Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Видеоуроки / М. Газизовның “Рәхмәт!” шигырен уку. Тылсымлы сүзләр турында сөйләшү.

М. Газизовның “Рәхмәт!” шигырен уку. Тылсымлы сүзләр турында сөйләшү.

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан







РАБОЧАЯ ПРОГРАММА


по предмету «Татарский язык»

в 1 «Д» классе


Хусаиновой Гулии Харисовны

учителя первой квалификационной категории

МБОУ «Гимназия №25»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
















2016 – 2017 учебный год

Аңлатма язуы


1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования" ); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы приказлары нигезендәге үзгәрешләр белән;

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);

- 6нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы ФГОС2 (ФДББС) таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.),

- “25нче гимназиянең” белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы;

- “25нче гимназиянең” белем бирү учреждениесенең уку елына уку планы;

- “25нче гимназиянең” белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе;

Дәреслек: Күңелле татар теле : Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева . Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге. (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Сәгатьләр саны “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на һәм “25 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елы өчен расланган укыту планына туры килә.

1 нче сыйныфлар өчен төзелгән эш программасы татар теле буенча 99 сәгать итеп каралган, атнага татар теле дәресләренә 3 сәгать бирелә. Программа буенча – 99 сәгать, атнага 3 сәгатьтән каралган. Сәгатьләр саны кимүе гимназиянең 1 нче сыйныфларының рус телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүгә һәм 2015-2016 нчы уку елы өчен расланган укыту планына нигезләнеп эшләнде. Программа материалы тиешле дәрәҗәдә тыгызландырылды һәм тулысынча эш программасына кертелде.

Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Рус балаларына татар теленнән белем бирүнең максатлары:

  • Татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр аша ныгыту, сөйләмдә куллану, укучыларның татар телендә аралашу мөмкинлекләрен үстерү;

  • Татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;

  • Укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.

Рус балаларына татар теленнән белем бирүнең бурычлары:

  • Татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру, әдәби зәвык тәрбияләү.

  • Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

  • Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  • Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

  • Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  • Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

  • Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

  • Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  • Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

  • Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.

Укытуның шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

  • тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибарлы караш, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

  • баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп, аңлап уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

  • Язмача эшләрне грамоталы башкара белү.

  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген язма сөйләмдә куллана белү.


Регулятив нәтиҗәләр:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш,).


Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.


Укытуның предмет нәтиҗәләре:

  • Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

  • Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

  • Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес уку һәм язу.

  • Өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү.

  • Язмача эшләрне грамоталы башкара белү.

  • Җөмлә төзи белү күнекмәләрен булдыру.





Укыту курсының эчтәлеге

Әйдәгез танышабыз!

11

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Урман дусларыбыз

4

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Спорт бәйрәме

8

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә

5

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Йорт хайваннары һәм кошлары

9

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү

Бакчада

7

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш

12

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул

7

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Безнең гаилә

9

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Татар халык ашлары

6

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә

9

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Шәһәрдә

6

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Җәй

6

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.



99







1 нче сыйныф укучыларына татар теленнән белем бирүнең лексик-грамматик минимумы:

1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

3. Исемнәрнең 1, 2,3 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

4. Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләре белән танышу.

5. Зат алмашлыкларын берлектә сөйләмдә куллану.

6. -мы/-ме, түгел, -мый/-ми кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау жөмләләр белән таныштыру.

8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

9. Ничә? ничек?нинди? нишли? сорауларына җавап бирә белү.

10. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны таныштыру.

11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

12. Боерык фигыльне II затта берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.

13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

14. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

15. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

9. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү



Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

    1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.

    2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.

    3. Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Чаллы, 2012.


Өстәмә әдәбият

    1. А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2007.

    2. Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина. Книга для родителей. В помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов по изучению татарского языка. Елабуга: Татармультфильм, 2012.

    3. А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). Казан: Яңалиф, 2005.

    4. Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Наб. Челны, 2004.

    5. Р.Н.Насибуллина. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. Казань: Гыйлем, 2008.


Мәгълүмат чыганаклары

http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://. belem.ru

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://www.tugan-tel.com/















Календарь-тематик план

5.09


Әйдәгез танышабыз!

Әңгәмәдәшең, сыйныфташың белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә

6.09


Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы.

Әңгәмәдәшеңнең исемен сорау, үзеңнең исемеңне әйтү

7.09


Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмлә калыбында үзләштерү .

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне алу


12.09


Кире кага һәм раслый белү.

Кире кагу һәм раслау

Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорау

13.09


-мы,-ме сорау кисәкчәләрен җөмләдә куллану.

Кире кагу һәм раслау

Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорау

14.09


Татарстан шәһәрләре. Бу кайсы шәһәр?соравы.

Татарстан шәһәрләренең татарча исемнәрен дөрес әйтү

Бу кайсы шәһәр?соравын кую, аңа җавап бирү

19.09


Әңгәмәдәшеңнең кайда яшәвен сорый белү.

Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорау һәм аңа җавап бирү

20.09


Яши фигыленең берлек санда зат белән төрләнеше

Син кайда яшисең? соравын кую һәм аңа җавап бирү

21.09


1-10 кадәр саннар. Ничә? соравы.

Саннарны дөрес әйтү

Предметларның санын әйтү

26.09


Сиңа ничә яшь?соравы һәм аңа җавап формасы.

Бер-береңнең яшен сорау һәм үзеңә ничә яшь булуын әйтү

27.09


Бер-береңнең яшен сорый белү.

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне кулланып төрле дидактик уеннар, ситуатив күнегүләр башкару

Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтү

УРМАН ДУСЛАРЫБЫЗ

28.09


Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы. Сузык[а],авазы, А,а хәрефе.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атау, санын әйтү

А,а хәрефләрен язу,

3.10


Кем ? соравы һәм аңа җавап формасы. Сузык [ә] авазы, Ә,ә хәрефе.

Кайда? Кайда яши? сорауларына җавап бирү

Сузык [ә] авазы һәм Ә,ә хәрефен танып әйтү һәм язу

4.10


Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы. Сузык [ŏ] авазы һәм О,о хәрефе.

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтү, аларны сурәтләү

Сузык [ŏ] авазы һәм О,о хәрефләрен танып әйтү һәм язу

5.10


Теремкәй” әкияте өстендә эш. Татар телендә о, ө хәрефләре үзенчәлекләрен үзләштерү .

"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү

Сузык [ө] авазы һәм Ө,ө хәрефләрен танып әйтү һәм язу

СПОРТ БӘЙРӘМЕ

10.10


Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасын сөйләмдә куллану.

Иптәшеңә командалар бирү,

Тартык[н] ,[ ң] авазлары һәм Н,н, ң хәрефләрен танып әйтү һәм язу

11.10


Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы. Әле кисәкчәсе.

Әле кисәкчәсен кулланып сөйләм оештыру

12.10


Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3 нче затта берлек сан формасы.

Нишли? соравына җавап бирүче сүзләрнең мәгънәсен аңлап, сөйләм оештыру

Сузык [и] авазы һәм И,и хәрефен танып әйтү

17.10


Озын һәм кыска әйтелешле сузыклар.Сузык [ы] авазы һәм Ы,ы хәрефе

Сузык [ы] авазы һәм Ы,ы хәрефен танып әйтү һәм язу

Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтү

18.10


Калын һәм нечкә сузыклар. Сузык [ү] ,[у] авазлары һәм Ү,ү, У,у хәрефләре.

Сузык [ү], [у] авазлары һәм Ү,ү, У,у хәрефләрен танып әйтү һәм язу

Сузыкларны калын һәм нечкә сузыкларга аеру

19.10


Ничә?соравы, аңа җавап формасы.

Ничә? соравын сөйләмгә кертү

Предметларны санау

24.10


Уйный фигыленең 1,2 затларда төрләнеше. Тартык [т] авазы һәм Т, т хәрефе.

Кем белән уйныйсың? соравын әйтү һәм аңа җавап бирү

Уйныйм, уйныйсың фигыльләрен кулланып сөйләм оештыру

25.10


Хәзерге заман хикәя фигыль.Тартык [л] авазы һәм Л, л хәрефе.

Уйныйм, уйныйсың фигыльләрен кулланып сөйләм оештыру

Л,л хәрефләрен язу

МӘКТӘПТӘ

26.10


Уку-язу әсбапларын дөрес әйтү.

Уку-язу әсбапларының исемнәрен сөйләмгә кертү

Уку-язу әсбапларының санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтү

7.11


Исемнәрнең 1,2нче затта берлектә тартым белән төрләнеш формалары.

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, иптәшеңә тәкъдим итү, үзеңә сорап алу

Бир әле, кирәк, кирәкми, мә сүзләрен сөйләмгә кертү

8.11


Ничек? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмлә калыбында үзләштерү.

Мәктәптә уку хезмәтен атау

Укый, яза, рәсем ясый, җырлый, саный фигыльләрен сөйләмгә кертү

9.11


Кайда? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмлә калыбында үзләштерү.

Предметның урынын, санын әйтү

Кайда? соравына җавап бирүче сүзләрне аңлап куллану

14.11


Мәктәптә”темасын кабатлау.

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне кулланып төрле дидактик уеннар, ситуатив күнегүләр башкару

ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ ҺӘМ КОШЛАРЫ

15.11


Исемнәрнең урын-вакыт килеше. Яши фигылен 1,2 затта куллану.

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен атау, санау

Яши фигылен 1,2 затта куллану.

Тартык [в] [w] авазы һәм В, в хәрефен танып әйтү һәм язу

16.11


Кая? соравына җавап бирүче сүзләр.Тартык [г][ғ] авазы һәм Г,г хәрефе.

Хайваннарны сурәтләү

Кая бара? соравын сөйләмгә кертү

Тартык [г][ғ]авазы һәм Г, г хәрефен танып әйтү

21.11


Исемнәрдә юнәлеш килеш кушымчалары

Кая? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү.

Кая? соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру.

22.11


Кемгә? Кая? сораулары һәм аңа җавап формасы. Бара фигыленең зат белән төрләнешен ныгыту.

Кая? Кемгә? сорауларын сөйләмгә кертү һәм аларга җавап бирүче сүзләрне сөйләмдә аңлап куллану

23.11


Исемнәрнең чыгыш килеш кушымчаларын үзләштерү.Тартык [з] авазы һәм З, з хәрефе.

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорау һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтү

Кайта сүзен сөйләмгә кертү

28.11


Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтү

29.11


Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтү

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләрне кулланып сөйләм оештыру

30.11


Исемнәрнең 1 зат берлек сан тартым белән төрләнеше.

Предметның үзеңнеке һәм синеке булуын әйтү


5.12


Йоклый фигылен 1,3 затта куллану.

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку

БАКЧАДА

6.12


Яшелчәләр исемнәре белән танышу. Тартык [ж] авазы һәм Ж, ж хәрефе

Яшелчә исемнәрен сөйләмгә кертү

Аларның санын, төсен, тәмен әйтү

Яшелчәләрне сорап ала белү

7.12


Җиләк-җимешләр исемнәре белән танышу.

Җиләк-җимеш, яшелчә атамаларын кулланып сөйләм оештыру

Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү

12.12


Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

Яшелчәләрнең санын, төсен, тәмен әйтү

Аларны сорап ала белү

13.12


Шалкан”әкияте өстендә эш. Боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану.

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү

14.12


Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү, сорау

19.12


Безнең бакчада. Җөмләдә сүзләр тәртибен гамәли үзләштерү.

Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү

Тартык [ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләрен танып әйтү һәм язу

20.12


Кем? Нәрсә? Нишли? сораулары һәм аларга җавап формасы.

Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап бирүче сүзләрне кулланып сөйләм оештыру

Хезмәтенә карап геройга бәя бирү

КЫШ

21.12


Кыш билгеләрен сөйләмгә кертү. Көн нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

Кыш билгеләрен әйтү

Кышкы уенга чакыру

Көн нинди булуын сорау

9.01


Чыга фигыленең 1 зат юклык формасы белән таныштыру.

Кышкы көнне тасвирлау

Чыга, чыкмый фигыльләрен сөйләмгә кертү

10.01


Кыш бабайга хат язабыз. Татар телендәге авазларны җөмләдә,сөйләмдә дөрес куллану.

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтү

Кыш бабайга хат язу, бүләк сорап ала белү. Тартык [х], [һ] авазлары һәм Х,х, һ хәрефләрен танып әйтү һәм язу

11.01


Минем чанам бар төзелмәсе. Җөмлә төзелешенә игътибар бирү.

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен сөйләмгә кертү

Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү

16.01


Кышкы уеннар. Сорау кисәкчәләрен куллануны ныгыту.

Кышкы уен предметларының барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү

17.01


-мы,-ме сорау кисәкчәләрен кулланып сорау бирү, раслау һәм инкарь итү.

-мы,-ме сорау кисәкчәләрен кулланып сорау җөмләләр төзү

Раслау һәм инкарь итә белү

18.01


Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллану.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләрне кулланып сөйләм оештыру

Тауга барганыңны, тауда шуганыңны, таудан кайтканыңны әйтә белү

23.01


Ике аваз белдерүче хәреф. Я, я хәрефе.

Яңа ел турында сөйләү

Я,я хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу

24.01


Ике аваз белдерүче хәреф. Ю,ю хәрефе.

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтү

Һава торышын тасвирлау

25.01


Бер-береңне уенга чакыру.Зат алмашлыкларының берлектә тартым белән төрләнеше.

Бер-береңне уенга чакыру

Бер-береңнең яшен сорау

Предметларның төсен әйтү

30.01


Татар теленә хас авазларны кабатлау.

Татар теленә генә хас авазларның дөрес әйтү


31.01


Татар алфавитында хәрефләр тәртибе.

Татар алфавитында хәрефләр тәртибе белән танышу

СӘЛАМӘТ БУЛ

1.02


Кай җирең авыртканын сорау, әйтү.

Тән әгъзаларының исемнәрен сөйләмгә кертү


6.02


Авырта фигыленең юклык формасы.

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү

Рәсем буенча диалог төзү

7.02


Нәрсә белән? соравын җөмләдә куллану.

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү

Нәсә белән? соравын кулланып диалог төзү

8.02


Авыру кешенең хәлен сорау.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару,чәй тәкъдим итә белү

20.02


Шәхси гигиена предметлары белән таныштыру.

Шәхси гигиенага караган лексиканы сөйләмгә кертү

Аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтү, аларны сорап ала белү

21.02


Исемнәрнең 1,2 зат тартым белән төрләнеше.

Яңа лексиканы берлек санда 1,2 зат тартым белән төрләндерү

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтү, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтү, аларны сорап ала белү.

22.02


Нәрсә белән? соравына җавап бирүче сүзләр.

Шәхси гигиена темасына караган лексиканы кулланып сөйләм оештыру

Мин сабын белән кул юам төзелмәсен сөйләмгә кертү

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

27.02


Гаилә әгъзаларының исемнәре белән танышу.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атау, үз гаиләң турында сөйләү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорау

28.02


Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү,сорау, аралашу максатында куллану.

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1.03


Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү.

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

Рәсем буенча җөмләләр төзү

6.03


Яз фасылы турында җөмләләр төзү.

Яз билгеләрен сөйләмгә кертү

Язгы көнне сурәтләп сөйләү

7.03


Мин яз турында сөйлим.

Яз” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын кулланып монологик сөйләмгә чыгу

8.03


Һава торышы.

-мы, -ме сорау кисәкчәләре.

Һава торышын сорау, урамга чакыру

Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү

13.03


8-нче Март әниләр бәйрәме. Фигыльләрне 1 затта берлек санда куллану.

Бәйрәм белән котлау

Котлау үрнәкләре белән танышу

14.03


Бәйрәм белән котлый белү.Син алмашлыгын төшем килеше.

Сөйләмдә "тәмле" сүзләрне куллану

15.03


Бир фигылен хәзерге заман берлек санда 1,2,3 затларда куллана белү.

Кемгә бүләк бирүне әйтү

Кемгә? соравына җавап бирүче сүзләрне кулланып сөйләм оештыру

ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ

28.03


Татар халык ашларының атамалары.

Татар халык ашларының исемнәрен сөйләмгә кертү

Ризыкларның тәмле булуын әйтә белү

29.03


Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне сөйләмдә ныгыту.

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризыклар кирәклеген, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтү

3.04


Табын янында. Ашың тәмле булсын!

Темага бәйле сүзләрне, җөмлә калыпларын кулланып сөйләм оештыру

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризыклар кирәклеген, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтү

4.04


Кунакны каршы алу.Үзеңне әдәпле тоту.

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү.

5.04


Сорау җөмләләрдә

-мы,-ме кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу.

-мы,-ме кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу


10.04


Туган көн белән котлау. Фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Туган көн турында сөйләү

Туган көн белән котлый белү

Туган көнгә нинди бүләкләр алганыңны әйтә белү

КИБЕТТӘ

11.04


Ашамлыклар. Нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллану.

Нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне кулланып сөйләм оештыру

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

12.04


Эч, аша фигыльләрен 1, 2, 3 зат берлек санда куллана белү.

Эч, аша фигыльләрен 1,2,3 зат берлек санда кулланып сөйләм оештыру

17.04


Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез.

Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

18.04


Савыт- саба исемнәре белән таныштыру.

Савыт- саба исемнәрен сөйләмгә кертү


19.04


Кибеттә савыт-саба сатып алу. Өйрәнелгән төзелмәләрне сөйләмдә куллану.

Өйрәнелгән төзелмәләрне кулланып монологик, диалогик сөйләм оештыру

Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм җөмләләрен сөйләмгә кертү

24.04


Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллану.

Ничә? Ничә сум?сорауларын сөйләмдә куллану һәм аларга җавап бирә белү

25.04


Кием исемнәрен дөрес әйтә белү.

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү

Киемнәрнең төсен әйтү

26.04


Исемнәрнең 1,2,3 берлек санда тартым белән төрләнеше.

1,2,3 берлек санда тартымлы исемнәрне кулланып сөйләм оештыру

1.05


Мин нинди кием киям. Өйрәнелгән төзелмәләрне аралашуда куллану.

Өйрәнелгән төзелмәләрне кулланып сөйләм оештыру

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

ШӘҺӘРДӘ

2.05


Шәһәрдә. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү

3.03


Безнең шәһәр. Нинди? соравын урынлы куллану.

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын дөрес кулланып сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

8.05


Кайда? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллану.

Кайда? соравына җавап бирүче сүзләрне кулланып диалогны тулыландыру

Нинди транспортта барганыңңны әйтү

9.05


Татарстан шәһәрләре” темасын кабатлау.

Татарстан шәһәрләре” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, сөйләм оештыру

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтү

10.05


Исемнәрнең чыгыш, урын-вакыт килешләрен җөмлә калыбында куллану.

Исемнәрне чыгыш , урын-вакыт килешендә кулланып җөмләләр төзү

15.05


Исемнәрнең юнәлеш килеш кушымчаларының үзенчәлекләре.

Үзләштерелгән конструкцияләрне кулланып диалог төзү

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен искә төшерү

ҖӘЙ

16.05


Җәй билгеләре. Кем белән? соравын, җөмлә калыпларын аңлап куллану.

Җәй билгеләрен сөйләмгә кертү

Җәй турында сөйли белү

17.05


Контроль күчереп язу. Туган көн.

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

22.05


Г.Тукай “Бала белән күбәләк” шигыре өстендә эш. Татар җөмләсенең төзелешен өйрәнүне ныгыту.

Үзләштерелгән сорау һәм җавап репликаларын дөрес интонация белән әйтә белү


23.05


Җәйге табигать турында җөмләләр төзү.

Җәйге табигать турында сөйли белү.


24.05


Без Сабантуйга барабыз.

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

25.05


Грамматик күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау.

Өйрәнелгән грамматик күнекмәләрне сөйләмдә аңлап куллана белү









Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 15.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Видеоуроки
Просмотров88
Номер материала ДБ-195360
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх