Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / Логарифмы

Логарифмы


  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре буенча ачык дәрес

1 нче слайд – Титул слайд

2 нче слайд (тема һәм рәсем):

Тема: Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәясе”ндә бәхет мәсьәләсенең чагылышы.

3 нче слайд (максатлар):

Эшчәнлек максаты: теманы аңлау һәм уңышка ирешү өчен җирлек тудыру; фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү.

Мәгънәви-гамәли максат: “кеше бәхете” төшенчәсенең мәгънәсен аңлау өчен шартлар тудыру; герой кылган гамәлләрне анализлау аша образны аңларга ярдәм итү.

Тәрбияви максат: әхлакый мәсьәләләрне аерып чыгарып, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр асылына бәя бирергә ярдәм итү.

Тип: белемнәр гомумиләштерү, системалаштыру..

Метод: өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.

Эш алымнары: анализлау, чагыштыру, шәрехләү, бәйләнешләр урнаштыру.

Алдан эшләнә торган биремнәр: текстны уку, өлешләргә бүлү, алардагы төп фикерне ачыклау, геройларга бәя бирү.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру.

  1. Актуальләштерү.

Укучыларны оештыру, дәреснең максаты белән таныштыру. Хәерле көн, укучылар. Бүгенге дәресебездә Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә “бәхет” мәсьәләсенең куелышына игътибар итәрбез һәм аның мәгънәсенә төшенергә тырышырбыз

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Эшләнәчәк эшкә юнәлеш бирү. Без парлап эшләрбез. Анализлау, чагыштыру һәм аңлатмалар бирү аша төрле ситуацияләргә бәя бирербез, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләргә ачыклык кертербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Сорау (алга таба С. дип билгеләрбез). Хикәянең төп геройлары кемнәр? Аларны ничек бәяләп була?

Җавап (алга таба Җ. дип билгеләрбез). Хикәядә Чабатачы Әхми гаиләсе турында сөйләнә. Әхми бик ярлы, аны Төккунмас Әхми дип тә йөртәләр.

С. Бу атама нәрсәне аңлата?

Җ. Күпме эшләсә дә, ул ярлылыктан чыга алмый.

С. Ул чабата ясап сата түгелме соң?

Җ. Чабата ясап кына баеп булмый.

С. Маһруй җиңги турында ни диярсез?

Җ. Ул кунакчыл. Коймакны тәмле пешерә.

С. Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез?

Җ. Өч өлешкә.

С. Әйдәгез, 1 нче өлешкә тукталыйк. Нәрсә турында сөйләнә, бу өлешне бер җөмлә белән ничек әйтеп була?

Җ. Маһруй җиңги коймак пешермәкче була. Камыры кабарып чыга, тик аларның ярык табадан башка табалары юк. Ул Биктимерне Чат Җамалиларга таба алып кайтырга җибәрә. Тиз йөрсен өчен, “Әнинең камыры кабара” җөмләсен гел кабатларга куша.

С. Бу гаилә өчен коймак пешерү нәрсәне аңлата?

Җ. Коймак пешү ул чорда сирәк була торган шатлыкны белдерә. Әтисе дә, әнисе дә, Биктимер дә моны көтеп ала.

С. Бу өлешнең төп фикерен белдерүче җөмлә нинди?

Җ. Бу өлешнең мәгънәсе “Әнинең камыры кабара” җөмләсендә.

С. Ярык таба нәрсәне аңлата?

Җ. Ул – ярлылык билгесе.

С. Биктимер сезне нинди сыйфатлары белән җәлеп итте?

Җ. Ул акыллы, шулай булмаса, үскәч инженер була алмаган булыр иде.

Җ. Сүз тыңлаучан, җитез.

4 нче слайд:

Хикәянең 1 нче өлеше:

Төп фикер: “Әнинең камыры кабара” җөмләсе

Детальләр:

  • Коймак пешерү – бәйрәм

  • Ярык таба – ярлылык билгесе

Слайд буенча нәтиҗә ясала: ярык таба бу бәйрәм шатлыгын киметә алмый, чөнки табаны алып кайтып була.

С. 2 нче өлештә ни турында сөйләнә?

Җ. Биктимер Чат Җамалилардан таба алып кайтырга чыга, тик аның юлы бозлы тау яныннан уза. Ул таудан шуучы малайларга кызыгып карый. Аннан соң үзе дә табага утырып шуа башлый. Тиздән ул бар нәрсәне дә оныта: коймак та, әнисенең сүзләре дә исеннән чыга. Ул кичкә кадәр рәхәтләнеп шуа. Хәзер инде башкалар аңа кызыгып карыйлар.

С. Ни өчен аңа кызыгып карыйлар?

Җ. Аның табасы кызурак шуа.

С. Биктимер үзен ничек хис итә?

Җ. Аңа бик рәхәт.

С. Биктимернең хисләрен белдергән урынны укып китик әле.

Җ. (Өзек укыла.)

С. Бу өлешнең төп мәгънәсен нинди җөмлә белән әйтә аласыз? Укыгыз.

Җ. Тел белән сөйләп... бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер.

С. Димәк, монда нәрсә турында сөйләнә?

Җ. Бу өлештә бәхет турында сөйләнә. Биктимер бәхетле.

С. Аңа бу бәхетне нәрсә бирде?

Җ. Таба.

С. Дөрес. Биредә Биктимернең нинди сыйфатлары ачылды?

Җ. Ул мавыгучан. Шуның аркасында таудан шуа башлагач, бар дөньясын онытты.

Җ. Ул уйлап табучан. Таба белән шуу кемнең башына килер иде микән?

5 нче слайд:

Хикәянең 2 нче өлеше:

Төп фикер: Биктимер – иң бәхетле кеше.

Деталь: Таба – бәхет билгесе.

С. Сезнеңчә, бәхет нәрсә ул?

Җ. (төрле җаваплар тыңлана).

С. Бу турыда бөек кешеләр ни диләр? (Слайдка игътибар ителә.)

6 нчы слайд:

Бәхет – ул мәшәкатьсез һәм борчуларсыз яшәү, бәхет – ул җанның рәхәт халәте. (Ф.Э.Дзержинский)

Бәхет артыннан кума: ул һәрвакыт синең үзеңдә. (Пифагор)

С. Безнең очракта Биктимергә бу сүзләрнең кайсы ныграк туры килә?

Җ. Беренчесе, чөнки аның җаны рәхәтлек кичерде, аннан да бәхетле кеше юк иде.

С. Бәхет турында уйланыйк әле. 1 нче һәм 2 өлеш арасында нинди бәйләнеш күрәсез?

Җ. Коймак пешерергә җыенганда гаиләдә бар да бәхетле иде, 2 нче өлештә Биктимер үзе генә бәхетле булды.

Җ. Ул дөрес эшләмәде, әнисен тыңламады, шуңа күрә әти-әнисе коймак ашый алмадылар.

Җ. Алар болай да бәхетле тормышта яшәмиләр. Әз генә булса да, алар да бәхетле булсын иде. Биктимер бу турыда уйламады.

С. Нинди нәтиҗә ясап була?

Җ. Гаиләдә берүзең генә бәхетле булып булмый. Башкалар турында да уйларга кирәк.

Җ. Әти-әниең бәхетле булмаса, син дә бәхетле түгел.

С. Биктимер бәхетле мизгелләр кичермәдемени?

Җ. Әйе, ул бәхетле булды, тик озакка түгел. Ул моны өйгә кайткач аңлады. Бу 3 нче өлештә күренде.

С. Нәрсә булды соң?

Җ. Әнисе аны кыйнамакчы булды, тик әтисе кыйнатмады.

Җ. Тукта, кечкенә генә малайны нужа да, син дә кыйнасаң, ул аннары кая китә! – диде әтисе.

С. Биктимер үзенең хатасын аңладымы икән?

Җ. Аңлаган. Моннан соң ул беркайчан да анасының сүзеннән чыкмаган.

7 нче слайд:

Хикәянең 3 нче өлеше

Төп фикер: ата-ана борчулы.

Биктимер сабак алды: үзең бәхетле булу гына җитми, башкалар турында да уйларга кирәк.

III. Рефлексия.

Укучылар, бу хикәядән без нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Җ. Бәхетле булу өчен күп нәрсә кирәкми. Биктимер үз теләгенә иреште, башкалар кебек таудан шуды.

С. Биктимерне гаепләп буламы?

Җ. Юк, ул да бәхетле булырга тиеш. Әз генә булса да, аның да шатланырга хакы бар.

Җ. Тик берүзең генә бәхетле булу шатлык китерми.

С. Тагын нинди нәтиҗә ясап була?

Җ. Әти-әнине тыңларга кирәк, шунда гына бәхетле буласың.

Укытучы. Дөрес. Укучылар, бәхет аналарның табан астында, диелгән Коръәндә. Аналарны тыңларга кирәк. Шунда гына бәхетле булырсың.

8 нче слайд:

Нәтиҗәләр:

1. Әти-әниеңнең сүзен тыңлау зур бәхеткә китерер.

2. Берүзең генә бәхетле булып булмый, башкалар турында да уйла.

9 нчы слайд: Өйгә эш бирелә. “Бәхет нәрсә ул?” темасына инша язып килергә. Билгеләр куела.

6




Краткое описание документа:

Вычисление логарифма называется логарифмированием. Числа b345e1dc09f20fdefdea469f09167892.png чаще всего вещественные, но существует также теория комплексных логарифмов[⇨].

Логарифмы обладают уникальными свойствами, которые определили их широкое использование для существенного упрощения трудоёмких вычислений[3]. При переходе «в мир логарифмов» умножение заменяется на значительно более простое сложение, деление — на вычитание, а возведение в степень и извлечение корняпреобразуются соответственно в умножение и деление на показатель степени. Лаплас говорил, что изобретение логарифмов, «сократив труд астронома, удвоило его жизнь»[4].

Автор
Дата добавления 10.06.2015
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров232
Номер материала 303560
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх