Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Литературно-музыкальный вечер"Нардуган"(1 - 4 классы)

Литературно-музыкальный вечер"Нардуган"(1 - 4 классы)


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«НАРДУГАН» (Әдәби - музыкаль кичә)

Чистай муниципаль районы 4 нче мәктәп укытучы Гомәрова Г.Н. эзерләде.

Максат:

- Укучыларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү;

- Татар халыкның гореф – гадәтләренә, уеннарына кызыксыну уяту.

Алып баручы: Бүген бездә Нардуган бәйрәме. Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы?

Барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә.... Чыршы гына булмаган. Бу бәйрәм Нардуган дип аталган. Нардуган бәйрәме декабрь ахырыннан – гыйнвар башына кадәр дәвам ителгән. Кешеләр төрле киемнәр, битлекләр кигәннәр. Алар бәйрәм белән котлаганнар, изге теләкләр теләгәннәр. Яшьләр Нардуган уеннары уйнаганнар.

Нардуганыгыз нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуган җырын кем җырласа,

Шул бик бәхетле булсын.

Нардуганым нарына

Бакма кеше ярына

Кеше яры яр булмас,

Үз ярыңа тиң булмас.

Нардуганым нар булсын,

Эче - тышы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

1 нче алып баручы: Бигрәк тә татар – мишәрләр, керәшен, Касыйм һәм Нократ татарлары борынгы ышанулар белән бәйле булган традиция – йолаларны саклап кала алганнар.

2 нче алып баручы: Нардуган бәйрәме – күрәзәлек, багу тылсымлы йолаларга ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе.

1 нче алып баручы: Нардуган декабрьнең 24 – 25 ләрендә башлана һәм 12 көнгә сузыла. Нардуган йоласы Урта Идел буендагы күрше халыклар: чувашлар, удмуртлар, мордвалар арасында да билгеле.

2нче алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, бергәләп Нардуган бабайны чакырыйк.

Укучылар: Нардуган бабай! Нардуган бабай! ( Нардуган бабай керә).

Нардуган бабай: Исәнмесез, балалар!

Бик күп сулар үттем

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин

Нардуган әйтеп үттем мин.

Нардуган мөбарәк булсын!

Нардуган бабай: Безнең ул нардуган унике көн буладыр иде. Ул унике көн эчендә искечә Яңа ел керәдер иде. Шул искечә Яңа ел кергәч, бер өйгә яшьләр – кызлар, егетләр җыелалар.

Нардуганда күрәзәлек итәләр, уеннар уйныйлар. Иң кызыгы – танытмый торган итеп киенеп, өйдән өйгә йөрү, бер- береңә матур теләкләр теләү иде.

1 нче алып баручы: Укучылар, әйдәгез, Нардуган бабайга кыш турында шигырьләр сөйлибез.

Килеп җитте кыш та,

Ай – яй салкын тышта!

Өч ай торыр торса, -

Аның гомере кыска..... (Бари Рәхмәт)

«Җир йокысы»

Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш! (Габдулла Тукай)

Нардуган бабай: Ярый, күп беләсез икән. Хәзер инде мин сезгә табышмаклар әйтәм.

1.Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (кар)

2.Утта янмый,суда батмый. (боз) 1

3. Кышын тауда шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. (чаңгы, чана)

4. Урамда аю улый. (буран)

5. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап – ак иткән.

Чыршы, каен, имән.

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак була? (кыш)

Нардуган бабай: Күп беләсез, бик зирәк икәнсез!

2нче алып баручы: Укучылар, әйдәгез, Нардуган бабайга җыр җырлыйбыз.


Описание: L:\Гумерова сканирование\1 фото.jpg


Җыр «Кыш җитә»

1 нче алып баручы: Нардуган бабай сезне уенга чакыра.

«Нардуган әйләнү» уены.

Укучылар, кулга – кул тотынышып, түгәрәк әйләнеп җырлыйлар. Алардан соң уртада торган укучы җырлап берәр хәрәкәт ясый. Түгәрәктәгеләр җырлап бар да шул хәрәкәтне кабатлыйлар.

Укучылар: Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам.

Уртадагы укучы: Нардуган, нардуган,

Мин болайга булдырам.

Укучылар: Нардуган, нардуган,

Алай мин дә булдырам.

Уртадагы укучы:«Мин биергә булдырам»,«Мин чабарга булдырам»,«Мин җырларга булдырам»,«Мин сикерергә булдырам». – дигән кебек сүзләр әйтеп, шундый хәрәкәтләр эшләп күрсәтә.

Кырыйдагылар да шуны кабатлыйлар. Уртадагы кеше үз урынына икенче берәүне уртага чакырып, үзе аның урынына кереп, уен дәвам итә.

2 нче алып баручы: «Чаңгы киеп йөгерү» эстафета

1 нче алып баручы: Укучылар, ишеттегезме, кошчыкларның тавышы ишетелә ахрысы....

«Җем – җем! Чвик!» хикәясен сәхнәләштерү»

2 нче алып баручы: Кошчыкларның үзләре кебек үк матур җырларын язын – җәен без барыбыз да тыңларга яратабыз. Ягез әле, бергә – бергә, аларны көзен – кышын да тыңлап карыйк. Кошчыклар салкын көннәрдә нәрсә турында сөйлиләр икән? (Кошчыклар керәләр)

1 нче алып баручы: Карабүрек, песнәк, чыпчыклар, безнең бу теләкне бик тиз аңлагандай, як – якларына карана – эзләнә, ашыгып, бер-бер артлы сөйләп тә алдылар:

Карабүрек: - Җем – җем!

Песнәк: - Чви! Чви!

Чыпчык: - Цви! Цви!

2 нче алып баручы: Аңлашылмыймы? Тагын бер кат күңел биреп, аларның зарларын тыңлыйкчы.

Карабүрек: - Җим – җим!

Песнәк: - Чип - чип!

Чыпчык: - Цип-цип!

1 нче алып баручы:«Җим сибегез!» – дип өзгәләнәләр ич кошчыклар. Өстәл янына киләләр, анда җим чүплиләр.

2 нче алып баручы: Күрәсезме, ничек шатланып, безгә рәхмәт әйтә, әйтә, җим чүплиләр алар.

Карабүрек: - Җем – җем!

Песнәк: - Чви! - чви!

Чыпчык: - Чвик !- Чвик!

1 нче алып баручы: Безнең нәп – нәни дусларыбызга җим сибүчеләр генә аларның матур телен аңлыйлар.

2

2 нче алып баручы: Дуслар, без сезнең белән кошларны бик яратабыз, аларны рәнҗетергә ярамаганны беләбез, сез алар турында шигырьләр беләсезме?

Әйдәгез кошчыкларны утыртыйк һәм аларга шигырьләр сөйлик.

«Балалар ярдәм итә»

Кышын бездә яшиләр

Песнәкләр һәм чыпчыклар,

Күгәрченнәр, чәүкәләр,

Тагын башка кошчыклар.

Шундый салкын кышларда

Бу сөекле кошларга

Балалар ярдәм итә

Рәхәт, тыныч кошларга.

Кыен була аларга

Кышын салкыннар җиткәч,

Ачыгалар, туңалар,

Ашарга җимнәр беткәч.

Җим сибәләр аларга,

Оя ясый балалар,

Шатланышып кошкайлар

Канатларын кагалар. ( Г. Лотфи)

«Кошлар ашханәсе »

Кыш килдеме, кошлар өчен

Без ашханә ачабыз

Һәм кошларга эндәшәбез:

- Рәхим итеп, ашагыз!

1 нче алып баручы: Укучылар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә ахрысы. (Кыш бабай өч ай белән керә)

Укучылар: Исәнме, Кыш бабай!

Кыш бабай: Бу нинди бәйрәм монда?

Миңа әйтми киткәнсең,

Ха – ха – ха.

Бер өрсәм, җил исәр,

Ике өрсәм – кар явар.

2 нче алып баручы: Тукта – тукта, Кыш бабай, ачуланма, без Нардуган бәйрәмен үткәрәбез.

Борынгы бабалар Яңа елны – Нардуган бәйрәме диеп атаганнар. Нардуган бәйрәме декабрь ахырыннан – гыйнвар башына кадәр дәвам ителгән.

- Кыш бабай, безгә кунакка Нардуган бабай да килгән.

Кыш бабай: Минем җитез атларым бар, Декабрь, Гыйнвар, Февраль айларым бар. Әйдәгез аларга сүз бирәбез.

Декабрь ае сөйли: Кыш декабрь аеннан башлана. Кояшның җылылыгы тагын да кимеде. Гәрчә ул, кайчакта яктыртса да, җирне җылытмый. Җир ап – ак кар юрганы астында калды. Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды. Кошлар, хайваннарга туңарга, ачыгырга вакытлар җитте.

Гыйнвар ае: Гыйнвар – ел башы. Ул – иң суык ай. Аны кыш уртасы диләр. Кояш һаман югарырак күтәрелә, көннәр озая бара. Күк йөзе еш кына зәңгәрләнеп ачылып китә. Кояш нурында кар бөртекләре энҗедәй ялтырый. Морҗалардан төтен баганалары үрли. Салкын тынны куыра, сулышка каба.

Ә урман тып – тын. Агач ботакларын кар сарган. Урман нәкъ әкияттәге кебек.

Февраль ае: Февраль – кыш ае. Февральдә көчле бураннар, каты салкыннар була. Юлларны, өйләрне, агачларны кар күмә. Иртән кояш чыга. Кояш нурларында кар бөртекләре җемелди. Февраль – кышның соңгы ае. Тиздән яз җитә.

1 нче алып баручы: Рәхмәт, сезгә айлар. Әйдәгез, укучылар, аларга җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез.

Описание: L:\Гумерова сканирование\2 фото.jpg

Җыр «Кар яугач »

3

«Кыш бабай»

Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Бу – Кыш бабай,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай,

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә,

Матур кәгазъ капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

Бу – Кыш бабай,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай!

Чаңгы – чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул, табыгыз?

Бу – Кыш бабай,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай!

Кыш бабай: Рәхмәт, балалар, рәхмәт. Менә хәзер карыйк әле ярышып, бераз аркан тартышып.

(Нардуган бабай, Кыш бабай укучылар белән 2 командага бүленеп аркан тартышалар)

Кыш бабай: Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калма

Кайсыбыз килер алдан?

(Кыш бабай укучылар белән кашыкка күкәй салып йөгерә)

2 нче алып баручы: Укучылар ике командага бүленәләр. Чиләкләргә кар бәрешү.


Описание: L:\Гумерова сканирование\8 фото.jpg

Кыш бабай: Уф арыдым, су кирәк,

Җинелдем бит, җиңелдем.

Эредем бит, эредем!

1 нче алып баручы: Укучылар, әйдәгез, Кыш бабайга шигырьләр сөйлибез, ә син Кыш бабай бераз ял ит.

Нардуган бабай: Рәхмәт, укучылар, Нардуган бәйрәмегез бик матур үтте миңа китәргә кирәк. Хушыгыз, укучылар, Кыш бабай. (Нардуган бабай китә)

«Кар ява»

Тышта кар ява туктаусыз,

Җир өсте мамык кебек.

Киемнәрне дә чылата

Өйгә керүгә эреп.

Чыршы яшел бишмәтенә

Ап – ак зур толып кигән.

Ә каеннар кар күплектән

Башларын түбән игән.

Ә безнең бабай шатланган:

- Яусын, - ди, - өеп – өеп.

Җәй җиткәч, үсәр игеннәр,

Дугалы аттан биек!

Кыш бабай, өч ай: Рәхмәт укучылар, бәйрәмегез бик күӊелле үтте. Безгә китәргә вакыт, эшлисе эшләребез бик күп әле. Хушыгыз. Яӊа очрашуларга кадәр!

2 нче алып баручы: Бәйрәмебез тәмам, сау булыгыз! 4



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 19.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров135
Номер материала ДВ-172180
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх