Инфоурок Классному руководителю КонспектыӨлкәннәр көненә багышланган "Әбекәй алтыным, минем иң якыным" исемле кичә.

Өлкәннәр көненә багышланган "Әбекәй алтыным, минем иң якыным" исемле кичә.

Скачать материал

 

Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта

гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әбекәй алтыным,
минем иң якыным

 

 

 

                   (өлкәннәр көненә багышланган кичә)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2012 ел, октябрь

 

 

 

 

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар 

Эретерлек гранит кыяны.

 

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә,

Кайгыларга түзем, сабырлы.

               

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як.

Нәфислеге гөлләр көнләшерлек,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

 

 

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы-

Тормыш яме - әнкәй, әбкәй, хатын-кыз!

 

1.а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез! Бәйрәм белән сезне!

2 а.б.  Өлкәннәр көне бүген булса да,

           Күңелегез сезнең гел яшь.

          Яшәгез безнең арада

          Булып назлаучы кояш.

 

1 а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана, анда матур җырлар да, күңелле уеннар да, биюләр дә булыр, Оныкларыгыз үзләренең осталыкларын булдыра алганча күрсәтерләр, инде сүзне аларга бирик.

 

Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килгән мәктәпкә

Атлап кояшлы юлдан.

 

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

Бүген гади көн түгел.

Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

 

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,

Озатып кала сөеп?

 

Йә, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагын?

Шулай ярата белә бит

Әбием генә бары.

(Диләрә,Азалия җыр “Ак яулыклы әбием”)

 

1 а.б. Әбием, нинди җылы, нинди ягымлы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да ул безнең өчен изгелек чыганагы. Арабыздагы дәү әниләребезнең күбесе гомер йомгагының күп елларга сузылган җепләрен чорный башлаган инде.

2 а.б. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелләрегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә бу нәни кешеләрне тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала.

 

 Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Матур җырлар җырлыйбыз.

 

(Җыр Алия, Язилә)

 

2а.б.Бүген бездә кунакта безнең әбиләребез һәм дәү әниләребез! Сезне якынлашып килүче бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.

(балалар чәчәк бәйләмнәре тапшыралар)

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

 Еллар үтү берни түгел ул.

Сау – сәламәт булып озак яшәү –

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

          Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз. (подноста сораулар язылган кәгазь битләре).

     Кадерле кунаклар! Бу кәгазь битләренә сораулар язылган, шул сорауларга җавап бирүегезне үтенәм.

·        Сез беренче укытучыгызның исемен хәтерлисезме?

·        Сез беренче сыйныфка укырга кайчан һәм кайда бардыгыз?

·        Мәктәптә ятлаган нинди шигырьне хәтерлисез?

·        Мәктәп елларындагы нинди вакыйганы исегездә калдырдыгыз?

·        Сез берәр спорт төре белән шөгыльләндегезме?

·        Сезнең яраткан вареньегыз нинди?

·        Нинди телевизион тапшыруны яратасыз?

·        Сезнең яраткан шөгылегез нинди?

·        Сезнең мәктәптә яраткан фәнегез нинди иде?

·        Сезнең оныгыгыз нинди фәнне ярата?

 

2а.б Рәхмәт кадерле кунаклар! Инде сезнең турыда без күбрәк белдек.

(5 класс малайлары башкаруында бию)

 - Балакаем, - ди әби,

- Алмакаем,- ди әби,

- Шикәрем син, балым син,

Иң кадерле җаным син.

Минем хөрмә җимешем,

Челтерәп аккан инешем...

Каян таба сүзләрен,

Тезә тәмле сүзләрен.

Мин алай әйтә белмим,

- Әбием, - дим, - әбием!

 

Безнең заман әбиләре

Бар яктан да килгәннәр.

Мондый әбиләргә карап,

“Супер әби”, - дияләр.

Аларның белмәгәне юк,

Барын да булдыралар.

Балаларга, оныкларга

Иң матур үрнәк алар.

Әбиләр чыгышы

1 а.б. Дәү әниләр бер берсе белән очрашса нишли дип уйлыйсыз, балалар? Сөйләшеп кенәдә калмыйлар, и мактыйлар алар сезне, и мактыйлар. Менә хәзер тыңлап карыйк әле, ничегрәк мактарлар икән. Дәү әниләребез белән уйнап та алыйк әле, балалар бераз ял итә торсын.

 

Уен “Иң татлы сүзләр” (2 дәү әни эзгә баскан саен оныгының башыннан сыйпый-сыйпый татлы сүз әйтеп бара)

 

2 а.б. Укучыларыбызның  матур сүзләрен тыңлауны дәвам итик.

 

Бәлки минем әбине сез дә белә торгансыз,

Әбиемне әби дип әйтүе дә уңайсыз.

 

Әбием гел көлеп тора, йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый, куллары биеп тора.

 

Минем әби шундый җылы, иркәләнәсе килә,

Яннарында песи кебек сырпаланасы килә.

 

Түребездә балкып тора, өебезнең кояшы.

Ничек кенә әбием күк җылы, якты буласы.

 

 

2а.б.Кадерле дәү әниләр, әбиләр, сезнең белән ничектер, ә мәктәптә оныкларыгыз гел ягымлы сөйләшәләр, сезнең турыда булса, бигрәк тә, балалар, ягез әле өлкәннәргә ягымлы сүзләребезне яудырыйк.

 

Әниемнең әнисе әбием була минем,

Әби генә түгел әле ул минем дәү әнием.

 

Ак ефәктәй чәчләрен ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм мин дә аңардан күреп.

 

Мин мәктәпкә киткәндә озатып кала мине.

Кайтканда каршы ала, бигрәк тә әйбәт инде.

 

Кызыклы әкиятләр сөйли кичләрен безгә,

“Бәбкәм “ диеп иркәләп эндәшә үзебезгә.

 

Күзлексез күрмәсә дә, таяксыз йөрмәсә дә,

70 яше тулса да, бик картайган булса да,

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул.

 

Җылы оек бияләй, бәйли безгә көз җиткәч,

Без дә аңар бүләкләр алырбыз үсеп җиткәч.

 

Өйдә аны һәммәбез яратабыз, сөябез,

Син бик кадерле безгә озак яшә диябез.

 

Минем әби пәрәмәчне шундый тәмле пешерә,

Телеңне йотарсың, малай, ашап карасаң менә.

 

Минем әби бик уңган бар эшкә дә өлгерә,

Юа, тегә, бәйли, тәмле ашлар пешерә.

 

Тор, бәбкәм, уян, диеп, дәү әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне барыбыз да ярата.

 

Өйгә кайтсам, өй балкыган, өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп әбием килгән.

 

 

Әбиемнең җылы кулы чәчләремне сыйпады,

Бүгенге матур бәйрәмдә тәбриклибез без аны.

Бүген сөенә-сөенә шушы җырны җырлыйбыз,

Сезне кадерле әбиләр бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Бергә: Сезне кадерле әбиләр бәйрәм белән котлыйбыз.

 

2а.б. Өлкәннәр мәңгелек шатлык, көзге шатлык, көзге нур,

         Өлкәннәргә багышлана дөньяда иң матур җыр.

 

Җыр “Кәләпүш”

 

Бик күңелле бик рәхәт, әбиләр карап торгач,

Эшләрендә булышырбыз үсеп зур кеше булгач.

 

Әбиләргә бурычлы без, рәхмәтле без мең тапкыр.

Әгәр берәр эшең булса, әбием, безне чакыр.

 

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр.

Әбиләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил көннәр.

 

1 а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез эшчән дә, түземле дә, сез иманлы да дәрманлы да.

2 а.б. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме, Дөнья йөген дә күтәрәсез сез, гаилә учагын да сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.

 

1 а.б. Сез барында ямь бар җирдә, сез булганга тәм дә бар.

          Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт тә тәндә бар.

          Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез,

         сез булганга дөнья ямьле, ашларыбыз да тәмле.

 

Концерт номерлары

Бүген өлкәннәр бәйрәме

Шатлык җыры илем күгендә

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә.

Без җырлыйбыз сезнең өчен дә!

 

2 а.б. Хөрмәтлеләребез, бәйрәм кичәбез төгәлләнде. Очрашуларыбызның соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз. Ә хәзер сезне чәй табыны янына чакырабыз

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Өлкәннәр көненә багышланган "Әбекәй алтыным, минем иң якыным" исемле кичә."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по гимнастике

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Өлкәннәр көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Әбекәй алтыным, минем иң якыным "дип исемләнгән кичә уздырылды. Бәйрәмгә әбиләр, дәү әниләр чакырылды.Кичәдә  матур җырлар да, күңелле уеннар да, шаян биюләр дә булды. Һәр бала  үзенең осталыгын булдыра алганча күрсәтергә тырышты.

Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бәйрәм кичәсе чәй табыны янында дәвам итте. 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 610 477 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.01.2015 1527
    • DOCX 55 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайхиева Гульнара Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шайхиева Гульнара Талгатовна
    Шайхиева Гульнара Талгатовна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12860
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 812 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 21 региона

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 211 человек из 51 региона

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Театральная педагогика: творческое развитие и воспитание

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 15 регионов

Мини-курс

Особенности патриотического воспитания

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов