Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Муса Җәлил – патриот шагыйрь. Шилнәбаш гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова З.Л.
2 слайд
Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр.
3 слайд
Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була.
4 слайд
Татлы булыр йокы... Тормышымны Батырларча бирсәм ил өчен, Тормыш дустым – синең йөрәгеңдә Дәвам итсә йөрәк тибешем.
5 слайд
Мин кол монда, йортсыз- ирексез Ирексез һәм илсез-мин үксез. Атам-анам булган булса да, Булыр иде урным бусага.
6 слайд
Мин күрмәдем синдә кояш нурын, Баскан аны канлы тузаның. Тик таныдым батыр Тельман яткан Подвалларның авыр йозагын.
7 слайд
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.
8 слайд
Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
9 слайд
Соңгы кабат булса, тыңла кошчык, Соң теләген мәгърур җанымның; Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт Җыры булып тоткын шагыйрьнең.
10 слайд
Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. («Җырларым».)
11 слайд
1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә
12 слайд
Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәчә гомерләр. Төн буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.
13 слайд
Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар.
14 слайд
1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
15 слайд
Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. “ Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.
16 слайд
1957нче елда Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.
17 слайд
Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исемең калсын, үзең үлсә дә, Тарихларда укып ятларлык.
18 слайд
М. Җәлилнең тормыш юлы, героик көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр булып яңгырады. Аның поэзиясе сокландыргыч.
19 слайд
Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сылышта.
20 слайд
Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.
21 слайд
Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 655 033 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Давлетова Земфира Ладифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.