыр.»

2 алып баручы. «Әнинең өстән генә караганда һичнинди логикага сыймый торган сүзләрендә гаҗәеп эзлеклелек ятканын соңрак аңладым мин. Олылый белергә һәм олы була белергә өйрәну дәресе иде ул.»

1 алып баручы. Сәхнәдә «Дуслык» бию коллективы.

«Татар кызлары» биюе. Каршы алыгыз! Җитәкчесе- Алисә Галим кызы Мотыйгуллина.

2 алып баручы. Туфан абый Миңнуллин Дәүләт тарафыннан олы бәяләнгән шәхес. Аның «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә , «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен, 1979 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, 1979 елда РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

2 алып баручы. Татарстан АССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактау лы исемнәр бирелде. 1984 елда исә ул «Почёт билгесе» ордены белән ордены белән бүләкләнде, Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайланды, Татарстан язучыларының Х съездында союз идарәсенең рәисе итеп сайланды. 1969 елдан СССР язучылар союзы әгъзасы.

1 алып баручы. Сәхнә түренә кичәбезгә кунак булып килгән Ринат абый Хәбибовны чакырабыз. Рәхим итегез!

Җыр «» Ринат Вакилович Хабибов.

2 алып баручы. Туфан абый! Без сезне яратабыз һәм хөрмәтлибез. Сезнең кебек язучылар булганда, милләтебез яшәр, туган телебез үз юлыннан тайпылмас.

1 алып баручы. Купты Туфан, сүзен әйтте,

Күңелләргә, йөрәккә!

Ваемсызны уятырга

Туфан булу кирәк тә!


2 алып баручы. Туфан ага Миннуллинның 75 яше уңаеннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Кичәне әзерләүдә зур өлеш керткән Лениногорск муниципаль районы Мәдәният идарәсенә,

1 алып баручы. Лениногорск шәһәре Мәдәнтят сарае җитәкчелегенә,

2 алып баручы. Шәһәребезнең бердәнбер татар телендә белем бирүче уку йорты - 11нче гимназиянең өстәмә белеем бирү педагогларына,

1 алып баручы. кичэдә катнашкан барлык кунакларга, укытучыларга, укучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

1 алып баручы. Яңадан очрашуларга кадәр, сау булыгыз!



Музыка.







Автор
Дата добавления 17.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров19
Номер материала ДБ-268294
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх